Айдар Зәкиев автор яңалыклары
-
21 февраль 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
– Син әле яшь. Соңгы көчеңә кадәр көрәш. Бирешмә. Яман шеш бирешкәнне сизә. Ышан. Тагын, сиңа мондый яшьтә монда яту килешеп бетми. Тизрәк моннан чыгып китү юлын кара. Мин сиңа шуны телим, – диде Финат. -
20 февраль 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Улым! Кызым! Хәләлем! Яшәргә. Һичшиксез, яшәргә. Бирешмәскә. Искәндәр сискәнеп китте. Таныш булмаган йорт түбәсендә нишләп йөри ул? Башы әйләнеп, аска мәтәлә язды. Тимер тоткычларга тотынып калды. Уф! Нәрсә югалткан ул монда? Аны бит гаиләсе, улы, кызы көтә. Ул гаиләсенә кирәк. -
10 гыйнвар 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Искәндәр уянды. Кемдер үксеп-үксеп елый иде. Мышкылдаганы гына ишетелсә дә, яшьләрнең йөрәктән, җан ярасыннан ургылып чыкканы болай да аңлашылды. Аш өстәленә башын салып, Айгөл елый иде. Кулында онкология дәваханәсенә юллама. – Киемнәреңне кер юу машинасына салыйм дигән идем, кесәсеннән менә шушы кәгазь килеп төште. Аңлат! Нәрсә бу? Ник миңа әйтмәдең? Ник?.. -
8 гыйнвар 2026 - 09:00
Яшәргә! (повесть)
Искәндәр сискәнеп уянды. Җиденче ярты. Соңгы вакытларда шушы төшне еш күрә. Хәерлегә булсын. Ни өчен икән? Мәчеткә барып хәер бирергә, авылга кайтып, әти-әнисенең каберләрен күреп килергә кирәк. Рәнҗеп ятмыйлар микән? Берәр агач авып, каберләренә төшмәгәнме? -
25 ноябрь 2025 - 17:00
Салават әйтсә... (Тәнкыйтькә сүзем юк)
Әгәр шуларның берсе дә туры килми икән, аның мине тәнкыйтьләргә хакы юк. -
14 август 2025 - 13:00
МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, БАЛАМ (хикәя)
Шатлык яшенә күмелгән Асия апаның күңеленнән яшен тизлеге белән бар да үтеп китте: кыз кулын сорарга бару, никах мәҗлесе, дус- туганнар белән бергә зурлап туйлар уздыру. Шатлыкка төренгән яшьпар. Шул шатлык белән бергә табибларның «Сезнең балагыз булмый» дигән җанөшеткеч сүзләре. Күпме күз яше, күпме борчу. Катлы-катлы тикшеренүләр, дәваланулар. -
20 август 2023 - 13:00
Тегермән (дәвамы)
Ул капкасын ачып кереп, күтәрмә астына яшерелгән, җирдә ятудан тутыга башлаган ачкычын алып, йозакка кагылуга йорт ишеге үзе ачылып китте. Аны каерып ачканнар. -
19 август 2023 - 17:00
Тегермән
– Артык борчылмагыз, абзый! Тегермән бикле, ачкычы үзегездә. Беркем дә керә алмаячак. Бурычны түләсәләр, янә эшли башлаячак, – дип, үз эшен җиренә җиткереп башкаруына бик тә канәгать булып, тәрәзәләре карайтылган «Волга»га кереп утырды егет.