Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Искәндәр уянды. Кемдер үксеп-үксеп елый иде. Мышкылдаганы гына ишетелсә дә, яшьләрнең йөрәктән, җан ярасыннан ургылып чыкканы болай да аңлашылды. Аш өстәленә башын салып, Айгөл елый иде. Кулында онкология дәваханәсенә юллама. – Киемнәреңне кер юу машинасына салыйм дигән идем, кесәсеннән менә шушы кәгазь килеп төште. Аңлат! Нәрсә бу? Ник миңа әйтмәдең? Ник?..
2
Искәндәр уянды. Кемдер үксеп-үксеп елый иде. Мышкылдаганы
гына ишетелсә дә, яшьләрнең йөрәктән, җан ярасыннан ургылып
чыкканы болай да аңлашылды. Аш өстәленә башын салып, Айгөл
елый иде. Кулында онкология дәваханәсенә юллама.
– Киемнәреңне кер юу машинасына салыйм дигән идем,
кесәсеннән менә шушы кәгазь килеп төште. Аңлат! Нәрсә бу? Ник
миңа әйтмәдең? Ник?..
Ахмак! Тишек баш! Искәндәр эчтән үзен ничек кенә кимерсә дә,
соң иде инде. Айгөлгә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Алар
арасында беркайчан да бернинди сер дә булмады.
– Без бергә булачакбыз! Без авыруны җиңәчәкбез! Мин синең белән
барам! – дип, Айгөл Искәндәрнең учын учына кысты.
– Бу хакта килешик. Син минем белән дә, минем янга да
бармаячаксың. Сиңа анда барырга ярамый. Аңла... Ачуланма. Син –
яшь әни. Минем карарым шундый. Ә күңелебез белән без гел бергә
булырбыз. Хәлләр ничек кенә, кайсы якка үзгәрсә дә.
Айгөл яшьләрен тыеп тора алмады.
– Әннә!
Рушан уянып чыккан иде. Айгөл улын күтәреп йокы бүлмәсенә
алып кереп китте. Искәндәр ялгызы калды. Ялгызы түгел. Уйлары
белән. Уйлары, хатирәләре белән. Язмыш микәнни? Әтисе яман
шештән үлде. Әтисенең апасы. Хәзер чират аңардамыни? Димәк,
авыру нәселдән килә. Каннан – канга, күзәнәктән – күзәнәккә. Аңарда
гына өзелсен иде. Балаларына күчмәсен иде. Борынына тәмәке исе
килеп бәрелде. Ишек ярыгыннан. Беркайчан да тартмаса да, тәмәке
исен иснисе килде. Халат бөркәнеп, подъездга чыкты. Тәрәзә төбендә
күрше Вадим утыра иде. Ул – табиб. Кичләрен тәмәке көйрәтә.
Беркемгә дә ярамый. Аңардан башка. Абруе зур шул. Көне-төне
кеше гомерләре өчен көрәшә. Хирург. Подъездда аны һәркем белә
һәм хөрмәт итә. Күпләрнең мөрәҗәгать иткәне булды. Берсенә дә
баш тартмый.
– Нәрсә, күрше, әллә йокың качтымы?
– Иртәгә онкологка барам. Шуңа бер дә йоклыйсы килми.
– Берәр кешең бармы соң?
– Юк. Телефон аша язылдым.
– Минем танышлар бар. Танышлар аша барсаң, табибка көнендә
эләгерсең. Мөнәсәбәт тә башкачарак булыр, – дип, Вадим тиз генә
телефоныннан сөйләште.
– Телефон номеры җибәрдем. Иртәнге тугызда дәваханәгә баргач та
шалтырат. Сине каршы алырлар. Борчылма! Барысы да яхшы булыр!
Язмыш адәм баласын тамчы да жәлләми. Туган көненнән бирле
сынаулар яудыра. Тик шунысы гаҗәп: сынаулар рәхимсез булган саен,
юлыңда ярдәм итәрдәй кешеләр дә бик еш һәм күп очрый. Ярдәм
көтелмәгән җирдән, көтелмәгән кешеләрдән килә. Искәндәрнең
сүнеп-сүрелеп барган күңелендә өмет чаткысы уянды. Рәхмәт инде,
Вадим.
Искәндәр тугызынчы яртыда биш катлы соры бина каршысында
басып тора иде. Һәйкәл сыман. Алга атларга кыюлыгы җитмәде.
Чигенергә, артка атларга, качарга да чара юк иде. Аның күз алдыннан
буран булып хәтер өермәләре үтте. Тик берсе дә күңелле түгел иде.
Беренче тапкыр шушы урыннан кызына өч яшь чакта үткән иде.
Динәгә өч яшь чакта. Картәнисендә чакта баш түбәсенә талпан
кадалды. Талпанны тотып, ялгыш шушы бинага килеп керделәр.
Аларга күрше бинага юл күрсәттеләр. Әтисе авыргач, монда күпме
йокысыз төннәр үткәрде, күпме яшь, күпме акча түкте. Кайгы-
хәсрәт һәм могҗизага өмет белән чорнап алынган бинага бер дә
керәсе килмәде. Әнә калай ишектән бер ир хатыны белән чыкты. Ир
агарынып каткан. Аның йөзендә бер мускул, бер нерв кылы селкенми.
Гүя ул үлгән, ул – зомби. Хатыны күз яшьләрен тыеп тора алмый.
Шатлык яшьләре түгел. Кайгы-хәсрәт яшьләре. Әнә икенчеләр көлә-
көлә чыгалар. Аларның күз яшьләре шат елмайган йөзләреннән
тәгәри. Ә ишеккә керүчеләр барысы да бер үк кыяфәттә. Беркем дә
көлми дә, еламый да. Әйтерсең лә роботлар. Телефоны шалтырады.
Колакны иркәләгән кыз тавышы килде.
– Сез Искәндәрме? Ишек бусагасында көтеп торам!
Чәчләре иңнәренә сибелгән, энҗедәй тешләрен ялтыратып
елмайган, тездән өстә ак халатлы чибәркәй янына килде.
– Тартмыйсың эчмисең, спортчысың. Ничек мондый авыруны
эләктердең? Кем эчми, тартмый – сәламәт килеш үлә, – дип шаяртты
кызый.
Искәндәрнең бер дә көләсе килмәсә дә, елмайгандай итте.
– Мин Ирина булам. Сезнең кәгазьләр миндә. Әйдәгез, табибка.
Үкчәле туфлиләрендә шакы-шокы басып алып кереп китте. Теркәү
тәрәзәсенә су буе чират тезелгән иде. Монда тынчу. Кем идәндә
чүгәләп утыра. Кем диварга сөялгән. Халык күп. Йөз-кыяфәтләр генә бер үк: тонык күзләр, хиссез йөзләр... Алар коридор аша
үтте. Каршыларына борынына нәзек көпшәләр тыгылган бер ирне
тәгәрмәчле носилкада операциядән алып киләләр иде. Кемнедер
инвалид коляскасында этәләр. Култык таягы белән йөрүчеләр дә
бар. Кичә генә йөгереп йөрүче Искәндәр нинди халәттә калыр икән?
Алар табиб бүлмәсенә килеп тә җитте. Ирина ишектән кереп
югалды. Бераздан аны эчкә дәштеләр. Өстәл янында яшь кенә егет
утыра иде. Музыкаль үзәктән талгын гына көй агыла.
– Тәк, Искәндәр. Утырыгыз.
Маңгаена көзге тагып, Искәндәрнең бугазында казынгач, табиб
өстәленә барып утырды.
– Иртәгә ашамый-эчми эндоскопия бүлегенә килегез. Үзегез белән
тастымал, алмаш аяк киеме алыгыз. Менә шушы бүлмәгә. Анализ
алмыйча, берни әйтә алмыйм.
Искәндәр икенче көнне тиешле урынга килеп җитте. Ул керәсе
бүлмә эченнән әллә нинди тавышлар килде. Кемдер укшыды. Кемдер
бугазыннан ниндидер авазлар чыгарды. Бүлмәдән бүртенеп, чиядәй
кызарынып, кешеләр килеп чыкты. Торып кайтып китәсе килә
башлаганда, аның исемен әйттеләр. Мөлаем гына табиб аны эчке
бүлмәгә алып керде. Диварда нәзек көпшәле җиһазлар эленеп тора.
Табибның ак халатының уң ягына «Елизарова Татьяна Петровна»
дигән язу беркетелгән иде.
– Син курыкма. Хәзер борыныңнан кереп, бугазыңны тикшерәбез.
Авыртмаячак. Бераз гына кыен булачак. Аз гына укшытырга
мөмкин.
Искәндәрнең борын тишегенә лидокаин сиптерделәр дә ятарга
куштылар. Түшенә тастымалын җәйде. Борыныннан көпшә кертеп
җибәрделәр. Чәнти бармактан нәзегрәк көпшә бугазына җиткәч, ул
буыла, укшый башлады.
– Түз. Чәбәләнмә. Иң авыры артта калды. Мониторга кара, – диде
ярдәмче шәфкать туташы.
Күзләре атылып чыгардай булган Искәндәр, ихтыяр көчен учына
йомарлап, мониторны күзәтте.
– Күрәсеңме, бугазны чорнап алып, нәрсәләрдер үскән. Хәзер
анализ алабыз. Әлегәчә мондый хәлне күргәнем юк иде. Мондый
очракка беренче тапкыр таруым, – диде табиб.
Искәндәр чайкала-чайкала чыкты. Ул үзен сыер сыман хис
итте. Әтисе мал табибы иде. Сыерлары авырды. «Мөгаен, кадак
йоткандыр. Магнит йоттырырга кирәк», – диде әтисе. Мәхлук
сыерны чылбыр белән бәйләп куеп, борыныннан тимер келәшчә
белән кысып тоттылар. Авызын каерып ачып, ярты шешә көнбагыш
мае салгач, ашказанына чылбырга бәйләнгән йодрык кадәрле магнит
төшерделәр. Сыер бәргәләнде, өзгәләнде. Күзеннән яшьләр килеп чыкты мескеннең. Әй, жәлләгән иде Искәндәр шунда сыерын.
Магнитка кадаклар ияреп чыккач, кочаклап елаган иде. Бүген үзе шул
сыер хәлендә. Медицина алга киткән чорда ник җиңелрәк тикшерү
ысулларын кулланмыйлар икән? Интернеттан укыган иде. Кечкенә
төймә кадәр генә җиһазны йотасың. Ашказаны, эчәкләр аша үтеп,
мәгълүмат җыеп, табигый ысул белән чыга. Аны, дезинфекцияләп,
башка кешегә йотарга тәкъдим итәләр. Мондый тикшеренү ысулы,
эстетик яктан сәер тоелса да, гуманлырак күренә. Юыну бүлмәсенә
кереп, битенә салкын су бөркеде. Автобуста бер ноктага текәлеп
кайтты. Уйлары кайдадыр, аңардан читтә актылар. Ашыйсы да, эчәсе
дә килмәде. Кайткач, ятып торган иде, йоклап киткән. Аны Рушан
кочаклап уятты.
– Әттә! Әннә! Машина!
Әлегә берни аңламаган улы уенчык машинаны идәндә тәгәрәтеп
уйнарга кереште. Искәндәр аның янына келәмгә төште. «Улым! Синең
үскәнеңне, кызлар артыннан йөгерә башлаганыңны күрергә насыйп
булыр микән?» – дип, улының башыннан сыйпады.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев