Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Улым! Кызым! Хәләлем! Яшәргә. Һичшиксез, яшәргә. Бирешмәскә. Искәндәр сискәнеп китте. Таныш булмаган йорт түбәсендә нишләп йөри ул? Башы әйләнеп, аска мәтәлә язды. Тимер тоткычларга тотынып калды. Уф! Нәрсә югалткан ул монда? Аны бит гаиләсе, улы, кызы көтә. Ул гаиләсенә кирәк.
3
Бәхетле мизгелләр дә, кайгы-хәсрәтле көннәр дә үтә. Вакыт
беркемне дә аямый. Анализ нәтиҗәләре килгәнче, Искәндәр гаиләсе
белән булды. Рушан белән Динәне балалар бакчасына илтте, барып
алды. Таш диварлардагы дүрт почмак арасында вакыт үтмәде. Уйлар
җанны мең кисәккә телгәләде. Ятса, йоклый алмады. Көндезләрен
исерек сыман исәнгерәп йөрде. Азга гына булса да онытылып
торырга Агыйдел буена бардылар. Искәндәр шашлык кыздырды.
Айгөл келәм җәеп, тәм-томнар, яшелчә-җимешләр кисте. Рушан суга
таш ыргытты. Искәндәр улын су өстеннән таш сикертергә өйрәтте.
Яссы ташларны сайлап алып, икәүләшеп су өстенә ыргыттылар.
Шук малайны мондый уен да бик тиз туйдырды. Рушан, су эчәргә
төшкән күгәрченнәрне куып, хәлдән тайды. Динә комнан патша
сарае төзеде. Айгөл белән Искәндәр аңа ярдәмләштеләр. Бик зур
һәм иркен килеп чыкты. Иң биек урынына үзле балчыктан биш
кеше сыны ясап куйды.
– Кызым! Без бит дүртәү генә. Бишенчесе кем соң? – дип сорады
әнисе.
– Сеңлем. Сеңел алып кайтыгыз. Исеме Алинә булачак.
Айгөл белән Искәндәр бер-берсенә карашып, көлешеп куйдылар.
Инде кырыкны куалар. Өченче бала турында уйлаганнары да юк.
Һәр бала үз ризыгы белән туа тууын. Кемнәрдер, нинди генә затлы
клиникаларда ятып, дарулар ашап, табиблар күзәтүе астыннан
чыкмыйча да, балага уза алмый. Кемгәдер Ходай бәхетне мулдан
өләшә. Тупылдап торган сабыйлар бер-бер артлы дөньяга килә. Тик хәзерге заманда балаларны сау-сәламәт итеп дөньяга тудыру гына
түгел, аларны башлы-күзле итү турында да уйланырга кирәк шул.
Көн кичкә авышты. Учак пыскып сүнеп бара иде. Берничә
күмере генә калган. Алары да, кызуын югалтып, көлгә әйләнеп бара.
Искәндәрнең өмете сыман. Учакның төтенен, көлен җил каядыр
алып китте. Хәләлен, балаларын кочаклап, аккан суга карап утырды
Искәндәр. Кайгылы уйларымны да алып китсәң иде, Агыйделкәй.
Елаган тавыш белән ап-ак акчарлаклар очып үтте. Ак бәхет сыман ап-
ак акчарлаклар. Шундый җиңел генә очалар. Очлы канатлары аккан
суны кисеп кенә үтә. Кем белсен, бәлки Искәндәр дә, акчарлаклар
җиңел очкан сыман, сынауларны җиңел генә үтәр. Яхшыга юрарга
кирәк. Авыру да аңа кагылып кына алыр. Кызыл кояш баеганда, алар
кайтыр якка кузгалды. Уйнап хәлдән тайган балалары машинага
утыру белән Искәндәрнең куенында йоклап китте.
Искәндәр балалар бакчасына Рушан белән Динәне алырга килде.
Ашыкмыйча гына. Бер тукталышта төшеп калып, җәяү атлады. Килеп
җиткәндә, тирә-якка балаларның чыр-чу килеп уйнаган тавышлары
яңгырый иде. Тышка чыккач, Динә белән Рушан да уйнарга
керештеләр. Рушан турникларга үрмәләп менеп китте. Кечкенә булса
да, уллары үзен олыларча тотты. Аңарда Айгөлнең чалымнары да,
Искәндәрнеке дә күренә. Елмайса, бит очларында чокырлар барлыкка
килә. Айгөлнеке дә шулай. Елмаймаса – коеп куйган Искәндәр. Уртак
мәхәббәт җимешләре бит. Динә таганда атына. Сабый гына булса
да, нидер сизенә, ахры. Соңгы вакытларда үзгәреп, олыгаеп киткән
сыман. Шашынып шаярмый, очынып йөрми. Әнисенең еш кына
күз яшьләре түгүен, әтисенең күңеле төшкәнен тоемлый. Искәндәр
балаларын барып ала алуына, аларга сокланып карап торуына сөенеп
бетә алмады. Моңарчы аларны күрмәгән дә, белмәгән дә икән.
Эш, дөнья дип чапкан да чапкан. Шушы өч көндә балалары белән
яңабаштан танышкандай булды. Иртән Рушан атларга яратмый икән.
Аны ярты юл күтәреп барырга кирәк. Динәгә бер көнне – кызыл,
икенче көнне сары бантик тагарга кирәк. Кызы урнаштырган тәртип
шул. Җанкисәкләре белән мәш килеп, дәваханәгә барасы көн килеп
җиткәнен дә сизми калган. Бүген балаларны хатыны машинасына
утыртып, үзе язмышы каршына ашыкты.
Табиб бүлмәсеннән кем үксеп елап, кем шатланып чыкты. Усал
профессорга имтихан биргәндәге сыман. Имтиханда стипендиядән
колак кагуың ихтимал. Иң куркынычы – уку йортыннан куылу. Ә
монда сүз кеше гомерләре, кеше язмышлары турында бара. Яшисеңме
син? Әллә үләсеңме? Сиңа тагын күпме яшисе калган? Яшәсәң, нинди
кыяфәттә, нинди халәттә яшисең? Синең мондый хәлдә яшисең
киләчәкме? Шушы сорауларның барысына да җаваплар ишекнең
теге ягында.
Кыюлык җыеп, табиб янына үтте. Табиб Мәлик Хәлимович шулай
ук шаян һәм шук иде. Әйтерсең лә ул кеше язмышлары белән эш
итми, нибары икмәк тарата. Нидер язды, язды да Искәндәр кулына
бер кәгазь тоттырды.
– Синдә өченче дәрәҗә яман шеш. Күп дигәндә, ярты ел яшисең
калган, – диде.
Йөзендә бер нерв җепселе дә селкенмәде. Әйтте дә салды.
«Исәнмесез! Хәлләрегез ничек?» дигән сыман гына. Искәндәр
урындыктан шуып төште. Күз алдыннан мультфильм сыман тормышы
йөгереп үтте. Бала чагы, үсмер чагы, яшь чагы, студент еллары,
Айгөл, балалары... Буыла башлады. Әйтерсең лә тамагындагы шеше,
футбол тубы кадәр кабарып, тын юлын каплады. Аңа һава җитмәде.
Еш кына сулау да ярдәм итмәде. Коридорга чыкты. Анда да тынчу.
Дәваханә бакчасына ашыкты. Баскычлардан очып кына төште. Аягы
җиргә тимәде. Халыкны да, беркемне дә күрмәде. Кемгәдер бәрелде,
нәрсәгәдер сөрлекте. Нарат астына барып, тимер рәшәткәле коймага
тотынып, хәл җыйды. Шушы рәшәткәләрне җимереп, каядыр еракка,
җылы якларга очып китәсе килде. Кайгыларны читтә калдырып. Тик
ул нарат астында бәргәләнгән бер бәндә генә иде шул. Бераз һушына
килгәч, янә табибка керде.
– Утыр! Үләргә ашыкма. Башка чир дә булырга мөмкин. Тыңлап
бетермәдең бит. Яман шеш ул бик тиз үсүчән, үзгәрүчән. Янә анализ
алырга кирәк. Бәлки башка авырудыр... Сифилис... Туберкулёз...
Менә ике кәгазь. Туберкулёз диспансерына бар. Тире-венерология
диспансерында тикшерен. Сифилис кына булса ярар иде. Туберкулёз
булса, тагын да яхшырак, – дип озатып калды табиб.
Искәндәр, чайкала-чайкала, диварга тотынып чыкты. Ап-ак
булган. Йөзендә яшәү чаткысы калмаган. Беркем дә аңа утырырга
урын тәкъдим итмәде. Беркем дә кочагына алып, тынычландырмады,
дәртләндермәде. Тирә-яктагыларның хәле аныкыннан да хәтәррәк,
аныкыннан да мөшкелрәк иде. Саф һавага чыкты. Яман шеш, сифилис,
туберкулёз... «Сифилис кына булса ярар иде. Туберкулёз булса тагын
да яхшырак...» Шаяртумы? Чынмы? Табиб сүзләре яңабаштан килеп
баш миен бораулады. Нинди гөнаһлары өчен аңа мондый сынаулар?
Яман шеш булса, эшләр тагын да харап. Бөтенесе һушы китеп сатып
алырга ашкынган айфонны уйлап чыгаручы Стив Джобсның башына
җиткән авыру Искәндәрне чәйнәмичә генә кабып йотачак. Бер авыз
ачуда меңләгән балыкны йоткан кит кебек. Яраткан актёры Патрик
Суэйзины да яман шеш алып китте. Әтисен, тагын әллә кемнәрне,
беркем белмәгән билгесез кешеләрне.
Искәндәр ничек кайтканын да хәтерләми. Тукталыш. Автобус.
Машиналар елгасы. Подъезд. Фатир. Өс киемнәреннән генә
диванга кайтып ауды. Күзләрен бер мизгелгә генә йомган иде, йоклап киткән. Ниндидер тавышка уянды. Газизләре кайткан.
Ишек төбенә барып тезләнеп, улын кочаклап алды, кызын кочты.
Шушы көннәрдә җыелган уй-хисләре язгы ташкын булып бәреп
чыкты. Түзеп, тыелып тора алмады. Үксеп-үксеп еларга кереште.
Хәлләрнең шәптән түгел икәнен аңлаган Айгөл дә күз яшьләрен
сөртте. Рушан әтисенә бер чаты кителгән печенье белән әфлисун
суты сузды.
– Бүген бер малайның туган көне булган. Мәмиләр тараткан. Үзе
ашамыйча сиңа алып кайтты! – диде Айгөл.
Айгөл белән Искәндәрнең йөзләренә елмаю йөгерде. Шушындый
мизгелләр, шушы балалар өчен бирешмәскә, күңелне төшермәскә,
көрәшергә һәм яшәргә кирәк, авыр булуга карамастан, ничек тә
яшәргә кирәк иде.
4
Искәндәрнең яман шеш белән авыруы турында хәбәр йортка
яшен тизлегендә таралды. Йортта яшәүчеләр ике төркемгә бүленде.
Беренчеләре Искәндәр белән озак сөйләшеп тормас, аның юлына
чыкмас, каршына очрамас, читләтеп үтәр булдылар. Ерактан баш
кагып исәнләштеләр дә, шуның белән вәссәлам. Хәтта күршесе
Инзил дә. Кайчандыр гаиләләре белән бер табында утырган чаклары
да булгалады. Хәзер ул аны күрмәмешкә салыша. Аларның мондый
кыланышына Искәндәрнең һич тә исе китмәде. Яман шеш – йогышлы
авыру түгел. Моны барысы да яхшы аңлый. Кешеләр авыру йогудан
курыкмады. Алар имин, мул тормышларына Искәндәрләрнең
фатирындагы кайгы-хәсрәт рухы күчүдән шикләнде. Искәндәр дә
кайчандыр, яшь чагында шундый иде. Авырган, зәгыйфь кешеләргә
чирканып карады. Әтисе каты авыргач, дөньяга карашы үзгәрде.
Беркайчан да, бер көн дә дәваханәдә ятмаган тап-таза ир зинданда
тотылган гөлдәй сулды, сүрелде. Коры сөяккә калып, авыртуларга
ыңгырашып, кулында җан бирде. Шуннан бирле Искәндәр авыр
тормыш хәлендә калучыларны урап узмады, киресенчә, аларга
кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышты. Һәркем язмыш
юлында үзенчә яши. Искәндәр беркемгә дә үпкәләмәде дә, рәнҗемәде
дә.
Икенчеләре, киресенчә, туктатып хәлен сорыйлар, ярдәм тәкъдим
итәләр. Аны урап үтү түгел, үзләре фатирына киләләр. Бер көнне
Маруся әби килеп кергән. Бер банка кайнатма һәм бер шешә белән
ниндидер сыекча тоткан.
– Улым! Банкада сырганак кайнатмасы. Бугазыңа операция
ясагач, авыр чакларда шуны бер чәй кашыгы кабып куярсың. Яралар
төзәлергә ярдәм итә. Шешәдә – спиртта чыршын1. Интернеттан карап
1 Чыршын – перга (русчасы).
файдаланырсың. Әй балам, бигрәк яшьсең бит. Терел инде берүк
кенә. Без синең сәламәтлеккә дога кылырбыз, – диде.
Вадим көн саен кереп хәлен белде. Бүген дә звонок төймәсенә ул
баскан икән.
– Барысы да яхшы булачак, күрше. Син берүк кайгырма гына. Үз-
үзеңне бетермә. Бирешмә, – диде.
Дуслары, танышлары да Искәндәрнең авыруын төрлечә кабул итте.
Беркөнне Рифат шалтыратты.
– Иска! Чатнап баш авырта. Чын дус булсаң, ыргыт әле минем
картага бер йөз сум булса да. Сыра булса да алып эчим. Үләм бит
инде, – диде мөшкел тавыш белән.
– Рифат, миндә яман шеш таптылар. Озакламый үләм. Операциягә
керәм. Әллә исән калам, әллә юк.
Дусты бер сүз дә дәшмәде. Әллә элемтә өзелде, әллә Рифат үзе
сүндерде. Шуннан бирле хәлен белергә килмәде, шалтыратмады
да. Юкка чыкты. Икенче дусты Арслан, киресенчә, Искәндәрнең
авырганын белү белән килеп тә җитте.
– Акча кирәкме, берәр ярдәм кирәкме – шалтырат, яз. Син дигәндә –
аяк идәндә. Таныш табиблар бар. Алар белән дә киңәшләшермен.
Борчылма, мин – синең белән, – дип, кулын сузды.
Яман шеш Искәндәрне, аның гаиләсен генә түгел, дусларын,
танышларын да үзгәртте. Кешеләрнең чын йөзе ачылды. Аңа
яхшылык теләүчеләр, ярдәм кулы сузучылар күбрәк булып чыкты.
Искәндәргә бер афәт өстенә тагын икәү өстәлде. Туберкулёзның
ачык һәм ябык төре була. Тын юллары авыруы. Йогышлы. Искәндәр
туберкулёзга каршы диспансерга барганчы, авыруны интернет
челтәреннән өйрәнде. Айгөл аны сугышка озаткандай әзерләде.
Йөзенә маска кидерде. Кесәсенә бер савыт бактерияләргә каршы
юеш салфетка салды.
– Авырулардан ераграк торырга тырыш. Кулың белән диварга
тотынып йөремә. Табибтан чыгуга, кулларыңны салфетка белән сөрт.
Кайткач, душ кер, – дип озатып калды Айгөл.
Тәкъдирең ничек була – шулай килеп чыга. Һава-тамчы юлы белән
йоккан чир синнән рөхсәт сорап тормый. Авырулардан да гел генә
качып йөреп булмый. Алар да синнән курка, шикләнә. Син дә – алар
өчен коточкыч авыру чыганагы. Андый урыннарда – кеше кешегә
дошман булмаса да, дус түгел. Мәзәк тә инде Айгөл.
Диспансер шәһәр үзәгендәге бер соры диварлы шыксыз таш бина
булып чыкты. Кеше ул кадәрле күп түгел иде. Искәндәр, үпкәләрен
рентгенга төшертеп, табибны көтте. Чиратта торучылар бер-берсе
белән аралашмыйлар. Беркемнең алдан керәсе дә килми. Башка
дәваханәләрдә халык чиратта талаша, өзгәләшә. Язылу буенча керергә
теләүчеләр тере чиратта торучылар белән пычакка-пычак килә. Кемдер язылып килгән. Кемдер тере чиратта басып тора. Берәүләр медицина
тикшеренүе үтә. Икенчеләрен таныш табиблар чиратсыз-нисез алып
керә. Кайбер дәваханәләрдә дәваланучылар да табибка керә. Чират
боткага әйләнә һәм ачы талаш белән тәмамлана. Монда алай түгел.
Киресенчә, авырулар сине алдан үткәрергә әзерләр. Үзенең диагнозын
беркем дә белергә теләми. Әнә бер абзый бөкләнеп, эскәмиядә ята.
Аркасы турая алмый. Улына таянып, эчкә үтте. Искәндәргә дә чират
җитте. Ак халатлы табиб аның үпкәләр сурәтен әле болай, әле тегеләй
боргалады. Вакыт үтмәде. Тизрәк җавап ишетәсе килде.
– Синдә туберкулёз түгел, – дип язып кәгазь тоттырды табиб.
Искәндәр, саф һавага чыгып, җиңел сулады. Кулларын, бармак
араларын салфетка белән сөртеп, чүп савытына ташлады. Кайткач,
душта озак юынды. Тәненең һәр урынын кызарганчы мунчала
белән ышкып юды. Авыз-борыннарын тозлы су белән чайкатты.
Кыланмаганы калмады. Душтан тәмам хәлдән таеп чыгып,
хәлсезләнеп, диванга барып ауды. Бераз гына җиңелрәк булып калса
да, алда яңа сынау көтә иде.
Тире-венерология диспансеры Уфаның Затон бистәсендә урнашкан
иде. Тукталышта төшеп калып, дәваханәгә үтте. Тыштан матур гына
күренгән бина, эчтән дә яхшы итеп төзекләндерелгән. Тәрәзә төпләрендә
купшы гөлләр чәчәк ата. Яшь кенә чибәр кызлар, егетләр табибны көтеп
утыра. Искәндәр алар янәшәсеннән үтәргә оялды. Берәр танышы булса?
Авыру башлыча җенси ысул белән күчкәнгә, нәрсә турында уйлаячаклары
алдан ук билгеле. Бәлки алар да шундый ук хәлдәдер. Искәндәр дә алар
турында шулай ук уйлады. Монда бары тик сифилис белән авырулар
гына түгел. Тире авырулары бик күп бит. Искәндәрнең балачак хатирәсе
исенә төште. Ул чактагы вакыйгаларны уйлагач, бүген дә кыен булды.
Дуслары белән буага су коенырга бардылар. Су салкын булганга, яр
буенда бакалар сыман чәпелдәшеп яттылар. Тездән генә торган су яңа
савылган сөт сыман җып-җылы иде. Кайтыр юлга чыктылар. Авылга
кергәндә, барысы да кашынырга тотындылар. Искәндәр тәне канаганчы
кашынды. Мунча ягылган иде. Эссе парда утырып, мунчала белән
ышкынды. Кычыту беткәндәй булды да янә башланды. Төнен йоклый
алмый кашынып чыкты. Әтисенә бу хакта әйтте. Өс киемен салса...
Аның тәнен кызыл таплар баскан иде. Дәваханәгә бардылар. Аңа сасы
күкерт мае язып бирделәр. Баштанаяк тәненә сылады. Кеше арасына
мондый хәлдә чыгарлык түгел иде. Исе бер чакрымнан аңкып торачак.
Искәндәр клубка чыга алмаганына, җәйне өйдә үткәрәчәгенә кайгырды.
Бер атнадан соң кычыту бетте. Дискотекага чыкты. Ни гаҗәп, бөтенесе
кашынып йөриләр. Бәхеткә, бернинди авыру да булмаган. Буадагы бер
үләннән тәндә аллергия башланган. Искәндәр бүген дә могҗизага өмет
итте. Чираты җиткәч, табибка керде. Өстәл янында яшь кенә бер кыз
утыра иде.
– Кайда эләктердең? Мөгаен, балаларың да бардыр. Азып-тузып
йөрмәсәң инде. Саклану чаралары турында белмәдеңмени? – дип
көлде.
– Мин авырмыйм, – дип аклангандай итте Искәндәр.
– Хе! Монда кергәнче барысы да шулай диләр. Хәзер тикшереп
карыйбыз инде. Чишен!
Искәндәр трусиктан гына калды.
– Минем күзләр рентген нурлары түгел. Кием аша күрә алмыйм.
Тулысынча чишен. Оялма. Көненә йөзәрләгән анадан тума ирләр
күрәм. Синең бер җирең дә мине кызыксындырмый.
Искәндәр, кызарынып-бүртенеп, табиб кушканны үтәде. Табиб
аңа ятарга, басарга, алга бөгелергә кушты. Искәндәр табибтан түгел,
үз-үзеннән чирканды, үз-үзеннән оялды. Мондый хәлдә беренче
тапкыр калуы иде.
– Киен!
Искәндәр киенеп беткәнче, табиб аның кулына кәгазь тоттырды.
– Синдә сифилис юк. Син – сау-сәламәт! – дип елмайды табиб.
Аның урынында башка берәү булса шатланыр, сикергәләр иде.
Искәндәр елмаймады да. Аның сынаулары, мәшәкатьләре баштан
ашкан иде.
Искәндәр уктай атылып, урамга чыкты. Кулларын салфетка белән
сөртеп, тукталышка ашыкты. Бүген онколог табибка да өлгерә.
– Ни өчен синдә сифилис түгел? Ни өчен туберкулёз түгел?
Дәваларга җиңелрәк булыр иде,– дип җикеренде Мәлик Хәлимович.
Искәндәр аптырашта калды. Ул башкача җавап көткән иде. Шәхсән
аңа бу авыруларның берсе дә якын түгел. Яман шеш, туберкулёз,
сифилис... Берсеннән-берсе хәтәррәк, берсеннән-берсе куркынычрак.
Кешеләр аларны куркыныч төшләрендә күрәләр дә, уянгач, шатланып
туя алмыйлыр. Ә Искәндәрнең куркыныч төшләре өнгә әверелде.
Бер мизгелдә.
– Башта төбе-тамыры белән кисәбез. Эндоскопия ысулы белән.
Шуннан тамырлары яңадан үсмәсен өчен радиология бүлегендә
нур ярдәмендә яндырабыз. Ятарга туры килә. Ким дигәндә биш
операция кирәк булачак, – диде табиб, бармак очында каләмен
әйләндереп.
Биш операция? Бер тапкыр борыны аша бугазына кереп чыкканда
үлә язды. Биш тапкыр күп түгелме? Тырнак кисү түгел бит. Бугазын
тураячаклар.
Искәндәр урамга чыкты. Табигать гүзәлләнә генә. Урамнан
берсеннән-берсе чибәр кызлар китеп бара. Көлешәләр. Талгын искән
җил аларның чәчләрен туздыра. Ә Искәндәр дәваханәгә ятарга тиеш.
Бәлки чик куяргадыр? Интегүләргә, авыртуларга чик куяргадыр?
Ярый ла, тулысынча савыгып чыкса. Ярты кеше булып, шушы яшьтән кеше көненә калып яшисе килми. Ул тугыз яшьтә әнисез калды.
Авырлыкларны да үзе җиңәргә күнекте. Айгөл җилкәсенә каласы
килми. Хатыны яшь, чибәр. Башканы табар әле.
Искәндәр тукталышта очраклы бер автобуска сикереп менде. Буш
урынга барып утырды. Машиналар елгасы аның уйлары сыман акты.
Кая барганын гына аңламады. Нишләргә җыенганын да белмәде. Бер
биек йорт күреп калды да тукталышта төште. Ул төзелеп бетмәгән
иде. Егерме катын төзегәннәр дә эшне туктатканнар. Ни өчендер иң
өске катка менәсе килде. Балачакта Нәсимә апаларына кунакка килә
иде. Дүртенче каттагы балконга чыгарга, аска карарга курка иде.
Балкон җимерелеп төшәр сыман тоела иде. Йорт каршына басып,
тәрәзә бушлыкларын янә санады. Егерме. Егерме катлы йорт. Әлегә
егерме. Аны биек калай койма белән уратканнар. Сукбайлармы,
туры юл эзләүчеләрме – бер багана янәшәсендә кеше сыярлык кына
тишек ясаганнар. Шунда үтте. Тырышып сканворд чишүче сакчы аны
искә дә алмады. Калайны җил селкетә дип уйлагандыр. Менүе генә
җиңел булмады. Йортның буш тәрәзәләреннән бүредәй җил улый.
Югарыга менгән саен җил көчәйде генә. Чак менеп җитте. Йорт
түбәсенә үк килеп чыкты. Моннан Уфа уч төбендәге кебек күренә. Әнә
Черниковка. Сипайлово теге башта. Әр-Рәхим мәчете. Затон тегендә.
Авдон белән Дим офык сызыгында. Ә аста, тараканнармыни, халык
йөгерешә. Барысы да каядыр ашыга. Һәркемнең үз максаты, теләге
бар. Искәндәрнең алдында гына бушлык. Каршында да бушлык. Бәлки
шушы бушлыкка атларгадыр? Бер адым аны бөтен газаптан азат итәчәк.
Югарыга карады. Болытлар агыла. Бер болыт бала сурәтенә охшаган.
Рушан! Динә! Ул арада телефоны шалтырады. Айгөл.
– Кая югалдың? Табиб нәрсә диде? Рушан да сине сорап елый.
Менә телефонны тартып ала.
– Әттә! Әттә! Әттәү...
– Әү, улым! Кайтам, улым, сиңа күчтәнәчләр алам да кайтам.
– Кайт. Без сине көтәбез.
Улым! Кызым! Хәләлем! Яшәргә. Һичшиксез, яшәргә. Бирешмәскә.
Искәндәр сискәнеп китте. Таныш булмаган йорт түбәсендә нишләп
йөри ул? Башы әйләнеп, аска мәтәлә язды. Тимер тоткычларга
тотынып калды. Уф! Нәрсә югалткан ул монда? Аны бит гаиләсе,
улы, кызы көтә. Ул гаиләсенә кирәк. Аны сагынганнар. Ул да үлеп
сагынган. Бүген иртән генә аерылышсалар да, йөз ел күрмәгәндәй
сагынган бәгырьләрен. Пычак белән телгәләүләргә дә түзәр.
Киссеннәр, турасыннар. Тик менә балаларын күрмичә түзә алыр
микән. Алар аның өчен кояш та, ай да, саф һава да, эчәр су да, талгын
җил дә. Зинданга төшереп бикләнгән гөл сыман сулмаса гына ярар
иде. Искәндәр йөгерә-атлый түбәнгә ашыкты. Уйлары белән күптән
фатирында иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев