Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
– Син әле яшь. Соңгы көчеңә кадәр көрәш. Бирешмә. Яман шеш бирешкәнне сизә. Ышан. Тагын, сиңа мондый яшьтә монда яту килешеп бетми. Тизрәк моннан чыгып китү юлын кара. Мин сиңа шуны телим, – диде Финат.
5
Искәндәр дәваханәгә ятарга әзерләнде. Өс-киемнәрен, алмаш
эчке киемнәрен сумкасына салды. Бер-ике китап та ыргытты. Ял
итәргә җыенмый. Кая гына барса да, китап кулыннан төшми. Җан
азыгыннан башка яши алмый. Теш пастасы. Тастымал. Кай арада
Динә дә килеп җиткән.
– Әтием! Ә син кая җыенасың? – диде, төймәдәй түгәрәк күзләрен
мөлдерәтеп.
– Бераз тамагым авыртып тора. Дәваханәгә барып кайтам.
– Ничә көнгә?
– Күп булса, бер атнага.
Динә йөгереп кереп китте. Ул арада курчагын күтәреп тә чыккан.
– Мә, әти. Ул сиңа савыгырга ярдәм итәчәк.
Рушан апасы артыннан кабатларга ярата. Апасы сыман атлый,
апасы сыман ашый. Утырганда да апасы сыман аягын аякка куеп
утыра. Бу юлы да апасыннан үрнәк алды. Аюын күтәреп килеп,
әтисенә сузды.
– Әттә. Мә. Аду.
Искәндәр балаларын кочагына алды. Хәзерге заман балалары
бик тиз аңлыйлар. Алар кадәр өлкәннәр дә булдыра алмый. Карап
торуга курчак уйнаган сабыйлар гына. Кайвакыт җаныңны эретердәй
гамәлләре белән аптыраталар. Курчак белән аю аңа балаларын исенә
төшереп, көч биреп торырлар.
Китап мәшәкате дә китте. Ә бит Искәндәр күпме тырышты. Көн
йокламый, төн йокламый, алны-ялны белми язды да язды. Чәчмә
әсәр язу җиңел эш түгел. Күпме уйларга, мониторга карап, күпме
утырырга кирәк. Китабы әзерләнеп килә. Тик шатлыклы хәбәрне
кайгылы хәбәр генә томалады.
Хатыны аны соңгы юлга озатамыни, утыра да елый, утыра да елый.
Бер карасаң, аш бүлмәсендә, өстәлгә башын салып, шыңшып утыра.
Икенче карасаң, ваннага кереп бикләнгән. Балаларга күрсәтергә
теләми. Алар әниләренең гел елмаеп, шатланып йөргәнен генә белә.
Соңгы вакытларда Айгөлнең йөзендә яшәү дәрте сүнде, сүрелде.
Наз чәчеп торган якты йөзе караеп, картаеп калды. Ул кадәрле
бетеренергә ярамый да бит. Нишлисең. Җанны тыеп торып булмый.
Балалар да нидер сизенделәр. Кызы да еш кына бүлмәсенә бикләнә
башлады. Гадәттә мәш килеп, уенчыклары белән уйнап йөргән улы
Рушан, еш кына көйсезләнеп, кулыннан да төшми. Янә бәбигә, кул
баласына әверелде. Гүя әтисен соңгы көн, соңгы тапкыр күреп кала.
Апасы Альмира шалтыратты. Ул да елап беткән. Искәндәр апасының
хәл-әхвәлен тавышыннан ук белә. Абыйсы Мурат юлга чыккан. Ул
янында булачак, ярдәм итәчәк. Әнисе вафат булганда, апасына –14,
абыйсына 16 яшь иде. Искәндәрне энеләре сыман түгел, балалары кебек уттан, судан саклап, өф итеп кенә үстерделәр. Апасы икмәк
пешерде, киемнәрен юды. Абыйсы беркемнән дә рәнҗеттермәде.
Искәндәр үскәндә, әтисе, әнисе булмаган балаларны башкалар
кимсетергә, рәнҗетергә яраталар иде. Апасы, абыйсы булганга аңа
кагылучылар булмады. Авырганын белгәч тә, алар беренче булып
ярдәмгә килделәр. Күз яшьләреннән, караңгы уйлардан, кайгы-
хәсрәттән фатирда тынлык урнашты. Тышта кояш булса да, әле кайчан
гына балаларның шат елмаюлары өзелмәгән фатирны караңгылык
чорнап алды.
Шундый кыен вакытта үле тынлыкны бозып, телефон шалтырады.
Әтисенең апасы Нәсимә апа икән. Нәсимә апа. Искәндәр аның
авыр чор турындагы хатирәләрен тыңлап үсте. Кырык беренче
елны дөньяга килгән. Әтисе сугышка киткән. Кырык бишенче елда
сугыштан кайткан әтисен танымаган. Урамда уйнап йөри икән. Бер
әзмәвердәй абзый: «Кил әле, кызым. Яратыйм әле. Сагындым бит
сине», – дип куып йөрткән. Тегесе әнисенә йөгереп кайтып әйткән.
«Кызым! Ул таныш булмаган абый – синең әтиең. Бар, тиз генә йөгер
каршына», – дигән әнисе. Ачлыкны, үлемне, ялангачлыкны да күргән
Нәсимә апа. Әтисе сугышта булганда, әнисе биш бала белән яшәргә
тырышкан. «Сыерыбыз бар иде. Шуңа гына ачка үлмәдек. Сыер
җилененә ябышып, сугыш елларын үткәрдек», – дип сөйләгәннәрен
әле дә хәтерли. Искәндәр Нәсимә апасы сөйләгәннәрне бик күп
тыңлады. Тыңлаган саен, исе китә иде. Яше туксанны куса да, тиз-
тиз генә сөйли. Озын-озак уратырга яратмый. Турыга бәрә дә сала.
Бүген дә сүзне кыска һәм оста тотты.
– Альмира шалтыратты. Елап беткән. Сез дә елагансыз. Елап
ятмагыз. Елап кына кайгыны җиңеп булмый. Акча туплагыз.
Табибларга акча бирегез, жәлләмәгез. Үзем дә ярдәм итәрмен.
Акча табылыр ул. Акча – нибары кәгазь генә. Бүген бар – иртәгә
юк. Кеше гомере бер генә, гомер бер генә. Бирешмәгез. Көрәшегез.
Сез әле яшь. Сезгә яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк.
Операциягә кергәнче мәчеткә барыгыз. Ышаныгыз Аллаһы Тәгаләгә.
Ул да ярдәменнән ташламас. Табибларга да, даруларга да ышаныгыз.
Шушындай вакытта тапканнар елар вакыт, – диде.
Нәсимә апаның тавышында борчылу, кайгыруның әсәре дә юк
иде. Киресенчә, аның тавышында үз көчеңә, якты киләчәккә ышану
ярылып ята. Нәсимә апаны тыңлагач, Искәндәр хәлләрнең алар
уйлаганча бигүк начар түгеллеген аңлап, йортына килгән кайгы белән
берьялгызы гына көрәшмәячәгенә шатланып та куйды. Шундый нык,
корычтай чыныккан кешеләр дә була икән. Искәндәр андый түгел
шул. Менә бит, суга төшкән икмәк сыман җебеде дә төште. Рәхмәт
инде, Нәсимә апа! Изге теләкләреңә, дәртләндергеч сүзләреңә мең
рәхмәт!
Нәсимә апаның җылы сүзләре сулкылдаган йөрәкләрдә янә яшәү
өмете кабызды. Сүнеп-сүрелеп барган гаилә учагына көч-кодрәт
өстәде. Томан булып баш миен, җанны чолгап алган кайгы пәрәнҗәсе
эреде, юкка чыкты. Фатир яктыргандай булды. Барысына да җан
керде. Дөнья янә хәрәкәткә килде. Әйтерсең лә барысы да куркыныч
төш кенә булган. Аларның бәхетле мизгелләре кабаттан кайтты.
Боеккан Рушан, Искәндәр кулыннан төшеп, уенчыклары белән
уйнарга кереште. Динә, бүлмәсеннән чыгып, чәй ясап алып, өстәлгә
менеп утырды. Айгөл, елаудан шешенеп беткән күзләрен салкын су
белән юып, җиңел сулады.
Ул арада домофон шалтырады. Абыйсы да килеп җиткән. Абыйсы,
ишектән керү белән, энесен кочаклап, бит очыннан үпте.
– Ни хәлдә, энем? Борчылма. Барысы да яхшы булачак, – диде.
Чәй эчеп алгач, мәчеткә бардылар. Алар янына яшь кенә хәзрәт
чыкты.
– Иптәшемдә яман шеш таптылар. Өченче дәрәҗә. Операциягә
керә. Хәер биреп, аның сәламәтлегенә дога кылырга иде, – диде
Айгөл.
– Мин Рәсүл хәзрәт булам. Дога кылырбыз. Үзегез дә өйдә укыгыз.
Көн саен укыгыз. Ышаныгыз. Теләкләр ирешеп, иптәшегез терелеп,
озын гомер кичерерсез әле. Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә генә
сынаулар бирә. Аллаһ Җир шарындагы бөтен кешене дә сынау өчен
барлыкка китерде. Адәм баласы туганнан алып үлгәнчегә хәтле
сынаулар аша уза. Гарәп телендә «СЫНАУ» – «ИБТИЛӘ» ( (ُءَالِتْبِا
дип атала. Бу сүз кешенең Аллаһка ихластан ышануын ачыклау өчен
төрле авырлыклар һәм рәхәтлекләр белән сыналуын үз эченә ала.
Галимнәр дога бәла-казаны туктатучы сәбәп булып тора ди. Әгәр
дә ул килергә тиешле бәла-казадан куәтлерәк булса, ул аны туктата,
әгәр дә бәла-каза килүнең сәбәбе көчле булса, ул аны туктата алмый,
бары тик җиңеләйтә генә. Кыямәт көненең газабы дөньядагы газаптан
бик күп мәртәбә артыграк. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә кешегә
җәһәннәмдә газапланмасын өчен бу дөньяда ук төрле сынаулар
җибәрә һәм шулар аркылы аның гөнаһларын гафу итә, – диде хәзрәт
һәм дога кылырга кереште.
Хәзрәт дога укыганда, шук һәм шаян Рушан да әтисе янәшәсенә
утырып, кечкенә учын учка терәп тыңлады. Башкалар «амин» дип,
кул күтәргәндә, ул да әппәр итте. «Шулай инде, улым. Кайгы яшьне
сорап тормый. Эшләр болай барса, сиңа да бик иртә өлкәнәергә
туры килергә мөмкин». Искәндәргә уйлары тынгы бирмәде. Алар
терекөмеш сыман каядыр йөгерделәр, ашыктылар. Искәндәрне
Ходай авыру белән сыный. Ә сынаулар күптөрле була бит. Кемдер
дөньяга бик бай гаиләдә туа һәм акча, мөлкәт белән сынау үтә.
Авырлык күрмичә, әзергә-бәзер яшәп, мирас булып килгән мал-мөлкәтен таратып, бөлгенлеккә төшүчеләр дә бар. Кемдер,
киресенчә, ярлы гаиләдә туып, тырышып, имин тормышка ирешә.
Дөньяга зәгыйфь булып туучылар бар. Алар гомере буе савыгырга,
яшәргә омтыла. Кайбер сау-сәламәт кешеләр, гомер дәвамында эчеп,
тартып, азынып зәгыйфьлеккә омтыла.
Мәчеттән җиңел сулап, үз көчләренә ышанычны арттырып
чыктылар. Могҗизалар була бит. Табиблар да ялгыша. Бәлки
диагнозны дөрес куймаганнардыр? Төрле хәл булырга мөмкин. Тик
яхшыга юрарга, яхшыга ышанырга гына кирәк.
Кайткач, юынып, тамак ялгап, йокларга яттылар. Ничектер җиңел
булып калды. Яңа көн яңа мәшәкатьләре белән килер. Ничек тә
яшәргә, бирешмәскә кирәк. Бирешмәсәң генә, җиңәргә, максатыңа
ирешергә мөмкин. Көрәшергә көч кирәк. Көчне кайгылы уйларга
бетерергә ярамый. Яхшыга юрасаң һәм яхшыга ышансаң гына
теләгеңә ирешерсең.
6
Искәндәрне баш-муен бүлегенә салдылар. Коридор тулы башы,
муены бинтка төрелгән хасталар йөри. Александр Солженицынның
«Раковый корпус» повесте исенә төште. Университетта чакта
җентекләп укыган иде. Повестьның төп герое Павел Николаевич
Русанов та, муенында яман шеш үскәч, онкология бүлегенә килеп
эләгә. Әсәр геройларының тормышы да, коточкыч авыру белән
очрашкач, бер мизгелгә туктап кала. Моңа карамастан, һәркем үз
хыялы, киләчәккә өмет белән яши. Һәркем ниндидер могҗизага
ышана. Кем – рентген нурларына, кем – каен гөмбәсенә, кем –
Ыссыккүл тамыры – аконитумга. Әсәр 1954 елларда Ташкент
дәваханәсендә барган хәлләр турында 1963–1966 елларда язылса да,
Искәндәр үзен Солженицын герое сыман хис итте. Сиксән ел эчендә
яман шеш белән көрәштә бернәрсә дә үзгәрмәгән сыман. Һаман да
шул химия, һаман да нурланыш.
Кәгазьләрен кулыннан алгач, шәфкать туташы аны палатасына
озата барды. Алтынчы палата. Күп китап укыгангамы, янә әдәбият
дөньясыннан тәңгәллек исенә төште. Антон Павлович Чехов. «Палата
№ 6». Әсәрдә вакыйгалар психиатрия дәваханәсендә бара шикелле.
Ишекне ачып өлгермәде, кулына тимер көпшәгә беркетелгән система
тоткан бер абзый чыгып йөгерде.
– Түзәр әмәл юк. Китегез юлдан.
Ул бәдрәфкә кереп югалды.
Палатада өлкән яшьтәге ике бабай утыра иде. Башы, муены тоташ
бинт белән уралганы баш кагып исәнләште. Икенче бабай тәрәзәдән
күзен алмый. Беркемне күрми дә, ишетми дә. Үз эченә бикләнгән. Аңа
барыбер. Кем керсә дә, кем чыкса да. Шәфкать туташы Искәндәргә урынын күрсәтте дә китеп югалды. Искәндәр, сумкасын карават
астына куеп, утырды. Диварлар буялган. Идәнгә түшәлгән линолеум
искереп, кайбер урыннарда купкан. Һәр караватка дивар буенча көпшә
сузылган. Мөгаен, кислородтыр. Ишек ачылып китте.
– Финат булам. Химия белән җанны алалар. Агызалар да агызалар.
Кергән сыекча чыгар юлын сорый. Шешә күтәреп, бәдрәф белән
палата арасында чабулап, көнем үтә. Күңел күтәренкелегенә
төшерәсеңме бер илле грамм? – дип, мендәр астыннан «чүлли» алып
уртлады.
– Эчмә, эчмә. Эчү бәхет түгел ул. Мин дә гел эчмим. Шул гына
яшәтә мине. Шул гына бераз дәрт бирә. Хәл дә юк. Муенга бер ел
элек операция ясадылар. Күрәсеңме – муен астым тип-тигез. Ярты
бугазны кисеп ташладылар. Яңа шеш үсте. Анализлар начар булды.
Хәзер химия куштылар, – дип, мендәргә башын салып ятты.
Финат шаян иде. Коточкыч хәлләрне дә көлә-көлә сөйләде.
– Яман шеш икәнлеген белгәч, эчтем. Исерек килеш рульгә утырып
чыгып киттем. Гаишникларга юлыктым. Туктамадым. Кудылар.
Тәгәрмәчкә атып туктаттылар. «Минем яшисем килми, атып үтерегез
мине!» – дип, табиб язган кәгазьне күрсәттем. Үзем елыйм. Үзем
көләм. Нәрсә эшләгәнемне белмим. Түбәтәй күчте. Дөресен әйткәндә,
чынында шулай уйлый идем. Хатын, балалар турында уйлау юк.
Алар бөтенләй онытылды. Озак бәхәсләштеләр. Машинага өлкән
лейтенант утырды. Полковник безне озатып барды. Капка төбенә
машинаны китереп туктаттылар. Балалар мине кочаклап елыйлар.
«Бирегез безнең әтине. Әтине яратабыз. Тимәгез безнең әтигә», – дип
ялваралар. Хатын нишләргә белми. Гаишниклар, мине, машинаны
хатынга тапшырып, китеп бардылар. Бер сүз дә дәшмәделәр. Шунда
тәүбәгә килдем. Бүтән рульгә утырмас булдым, – дип, хәтер дәфтәрен
актарды ул.
Башы тоташ бинт белән уралганы Фәүз булып чыкты. Аның
кулыннан кәгазь белән каләме төшми. Ул язып кына аңлата ала.
Операция ясагач, бугазын кисеп алганнар. Аңа аваз чыгарыр,
сөйләшер өчен сыбызгы сыман җиһаз урнаштырачаклар. Балалар
ризыгын, манный гына ашарга рөхсәт иткәннәр.
Тәрәзәдән күзен алмаганы – Даут. Сиксәнгә якынлашкан бабайның
муен астында шеш тапканнар.
– Бармыйм операциягә дидем кызыма. Көчләп алып килде. Мин
яшисен яшәгән, күрәсен күргән инде. Җиде оныгымны сөеп үстердем.
Тыңламады бит, китереп япты. Эчмим даруларын да. Уколын да
кадатмыйм. Бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып чыгып китәргә
иде, – дип, кызын сүкте дә сүкте.
Искәндәрнең хәлен сораштылар.
– Син әле яшь. Соңгы көчеңә кадәр көрәш. Бирешмә. Яман шеш бирешкәнне сизә. Ышан. Тагын, сиңа мондый яшьтә монда яту
килешеп бетми. Тизрәк моннан чыгып китү юлын кара. Мин сиңа
шуны телим, – диде Финат.
Ашарга һәркемнең бүлмәсенә китерделәр. Ашның тозы да,
тәме дә юк иде. Искәндәр, башкаларга ияреп, бер-ике кашык
капты да азыкны этеп куйды. Айгөл пешергән тәмле ризыклар
исенә төште.
Кичен шәфкать туташы килеп керде.
– Даруларга аллергияң бармы?
– Юк!
– Иртәгә ашамаска, эчмәскә. Иртән операция. Яныңа берәрсе
килсен. Сине инвалид коляскасында этеп алып кайтырга туры
киләчәк, – дип, шәфкать туташы чыгып китте.
Искәндәр Мурат абыйсына шалтыратты. Абыйсы килергә сүз
бирде.
Кич җитте. Искәндәр генә үз-үзенә урын таба алмады. Ятып
та карады. Брезентка төрелгән матрас каты тоелды. Каты булыр
инде. Фатирындагы иркен, йомшак матраслы караватына тиңләшә
алмас. Аз гына яткач та, аркасы авыртып, манма су булды,
тиргә батты. Коридорга чыкты. Ир-атлар җыелышып, «Рубин»
телевизорын карый. Бишенче канал. Ниндидер детектив бара.
Милиция хезмәткәрләре бер җинаятьчене эзәрлекли. Килеп баскан
иде, борыннарыннан көпшәләр чыгып торган бер ир утырыр урын
тәкъдим итте. Искәндәр детектив яратмаса да, бер мизгелгә кечкенә
мониторлы, сыйфаты һуш китәрлек булмаган телевизорны карап
утырды. Өендәге зур смарт телевизордан кинотеатрларда чыккан
блокбастерларны карарга күнекте ул. Мөгаен, башкалар да аның
хәлендәдер. Туган йортларыннан, гаиләләреннән, балаларыннан,
сөйгәннәреннән еракта телевизорда күрсәткән бердәнбер каналны
карап утыралар. Бөтен сөенечләре дә, көенчеләре дә – шул. Искәндәр
палатасына керде. Китап укып карарга кирәк. Китап – вакыт
уздыру чарасы да, күңел дәвасы да. Сумкасыннан китап алыйм
дип үрелгән иде, курчак белән аю баласы килеп чыкты. Рушаным!
Динәм! Аларны кочагына алды. Уйлары аны янә фатирына, хәләле,
балалары янына алып кайтты. Айгөл әлеге вакытта Рушан белән
Динәне балалар бакчасыннан алып кайтып киләдер. Кайткач,
әтиләрен сорарлар. Тик әтиләре кайта алмас, бүген кайта алмас
шул. Искәндәрнең күзләренә яшь тулды. Телефонын алды. Юк!
Айгөлнең мәшәкатьләре баштан ашкан. Дөнья аның өстендә калды.
Комачаулар гына. Соңрак шалтыратыр. Курчак белән аюны кысып
кочкан Искәндәр йоклап киткәнен сизми дә калды. Детектив карап
кайткан бүлмәдәшләре аны шундый хәлдә күрделәр. Өстенә япма
бөркәп, утны сүндерделәр. Алтынчы палатада тынлык урнашты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев