Логотип Казан Утлары
Повесть

Яшәргә! (повесть)

Искәндәр сискәнеп уянды. Җиденче ярты. Соңгы вакытларда шушы төшне еш күрә. Хәерлегә булсын. Ни өчен икән? Мәчеткә барып хәер бирергә, авылга кайтып, әти-әнисенең каберләрен күреп килергә кирәк. Рәнҗеп ятмыйлар микән? Берәр агач авып, каберләренә төшмәгәнме?

1
Тау итәге. Талгын искән җилдә дулкын булып хун сөңгесе сыман
очлы башлы кылганнар тибрәлә. Еракта сап-сары булып көнбагыш
басуы җәйрәп ята. Искәндәрне әти-әнисе кечкенә кулыннан тотканнар.
Алар үргә, тауның иң югары ноктасына менеп бара. Анда «А» хәрефе
рәвешендәге электр баганасы бар. Шул баганадан тупланган сыер
көтүе генә түгел, бөтен авыл, офык киңлекләре күренә. Кайдадыр
еракта, олы юлдан үткән-сүткән машиналарның тәрәзәләре балык
тәңкәсе сыман ялтырый. Бала чакта әти-әнине тыңлау кая инде
ул. Искәндәр, кулларын тартып алып, чабарга тотына. Болын
чәчәкләренең таҗларын нәни куллары белән сыйпап-сыйпап чаба.
Күбәләкләргә үрелә. Баш әйләнерлек исләр алып килгән Искәндәр
сыман ирек яратучы кыргый җил генә калышмый. Көн аяз. Бер болыт
әсәре юк. Искәндәр чаба-чаба да әти-әнисенә борылып карый. Алар
юк. Ул арада тирә-якны томан каплап алган. Чү! Тукта! Әти-әнисе
мәрхүмнәр бит, күптән мәрхүмнәр...
Искәндәр сискәнеп уянды. Җиденче ярты. Соңгы вакытларда
шушы төшне еш күрә. Хәерлегә булсын. Ни өчен икән? Мәчеткә
барып хәер бирергә, авылга кайтып, әти-әнисенең каберләрен
күреп килергә кирәк. Рәнҗеп ятмыйлар микән? Берәр агач авып,
каберләренә төшмәгәнме? Хатыны Айгөл йоклый иде. Ир, аяк очына
гына басып, балалар бүлмәсен карады. Рушан кочагына уенчык аю баласын кочкан. Ул аны «аду» дип йөртә. Кибеттә сатып алганнан
бирле кулыннан да ычкындырмый. Шул уенчык белән уйный,
ашый, йоклый. Ваннада юынган чакта да, «аду»ы кырында булырга
тиеш. Кызы Динә янәшәсендә курчагы да йоклый. Аның өстенә үзе
теккән зәңгәр күлмәкне кидергән, юрган япкан. Искәндәр аларның
маңгайларыннан үпмәкче иде. Уянырлар дип, кире уйлады. Өйләнгән
дус-ишләре: «Әле синең кәнфитле мизгел! Гыйшык-мыйшык, кети-
мети заман үтәр. Менә күрерсең, балалар тугач, бөтенләй башка
тормыш башланачак. Ник тудым бу дөньяга дип, өйләнгәнеңә
үкенәчәксең» – дип, мыскыллы шаярттылар. Киресенчә килеп чыкты.
Искәндәр шушы ике кечкенә җан кисәге өчен яши, алар өчен генә
тырыша. Балалар тугач, Айгөл белән мәхәббәтләре какшау түгел,
тагын да ныгыды гына. Искәндәр якты дөньяга туган көннәреннән
бирле аларны кулларыннан да төшерми. «Җитәр инде, гел генә
күтәреп йөрмә. Алар бәби түгел бит», – дип, хәләле кисәтү ясый.
Балалар да әтиләрен үлеп ярата. Бер көн генә күрмәсәләр дә, эштән
кайтуына муенына килеп сарылалар.
Ул шорты, футболка, кроссовкаларын киде дә йөгерергә чыкты.
Май ахыры. Уфа матур иде. Искәндәр, паркларны урап чабып,
Агыйдел яр буена төште. Монда аның сыманнар күп иде. Кемдер
ябыгам дип чаба. Зифа буйларына сокланып туймаслык чибәркәйләр
дә бар. Йөгерү чире бер йокса, котылырмын димә. Башта кыен була,
шуннан рәхәтлек килә. Әнә бит, Искәндәр дә кашыкка салып йотардай
чибәр хатынын җылы түшәктә калдырып йөгерергә килде. Кеше
аңламаслык хәл. Дүшәмбе иртәсендә күпләр әле күзләрен тырнап,
йокыларыннан гына торып килә. Ә ул инде ун чакрым араны үтте.
Бүген үзенә яңа рекорд куйды. Кулындагы смарт-сәгать аңа максатка
күпме калганын дәшеп барды. Биш чакрым калды... Өч чакрым...
Кинәт кенә йөткерергә тотынды. Тын юлына каяндыр эчтән ниндидер
җылы сыекча агып китте. Йөгерүдән туктап, косарга тотынды. Кырт
кына туктаганга тыны кысылды, буылды. Атларга тырышты. Авызын
кулы белән сөртте. Кып-кызыл кан. Тагын... Кайвакыт авызыннан кан
килә. Соңгы вакытларда ешайды. Искәндәр дамба аша Агыйделгә
төште. Битен юды. Рәхәт булып китте. Гүя елганың салкын суы,
бер мизгелгә аның авыр хисләрен юып алып, Иделгә китте. Әнә ак
пароход. Аннан көчле музыка агыла. Әллә туй, әллә туган көн бара.
Халык мәш килеп бии, җырлый, бәйрәм итә. Кемдер Искәндәргә
кул болгый. Бер мизгелгә Искәндәр дә үзен шушы бәйрәм итүче
халык арасында күрергә теләде. Ул да биер иде, шатланыр, көләр
иде. Моңсуланып, ялгызы аккан суга карап утырмас иде. Ничек
кенә булса да, мультфильмдагы тәвә кошы сыман башыңны комга
тыгып кына кайгы-хәсрәтләрдән котыла алмассың. Күпме генә качып
йөрсәң дә, кайчан да булса барыбер шәүлә сыман артыңнан калмаган, тагын көчәйгән, куәтләнгән мәшәкать белән йөзгә-йөз очрашырга,
көрәшергә туры киләчәк. Ул көн барыбер килеп җитәчәк. Табибка
барып килергә туры килер. Бүген өлгерер микән? Яңа китабы чыгып
килә. Студентлар белән очрашасы бар. Конкурс игълан итмәкче иде.
Иң яхшы тышлыкка. Хәзер халык кәнфитне генә түгел, китапларны
да тышына карап сайлый. Искәндәр, китабы сатылып беткәч кенә,
нәшриятка яңа китабын тәкъдим итә ала.
Ул өенә кайтты. Өстәлдә тәлинкәләрдә ашалып бетмәгән манный
боткасы калган. Айгөл Рушан белән Динәне балалар бакчасына
илткәндер. Душ кереп чыгып каһвә эчте дә киенеп чыгып китте.
Подъездда телефоны шалтырады. Дусты Рифат.
– Сәлам, брат! Хәлләр?
– Аллага шөкер!
– Бүген кич очрашып, берәр сыраханәдә утырып алсак дигән идем.
– Вакыт юк шул. Яңа китап чыгып килә. Эшләр баштан ашкан.
– Син шундый булдың инде. Укыганда да гел эшем иясе идең.
– Ярар, ачуланма, кичкырын очрашырбыз.
– Хуш.
Рифат – судент елларындагы дусты. Еш булмаса да, күрешкәлиләр.
Бүген очрашып булыр микән, билгесез. Эчкерсез егет.
Университетта рәссам студентлар аны бер аудиториядә көтәләр
иде. Берсеннән-берсе чибәр кызлар, баһадир егетләр. Студент чак – иң
шәп вакыт. Көч-дәрт ташып тора, дөнья мәшәкатьләре дә борчымый.
Укып йөрсәң, тамагың тук булса – шул җиткән.
– Мин Искәндәр Хәкимов булам. Бик борынгы, шул ук вакытта
хәзерге заманда сирәк очраган һөнәр иясемен. Сезнең кебек сәнгатькә
гашыйкмын. Сез уй-хисләрегезне пумала һәм җете буяулар ярдәмендә
чагылдырасыз. Мин – язучы. Сез дөньяны төрле буяулар, сызымнар,
сурәтләр кыяфәтендә күрү сәләтенә ия. Минем өчен Җир шары – ул
чиксез иҗат җирлеге. Мөрәҗәгатем шул – табадан өр-яңа китабым
төшәргә тора. Тышлыгына конкурс игълан итәм. Таләпләре, китап
эчтәлеге сезгә таратылган файлларда.
Студентлар әллә кызыксынмадылар, беркем бер сорау бирмәде.
Аудиториядә ялгызы торып калды Искәндәр. Тынлык. Тынлык һәм ул.
Ютәлләде. Алдында яткан ак кәгазьгә кан таплары чәчрәде. Телефон
шалтырады. Матуры.
– Очрашу ничек үтте?
– Искиткеч булды. Бик җанлы очрашу оештырганнар. Сорауларга
җавап биреп хәлдән тайдым.
– Матурым, мин бик шат синең өчен. Мондый вакыйганы билгеләп
үтәргә кирәк. Әллә бүген балалар белән кафега барып киләбезме? Эш
дип чабабыз да чабабыз. Балалар белән беркая чыккан, йөргән юк.
– Ярар! Кичке алтыга. «Курай» кафесына.

– Килештек. Сау бул, матурым!
Бүген Рифат белән очрашырга сүз куешкан иде бит. Гаилә яки
дуслар? Өйләнешкәч, шундый сорау туган иде. Күп дуслары
өйләнгән, йөкле хатыны каршында биегән Искәндәрдән баш
тарттылар. Санаулы гына дуслар калды. Ярар, берәр ничек җаен
чыгарыр әле. Әлегә табибка күренергә кирәк. Айгөлгә әйтмичә
генә.
Искәндәр дәваханәгә барды. Лор табибына бер кеше дә юк иде.
Бүлмәгә керде. Табиб укшыта-укшыта агач кашык белән аның
бугазында казынды. Шуннан, авыр сулап, таракан йөгергәндәй вак
һәм аңлашылмаган су буе язу белән ак кәгазьне тутырды.
– Дустым, син борчылма гына. Нык бул. Синең тамагыңа шеш үскән.
Ютәлләгәндә, шул кузгалып каный. Яманмы ул, әллә яман түгелме? Моны
белер өчен сиңа табиб-онкологка юллама яздым. Барып күрен, тикшерен.
Искәндәр салкын һәм җансыз коридорга агарынып килеп чыкты.
Май ахыры. Дөнья уяна гына. Тормыш гөрли. Ә ул шундый күңелле
мизгелдә онкологка барырга тиеш. Ходаем! Нинди гөнаһларым өчен
миңа мондый сынаулар җибәрәсең? Уйларына чумган Искәндәрне
телефон шалтыравы сискәндерде. Рифат борчый.
– Әйе, Рифат. Тыңлыйм!
– Кайда очрашабыз?
– Кичке алтыда. «Курай»да.
– Кит, анда бит барысы да балалары, гаиләләре белән киләләр.
Мин әллә без элеккечә, яшь чактагыча утырырбызмы дигән идем.
– Мин дә үземнекеләр белән киләм.
– Әй, булмады инде синең белән ботка пешереп...
– Алё, алё...
Рифат телефонын ташлады. Искәндәр тукталышта автобуска
утырды. Башта эшенә кереп чыкты. Коллегаларына сер бирмәде.
Шефка кереп, бар хәлен аңлатты. Шуннан янә тукталышка чыкты.
Машина елгасы аны шәһәр үзәгенә алып килде. Тукталышта төшеп
калып, кафега үтте. Аныкылар тәрәзә читендәге күн диванда утыралар
иде. Әтиләрен күрү белән, кем узардан торып чаптылар. Нәни куллар
аны кысып кочаклады. Икесен дә үбеп алып күтәрде.
– Төшер инде. Йөрсеннәр йөгереп. Беркем дә балаларын күтәреп
йөрми, – диде өстәлгә ризыклар тезгән Айгөл.
– Мин беркем түгел. Мин – башка, үзенчәлекле әти.
Алар, елмаешып, ашарга кереште. Салат, өчпочмаклар, токмачлы
аш. Милли ризыклар тәмле иде. Өйдә аш ашарга бик яратмаган
Рушан да, әллә милли нәкышләр белән бизәлгән кафега, тирә-якта
мәш килгән халыкка алданып, тәлинкәнең төбенә кадәр ашап куйды.
– Маладис, улым, бәхет ярмаларын да калдырмадың. – Айгөл
улының аркасыннан сөйде.

Искәндәр чәй эчкәндә, аңа кемдер килеп бәрелде. Чәе өстәлгә
түгелде. Кулына ачылган сыра шешәсе тоткан Рифат иде.
– Хәзер елап җибәрәм. Әкияттәге сыман. Кафе, гаилә, балалар.
Романтик киноң бер читтә торсын. Мин монда, якында гына эчеп
йөри идем. Кереп чыгыйм әле димен. Дустымның хәлен белим әле.
Балалар, ашауларыннан туктап, битен төк баскан, киемнәре
пычранган, тәмсез исләр килгән абзыйга карап катты. Рифат та моны
сизде шикелле:
– Абый бүген исерек. Ул сезнең әтиегез кебек эчмәгән эшем иясе
түгел. Ул – алкаш, – диде.
Дорфа гына итеп балаларның башларын сыйпады. Иелеп,
Искәндәрнең колагына: «Без Ралина белән талаштык. Балаларны
алып, әнисенә кайтып китте. Мин эчеп йөрим», – дип пышылдады.
Рифат тәмәке алып капты.
– Монда тартырга ярамый. Әйдә, саф һавага чыгыйк.
Искәндәр аяклары камырга әйләнеп барган дустын култыклап,
тышка алып чыкты. Тәмәке тартканда, Рифат тагын да исерә төште.
Кафе диварына сөялеп, асфальтка шуышып төште дә йоклап та китте.
Янәшәдән генә полиция хезмәткәрләре үтеп бара иде.
– Сезнең дустыгыз икән, ун минуттан монда эзе дә булмасын, –
дип, Искәндәргә кисәтү ясадылар.
Кафедан гаиләсе килеп чыкты.
– Гафу ит, матурым. Рифатны монда калдыра алмыйм. Фатирына
кертеп чыгыйк инде. Урау юл булса да, – дип, Искәндәр Айгөлнең
ирененнән үбеп алды.
Рифат арткы урында йоклап барды. Искәндәр аны фатирына кертеп
салды. Рифатның телефоны шалтырады. «Сөйгәнем» шалтырата иде.
– Ралина! Рифатны кертеп салдым фатирына. Кайт. Ул сине ярата.
Сез бер-берегезгә кирәк. Аерылып-суырылып йөрмәгез, – диде
Искәндәр, Рифатның телефонын алып.
Машинага кереп утырды. Рульдә Айгөл йөри иде. Машина берәү
генә булганга, Искәндәр хәләленә бирде. Ерак юлларга гына Искәндәр
рульгә утыра иде. Рушан белән Динә йоклап киткәннәр. Айгөл
белән әллә шуңа сөйләшмичә генә кайттылар. Искәндәр балаларны
кочаклап алып керде. Аларны йокларга салды.
– Матурым! Сиңа әллә берәр нәрсә булдымы? Син бүген ничектер
үзгәргәнсең. Уйларыңа чумып, бер ноктага карап, тик торасың, – диде
Айгөл, иренең кочагына сыенып.
Искәндәр сер бирмәде.
– Көн авыр булды. Максатларга ирештем ирешүем. Рифат өчен гафу ит.
– Син дөрес эшләдең. Дусларны авыр хәлдә беркем дә урамда
калдырмый. Рифат та – игелекле, изге йөрәкле егет. Эчүен генә тыйса,
менә дигән әти, шәп ир булачак.

– Бар йокы бүлмәсенә. Хәзер юынам да киләм.
Искәндәр хуш исле сабын белән битен юды. Тешен чистартты.
Авызын чайкаганда, су ялгыш кына тын юлына китте. Ютәлләгән
иде, раковинага кан таплары чәчрәде. Ишектән эчке киемнән генә
Айгөл килеп керде. Искәндәр кан тапларын тиз генә юды.
– Балалар йоклады! Ә син һаман килмисең. Мин сине сагындым, –
дип, хатын иренә сыенды.
– Мин дә сине яратам. Үлеп яратам, – диде тыштан елмаерга
тырышкан, эчтән бәргәләнгән Искәндәр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев