Логотип Казан Утлары
Повесть

Яшәргә! (повестьнең дәвамы)

Нишләп инвалид коляскасына утырсын?! Үзе атлап барачак. Искәндәрнең еллар дәвамында күнекмәләрдә үткән тәне көчле булса, дару куәтлерәк иде. Искәндәр торып баскан иде, егылып китә язды. Башы әйләнде. Шулай да бирешмәде. Чигенә, бирешә торганнардан түгел. Авырлыкларга карамастан, гел алга барырга күнеккән.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Искәндәрне абыйсы уятты. Маңгаеннан үбеп. Бәбиләрне үпкән
сыман.
– Ни хәлләрдә, энем?
– Яхшырак чаклар да бар иде...
Арка манма су булган. Бүлмәдә тынчу. Баш сыкрый. Тән
мускуллары йөгерүне, күнегүләр ясауны сорый, таләп итә. Ул ята.
Береккәндәй караватта ята. Бүлмәгә бер шәфкать туташы инвалид
коляскасы этеп кертте. Кемгә икән? Югыйсә бүлмәдә барысы да үз
аяклары белән йөри. Беркемгә дә ярдәм кирәкми шикелле.
– Сез палата белән ялгышмадыгызмы? Монда беркемгә дә инвалид
коляскасы кирәкми?
Шәфкать туташы кулындагы кәгазьгә күз йөгертте.
– Искәндәр исемле пациентка.
Искәндәр колясканы үзенең караваты яныннан читкәрәк этәрде.
Утырмаячак ул аңа беркайчан да. Көненә унбишәр чакрым араны
йөгергән, бер марафонны калдырмаган аяклары аны операция
бүлмәсенә алып барачак, алып кайтачак. Мондый хәлгә төшмәде
әле ул. Авырый дигәч тә. Дәваханәдә дә сирәк ятты. Үз гомерендә
бер тапкыр гына операция ясатты. Анысы да сукыр эчәккә. Кабыгы
белән көнбагыш күп сосканга. Әле дә булса яхшы хәтерли. Тугыз
яшь иде. Май ае. Көнозын малайлар белән тау битендә уйнады.
Төнен эче авыртып укшый башлады. Апасы яныннан да китмәде.
Төн йокламады. Таң белән автобуска чыктылыр. Аннары район
үзәгендәге автовокзалдан җәяүләп дәваханәгә бардылар. Ара якын
түгел иде. Искәндәр, менә авам, менә авам дип, унбиш яшьлек
апасына таянып барды. Апасы бала гына булса да, Искәндәргә ул
зур булып күренде. Дәваханәдә табибка су буе чират иде. Апасына
сөялеп торган Искәндәр һушын югалта башлады. Ашказаны буш,
төн йокламаган, эч кисеп авырта. Ярый ла, чиратта торучылар
арасында бер акыллы кеше табылды.
– Үлә бит инде бу бала. Тиз генә алып керегез табибка, – диде.
Азга гына соңлаган булсалар, Искәндәрнең сукыр эчәге шартлыйсы
булган. Аңа ярты сәгать эчендә операция ясадылар. Янына әтисе
килеп йөрде. Апасы пешергән токмачлы тавык ашлары китерде.
Әнисе ул вакытта юк иде инде. Менә, күпме еллар үткәч, хәзер ул
янә пычак астына керә.
Аркасына сумка аскан, кызгылт халат кигән шәфкать туташы
кереп, Искәндәрнең беләгенә укол кадады. Буш ампуланы алып, янә
сумкасына салды. Авызында тимер тәмнәре килеп, телләре корыды,
башы әйләнде.
– Утыра тор, энем! Мин кул юып киләм, – диде абыйсы.
Нишләп инвалид коляскасына утырсын?! Үзе атлап барачак. Искәндәрнең еллар дәвамында күнекмәләрдә үткән тәне көчле булса
да, дару куәтлерәк иде. Искәндәр торып баскан иде, егылып китә язды.
Башы әйләнде. Шулай да бирешмәде. Чигенә, бирешә торганнардан
түгел. Авырлыкларга карамастан, гел алга барырга күнеккән.
Чөгендер басуында сыман. Колхоздан әти-әнисенә – өчәр гектар,
мәктәптән абыйсы белән апасына берәр гектар шикәр чөгендере
бирәләр. Җәйге каникуллары шул басуда куырылып үтә иде. Икенче
буа каршындагы басуны бигрәк тә яратмый иде. Нык озын булганга.
Рәтләр офыкка кадәр сузылган. Кәтмән белән чүп үләннәрен суккалап
барасың да барасың. Калганнардан калышмаска тырышасың. Сиңа
сигез яшь кенә булса да. Әнә басу чите күренә. Җиңел сулап куясың.
Ә кояш кыздыра. Бирә кирәкне. Чокырга төшеп киткәч, басу чите янә
күздән югала. Ләкин барыбер алга барасың.
Шундый сынауларда чыныгып үскән Искәндәр бүген бирешмәскә
булды. Кан тамырлары буенча йөгереп, баш миен томалап бетереп
барган дару тәэсире белән көрәште. Карават башларына, диварга
тотынып коридорга чыкты. Дивардан кулын алды. Ике адым атлады
да киселгән агач сыман идәнгә ауды. Торырга теләсә дә, куллары
тыңламады. Егерме тапкыр турникта күтәрелгән, гер уйнаткан
беләкләре камырга әйләнгән иде. Йодрыклары белән шадра
линолеумга китереп сукты. Күзеннән яшьләр чыкты. Гаиләсе исенә
төште. Абыйсы, аякка басарга ярдәмләшеп, инвалид коляскасына
утыртты.
– Кул юарга гына барган идем, идәндә ауныйсың. Алай ярыймыни
инде? Вакытлыча гына бит. Балачактагы сыман, арбага утыртып алып
барам, алып кайтам. Исеңдәме шулай уйнаганны?
Искәндәр еларга да, көләргә дә теләде. Хисләре тыңламады. Дару
көчле иде. Арбага утыртып, бер-берсен этеп уйныйлар иде шул. Арба
уңайсыз иде. Юл да такыр түгел. Даңгыр-доңгыр. Шуннан да мәзәк
табалар иде. Искәндәр битен каплады. Оялды. Күз яшьләреннән
оялды. Үзенең коляскада утырып баруыннан оялды. Каршыга шәп-
шәп атлап, табиблар килә иде. Кемнедер яткан килеш этеп алып
килделәр. Аңсыз хәлдә.
Эндоскопия бүлегендә тынлык иде. Һәркем аны ишек артында
нәрсә көтәсен белә. Барысы да сынауга үз эченә бикләнеп әзерләнде.
Беркем дә омтылмады. Фамилияләрне кат-кат әйткәч кенә, теләр-
теләмәс кенә эчкә керделәр. Тимер ишек артыннан чыккан авазлардан
йөрәк табан астына төште. Искәндәрнең беренче керүе түгел. Ул
әзер иде. Кадаган дару да исертте. Тирә-якны томан аша гына күрде.
Күзләре майланды, хәрәкәтләре акрынайды. Ул барына да риза иде.
Аның исемен дәшкәч, башкалар сыман көттереп тормады. Тимер
ишеккә керде. Борын тишекләренә лидокаин сиптергәч, эчкә сулады.
Өстәлгә сузылып ятты. Елан сыман борын тишегеннән кергән көпшәне дә сизмәде. Сизмәскә тырышты. Тамак төбе әллә авыртты,
әллә кытыклады. Операция күпме дәвам иткәнен дә хәтерләми.
Ярдәмче шәфкать туташы аның маңгаеннан бәреп чыккан тирне
сөртте.
– Бик түзем пациент. Маладис! – диде.
– Бүгенгә җитәр. Тамак төбендәге шеш кайткач, дәвам итәрбез, –
диде табиб.
Абыйсы аны этеп, палатасына алып китте. Аларны шәфкать
туташы туктатты.
– Бүген төнен янында булырга кирәк. Тамагы шешеп, тын юлын
каплавы ихтимал. Монда авыр хәлдәгеләр күп. Дежур шәфкать
туташы барысын да карап, күреп өлгермәскә мөмкин. Куна калсагыз,
бик тә яхшы булыр иде, – диде.
Палатага кергәч, барысы да аңа коляскадан торырга, караватка
ятарга ярдәм иттеләр. Аларны уртак дошман – авыру белән көрәш
берләштергән иде. Яткан иде, авыз-борыныннан кан китте. Искәндәр
укшып, бөгәрләнеп ютәлләргә кереште.
– Чак кына түз! Мендәреңне карават башына ук терәп, утырыбрак
тор. Соңрак йокларсың, – дип киңәш итте Финат.
Искәндәр аркасын мендәргә терәп утырды. Тамагы буенча җылы
сыекча агудан туктады. Башы гына әйләнде. Күзләрен йомган иде,
йоклап киткәнен сизми дә калган. Күпме йоклагандыр. Тамагы кибеп
уянды ул. Пычак белән кискәндәй авырта иде. Дарулар тәэсире
беткән, димәк. Хәзер түзәргә кирәк. Тән ярасына гына түзәр. Җаны
гына әрнемәсен. Абыйсы аяк очында иде. Абыйсы, бертуганы янында
булгач, савыгырга да җиңелрәк булыр.
– Су!
Сөйләшүе авыррак. Авазлар да элеккечә саф, чиста чыкмый. Эчеп,
тартып йөргән кешенеке сыман карлыккан тавыш. Абыйсы су сузды.
Әллә ярты шешә суны эчкәч, торып басты. Башы әйләнмәде. Аңа
көче, элекке хәле кайткан иде. Күңеле күтәрелде. Үз аяклары белән
юыну бүлмәсенә барды. Битен салкын су белән юды. Бераз хәл керде.
Хәлләр ул кадәр үк начар түгел. Калган операцияләргә көч тупларга
кирәк. Алары да шулай җиңел генә үтеп китсә ярар иде.

8
Иртә шатланган икән Искәндәр. Таң белән абыйсына дәшмәкче
булган иде, аваз урынына һава гына чыкты. Ничек? Кычкырып та
карады. Юк. Бер тавыш та чыкмады. Тавышсыз калды микәнни?
Кешеләр белән ничек аңлашыр? Ишарәләр белән аңлашырга
өйрәнерме? Кәгазь белән каләм йөртерме үзе белән? Ничек алай килеп
чыкты? Кичә операциядән соң тавышы да чыга иде, барысы да яхшы
иде. Искәндәрнең күңеле төште. Караватында башын иеп утыра бирде. Аңа кыен иде. Әйтеп бетергесез кыен иде. Тавыш, сөйләшү сәләте –
Ходай бүләге. Ничек яшәр? Динә белән Рушанга ничек аңлатыр?
Ишектән Мәлик Хәлимович килеп керде. Кулында папка.
Гадәттәгечә, энергиясе ташып тора, күңеле күтәренке. Абыйсы
тавышы чыкмаганын, төнен ютәлләп йоклый алмаганын сөйләп
бирде.
– Борчылмагыз. Аңа бит кичә генә операция ясадылар. Җиңел
тоелса да, катлаулы операция. Пациентлар һәр операциядән соң
катлаулы хәлләргә юлыгалар. Искәндәргә дә җиңел түгел. Кискән
урыннар шешкән, авырта. Аның тамагы тулы яра. Җиңелрәк булсын
өчен сырганак мае алып, чәй кашыгы белән тамагын майлап йөрсен.
Дару бирерләр. Шуның белән чайкатырга кирәк булыр. Шеше
кайткач, янә операция таләп ителә. Шешне тулысынча кисеп алып
бетергәнче.
– Берьюлы алып булмыймыни? – дип сорады абыйсы.
– Юк шул. Шешне тулысынча кисеп алсак, тамагы шешеп, тын
юлын томалавы ихтимал. Шуңа ашыкмыйча гына, аз-азлап кына
кисәргә туры килә. Аңлыйм, җиңел түгел. Нишлисең, түзәсез инде.
Башка чара юк.
– Ә тавышы әйләнеп кайтырмы?
– Кайтыр. Ләкин озакка түгел. Киләсе операциягә кадәр.
Мәлик Хәлимович башка палатага кереп китте. Искәндәр
ишеткәннәрдән бер дә канәгать калмады. Ул бит бүген Рушан, Динә
белән сөйләшермен дигән иде. Белгән булса, кичә шалтыраткан булыр
иде. Ашарга китерделәр. Тозсыз аш һәм суда пешкән балык кисәге.
Файдалыдыр да бит, тик тамактан гына үтмәде. Искәндәр ашны читкә
этеп кенә куйды. Телефоны шалтырады. Айгөл.
– Аллё! Аллё! Искәндәр! Аллё! Берни дә ишетмим.
Искәндәр сөйләшә алмаганын аңласа да, телефонын колагыннан
алмады. Айгөлне, аның тавышын үлеп сагынган иде. Аны күрәсе
килде.
– Аллё! Аллё!
Бара торгач барып җитте. Хәләле белән сөйләшә дә алмый. Теләр-
теләмәс кенә телефонын абыйсына сузды.
– Әйе, Айгөл. Әле сөйләшә алмый. Тавышы бетте... Әйе, табиб
керде. Вакытлыча гына диде. Сиңа күп итеп сәлам әйтә... Әйе, хәле
әйбәт! Ярар, пока!
Искәндәр телефонын тумбочкасына салып куйды. Бер кирәксез
җиһаз.
– Энем, әйдә, тышка чыгып керәбез. Саф һава да суларбыз, бераз
тамак ялгап та алырбыз.
Тынчу палатадан саф һавага чыккан Искәндәрнең башы әйләнеп
китте. Монда шундый рәхәт, шундый күңелле иде. Кояш нурларыннан күзләре камашты. Бөдрә каеннар аны сәламләде. Юкәләр яфракларын
кыштырдатып серләштеләр. Чәчәк аткан гөлләрнең хуш исенә
исерерлек. Ешрак чыгарга кирәк. Чая чәчәкләр, урамдагы яшеллек
бер мизгелгә Искәндәрнең барлык кайгы-хәсрәтләрен, борчулы
уйларын оныттырды. Гүя барлык начар уйларны кыргый җил, мамык
болытларга утыртып, ерак тарафларга җибәрде. Кафега керделәр.
– Нәрсә ашыйсың килә, энем? – диде абыйсы, сый-нигъмәтләргә
ымлап.
Искәндәр абыйсының колагына пышылдап кына дәште. Сатучы
мондый хәлгә бер дә аптырамады. Каршыда гына онкология
диспансеры. Анда ятучылар еш кына тамак ялгарга керәләр.
Алар утырган өстәлгә токмачлы аш, бәрәңге боламыгы белән
кәтлит, ике компот, дүрт телем икмәк китерделәр. Искәндәр
икмәкне чәйнәп йотыйм дигән иде... Үтереп тамагы авыртуга
күзеннән яшьләре атылып чыкты. Икмәк тәме дә онытылды. Ашау
кайгылары бетте. Тамагы кисеп авыртырга тотынды. Әйтерсең лә
эчтән мең пычак белән үттеләр. Икмәкне ашка юешләп, җебетеп
кабып йотты. Ашның токмачларын да, итен дә ваклаганчы чәйнәде.
Менә ничек икән. Хәзер ул каты-коты әйбер дә ашый алмый. Эссе
чәй дә ярамый. Ярый. Анысына да түзәр. Тавышы гына кире
кайтсын иде.
Абыйсы белән тротуардагы эскәмиягә утырдылар. Әрсез шәһәр
күгәрченнәре килделәр. Аннан-моннан нидер чүпләп, пырхылдап
очып киттеләр. Аннары янә әйләнеп кайттылар. Халык каядыр
ашыкты. Кем эшкә, кем ашка. Искәндәргә янә дәваханәгә керергә
кирәк иде.
– Мин Нәсимә апаларга барам. Нәрсә кирәк, язарсың, энем. Иртәгә
иртән киләм, – дип, абыйсы машиналар агымында югалды.
Искәндәр, дәваханә каршындагы эскәмиядә байтак кына утыргач,
палатасына кереп ятты. Төнен утырып йоклаганга умыртка сөяге
авырта, хәле дә юк иде. Йоклап киткәнен сизми дә калган. Күпме
йоклагандыр. Күзләрен ачканда, көн кичкә авышкан иде инде.
Күршесендәге бабайның караватында урта яшьләрдәге хатын утыра
иде.
– Әти! Киреләнмә! Ят! Даруларны эч! Алай кыланма инде.
– Юк дидем бит. Мин яшәсен яшәгән, күрәсен күргән. Сезне
дә интектерәм, миңа да рәхәт түгел. Авылда, үз йортымда күпме
яшисем калган, шул кадәр яшисем килә. Таш йортларда дәваханәдән
дәваханәгә йөрүе җиңел дип беләсеңме әллә?
– Алай итмә инде, әти. Менә күрерсең, терелерсең.
Бабай дәшмәде. Тәрәзәгә карап, үз уйларына чумды. Кызы утырды,
утырды да чыгып китте. Шулай шул, һәркем үз язмышын үзе хәл итә.
Искәндәрнең әтисе, яшәргә озак калмаганын белсә дә, табибларның операция барышында яман шешен ачып кына караганнарын белсә дә,
яшәргә тырышты. Янә эшкә чыкты хәтта. Тик чир барыбер үзенекен
алды. Йөгереп йөргән әтисен түшәккә беркетеп куйды. Әтисе анда да
төшенкелеккә бирелмәде. Нинди генә дарулар, нинди генә шифалы
үләннәр эчмәде. Мал табибы белән кешеләрне дәвалаучы табиб
арасында аерма зур түгел. Шуңа да үзен-үзе дәваларга тырышты.
Дегет, каен гөмбәсе калмады. Бакыйлыкка күчәр алдыннан, елмаеп:
«Улым! Мин сине яратам, синең шигырьләреңне яратам!» – дип,
соңгы сулыш алып, соңгы тапкыр күзенә карады. Тормышны яратып,
үкенмичә китте.
Бер көнне Фәүзнең улы килде. Әтисенә йогуртлар, бәбиләр ризыгы
алып килгән. Ул чәйни алмый иде. Көнозын әтисе белән булды.
Кашыклап ашатты. Яныннан да китмәде. Кочагына алып юатты. Бинт
белән тоташ уралып беткән башын сак кына сыйпады. Улы кайтып
киткәч, Фәүз кәгазьгә язып, Искәндәргә тоттырды. Кәкре-бөкре
язылса да, укырга мөмкин иде.
«Өч улым бар. Монысы төпчегем – Саматым. Мин авыргач, иң
кайгырганы ул булды. «Әти! Син яшә генә! Син яшәмәсәң, мин
нишләрмен? Кирәксә – канымны, кирәксә – җанымны бирергә
ризамын!» – дип, янымнан да китмәде. Соң гына таптык. Хатын
иллегә якынлаша иде. Ходай бүләге итеп кабул иттек. Үчтеки итеп,
кулда йөртеп, сөеп, сөйкемләп кенә үстердек. Балаларның татлы
мизгелләрен белгәнгәдер инде. Абыйлары Ранис белән Рәфис,
авырганны белү белән, Уфага чыгып чаптылар. Табиблар белән
сөйләшеп, килешеп, дәваханәгә салдылар. Улларымнан канәгатьмен.
Китсәм дә, шатланып, сөенеп китәм. Үкенеп китмим. Минем юлымны
дәвам итүче улларым, оныкларым бар».
Искәндәр коридорга чыкты. Ир-атлар җыелышып, бишенче
каналдан сериал карыйлар. Финат янында бераз утырып торды.
Иптәшкә. Телевизордагы киноның кызыгын тапмады. Башкаларга
шуннан да мәзәге юк иде. Искәндәр торып китте. Палаталарның
ишекләре шар ачык. Көн тынчу. Кемдер урында ята. Якыннары
аларны кашыклап ашата. Кемдер, диварга таянып, янә йөрергә
өйрәнә. Искәндәр дә, сукыр эчәгенә операция ясаткач, уң якка
бөгелеп йөри иде. Турайсаң, яраны теккән җепләр тартышып авырта.
Химия алучылар, шешәләрен тотып, бәдрәфкә сукмак салганнар. Ул
кадәрле сыекча тутырудан күз төпләрендә капчыклар пәйда булган.
Кайберләре чәчен такыр итеп алдырган. Уч-уч чәч коела башлаячагын
беләләр. Бүлекнең тәмамланган җирендә бер шкаф күрде. Китаплар
киштәсе. Кулына эләккән беренче китапны алды. Марат Кәбиров.
Ачып укый башлады.
«Мин тәмугтан хат язамдыр сыман...»
Тач Искәндәргә туры килә түгелме бу юллар? Аны дәвалыйлар, ашаталар, ятар урыны да бар. Тик эчке дөньясы гына бу таш бинага
сыешмый иде. Аңа бик авыр иде. Бәлки, җаны тынычлансын өчен,
хисләрен ак кәгазьгә түгәргәдер?
Искәндәр, палатасына кайтып, ак кәгазь һәм каләм алды. Сценарий
язарга кирәк. Берәр әсәр сценарие. Ул башта һәр әсәрнең сценариен
яза. Шулай җиңелрәк. Сценарийны теләсә ничек үзгәртергә,
камилләштерергә мөмкин. Сюжет әсәр үзәгендә туктап калмый.
Алга, үзенең кульминациясенә омтыла. Онытылыр да. Вакыт та үтәр.
Дәваханәдән чыккач, сценарий буенча әсәр язар. Менә сиңа максат.
Менә сиңа яшәү чыганагы.
Искәндәр башта әсәрнең исемен язды. Башына килгән беренче
уйны. Матурлык, мәхәббәт турында язасы килде. «Уфадагы мәхәббәт».
Повесть. Кычкырып тормый. Шулай да ул кадәр начар да түгел. Уфа
мәхәббәт шәһәре бит. Нәкъ Уфада мәхәббәте Айгөлне очратты ул.
Аның кебекләр меңәрләгән. Бер саны куеп, уйларына чумды. Ак бит
синдромы аны да урап үтмәгән иде. Күп кенә язучылар, бестселлер
авторлары да әсәрләрен яза башлый алмый иза чигә. Язучыларның
мондый авыруы турында ишеткәне, интернет челтәреннән укыганы
бар. Әсәрне яза башлавы, беренче сүз, беренче хәреф, беренче җөмлә
язуы бигрәк тә авыр. Шул сынауны үтсәң, хисләр җөмләләр булып ак
кәгазьгә ташып китә. Күперне җимергән язгы ташкын сулары сыман.
Тик бүген Искәндәр күңелендә ташкын сулар акмады. Сизелер-сизелмәс
чишмә генә чылтырый иде. Чөнки янында илһамландыручылары,
гаиләсе юк. Телефоныннан аларның фотоларын карап, бергә төшкән
мизгелләргә соклангач кына, язарга кереште. Хәзер аны бернинди
авыру да, бернинди киртәләр дә туктата алмый иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев