Логотип Казан Утлары
Хәтер

КҮК АСТЫ ИЛЕННӘН – КАЗАНГА

Җәмәгатьчелек тарафыннан аңа «татар мәгърифәтчесе» дигән исем бирелү дә очраклы түгел. Чөнки аның кылган гамәлләре, фәнни, әдәби эшчәнлеге халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан башкарылды. Үзе әйткәнчә, ул «сүз урынына эш кирәк» дигән кредога буйсынып яшәде. «Җаның теләгән эш белән шөгыльләнү – үзе бер ял», – дип әйтә иде...

Гасыр йөзен билгели торган, үз милләтенең күркәм сыйфатларын башкаларга таныта алырдай асыл затларның һәр халыкта да сирәк, әмма нәкъ үз вакытында тууы табигый фалдыр, мөгаен. Менә шундый зыялы мөхтәрәм шәхесләрнең берсенә – Миркасыйм ага Госмановка – агымдагы елның 31 маенда 90 яшь тулган булыр иде. Аның бакыйлыкка күчүенә инде ундүрт елга якын вакыт узып та китте.

Кем иде соң ул Миркасыйм Габделәхәт углы Госманов?

Бу сорауга җавап эзләп, аның гомер юлын күздән кичерсәк, бу юлның ике өлештән торуын күрербез: гомеренең беренче өлеше Ерак Көнчыгышта узса, икенчесе Көнбатыштан аерылгысыз. Ул 1934 елда Кытайның Шенҗаң вилаятенә (Шәркый Төркестанга) кергән Голҗа шәһәрендә дөньяга килә, рухы имгәтелмәгән даирәдә үсә. Туган төбәгендәге татар мәктәбендә җәдидчеләр идеяләрен гамәлгә ашыручы мөгаллимнәрдән белем ала. Шәрык мәдәнияте традицияләренә тугрылык саклаган, бу уку йортында балаларны төрле дөньяви фәннәр белән таныштырганнар, гарәп, латин һәм кириллица графикасын укырга өйрәткәннәр. Ә 1917 ел инкыйлабына кадәрге чордан сакланып калган тарихи ядкарьләребез гарәп хоруфатлы икәнен искә алсак, шәкертләргә бер үк күләмдә өч графиканы өйрәтү, борынгыдан килгән мәдәният чылбырын өзмичә, язма мирасны бербөтен итеп үзләштерергә мөмкинлек тудыра. Аннан ул туган шәһәрендә совет дәреслекләре буенча белем бирә торган рус мәктәбен тәмамлый.

Төбәк килешүе нигезендә алынган концессия булган Голҗага төрле милләт, нигездә, төрки халык вәкилләре – казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән һәм руслар килеп төпләнгән була. Олылар да, бала-чагалар да үзара төрле телләрдә аралаша. Мохитнең йогынтысы Миркасыймны да читләтеп узмый: ул төрки телләрне дә үзләштерә, рус телендә дә иркен сөйләшә. Ә ул өйрәнгән ана теле исә, чит-ят сүзләр дип игълан ителгән, шәркый мәдәни багланышларның «шаһитлары» гарәп, фарсы төшенчәләреннән «чистартылмаган» була. Шуңа күрә ул хәзерге әдәби әйләнештән төшеп калган алынма сүзләрнең мәгънәви палитрасын үзе өчен балачактан ачкан.

Төрле катлам, төрле буын кешеләре белән мөгамәлә итүнең серләре дә аның канына халыклар «казаны» Голҗада табигый рәвештә сеңгәндер. Шул сыйфаты Миркасыймга төрле төбәкләрдә йөргән чакта, олыгайган апа-агайларга тел ачкычлары табарга ярдәм итә. Кадерләп саклаган язма ядкарьләрен алар чит-ят кешегә ышанып биреп җибәрә.

Ирекле шәхес булып формалашкан, җәмгыятьтәге вакыйга-мөнәсәбәтләрнең төрле булуына гына түгел, ә төрлечә бәяләнергә мөмкин икәнлегенә иртә төшенгән, эчке үзәгенең көче-ныклыгы бөркет карашында чагылган 24 яшьлек егет, Кытай чикләрен узып, казакъ далаларында тормыш тәҗрибәсе туплый. Советлар иле мәгариф системасы таләпләрен үтәп, кичке мәктәп тәмамлап, аттестат алгач, 1958 елда Көнбатышка, мәркәзи Казанга юл тота. Максаты – университетның тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем эстәү. Ихтимал, аның язучы буласы килгәндер...

Студент Миркасыйм күп яклары белән: бигрәк тә тормыш тәҗрибәсе, төрки һәм рус телләрен бер үк дәрәҗәҗдә әйбәт белүе, гарәби язмаларны су кебек эчүе,XIX-ХХ йөз башында язылган әдәби әсәрләр, халкыбызның фольклоры, дастаннары белән балачактан таныш булуы белән төркемдәшләреннән күпкә аерылып торган. Ике курсны тәмамлаган бәйсез ихтыярлы егетнең Борынгы һәм Урта гасыр язма мирасыбызны тирәнтен өйрәнер дәрәҗәдә әзерлеге дә, җегәре дә барлыгын яхшы аңлаган укытучылары аңа факультетның тарих бүлегенә күчәргә тәкъдим итә. Бу бүлекне тәмамлап, ул моңарчы берәү дә ирешмәгән «архивовед» дигән белгеч икәнлеге теркәлгән диплом ала.

М.Госмановның күпкырлы эшчәнлеген күздән кичергәндә, Анна Ахматованың тирән мәгънәгә ия «небывалая осень построила купол высокий» дигән сүзләре искә төшә. Сәләте, гыйлеме, максатчанлыгы буенча кавемдәшләре арасында тиңдәше булмаган, зыялы татар мохитендә күптән «күренмәгән» инсан – Миркасыйм ага Госманов – гомерен чыганакчылык, археография, историография, палеография һәм башка ярдәмчел тарихи фәннәр белән бәйли. Меңъеллык язма мәдәни мирасыбызны – борынгы кулъязмаларны һәм күчермә китапларны – максатлы рәвештә эзләве, туфракка әйләнүдән коткарып, бер кулга туплавы, шул язма ядкарьләрне тирәнтен өйрәнүе белән ул тарих сәхифәләрендә җуелмас мәрмәри эз калдыра. Әлхасыйль, Миркасыйм аганың тюрколог-галим буларак чыганакчылык фәненә, тарих белеменә керткән өлеше, күренекле шәхесләребезгә багышланган фәнни популяр китаплар сериясен әзерләү, бастырып чыгару эшен башлап җайга салуы һәм бүтән бик күп өлкәләрдә ирешкән казанышлары Казан шәһәренең, университетның, халкыбызның, ил-йортыбызның гөмбәзен киңәйтте һәм биегәйтте.

Ул – 470кә якын хезмәт авторы, бу санга монографияләр, мәкаләләр, тәрҗемәләр, истәлекләр, юлъязмалар керә. Шулар исәбеннән ике зур фәнни иҗади әсәре – «XVII XVIII йөздәге татар тарихи чыганаклары» (Казан, 1972) һәм «XIV-XVI йөздәге Җүчи олысының ярлыкаш актлары» (Казан, 1979) аны чын галим итеп дөньяга танытты. Нәкъ менә телгә алган шушы китапларда тарихчының профессиональ йөзен билгеләгән сыйфат: чыганакны укый, аңлата, анализлый һәм информатив мөмкинлекләрен көтелмәгән яктан ача белү осталыгы бар тулылыгы белән чагыла. Бу монографияләрендә ул кулъязмаларны ориенталистлар моңарчы мөрәҗәгать итмәгән, гамәлдә кулланмаган революцион методик алымнар ярдәмендә тел, хронология, текстология, кодикология, палеография, сфрагистика, дипломатика кебек фәннәр күзлегеннән чыгып җентекләп өйрәнә. Аларда китерелгән мәгълүматның ни дәрәҗәдә дөрес хәбәр бирүләрен дәлилле итеп ачыклый. Фәнни эзләнүләре белән төрки халыкларның олы тарихының асылын ачып, әтрафлы итеп тасвирлауга, Россия дәүләтенең тарихи җирлеген ачыклауга, татар дәүләтчелеге – Җүчи олысы тарихын объектив бәяләүгә нигез тудыра. Билгеле, гаҗәеп күпкырлы эшчәнлеген, шәхесе масштабын, дөньяга карашын, стратегик фикере мантыйгын тояр-колачлар өчен галимнең хезмәтләрен укырга-өйрәнергә кирәк. Бу кыска язмада Миркасыйм аганың мәдәният тарихында, иҗтимагый тормышта тоткан урынын тәфсилле яктырту мөмкин дә түгелдер. Максатыбыз аның кеше, шәхес буларак кайбер сыйфатларына гына тукталуга кайтып кала. Бәхәссез ки, еллар узган саен тарих, археография, әдәбият белеме, чыганакчылык, текстология өлкәсендә һәм дә публицистикада ул биләгән «тәхет» югарырак, биеккәрәк күтәрелә барачак. Аның эшчәнлеген җентекләп анализлау, һичшиксез, киләчәктә күләмле махсус монография кысасында башкарылыр.

Миркасыйм ага, аспирантураны тәмамлагач (1964–1967), хезмәт юлын университетта СССР тарихы кафедрасы ассистенты буларак башлый, тиз арада өлкән укытучы, аннан доцент итеп сайлана, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый, доцент һәм профессор дигән фәнни дәрәҗәләр алуга ирешә. Россия тарихы, татар палеографиясе, Идел-Урал буе халыклары тарихы чыганаклары буенча дәресләр алып бара.

Фәнни һәм укытучылык эшчәнлегеннән тыш, аңа административ вазифалар да йөкләнә: ул тарих факультеты деканы урынбасары, кафедра җитәкчесе, Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры (1985–1991) итеп билгеләнә һәм вакытлыча ректор вазифаларын да башкара.

Миркасыйм аганың исемен еш кына «беренче», «яңа» дигән төшенчәләр белән төрләндерәләр иде. Дөрестән дә, ул инициативалы, төрле яңалыкка юл яручы булды, алга карап яшәде. Әйтик, 1878 елда Казан университеты каршында барлыкка килгән «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нең күркәм традицияләрен тергезеп, РСФСРның татарлар яшәгән төбәкләренә археографик экспедицияләр оештыру зарурлыгын ул күтәреп чыга. 1963 елда максатчан эзләнүләрдә гади катнашучы ролен башкарса, 1964 елдан башлап 25 ел дәвамында экспедицияләрне үзе җитәкли. Университет китапханәсенә саклануга 10 меңнән артык төрле шәркый, шул исәптән татар телендә иске имляда язылган китаплар күчермәләрен һәм кулъязмалар алып кайтып тапшыра. Ул гына да түгел, борынгы кулъязмаларны тасвирлый һәм тирәнтен өйрәнә алырдай белгечләр әзерләү мәсьәләсен университетның Гыйльми советында күтәреп чыга.

Ул заманда китапханәнең кулъязмалар сакланган бүлегендә дүрт хезмәткәр эшли иде, шуларның икесе (Альберт абый Фәтхиев һәм Диләрә апа Абдуллина) – Шәрык секторында. Алар уку залында дежур тора, экскурсияләр алып бара, төрле белешмәләр төзи, күргәзмәләр оештыра, гомумән, вазифалары бихисап иде. Билгеле, гарәп хоруфатындагы татар телле кулъязмаларны алар һәрдаим тасвирлый килделәр, ә гарәп, фарсы, монгол, госманлы, кытай телендә язылганнарын сыйфатлы теркәү эше, нигездә, киләчәккә кала барды. Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп, Миркасыйм ага 1986 елда университетның Фәнни-эзләнү бүлеге каршында археографик төркем оештырды, 1988 елда бу төркем нигезендә археографик фәнни эзләнү лабораториясен ачуга иреште. Казан университетының тарих факультетын, Ленинград университетын тәмамлаган, шәркый кулъязмаларга «керә» алырдай яшьләрне, тәҗрибә туплаган аксакалларны да шул лабораториягә эшкә җәлеп итте.

Тарих факультетына кергән абитуриентлардан Татарстан тарихы буенча белгечләр әзерләү өчен махсус төркем оештыруны тәкъдим итүче һәм бу ниятне гамәлгә ашыручы да, шул студентлар белән 21 елдан артык (1968–1989) җитәкчелек итүче дә ул булды.

Университетта яңа факультетлар – экология факультеты, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын ачу да аның исеме белән бәйле. Миркасыйм ага Казан университетында татар халкы тарихы өйрәнелмәве гайре табигый хәл икәнен исбатлап, университетның Гыйльми советында махсус доклад ясый. Күренекле профессорлар физик Борис Кочелаев, математиклар Борис Лукич Лаптев белән Рәис Гатич Бухараев, юрист Давид Исаакович Фельдман һ.б. үз чыгышларында аңа теләктәшлек белдерәләр, хаклы булуын раслыйлар. Нәтиҗәдә, 1988 елда ул үзе 1982 елдан башлап җитәкләгән Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасының бер төркем укытучыларыннан торган аерым татар халкы тарихы кафедрасын оештырды һәм аны 2002 елга кадәр җитәкләде. Соңрак ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыруда да актив катнашты.

1980 нче елларда ВУЗ укытучылары көнкүрешенә төрле технологик казанышлар керә башлады. Кафедраны барча кирәк-ярак белән университет тәэмин итсә, археографик лабораториягә исә Миркасыйм ага үзе откан грант акчасына компьютер, сканер һәм принтер алдырды. Юкса башкача да эш йөртү мөмкин иде, ә ул лаборатория хезмәткәрләренә эш шартлары тудыруны кирәк тапты. Ул гына да түгел, кафедрага механика-математика факультетыннан яшь укытучыны чакырып, заманнан калышырга ярамый дип, барыбызны да компьютер белән таныштыруны да оештырды.

1980 нче елларда университетка Германиядән, Кубадан студентлар, ә 1990 нчы елларда Германиядән, Венгриядән, Төркиядән, Тайваньнан һәм башка илләрдән стажировкага, аспирантурага, Миркасыйм абый җитәкчелегендә диссертация язарга ниятләгән яшь белгечләр, конференцияләрдә катнашу максатыннан галимнәр килә башлады, чит ил университетлары белән элемтәләр урнашты. Безнең офыкларыбызны киңәйтү йөзеннән, инглиз, алман телендә чыккан әдәбиятны укый алырлык дәрәҗәгә җиткерү максатыннан Миркасыйм ага тарих һәм татар халкы тарихы, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетлары укытучылары өчен инглиз һәм алман телләре курсларын оештырды, Германиядән килгән Маргарет ханым төрек теленнән дәресләр бирде. Бу башлангычның матур нәтиҗәләре озак көттермәде, укытучыларыбыз чит илләрдә стажировкалар узды, фәнни проектларда катнашты, чит ил архивларында эзләнүләр алып барды.

Миркасыйм аганың кыяфәте кырыс, аның күз карашыннан күпләр куырылып килә, хәтта тотлыга башлый иде. Гаҗәеп әсмани көчкә ия карашында ирекле, имгәтелмәгән рухы, үз-үзенә ышануы, иманы-дене, үз дәрәҗәсен белүе чагыла. Эчке энергетикасының җегәренә, җитмәсә, кысылган иреннәре арасыннан авазларны өстәмә көч биреп иреккә чыгаруы да өстәлсә, аның тирәли ниндидер күзгә күренми торган өрфия боҗра хасил булгандай тоела башлый иде. Ул боҗраны күпләр үтә алмады. Ә үтеп чыгу насыйп булганнар исә, туры сүзле, хаклыкка тугры, яшьрәк чакта кызып та киткәли торган, чын ир-егет сыйфатларына ия бу гаҗәеп «җылы» кешене, мәрхәмәтле укытучы, киң эрудицияле остаз, искитмәле шәп җитәкче буларак искә аладыр. Вакланмас, сүз җыймас, тикшереп бимазаламас, хисап тотар вакыт җиткәч кенә эш нәтиҗәсе белән кызыксыныр. Кирәк икән, һәркайсыбызны аерым чакырып алып, «талкып» ташлар, тик андый очраклар һәрвакыт уртак бер сер булып кала килделәр.

Үзе туплаган коллектив әгъзалары һәм укучылары гына түгел, аның белән хезмәттәшлек иткән һәркемне аңа рәхмәтле иткән тагын бер мөһим сыйфаты – аның җаваплылыктан курыкмавы булды. Миркасыйм абый кул астында эшләгән хезмәткәрләр аның «киң» җилкәсе ышыгында аларның мәнфәгатьләрен, иминлекләрен кайгыртучы, «хәвеф-хәтәрдән яклаучысы» бар икәнен белә, аның аталарча мөнәсәбәте чагылышын җәмәгате Салисә апаның, кызлары Айсылу белән Диләрәнең мөгамәләсеннән дә чамалый иде.

Әңгәмәдәшен ул «магнитлый» һәм ара калдыра белде. Кешене ул һәрчак игътибар белән бүлдермичә, «Флотский» тәмәкесе тутырылган төрепкәсен суыра-суыра тыңлый (исәнлеге какшагач, ул фильтрлы сигаретка күчәргә мәҗбүр булды), кирәк булган очракта әңгәмәдәшенең буталчык фикерен тәртипкә салырга ярдәм итә. Аналитик акыл, зирәклек, фикерләү иҗтиһадлыгы Миркасыйм агага табигать тарафыннан бирелгәнгә күрәдер инде, аның белән киңәшергә теләүчеләр, теге яки бу проблемага карата фикерен ишетүгә мохтаҗлар, интервью алу максаты белән килүчеләр – аспирантлар, галимнәр, язучылар, журналистлар – галимнең кабинетыннан өзелмәде. Хәтта кафедра әгъзалары көндәлек мәшәкать-сорауларны чишү максатыннан мөдирнең хәер-фатихасын алыр өчен чират көтәргә мәҗбүр иделәр. Ул проректор булып эшләгәндә дә гозер белән килүчеләр үзләрен борчыган проблемаларның уңай чишелешен табып чыгуларын секретарь ханымның гаҗәпләнеп бәян иткәне байтак булды.

Үзен көтеп торучылар булмаганда, тәнәфестә яисә лекция тәмамлангач, кафедрага кергән укытучыны кабинетына чакырып гәпләшергә дә ярата иде ул. Кәефенә, ачыкланырга тиешле сорауның асылына карап, эндәшүе төрлечәрәк яңгырар. Альта Хаҗиевна Мәхмүтовага ул гел бертөрле, үз итеп, «әйдә әле» дияр. Башкаларга исә, мөмкин кадәр кырыс кыяфәт чыгарып: «Кереп чык әле» – дисә, җитди сөйләшү көтүен аңлап була, әгәр «әйдә, җегетем» яисә миңа: «әйдә, марҗа, кер әле» дип чакырса, Миркасыйм абыйның кәефе шәп, димәк, ниндидер хезмәтен тәмамлап килгән. Андый вакытта Кандалый, Акмулла (аларның әдәби мирасларын ул, өйрәнеп, басмага әзерләде), Дәрдемәнд, Утыз Имәни кебек һәм без бөтенләй хәбәрдар булмаган шагыйрьләрнең шигырен укыр, «Йә, кем язган?» дип «имтихан» алыр, җавап бирә алмагач, өметен өзеп, кулын селтәр дә үзе яңа нокта куйган мәкаләсендәге төп фикерләрен тасвирлар һәм... реакция көтәр иде.

Бер ара, чит ил галимнәре персональ чакыргач, ул конференцияләргә еш барды. Әйләнеп кайткач, кафедра утырышында кайда булганын, кайсы галим нинди темага чыгыш ясавын, ишеткән-күргәннәрен тәфсилләп сөйләр, сувенирлар өләшер, тыңлаучылар исә ул алып кайткан күчтәнәчләр белән чәйләп алыр иде. Миркасыйм ага, гомумән, сәяхәткә бик теләп кузгалучанлыгы белән аерылып торды. «Мин учыма укмашкан кан йомарлап туганмын», – дия иде. Кендек әбисе: «Бу бала илләр гизәр», – дип әйткәнен, ярым шаяртып, хатирәләрен яңартып алганы да булды. Кем белә, юкка гына борынгы төрки халыклар, монголлар, венгрлар Тәңренең тамгасы белән туган мондый бала сәмави фатиха хозурында яшәячәк дип ышанмагандыр. Бәлки шуңа күрә Миркасыйм абый тотынган эш һәрчак йогышлы, Күк ихтыярыннан җилкенеп, нәтиҗәле тәмамлангандыр да...

Аның фән өлкәсендәге абруен күзаллау өчен тарих һәм филология өлкәсендә докторлык һәм кандидатлык дәрәҗәсе бирү буенча җәмгысе җиде гыйльми совет әгъзасы, республикабызның Милли китапханәсе һәм Милли музее советлары, Россия Фәннәр Академиясенең Археографик комиссиясе әгъзалары булуын, 1998-1999 елларда аңа Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыятенең президенты вазифалары йөкләнүен, Татар энциклопедиясенең фәнни редакция коллегиясе рәисе, Тарих институты гамәлгә ашырган җиде томлык Татар тарихын әзерләүдә редколлегия әгъзасы, төрле журналлар редколлегиясе, төрле мәхкәмәләрдә (театр, китапханә, шәһәр советы) фәнни консультант булуын әйтеп узу да җитәдер.

Миркасыйм ага Госмановка бирелгән исем-дәрәҗә-бүләкләр дә шактый. Ул – «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» (1984), «Россия Федерациясенең югары белем бирү атказанган хезмәткәре» (2003), «Казан университетының атказанган профессоры» (2004). Галим ирешкән казанышларны гадел бәяләү күрсәткечләре арасында «Казанның меңъеллыгы истәлегенә» (2005), Республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, Халыкара даими алтаистика конференциясенең (PIAC) Алтын медале (2008) дә бар. Ниһаять, ул мөселман халыклары мәдәниятен өйрәнүгә керткән өлеше өчен Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Халыкара тикшерү үзәге (IRCICA) тарафыннан 2008 елда бүләкләнгән өч кешенең берсе була. Җәмәгатьчелек тарафыннан аңа «татар мәгърифәтчесе» дигән исем бирелү дә очраклы түгел. Чөнки аның кылган гамәлләре, фәнни, әдәби эшчәнлеге халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан башкарылды. Үзе әйткәнчә, ул «сүз урынына эш кирәк» дигән кредога буйсынып яшәде. «Җаның теләгән эш белән шөгыльләнү – үзе бер ял», – дип әйтә иде...

2010 елның октябрендә татарның асыл улы, күз угында тоткан бихисап эшләрен тәмамламыйча, ял итәргә өйрәнә алмыйча, безнең арадан китеп, мәңгелеккә, мәдәниятебез тарихына ашты. Чын фикер иясе Миркасыйм агага булган хөрмәт ихтирам хисе вакыт узган саен ныгыр, тирәнәя-киңәя барыр, чөнки ул калдырган иҗади һәм фәнни мирасның асылына, еллар үткәч, нәтиҗәлерәк төшенербез шикелле.

 

Динә МОСТАФИНА,

Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты.

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев