Логотип Казан Утлары
Хәтер

«КУРАЙ БУЛЫП КАЙТЫРМЫН...»

Кызык бит ул тормыш. Ул чакта авторы кем дип уйланган да юк иде. Еллар үткәч, шул юлларны язган атаклы замандашыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин икәнен белеп, үземә зур ачыш ясагандай йөрермен.

Әнкәй турындагы күңелгә ятышлы бу җырларны бездә белмәгән кеше юктыр: 
«Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек...»
Яисә икенчесе:
 «Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан!

Ташласаң изге догаңнан

Мин бәхетле булалмам...»
Әйе, бу җырларны тыңлап, хәзер инде берничә буын үсте. Мәктәптә укыганда, әнкәй турында нинди җыр беләсең дип сорасалар, тап шуларны хәтергә төшерер идем. Кызык бит ул тормыш. Ул чакта авторы кем дип уйланган да юк иде. Еллар үткәч, шул юлларны язган атаклы замандашыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин икәнен белеп, үземә зур ачыш ясагандай йөрермен. Алай гына да түгел, Роберт агай белән якыннан аралашырбыз, фикердәш, рухташ булырбыз дип кем уйлаган?! 

Роберт агай Миңнуллинны студент чакта ук күрергә насыйп булды. Ул елларда якташыбыз Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары буларак, Уфадагы байтак әдәби-мәдәни чараларда катнаша торган иде. Мостай Кәримнең вафатына бер ел тулу уңаеннан Башкорт дәүләт академия драма театрында уздырылган хәтер кичәсенә дә килгән иде. Роберт агайның андагы чыгышын без йотлыгып тыңладык. Сәхнәдән әйткән сүзләре әле дә булса хәтердә: 

«Мостай чынлап та хикмәтле исем. Аның төп нигезендә безнең «оста» дигән бик мәгънәле сүз ята. Тел остасы, шигырь остасы! Мостай исеменә «ай» сүзе дә яшеренгән. Аның «Ай тотылган төндә», «Айгөл иле» дигән драмасы да шул сүз белән башлана. Ул үзе дә ай йөзле, ай кебек нурлы булды. Мостай исемендә «тай» дигән сүз дә ыргылып тора. Ул олы яшендә дә тай шикелле ярсу, яшь тай шикелле йөгәнсез һәм иярсез иде. Аңа беркем дә йөгән кидерә алмады, аны беркем дә иярли алмады. Мостай сүзендә «ос» дигән башкорт сүзе дә бар. Аксакалның бөтен гомере очу белән бәйләнгән иде. Бөркетләр кебек биектә очты. Тагы «мост» дигән рус сүзе дә бар. Мост – күпер! Ул иҗаты белән күпме халыкларга, күпме күңелләргә күпер салды!» 

Шәп чыгыш ясады шагыйрь! Роберт Миңнуллин сөйләп бетергәч, халык гөр килеп кул чапты! Мин, ул чакта БДУның беренче курс студенты, үткер сүзле якташыбызның әйткәннәрен күңелемә сеңдереп утырдым. Шулай булмаса, хәтердә калыр идеме?! 

Ә инде Роберт Мөгаллим улы белән якыннан танышу 2015 елда Казанда булды. Анда Төрки дөньяның яшь язучылары җыены үткән иде. Чарага төрле республикалардан, илләрдән абруйлы әдипләр дә чакырылган. Шул кунаклар арасында Роберт агайны күреп калдым. Шунда китап сату да оештырылган иде. Форсаттан файдаланып, якташыбызның «Мыек астынан гына...» дигән юмористик китабын сатып алдым да янына йөгердем. 

– Агай, мин Уфадан килгән идем. Айгиз Баймөхәммәтов булам. Шушы китапка автограф куйсагызчы... Роберт агай ихлас елмаеп куйды:

– Ә-ә-ә, Айгиз дигәннәре, димәк, менә кем. Гәзиттән укып барам үзеңне.

– Бу сүзләрне ишеткәч, түбәм күккә тигәндәй тоелды.

– Ә нигә китабымның шул хәтлем калынын алдың? Уфага алып кайту авыр була бит...

– Роберт агай, сезнең китапларыгыз безнең өчен беркайчан да авыр түгел. – Шагыйрь миңа карап, мут елмаеп куйды:

– Ну, телгә беткәнсең, дустым. Агай тиз генә теләкләрен язып, китапны миңа сузды. 

«Айгиз якташым! Укып барам, шатланам! Яшь чакта язып кал! Иң изге теләкләр белән – Роберт агаң.» Шул очрашуда танышуга канатланып, үземнең беренче китабымны да, матур сүзләр язып, аңа бүләк иттем.

2015 елда Башкортостанның Язучылар берлеге мине Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясенә тәкъдим иткән иде. Шул вакытта «Кызыл таң» гәзитендә Роберт Миңнуллинның минем хакта ихлас язылган мәкаләсе дә дөнья күрде. Халык шагыйре хуплап, тәүге әсәремә карата җылы сүзләрен язган. Бу, әлбәттә, минем өчен көтелмәгән яңалык булды.

«Минем кул артым җиңел ул. Шуңа хуплау сүземне язарга булдым» – диде телефоннан сөйләшкәндә.

Ахырдан шул ук мәкаләне Казанда чыккан публицистик китабына да иңдерде. Нинди генә уңышларга ирешсә дә, кешелекле һәм яшьләргә ихтирамлы булуы белән дә кадерле иде ул.

Белүебезчә, Роберт агай чыгышы белән Илеш районыннан. «Илеш минем туган җирем генә түгел, Илеш – минем бабам да. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Тарихи чыганакларга, авылдаш картлар калдырган мәгълүматларга караганда, минем шәҗәрәм Илеш исемле бабамнан (Илеш авылына нигез салучы) башланып китә!» – дип язган иде ул «И газиз якташларым!» китабында.

Роберт Мөгаллим улы, тәү чиратта – искиткеч талантлы балалар шагыйре. Аның кечкенәләр өчен кызык шигырьләре үзенән-үзе ятланып тора, алар җиңел, хәтердә тиз кала. Бу юктан гына түгел. Шагыйрь үзе һәр шигырьне балаларның эчке психологиясен аңлап, аларча уйлап иҗат иткән. Шуңадыр да аның ижаты совет чорында ук югары бәяләнеп, һәр китабы йөзәр мең тираж белән ил буйлап таралган. Аның китаплары бихисап телләргә тәрҗемә ителүе дә – моңа ачык дәлил.

Янә Роберт Миңнуллинның әнкәйләр турында иң күп язган шагыйрь буларак даны бар. Әйе, аның бик күп үзәккә үтәрлек әсәрләре газиз әнкәсе – Гөлҗәүһәр апага багышланган. 

Гөлҗәүһәр апаның язмышы җиңелдән булмаган. Кечкенәдән үзе балалар йортында тәрбияләнгән. Яшьли тол калып, ялгызы биш баланы аякка бастырган. Ялгыз хатын биш бала белән ниләр күргәнен, йокысыз төннәрдә ниләр уйлаганын үзе генә белгәндер. Җырга әйләнгән шигырендә шагыйрь үзе болай дип яза: 

«Без биш бала үстек әнкәй белән,

Тик үсмәдек иркә кочакта.

Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,

Биш кайгысы булдык кайчакта».

Миңнуллиннар гаиләсендәге биш бала да тормышта үз урынын таба. Роберт агай – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дәрәҗәсенә ирешә, күп еллар Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Рәис урынбасары була, Ким Мөгаллим улы – филология фәндәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Гөлжәүһәр апаның өч баласы исә – Фән, Рим, Люция – укытучы һөнәрен сайлап, гомерләрен белем бирү хезмәтенә багышлаган. 

Шуңа да Роберт Миңнуллинның әнкәсенә чиксез рәхмәте, мәхәббәте – аның бөтен иҗатында төп урыннарның берсен биләп торды.

Роберт агайны ике республика арасында дуслык күперләрен ныгыткан шәхес буларак та беләбез. Үзе әйтмешли, «Уфа–Казан арасын тапап үтте инде гомер».

Бик күп башкорт, Башкортстан язучылары белән дус яшәде, күпләренең китапларын татарчага тәрҗемә итеп, Казанда нәшер итте. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаевларны – үзенең остазлары дип санаса, Равил Бикбаев, Хәсән Назар, Кадим Аралбай, Ирек Киньябулатовлар белән һәрчак дусларча аралашып, бер-берсенә кирәк чакта шигырь аша җылы сүзләрен әйтеп яшәделәр. Бу җәһәттән олы буын әдипләре безгә, яшьләргә, үрнәк булып тора. 

Роберт Миңнуллин – йөрәгендә Татарстан белән Башкортстанны берләштергән олы шәхес. Шагыйрь үзе бүләк иткән «Путешествие с поэтом Робертом Миннуллиным в Уфу и обратно» дигән китап бар миндә. Аның авторы – Удмурт Республикасының халык язучысы Вячеслав Ар-Серги. Ике әдипнең Башкортстанга сәфәргә бару тәэссоратлары нигезендә туган публицистик китап ул. Анда шундый юллар бар:

«Мин үзем татар белән башкорт сәнгате бишегендә үскән кеше. Башкорт моңы, курае, эпосы, кобайырлары... Искиткеч фольклоры бар аның. Үзем татар мәктәбендә укыдым, әмма гел башкорт радиосын тыңлап үстек, шуңа башкорт телен туган телем кебек беләм. Балачактан башкортча укыдым, чөнки өебездә шул телдә гәзитжурналларны алдыралар иде. 

...Казанда мине – башкорт, ә Башкортстанда – татар дип исәплиләр. Язмыш шундый инде: әнкәем – татар, әтием паспорт буенча – башкорт».

Бу юлларны китергәндә, әдипнең милли тамырлары хакында сүз йөртергә теләмим. Безнең өчен ул Роберт Миңнуллин булуы белән кадерле. Ике халыкның да яраткан улы, ике халыкның да әдәбиятына, сәнгатенә байтак мирас биргән шәхес. Казанда агайның фатирында булганда, шәхси китапханәсенә игътибар иттем. Башкорт язучыларының китаплары күп булуы сокландырды. Әдәби әсәрләр генә түгел, сәнгать әсәрләре хакындагы альбомнар, тарихи китаплар бихисап иде. Бу, әлбәттә, әдипнең югары мәдәниятле кеше булуы, шулай ук ике тугандаш милләтне дә бердәй якын күрүе хакында сөйли. 

«Без бик якын халык. Татар язучылары белән дуслыкта бул. Казанга ешрак кил!» – дип, берничә тапкыр әйткәне булды агайның. Ә инде күрше республикага барсам, Роберт агай белән күрешү үзе бер бәйрәм иде.

«Синең уңышларыңны күреп куанам. Бер туган дустым сыман күрәм үзеңне», – дигән сүзләре әле дә хәтердә. 

Бер тапкыр агай фатирына кунакка да чакырды. Клара җиңги пылау пешереп куйган иде. Мин инде Казанны начар белгәнгә күрә, чакырылган вакытка бераз соңарыбрак килдем. Җиңгәбез ашны берничә тапкыр җылытып та өлгергән. Роберт Мөгаллим улы, гадәттә, төрле чараларда гел ялгызы йөри иде, шуңа җиңги белән аралашу форсаты да моңарчы чыкмаган иде. Ә монда бик ихлас аралашып утырдык, күңелле булды. Кайтыр чакта, агай җиде томлык китабын матур сүзләр язып бүләк итте.

Шул мәлдә ике кешенең мәхәббәтен күреп, сокланып куйдым. Һәр ирнең уңышы артында – бөек хатын тора, диләр. Хак сүзләр! Минемчә, Клара апайның акыллылыгы, түземлеге, тыйнаклыгы бик ярдәм иткәндер шагыйрьгә. Иҗат кешесенең күңелен аңлаучы булмаса, кирәк чакта терәк-таяныч булмаса – агаебыз шундый уңышларга ирешә алыр идеме?!

Әйткәндәй, Клара Миңнуллина – Башкортстан кызы, Илешнеке. Күп еллар матбугат өлкәсендә эшләгән, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исеме дә бар. Алар Алмаз белән Таңсылу исемле балаларга гомер биргән.

«Моннан берничә ел элек телевидение программасын караштырып утырганда, «Клара һәм Роберт» дигән нәфис фильмга тап булгач, хатыным белән, ничектер, аптырап та, дулкынланып та, сәерсенеп тә калган идек. Туры килүен кара әле син аның! Баксаң, бөек немец композиторы Роберт Шуман һәм аның хатыны Клара турында булып чыкты ул фильм. Кызык бит әй! Кайчан да булса берәр заман тагын да «Клара һәм Роберт» исемле яңа әсәр язылмас дип, кем әйтә ала? Бәлки, ул татар шагыйре Роберт Миңнуллин һәм аның хатыны Клара турында булыр. Белмәссең бу дөньяны!» дип язган иде шагыйрь истәлекләрендә. 

Роберт Миңнуллин белән соңгы елларда телефоннан еш аралашып тордык. Аның каты чир белән көрәшүен дә белә идем. Һәрчак йөзеннән елмаю китмәгән теремек агайның күз алдында сүнә баруын күрүе бик кыен булды.

«Хәлемне кешеләргә генә әйтеп бармыйм. Ике ай дәваханәдә яттым, дүрт операция кичердем. Терелеп киләм...» – дигән иде бер сөйләшкәндә. Кызганычка, әҗәл көчлерәк булып чыкты.

«Курай булса – борынгыдан

Күңелләргә кайтыр моң...

Туган якка мин үзем дә

Курай булып кайтырмын!» 

дигән шигъри юлларын укып, дертләп куйдым. Шагыйрь туган җиренә бар мәхәббәтен, эчке кичерешләрен, уй-хыялларын шушы юлларга салган түгелме?.. 

Роберт Миңнуллинның безнең арадан китеп баруына еллар үтеп китте. Бик сагынабыз, юксынабыз сине, агай! Синең акыллы сүзләреңне ишетәсе, ягымлы итеп шигырь укуларыңны тыңлыйсы, сәхнәдән төртмә телле чыгышларыңны күрәсе килә... Үлемсез җырларың, үзәккә үтәрлек шигырьләрең генә юата безне.

Башкортстан җирендә курай моңы тынганы юк, тынмас та! Шулай булгач, Роберт агайның рухы да һәрчак туган җирендә.

Шагыйрьнең күрәзәчелек кебек язган юллары һәрчак колакта чыңлап тора:
«...Курай булып кайтырмын да,

Моңнар булып тулырмын.

Курай күрсәгез – тыңларсыз,

Ул курай – мин булырмын...»

 

"КУ" 08, 2023

Фото: архив
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев