Логотип Казан Утлары
Хәтер

Шундый төрле һәм шундый бөтен... язмыш

ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВА ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР Фәйрүзә апа – минем өчен балачактан алып соңгы көннәренә кадәр әллә никадәр төсле кыйпылчыклардан җыелган, әмма һәрвакыт бөтенлеге белән гаҗәпләндергән, сокландырган шәхес ул. Без аны «Ялкын» гаиләсе белән һаман да сагынабыз, искә алып сөйләшәбез, аннан калган канатлы сүзләрне, афоризмнарны кабатлап йөрибез. Ә үзем... шигырьләре белән сөйләшүемне дәвам итәм. Шигырьдә без – үлемсез.

Фәйрүзә апа һәм уңыш формуласы
«Язуыңны ташлама, яме...»

…тормыштагы Фәйрүзә апа миңа иң башта әнә шул сүзләре
белән тышлыгына Чаткы сурәтләнгән зу-у-ур конверттагы
хат булып килеп төште. Бер өтерен дә калдырмый укый, ай
саен көтеп ала торган кадерле «Ялкын» журналыннан. Анда
минем әле беренче генә мәртәбә язуым. Дөресрәге, язган-
сызганнарымны туплап, аларга әнием җибәрде, үзем җөрьәт
итмәс идем. Татар теле һәм әдәбият укытучысы булганга гына
түгел, ә бар йөрәге белән иҗатны яратканга күрә, шулкадәр
язуыма юл бирергә теләдеме икән дип гаҗәпләнә идем.
Аннары миңа мирас булып калган көндәлекләрне, алардагы
шигырь-хикәятләрне укыдым да аңладым: әбием дә, әнием дә
гомер буе язганнарын кешегә күрсәтергә, дөньяга чыгарырга
тартынганнар, әмма күңелләрендә иҗат бөресе таҗларын
ачарга оялып яши биргән барыбер...
Озын сүзнең кыскасы, Назлыкай исемле песием турындагы шигырь белән Тиен
хакындагы әкиятне «Ялкын» журналында эшләгән Фәйрүзә апа укыган да миңа җавап
язган – егылып китәрсең! Мин шулай иттем дә – зу-у-ур конвертны кочаклап, егылып
китмәс өчен тизрәк диванга менеп кунакладым. Һәм аны бик сак кына ачтым. Эчендә
шундый ук Чаткы сурәте төшерелгән бераз гына саргылтрак шоп-шома кәгазьгә матур,
җыйнак почерк белән язылган сүзләр:
Кадерле Луиза!
Безгә җибәргән шигырьләреңне һәм әкиятеңне алдык, рәхмәт. Шигырьләреңнең
кайберләрен, уңышлы килеп чыкканнарын, журналда бастырып чыгарыр өчен
сайладык, күзәтеп бар. Ә менә әкиятеңә килгәндә, аны бастыра алмыйбыз. Ул әле
җиренә җиткереп эшләнеп бетмәгән, бу темага язылган кайбер башка әкиятләрне
кабатлый. Ышанам, син кызыклырак сюжет, темалар табарга сәләтледер. Шуңа
күрә уйлап йөр дә яңасын яз! Бу сүзләрдән күңелең төшеп, каләмеңне, язуыңны
ташлама, яме! «Ялкын»ны укып бар һәм безгә тагын хатлар җибәр.
Уңышлар теләп, Фәйрүзә апаң Мөслимова
Шигырьләремне «Ялкын»да бастырыр өчен сайлап алганнарын белү иңгә канатлар
куйды, ә менә әкиятемнең чиле-пешле булуын белү кыбырсытты, билгеле. Шунда ук
аның уңышсызлыгы нәрсәдә икәнен ачыклар өчен кат-кат укырга утырдым. Чыннан да, минем бу Тиен турындагы әкиятемдә бер генә дә моңарчы язылган әкиятләрдә
булмаган яңалык юк икән шул. Димәк, башкача уйларга һәм язарга кирәк...
Фәйрүзә ападан килгән хат мине бик мөһим бер нәрсәгә өйрәтте – нидер барып
чыкмаса, салкын акыл белән, утырып, эшләгән эшеңне анализлап кара.
Әни дә, әнә: «Фәйрүзә апаң бик дөрес сүзләр язган, кызым», – дип тора. Шуннан
мин шигырьләремне дә кат-кат укып чыгып, кайсыларын сайладылар икән дип
уйланырга керештем. Үзем өчен кимчелекләре аермачык ярылып ятканнарын билгеләп
куйдым да уңышлырак кебек тоелганнарын, аерып, яңа дәфтәргә күчереп яздым. Бу
мине системага күнектерде. Шуннан соң инде «каралама» дәфтәрдән «акка», әйтик,
биш шигырьнең берсе генә күчә башлады...
Ә аннан мин кроссвордлар төзү белән мавыгып киттем. Тырыша-тырыша
төзеп, рәсемнәр ясап, бизәп, боларны «Ялкын»га юллыйм – менә җир йөзендәге иң
үзенчәлекле җәнлекләр турындагысы, менә иң сәер атамалы илләргә багышланганы...
Кроссвордлар буенча миңа хатлар килмәде-килүен, әмма аларның икесен шулай да
журналда бастырып чыгардылар. Фәйрүзә апа белән танышып, инде бер редакциядә
кара-каршы өстәлләрдә утырып эшли башлагач, бер үк балалардан бер үк төрле язмалар
даими килеп торганда, ул миңа ара-тирә көлеп әйткәли иде: «Карале, Луиза, үтердең
генә бит син берара безгә ай саен кроссвордлар яудырып...»
Иҗатта уңыш формуласы – бик серле төшенчә. Кайчакта ул әдипнең чын-чынлап
таланты һәм масштабы белән тәңгәл килмәскә, бик күп башка төр иҗтимагый
факторларга бәйле булырга да мөмкин. Яшерен-батырын түгел, һәр каләм тибрәткән
кеше монда чакта ук исемен дә, текстларын да ташка бастырып, мәңгеләштереп
калдырырга тырыша, әле аны тагын премияләр белән дә ныгыта алса – бөтенләй
хозурият. Әмма әдәбият юлына аяк баскан бик күпләргә уңышның җигелеп эшләгән
хезмәтең һәм үзеңә бирә алган азмы-күпме төгәл, адекват бәяң икәнен төгәл аңлатучы
булмый. Һәм иҗатка кеше «мине тизрәк күрсеннәр», «барысы арасыннан аерып, мине
бәяләсеннәр» дигән агу белән агуланып килә. Ә дан белән сыналуны кайчак бик
гаярьләр дә күтәрә алмый.
Хәзерге акылым белән аңлыйм: әнә нинди олы эш башкарган «Ялкын»дагы Фәйрүзә
апалар – алар безгә, әле акны-караны аера белмәгән, ныгып җитмәгән балаларга,
үҗәтлек һәм тырышлык дәресе биргәннәр. Нәрсә язсам, шул ярый дип, иҗатка
җиңел карамаска. Тәнкыйтьне кабул итә белергә һәм үзең белән күзгә-күз калып, кан
яңартырга өйрәнергә. Умырткаңны тикшереп карарга – күтәрә алачакмы ул бу йөкне,
юкмы? Әгәр шикләнәсең икән, бәлки, урының монда түгелдер?

Фәйрүзә апа һәм «Алтын каләм»
«Журналистика белән
филологияне бутамагыз!»

«Борис Полевой» теплоходында «Алтын каләм» белән сәяхәттә йөргәндә, безне
татар журналистикасының киләчәге булыр өчен тәрбияләделәр. Әйтергә кирәк,
бу – «Алтын каләм»нең иң гөрләгән еллары, республиканың да яңарган, үз милли
кадрларын барлаган, үстерергә йөз тоткан вакытлары. Без, «суверенитет җилләре»н
сулап, бөтенләйгә төзәлмәслек булып чирләп калган буын балалары, ул елларга уйда
еш әйләнеп кайтабыз. Яңа чорны ваемлар өчен. Дөресрәге, ваемлап-ваемлап та, ваем
инде тәмам өзелгәндә...
Татар журналисты, язучысы булу абруйлы саналган, исеме горур яңгыраган чаклар
ул. Каләм белән дөньяны үзгәртеп була дип ышанган чаклар.
Фестиваль барган көннәрдә без Казандагы гына түгел, ә Мәскәүдән килгән
мәртәбәле кунаклар вә журналистлар белән дә очрашабыз, аралашабыз. Алар
әйткән сүзләрне сөземлибез, анализлыйбыз. Осталык дәресләре алабыз, биремнәр башкарабыз. Фикер алышабыз. Бәхәсләшәбез. Килешәбез. Килешмибез. Кабул итәбез.
Уйланырга калдырабыз.
«Алтын каләм»дәге бер очрашу, сөйләшү вакытында Эльмира апа белән Фәйрүзә
апа безнең язмаларны җентекләп анализлаган, сүтеп-җыеп чыккан иде. Шунда
кайберәүләребезгә бик җитди вердикт чыгарылды: сез оператив журналистика
вәкилләре түгел, сез күбрәк журнал форматына, аналитикага йөз тотасыз. Миңа һәм
тагын бер-ике кыз белән егеткә Фәйрүзә апа, һәрвакыттагыча туры итеп, кистереп
әйтте: «Журналистика белән филологияне бутамагыз! Сезгә филологияне сайлау
кулайрак булачак!»
Баштарак бу сүзләр мине үртәлдереп җибәрсә, университетка кергәндә,
үзсүзлеләнеп, барыбер ике факультетка гариза тапшырсам да, тора-бара аңладым:
Фәйрүзә апа үз тәҗрибәсенә таянып, бик хак әйткән. Ә аннары, без аның белән
редакциядә яшь журналистларның текстларын тикшергәндә, редакцияләгәндә, шуны
да сиздереп куя иде ул, кырыс кына итеп: «Менә, Луиза, әйтә идем бит – филологиягә
барырга кирәк дип! Редакцияләрдә журналистларның текстларыннан конфет ясар өчен
редакторлар кирәк чөнки!»
Асылда, алар безне еллар буе күзәтеп, кайсыбызның кайсы ягы көчле, кем нинди
юнәлеш белән китә ала икәнен фаразлап торганнар. Мин Фәйрүзә апа белән «Ялкын»
редакциясендә бергә эшләгән елларны аерым бер наз һәм сагыну белән искә алам.

Фәйрүзә апа һәм дәвамчанлык
«Сез – яшьләр, дөнья яшьләрчә
барырга тиеш, ә без – күзәтеп,
төзәтеп торучылар»

Әйтүен шулай әйтсә дә, Фәйрүзә апаның беркайчан да бәйләнеп, мыжыкланып,
ягъни өйрәтеп, «төзәтеп» утырганын хәтерләмим. Аңарда, шәрран яра торган
турылыгы белән беррәттән, гаҗәеп тактика, әдәп, саклык бар иде. Беркайчан да кешегә
күтәрелеп, орылып бәрелмәү, ә ниндидер бер җиңел генә юлын, сукмагын, җаен таба
белү. Кемнәрдер артык «һавагарак» менеп киткәндә, йә шаяртып, йә бик тә тормышчан
фразасы белән шапылдатып, җиргә төшереп тә куя белә иде Фәйрүзә апа.
Барлык яңалыкларга, эзләнүләргә, экспериментларга ачык иде ул. Талантлы булган
һәр нәрсәне, күңеле якын итеп бетермәсә дә, таный белә һәм кабул итә. «Кеше үз
вакыты белән тиешле урынына кайтып төшә ул» – әнә шул фәлсәфә аны авыллардагы
зирәк Акъәбиләр белән тиңләштерә дә, мөгаен. Бик җилкенчәк яшьләр дә итәкләрен
җыярак төшә.
Аңарда гомер буена төрле авырлыклар күргәндә дә, сынауларны кичкәндә дә
җуелмыйча сакланып калган кызыксынучанлык һәм балаларча мавыгу бар иде.
Ниндидер кызыклы яңа әйбергә балаларча чын күңелдән шакката, гаҗәпләнә белә
иде ул.
Шундый ук кызыксыну һәм мавыгу, димәк ки, ихласлык белән Фәйрүзә апа рухи
кыйблага да еллар буе баргандыр, минемчә. «Яшьлектә хаталандык та, җүләрлекләр
дә эшләдек инде...» – дип сукранып куйган чакларында да, публика өчен түгел иде
аның сүзләре. Бу – аның әлеге дә баягы шул еллар буена сузылган уйланулары, эчке
мантыйгы, тормыштан сөзеп алынган фәлсәфәсе. «Коръәнне аңлап укыйсым килә»
дип башлаган Фәйрүзә апаның алга таба Хаҗ сәфәрләреннән, хәзерге тел белән әйтсәк,
нинди инсайтлар белән кайтканын күрә идек. Анда да ул дуслар таба, кешеләргә ярдәм
итә, алар белән аралашып яшәвен дәвам итә, Аның биргәненә шөкер итә...
«Мин картлыгымның Фәйрүзә апаныкы кебек булуын телим» дияргә ярата идем
«Ялкын»да эшләгән елларымда. Һәм хәзер дә еш искә алып уйлыйм бу хакта.
Әлеге дә баягы, эчендә утырган «сабый» аны сәяхәтләргә әйди иде. Фәйрүзә апаның Луксорга, Карнакка сәфәр кылып, Фиргавеннәр үзәнен үз күзләре белән күреп кайтып,
карашы очкынланып, янып сөйләгәннәре әле дә күз алдымда. Бөтен редакция белән
җыелышып, компьютерда ачып, аның йөзләгән фотоларын караганыбыз да.
Ул – редакциянең мыжлап, кайнап торган чагы, ә Фәйрүзә апа, без шаярып кына
бер атаганча – «Верховная Жрица». Әмма бу шаяруда хаклык бар иде.
Менә без «Ялкын: журналистика мәктәбе» балаларын көтүләре белән редакциягә
алып килеп, берәр проект уйлап чыгарабыз; менә университеттагы дәресләреннән,
радио һәм телевидениедәге маҗараларыннан соң Линар Закиров кайтып керә
дә эчләрне катырып көлдереп бетерә; менә кичке параларыннан соң, актыккы
тиеннәреннән колак каккан һәм Ленин дамбасын буран ера-ера җәяүләп кичкән, мәңге
ач Эльнар Байназаров (редакция телендә – «Байназаврик») килеп керә дә, суыткычны
бушата-бушата, гитарасын чиртә...
Ә андый очраклар өчен Фәйрүзә апада һәрчак диярлек чөгендер кәтлите бар иде. Бу
серле ризыкны аннан соң безнең барыбыз да рецептын төп-төгәл үтәп әзерләп карады.
Нәрсә дип уйлыйсыз? Билгеле, барып чыкмады! Чөнки ул «фирменный» кәтлит иде.
Бары Фәйрүзә апа кулыннан гына шундый тәмле булып пешеп төшә торган...
...шулай да пешергәлим. Ностальгия һәм дәвамчанлык.
Аларның игътибарын, кайгыртуын тоеп үскән буын буларак, иңгә-иң куеп,
редакция эшен алып бару бик зур җаваплылык та, горурлык та булган икән. Гомумән,
бу дәвамчанлык безнең милли журналистика белән әдәбият мохитендә хәзергә кадәр
кадерләп саклана бирә. Менталитет та, тәрбия дә бу.

Фәйрүзә апа һәм «егетлек»
«Егетләрчә» дигән мактау сүзе,
Миңа калса, чыкты модадан.
«Егетсең!» – дип хупласалар кинәт,
Кызлар кебек никтер кызарам.
Бик күпләрен, пирчәткәмне ташлап,
Дәшәр идем атыш-дуэльгә.
Тик шикләнәм, йөзен яшермичә,
Каршы чыгар икән кем генә?
Егет булмыйк әле, хатын-кызлар!
Өстен калыйк мондый ирлектән.
Ходай биргән хатын-кызлык ямен
Саклап яшик җирдә ничек тә.

Шигыре дә юктан гына язылмагандыр, шигырьдәге мондый уйланулар да безгә
мирас булып юкка гына калмагандыр... Әмма мин Фәйрүзә ападагы «егетлек»не ярата
идем. Һәм әлегәчә яратам.
Гадәттә, бу сыйфат безнең милли-мәдәни мохиттәге күпчелек егетләргә җитешеп
бетми, ә менә Фәйрүзә апада ул бар иде. Әйтсә, сүзен ярып, фикерен чатнатып әйтеп
сала, уйламаганын, шулай дип исәпләмәгәнен сөйләнеп, сүз болгатып утырмый. Ни
гаҗәп, аның бу «егетлеге» ике җенес вәкилләре өчен дә уңай иде – барысы да аның
белән сер бүлешә, киңәшләшә, гозерен сөйли. Кемнәр өчендер «жилетка» вазифасын
да үти иде Фәйрүзә апа. Әмма нәкъ менә «егетләрчә»: ыспайлап-назлап тормый, ә
ситуациясенә карап, кистереп әйтә. Турысын әйтергә ярамаганда, дәшмәүне кулайрак
күрә.
Тирә-ягында кемнәр нәрсә сөйләмәсен, ничек кенә талпынмасын, гасабиланмасын,
Фәйрүзә апа ул шаукымнарга бирелми, үз көйләнешендә кала бирә. Мине аңардагы
тагын бер бик сокландырган сыйфат – адәмнәр егылып, дан артыннан куганда да, мал
артыннан куганда да, комарлыкка бирелмәве. «Биргәненә шөкер!» – дия иде Фәйрүзә апа һәм вакытын юк-барга, ваклануларга түгел, ә эшкә багышлый: китаплар, мәкаләләр
яза, бертуктаусыз текстлар редакцияли, нидер тәрҗемә итә, оныкларны тәрбияли, Хаҗ
сәфәренә җыена, бакчасын үстерә, шунда чакырып мунча кертә, кунак итә...
«И егетләр!» дип кенә куя кайчак Фәйрүзә апа, чираттагы берәр «сер капчыгы»ннан
соң, йә шаккатып, йә тел шартлатып. Әмма сабыр гына тыңлый да, булыша да,
шелтәләп, сүккәләп, кирәкле юнәлешкә борып та җибәрә... Аллаһы Тәгалә аның аша
узарга җибәрелгән бер генә бәндәне дә кире бормый. Ул чакта әле без аны яшьлегебез
белән, билгеле, аңлап бетермәгәнбез. Хәзер менә аңлыйбыз, Фәйрүзә апа. Сиңа килеп,
сер бүлешер чаклар бар, әмма син юк...
Фәйрүзә апа һәм ирония
Сикерә дә чыга әрсезләнеп телем.
Шул телемне җиңсәм, әйбәт яшәр идем.
Дәшмәм дигәнем бар, әйтмәм дигәнем бар,
Телләремне тешләп, башым игәнем бар.
Дәшми калу – рәхәт, сүзсез тору – рәхәт.
Түзеп булса икән шулай рәхәт яшәп.
Дөньяга карата – иронияле, ә үзенә үзиронияле иде Фәйрүзә апа. Шулай берсендә
безнең балалар редакциясенә гомер булмаган бәхет елмайды – суыткыч бүләк иттеләр.
Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим – кемнән, каян һәм нәрсә өчен... Әмма бик каты
сөенгәнебезне хәтерлим!
Суыткыч редакциягә китерелде, бик күпне күргән искесе бүлмәдәге «коронный»
урыныннан чыгарылды. Мондый куаныч хөрмәтенә бар редакция җыйналды. Һәм
менә иске «Свияга» урынына яңа, матур, ялт итеп торганы сыямы-юкмы икәнен
фаразлыйбыз. Редакциянең ике бөртек егете – Линар белән Эльнар – күз белән
үлчәп карадылар-карадылар да Фәйрүзә апага мөрәҗәгать итәргә булдылар: «Ничек
уйлыйсың, Фәйрүзә апа, сыярмы икән?» Фәйрүзә апа шулай ук килеп карап-карап
торды да ике генә сүз әйтте: «Гарантия юк!»
Шуннан бирле «гарантия юк!» гыйбарәсе – иң киеренке дә, иң әкәмәт, шаккаткыч
та хәлләр булганда, безнең гел Фәйрүзә апаны искә алып куллана торган кадерле
афоризмыбыз.
Гарантия дигәннән. Җир йөзенә һәркем үз миссиясе белән килә, аны мөмкин
булган масштабында үтәргә тырыша. Иҗат кешеләре бигрәк тә. Мин Фәйрүзә апаны
үз миссиясен план-максимум белән үтәгән кеше дип исәплим.
Аңардан тыйнак, әмма берәгәйле итеп төзелгән күркәм Иҗат йорты, җирдәге
кадерле нигезе, балалары, туруннары, шигъриятен, прозасын яратучылар һәм без –
бәрәкәтле йогынтысы, тәрбиясе, дуслыгы эләккән дәвам кала.
Без әле бу Җир йөзендә яшәгәндә, синең дә исемең, иҗатың яшәячәк, аны үзебездән
соң килгәннәргә дә тапшырып китәчәкбез, Фәйрүзә апа. Шулай булгач, гарантия бар!

 

«КУ» 07, 2024

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев