Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Искәндәр җәйне дәваханәдә үткәрде. Йокларга ятканда да, уянгач та, тумбочка өстендә торган аю белән курчакка карап, бер көенде дә бер сөенде. Балалары һәрвакыт йөрәк түрендә булды. Аңа тагын биш операция ясадылар.
9
Моңарчы спорт белән шөгыльләнгән Искәндәрнең шәүләсе генә
калды. Ул хәзер башка авырулардан бер ягы белән дә аерылмый
иде. Дәртле, шәп-шәп атлаулардан җилләр исте. Гәүдәсен дә тау
бөркетләредәй төз, горур тотмый. Яшь каендай алга авышты. Аягын
линолеумнан кыштыр-кыштыр сөйрәп, чак атлап йөрде. Чәче җитте,
битен төк басты. Йөзенә караганда, аңа төгәл генә ничә яшь икәнен
дә әйтүе авыр иде. Аны белмәүчеләр ир уртасы диярләр иде, мөгаен.
Әллә нигә хәле булмады. Палатасына кереп, еш кына йокларга
күнегеп алды. Бүген дә, табибка күренгәч, таушалган мендәренә
башын салды. Палатада тынчу иде. Һава керсен өчен тәрәзәне ачсалар
да, ярдәме тимәде. Түшәмгә карап ята иде, йоклап киткәнен дә сизми
калды. Төш аны үзенең серле, төпсез дөньясына батырды. Бүген дә
шул бер үк төшне күрде. Сериал караган сыман. Ахырын көтсә дә,
гел беренче сериясен генә карый алды.
Тау бите. Аңа таныш табигать. Ул мондагы үләннәр өстеннән йөгереп үсте. Төшендә дә ничәмә тапкыр шушында килә. Югарыда,
тау түбәсендәрәк ике шәүлә күреп калды. Берсе – ир-атка, икенчесе
хатын-кызга охшаганнар. Яннарына йөгерә башлый. Куып тотарга
кирәк. Бәлки сер йомгагын алар чишәр. Арыды бит инде Искәндәр
шушы тауда сикереп йөреп. Кыр кәҗәсе түгел шул ул. Арый. Төшендә
чапса да, өнендә арый. Тирләп пешеп, хәле бетеп уяна. Бүген дә җан-
фәрманга чапты. Гадәттәгечә, шәүләләр томанда эреде. Янә берүзе
басып калды...
Искәндәр күзләрен ачты. Каршында чибәр бер кыз басып тора
иде. Айгөлме? Елмайган. Аңа карый. Өстенә күлмәк кигән. Зәңгәр
чәчәкләр төшкән. Зифа буй-сынына килешеп тора. Кибеттән
сатып алмаган, үлчәп тектергән диярсең. Йөзе, чалымнары таныш
тоелды. Бер төш бетте. Икенчесе башланды, димәк. Монысы
кызыграк. Шушы төштә генә калсам ярар иде. Төш дәвам итсә,
Искәндәр шушы чибәркәй белән шау чәчәкле болыннан чабачак.
Аннары алар болытларга очып менәчәкләр. Төш бит. Төштә
кешеләр дә оча ала.
– Нишләп ятасың? Тор. Тор да көрәш. Яшә. Аягыңа бас!
Лена бит. Коллегасы Лена хәлен белергә килгән. Каяндыр белеп
калып, килеп җиткән. Тумбочкага шәфталулар куйды.
– Болай ятма, Иска! Күнегүең бар. Көзгедән үзеңне кара да бүген үк
стадионга чык. Йөгер, турникка мен. Аңлыйм, авыртадыр. Аңлыйм,
хәлең дә юктыр. Монда ятып сүнеп, сүрелеп барасың бит.
Искәндәр аның колагына пышылдады: «Рәхмәт, Лена! Әле дә син
бар!»
– Рәхмәтеңне соңыннан әйтерсең. Минем элекке, дәртле, үз көченә
ышанган Искәндәрне күрәсем килә. Сау бул!
Ленаны озаткач, Искәндәр юыну бүлмәсенә керде. Көзгедән үзен
танымады. Борылып карады. Аңардан башка берәрсе юкмы? Көзгедән
Искәндәр түгел, бер бабай карап тора иде. Яшьләр хәзер сакал
үстерергә ярата яратуын. Сакал янә модагы керде. Сакалханәләр адым
саен ачылды. Сакаллы сабыйларны адым саен очратырга мөмкин.
Тик Искәндәр гел кырынып йөрде. Бүген дә тиз генә сакалыннан
котылырга теләде. Башта кайчы белән тырышты. Шуннан чират
кырынгычка җитте. Йөзен күбеккә батырып, кырынырга кереште.
Хәлләр ул кадәрле үк начар түгел икән. Аңа янә көзгедән бер егет карап
тора иде. Күз төпләре генә күм-күмгәк. Йодрык белән тондырганнар
диярсең. Саф һавага чыкмаудан, палатадагы тынчу һавадандыр. Үсеп,
иңнәренә төшкән чәченә карады. Алдырырга кирәк.
Төшке аштан соң палатадагылар дәррәү йокларга ятты. Тынлык
урнашты. Искәндәр футболкасын, шортысын, кроссовкасын киде дә
тышка чыкты. Кулына блокнот белән каләм алды. Юлына очраган
иң беренче чәчтарашка керде. Бер буш кәнәфигә килеп утырды. Сораулы караш ташлаган чәч кисүче кызга язу тоттырды. «Кыска
итеп, спортчыларныкы сыман алыгыз!»
Тарак эшкә кереште. Янәшәсендә утырган бер ханымның
чәчләрен ниндидер кургашларга төрделәр. Ниндидер буяулар,
тимер таякчыклар белән кыландылар. Мөгаен, таң белән килгәндер.
Искәндәр чыкканда да утырып калды. Нишлисең, гүзәллек
корбаннар таләп итә.
Чәчен алдыргач, Искәндәргә җиңелрәк булып калды. Атларга,
уйларга да җиңелрәк. Әйтерсең лә озын сакал, чәче аны җиргә
чүктергән. Уйлавы да җиңеләйде. Гүя ул Уфа урамыннан атламады,
очты гына. Иңнәренә канат үскән диярсең. Лена куйган канатлар.
Шушы канатларда савыгуга, сәламәт тормышка, гаиләсенә оча иде.
Урамнан атлаучылар да аңа сәер караш ташламадылар. Ул да алар
сыман иде. Онкология бүлегендә ятучы дип уйламассың да. Чибәр
кызлар аңа күз сирпеп, утлы караш ташлап үттеләр. Каршына атлаган
ир-егетләр юл бирделәр. Искәндәрнең хәле генә озакка җитмәде.
Тыны кысыла башлады. Өстәвенә, ютәле купты. Буылып, җиргә
кадәр бөгелеп, ютәлләргә кереште. Халык аны урап узды. Беркем
дә ярдәм кулы сузмады. Бераз тынычлангач, киосктан бер шешә
су алып эчте. Башы әйләнде. Кая барганын аңламаса да, йортлар
арасына кереп китте. Хәле бетеп, бер сын каршына тезләнде. Спартак.
Бер кулына калкан, икенчесенә кыска кылыч тоткан Спартак сыны.
Каядыр югарыга сикергән. Күпсанлы яраларыннан кан саркып торса
да, карашлары ялкын чәчә. Беркайчан да чигенмәячәк һәм соңгы
тамчы канына кадәр көрәшәчәк. Спартак һәм Искәндәр. Уртак яклары
бармы? Рим империясенә каршы баш күтәргән кол. Искәндәр дә баш
күтәрде. Күпме кешеләрнең гомерен кыйган, язмышларын җуйган
авыруга каршы. Аның исеме дә көчле. Александр Македонский,
Александр Невский... Бер яуда да чигенмәгән, бер яуда да бирешмәгән
гаскәр башлыклары. Искәндәр торып басты да турникка сикереп
менде. Бер, ике, өч, дүрт... Авыз-борыныннан кан китте. Туктамады.
Биш, алты, җиде... Нечкәргән беләкләренең башкага көче җитмәде.
Эскәмиягә барып утырды. Авызын чайкады, битен юды. Шәп стадион
икән. «Спартак» җәмгыятенеке. Әнә футбол кыры. Аны уратып
йөгерер өчен юл салынган. Турникларның ниндие генә юк. Монда
юлыгуына шатланып бетә алмады.
Чак кына селкенү дә тәнен уятты. Тамагы ачты. Кафега кереп
утырды. Алдарак бер гаилә сыйлана иде. Ир белән хатыны ике
баласын алып килгәннәр. Динә белән Рушан исенә төште. Айгөлне
күрәсе килде. Тәүге тапкыр күрсә дә, әлеге гаиләнең чалымнары
таныш тоелды. Күрешеп йөрешкән дуслары диярсең. Ире борылган
иде, карашлары очрашты. Рифат. Рифат гаиләсен алып килгән. Аның
янына кереп чыгарга гына вакыты юк. Эх, Рифат, Рифат! Мин сине чын дус дип уйлаган идем. Ярый ла, шешәдән арынган, ап-айнык. Үз
акылына килеп, гаиләсен, балаларын кайгырта башлаган. Үпкәләү
хисен дусты өчен ихлас сөенү хисе җиңеп чыкты. Искәндәр аларга
комачауламаска теләп чыгып китте. Күреп калсалар, озак аңлашырга
кирәк. Җитмәсә, Искәндәр сөйләшә дә алмый. Язып аңлату уңайсыз
тоелды.
Урам чатына җиткәндә, кемдер Искәндәрнең иңбашына кагылды.
– Иска!
Искәндәр борылды. Каршында Рифат басып тора. Дәшәргә теләсә
дә, бер сүз сыгып чыгара алмады. Авазлар урынына һава гына чыкты.
– Танымадыңмыни?
Шушындый хәлдә калмас өчен генә чыгып китте кафедан. Хәзер
һәр танышы белән шулай аңлашырга туры килер микәнни? Аның
белән нәрсә булганын. Ни өчен сөйләшә алмаганын. Попугай сыман
бер үк хәлне кабатларга да кабатларга. Блокнот алды да, язып,
дустына сузды.
– Гафу! Кайгырма. Тавышың кайтыр. Син генә безне ташлап китә
күрмә. Бүген генә сиңа керергә җыенган идем. Хәзер мин эчмим.
Эшкә чыктым. Телефонны беләсең. Теләсә кайсы вакытта яз. Берәр
ярдәм кирәк булса. Мин синең белән! – дип, кулын сузды.
Ике дус күрешеп кочаклаштылар да, икесе ике якка атладылар.
Язмыш дәрьялары аерылып, башка ярларга юл салды. Ничә
еллар туктаусыз эчкән Рифат бөтен көчен, игътибарын гаиләсенә
юнәлтте. Заяга үткән көннәрне кире кайтара алмаса да, күбрәк
балалары белән булырга, аларны тәрбияләргә, аек акыл белән
аларның үскәнен күрергә теләде. Шешәдәшләр кайгысы да, дуслары
кайгысы да китте. Искәндәрне алда яңа сынаулар, яңа алыш көтте.
Тормыш бит. Кем белсен, бәлки язмышның бормалы юлларында
янә очрашырлар?
Искәндәр көн саен төштән соң стадионга йөри башлады. Аркасы
сызлаудан туктады. Ул үзен яхшырак, ышанычлырак хис итте. Акрын
гына булса да, яшәү көче, яшәү дәрте артканнан-артты.
10
Искәндәр җәйне дәваханәдә үткәрде. Йокларга ятканда да, уянгач
та, тумбочка өстендә торган аю белән курчакка карап, бер көенде дә
бер сөенде. Балалары һәрвакыт йөрәк түрендә булды. Аңа тагын биш
операция ясадылар. Абыйсы яныннан китмәде. Соңгы операциядән
соң гына Себергә, эшенә китте. Нәсимә апа еш килде. Ул гомере буе
дәваханәдә санитарка булып эшләгән. Авыруларга, дәваханәдәге
тынчу һавага да исе китмәде. Ачлыкны, үлемне, ялангачлыкны күргән
Нәсимә апа аңа картәниседәй якын иде. Мәктәптә укыганда, Уфада
туганнары күп булса да, кунакка гел Нәсимә апага килә иде. Югары уку йортына кергәндә дә, фатир алганда да, Нәсимә апа ярдәм итте.
Җирдәге саклаучы фәрештәсе иде ул Искәндәрнең. Яше сиксәннән
өстә булса да, Искәндәр аны Нәсимә апа дип йөртте. Бала чагыннан
шулай күнегелгән. Аш-суга оста иде. Әле пәрәмәч пешереп китерә,
әле коймак. Бер көнне сырганак мае алып килгән.
– Майны чәй кашыгы белән кабып куй. Көн саен кич. Яраларыңа
төзәлергә дә ярдәм итәр, ютәлең дә тынар, – диде.
Альмира апасы килмәкче иде, Искәндәр каршы килде. «Апа, зур
итеп рәхмәт. Абый янда. Мәшәкатьләнеп, килеп йөрмә», – диде.
Картасына акча салган. Искәндәр апасының мондагы авыруларны,
дәваханәне күрүен теләмәде. Хәләленә, балаларына да килмәскә
кушты. Бәлки дөрес тә булмагандыр. Карары шундый иде. Бүре
сыман үз яраларын үзе ялап, савыгып, дәваханәдән үз аяклары белән
атлап чыгачак.
Шеф көн аралаш язды. Ике айга якын эштә булмаса да, хезмәт
хакы да килеп торды. Рәхмәт инде, шеф!
Июль аенда бер тамчы яңгыр яумады. Палатада тынчу иде.
Тәрәзәләрне ачу ярдәм итмәде. Киресенчә, тыштан тәнне генә
түгел, җанны өтәрлек эссе һава агымы керде. Тышта хәлләр тагын
да хәтәррәк иде. Шәһәр урамнарында кызган асфальттан кайнар
һава агымы күтәрелде. Урыны белән асфальт эри иде. «Бөкеләр»дә
тончыккан машиналар төтене урамнарга томан булып таралды.
Гөлләмәләрдә сулып, үлеп барган гөлләргә машинадан су сибү
дә ярдәм итмәде. «Эх, шушы мизгелдә Агыйделнең шифалы
суларында ятарга» дип, хыял агымына бирелде Искәндәр. Ул,
дәваханә күләгәсенә ышыкланып, су эчә иде.
Күзе бер гөлгә төште. Башын түбән игән. Бер таҗы корып,
килеп төшкән. Яфраклары коела башлаган. Ярты шешә суын гөл
төбенә сипте. «Мин дә синең хәлдәмен. Башым түбән иелгән.
Язмыш юлымда яхшы кешеләр очрап, яңа сулыш өрәләр, яшәү
дәрте өстиләр. Син дә яшә. Бирешмә. Чәчкә ат. Син дөньяга
матурлык өләшергә тугансың. Сары көзләргә ерак әле. Синең
җәең дәвам итә», – диде. Ишектән Даут килеп чыкты. Каршына
зәңгәр бантиклы, ак күлмәктән, фәрештәдәй бер чибәр кызыкай
йөгереп килде. Мөгаен, оныгыдыр. Кыз картәтисен кочаклап
алды. Моңарчы йөзендә бер хис-тойгы әсәре дә беленмәгән
Даут елмайды. Искәндәр аны беренче тапкыр елмайган килеш
күрде. Кызы килеп җитте. Ул да бик боек түгел. Димәк, әтисен
дәваланырга күндергән тәки. Алар өчәүләшеп эскәмиягә барып
утырдылар. Кызый, картәтисенең алдына менеп утырып, аның
учын учына алды. Ул арада Искәндәрнең телефоны шалтырады.
Дусты Арслан.
– Сәлам, брат! Чык дәваханә каршына. Сиңа сюрприз!
Искәндәр үз күзләренә үзе ышанмады. Арслан Айгөлне, Рушан
белән Динәне алып килгән иде. Балалар узыша-узыша каршына
йөгерделәр. Артта калган Рушан еларга кереште. Искәндәр аларга
каршы килде. Балалары кечкенә кулларын белән кысып, муеныннан
кочаклап алдылар. Искәндәр аларны кочып күтәрде. Шушы ике
җан кисәге өчен яши, алар өчен көрәшә бит ул. Тамагын кискәндә
дә аларны уйлады. Операциядән соң йокысыз төннәрдә аларның
уенчыклары аңа түзәргә ярдәм итте. Рушан әтисенең чәчләрен,
кашларын, йөзен сыпырды.
– Әттә! Әттә!
Динә шыңшый-шыңшый елый иде. Кыз бала әти кызы була.
Әтиләр дә гаиләдәге кыз баланы ныграк яраталар. Динә коеп
куйган Искәндәр иде. Ул әтисен үлеп сагынган иде. Күңеле тулса
да, Искәндәр хисләренә ирек бирмәде. Балалары, хәләле, дусты
каршында елап тору ирләр эше түгел.
– Әни! Әти нигә сөйләшми? Нигә бер сүз дә дәшми?
Динә төймәдәй түп-түгәрәк, шомырттай чем-кара яшьле күзләрен
әнисенә төбәде.
– Сөйләшер, кызым, сөйләшер. Туңдырма ашаган! Шуңа гына...
– Әннә, минем дә туңдырма ашыйсым килә. Шоколад белән.
Эскимо.
Апасы белән килешкәндәй, Рушан да кулларын чәбәкләргә,
урынында тыпырдарга тотынды. Искәндәр хәләлен кочып,
иреннәреннән үпте. Арслан белән кочаклашып күреште. Алар беренче
очраган кибеткә юл алдылар. Балалар туңдырма ашарга кереште.
Искәндәр Айгөлнең колагына пышылдап кына сөйләде.
– Тамактагы шешне кисеп алдылар. Бүген гистология нәтиҗәләре
килә. Тавыш элеккечә булмаса да, чыга башлаячак, – диде.
Искәндәр балаларын җитәкләп юкәле Уфа урамнарыннан йөрде.
Янәшәдә якын дусты, хәләле. Бер мизгелгә үзенең кайда икәнлеген,
авыруы турында да онытты. Балаларның ихласлыгы, күңел җылысы
кечкенә йөрәкләрдән аңа да күчте. «Шушы балаларны үстереп,
оныкларны да җитәкләп йөрергә насыйп булса гына ярар иде», – дип
сорады ул Ходайдан шушы мизгелләрдә.
Рушан белән Динә машина тәрәзәсеннән күздән югалганчы кул
болгадылар. Искәндәр берьялгызы басып калды. Машина артыннан
йөгерәселәре килде. Балаларын күбрәк күрер өчен. Үзен тыеп калды.
Күзләренә мөлдерәмә тулган яшьләренә тәгәрәп чыгарга да бирмәде.
Тамагына тыгылган төерне дә йотып җибәрде. Елама, Искәндәр!
Елар вакытлар үтте. Хәзер гел көлеп кенә яшә. Шушы балаларың, гөл
кебек хатының хакына. Тиздән табиблар палаталар буйлап йөриячәк.
Искәндәр дәваханәгә ашыкты.
Һәрвакыттагыча шук, һәрвакыттагыча күтәренке күңелле Мәлик Хәлимович килеп керде. Яшь кенә булса да, күп белә. Онкология
дәваханәсенең иң авыр хәлдәге авырулары белән эшләсә дә, Искәндәр
аның бер боек чагын да күрмәде. Өметен өзгәннәргә өмет, ышаныч
өләшә иде. Бүген дә аңардан барысы да яхшы хәбәрләр генә көтте.
Финат та, Фәүз дә, Даут та тагын ятачаклар иде. Алар табиб сөйләгәнне
бер хиссез, бер сүзсез кабул иттеләр. Берни сорамадылар. Хисләренә
дә ирек бирмәделәр. Дәваханә режимына, мондагы ашханәгә күнегеп
бетелгән иде инде. Чират Искәндәргә җитте.
– Искәндәр, син иртәгә дәваханәдән чыгасың. Тамак яраларың
төзәлгәч, көзен янә килерсең. Нурланыш белән шеш җөйләрен
яндырып куярга кирәк. Сиңа тагын бер яңалык бар. Яңа анализлар
килде. Синең тамакта яман шеш түгел. Соңгы анализлар шуны
күрсәтте, – диде табиб.
Искәндәр утырган урынында сындай катып калды. Бер агарынды,
бер кызарынды. Күз алдыннан дәваханәдә яткан мизгелләр,
операция өстәлендә өзгәләнүләр килде. Бер кыен, бер рәхәт булды.
Табиб чыгып киткәч, битен куллары белән каплады. Яшьләрен генә
тыя алмады. Бу юлы килеп чыкмады. Палатадагы иптәшләреннән
оялса да, хисләре көчлерәк булып чыкты. Шушы эссе җәйне ул
тәмугта үткәрде диярсең. Ничә операция кичерде. Гаиләсеннән,
туганнарыннан читтә. Кайберәүләр аның исән калырына өметен
өзделәр. Чын дуслары, кайчан да ярдәменнән ташламас дуслары
да бар хәзер. Бүген килеп шундый яңалык әйтәләр. Ул шатланырга
көч таба алмады. Үз-үзе, авыру белән көрәштә көче калмаган иде.
Көче операция өстәлендә, шушы дәваханә коридорларында калды.
Хәләленә смс кына язды. «Матурым, миндә яман шеш түгел.
Анализлар килде». Бүтәнгә көче җитмәде. Калтыранган бармаклары
да тыңламады. Шатлык яшьләре күзен томалады. Бер нәрсә дә
күрмәс булды. Табиблар ялгышканмы? Әллә түгелгән күз яшьләре,
ихлас теләкләр, укылган догалар Ходайга барып ирешкәнме? Күктән
аңа тормыш юлыннан атларга тагын бер мөмкинлек бирелә. Мөгаен,
балалары хакынадыр. Алар да теләк теләгәндер. Бер гөнаһсыз
газизләренең теләкләре барып ирешкәндер.
Искәндәр әйберләрен җыйды. Тумбочкасын, карават астын
җентекләп карады. Сочига командировкага баргач, махсус рәвештә
берничә әйберен калдырган иде. Хорафатлар буенча, чит йортта
ялгыш берәр әйберне онытып калдырсаң, анда янә әйләнеп
кайтачаксың. Искәндәрнең бирегә янә киләсе килмәде. Беркайчан да.
Палатадагылар да һәрберсе аның белән саубуллашты. «Тулысынча
савыгуыңны телим!» дигән язу тоттырды Фәүз.
– Балаларың белән саф һавада йөр. Авылга кайтып кил. Мондагы
мизгелләрне онытырга тырыш. Яңа тормыш белән яши башла, – дип,
кулын кысты Финат.
Соңгысы булып Даут теләген әйтте:
– Бүтән бу бинага ике аягыңның берсе белән дә басасы булма.
Сәламәтлек сиңа!
(Әсәрнең ахырын журналның 02, 2026 саныннан укыгыз)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев