6 (июнь), 2021
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Каратай робагыйлары. ...............................3
Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть. ..............................................8
Айрат СУФИЯНОВ. Без югалткан сүзләр – күктәме?.. Шигырьләр.............64
Алмаз ХӘМЗИН. Ниһаять... Бәян. .................................................................68
Лениза ВӘЛИЕВА. Хәят бакчам җете төсләр тулы... Шигырьләр...............104
Рахман ШӘФИГУЛЛИН. Качкын. Бәян. ........................................................107
Рәзинә МӨХИЯР. Һәрбер таңның үзгә матур җыры... Шигырьләр..............132
ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ
Камил КӘРИМОВ. Брест. 22 июнь... Очерк. ...............................................135
ЯҢА ИСЕМНӘР
Булат ХӘЛИУЛЛИН. Вакыт комны ташка әйләндерә... Шигырьләр. ............141
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Раилә КӘРИМОВА. Колымада. Хикәя. .......................................................145
Кайтаваз: Фәрит ГАБДЕРӘХИМ. Тамчыда чагылган олуг.........................154
ҖӘҺӘТ ТӘНКЫЙТЬ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Лениза Вәлиева шигырьләре. ..............................155
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Саха учагының җылысы. ..............................................157
Семён ДАНИЛОВ. Мин туган идем карда... Шигырьләр. ............................159
Сэмэн ТУМАТ. Хатирәдән күңел җылына. Шигырьләр. (Р.Зәйдулла тәрҗемәләре.)....162
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сәлам. Хикәя. .................................................................164
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Нәсим АКМАЛ. Табигатьне иркәләгән каләм (Гарәфи Хәсәновның тууына 100 ел). ....171
Нәсим АКМАЛ. Сүз тәмен тоярга өйрәтте... (Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел). ..172
ҖАНИСӘП – 2021
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Без белгән һәм белмәгән Мәҗит Гафури. .........................173
МИЛЛӘТТӘШЛӘР
Ландыш НӘСЫЙХОВА. Үз җирендә солтан. ............................................................182
Фәния ГАФИЯТУЛЛИНА. Әти кеше иткән егет без. ..................................................184
Шаян сәхифә: Гөлүсә БАТТАЛОВА. Депутат. ............................................................186
«Казан утлары» архивыннан. ......................................................................................180
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .........................................................................190
-
Тел, тел дибез, милләт дибез, татар дибез…
Ишәйтәбез нишләп һаман башка кавем, Кайсы милләт вәкиле соң газиз улың?! -
Качкын
Беренче рейс тоткарлану сәбәпле, ул кабат фатирына әйләнеп кайтты. Керсә – өйдә музыка агыла, караватта җизнәсе белән хатыны Светлана бер юрган астында ята. Алар хәтта Искәндәрнең керүен дә сизмәделәр бугай. -
Качкын (дәвамы)
Киләчәктә яхшы эшләр башкарырга, яңа завод-фабрикалар төзергә хыялланган Искәндәрнең тормышы шушы мизгелдә тукталып калды. Аның икенче өлеше – сыналу башланды... -
Качкын (дәвамы)
Тик аның ирекле дөнья белән аралашуы ара-тирә әти-әнисенә хат язудан узмады. Җизнәсе корган тозактан котылу өчен кемнәндер ярдәм көтүне – ялгыш юл дип исәпләде ул. Бу хактагы фикеренең ялгыш булуына да соңарып төшенде... -
Үткәннәргә кайтып булса
Үткәннәргә кайтып булса әгәр, Кагар идек койма тактасын. Хыялларга тәртип салыр идек, – Хатирәләр аунап ятмасын! -
Нигә бу мәхәббәт хисе һаман җуелмый икән?
Тыпырчына, ахры, мәңге аерылмаска береккән. -
Качкын (дәвамы)
Очсыз-кырыйсыз тундра, урман, боланнар яратып ашый торган сары төстәге мүк, ягель. Рәхәтләнеп яшә! Бары да бар кебек. Ләкин болан караучыларның бәдрәфләре белән мунчалары гына юк. Халык ара-тирә салкын су белән ачык җирләрен генә юа. Эх, безнең татар өе, мунчасы, чисталыгы, үзе ни тора! Искәндәр еш кына туган авылын, әти-әнисен искә төшерде. Кайтып күрергә насыйп булса иде дип, белгән догаларын укыды. -
Кадерләсәм...
«Әнкәемнең күкрәк сөте – хәләл, Кадерләсәм, – дидем, – Һәр иҗеген туган телемнең…» -
Кайту (повесть)
– Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән. – Ахирәтләр, кем минем белән бара? – Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга. – Кайда сугышулары да билгесез бит әле. – Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде. – Югыйсә соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни. -
Төшләремдә язам
Шигырь язам бары төшләремдә, Таң атуга төшләр югала. Төшләремдә язган матур юллар Офыкларга таба юл ала, Энҗе бөртегедәй уала. -
Кайту (дәвамы)
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыга башлады. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чага пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе иде. Беришләре салмак кына кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына атлады. -
Саха мәхәббәте
Күзне дә ачкысыз бураннар, Салкыны тыныңны куыра... Яратыр өчен бу ватанны, Кирәктер тик саха булырга. -
Намусы кушканча яшәгән адәмгә
Югыйсә ничә кат теленгән йөрәгем Төрелгән меңдә бер әрнүле ямауга. -
Кайту (дәвамы)
Мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, һәр аваз җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип, күз яшьләрен түгәләрдер. -
Кайту (дәвамы)
Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный каядыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда, башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын?! -
Кабатлыйбыз, ахры, тагын бабайларның хатасын...
Кем соң белсен ул Үләтнең таҗлар киеп кайтасын? -
Тормышка дан җырлап
Алмагачлар ак күбеккә баткан, Сиреньнәр дә зәңгәр чәчәктә. Матурлыкны күреп соклануым Кеше итеп мине яшәтә. -
Ниһаять...
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде. -
Гомер китабы
Туймаса да кеше бу тормыштан, Китми калыр чара юк ла соң! Китабының соңгы битенә ул Ризалаша – куя ноктасын. -
Аккан суга сал да сагышыңны
Аккан суга сал да сагышыңны Күңелеңә, имеш, тынгы иңсен (Бу халәткә түзми ташар дәрья), Яусыз бирел, язмыш кабат җиңсен. -
Әрләшүләр була инде кайчак
Искә төшә шулчак икебезнең Иң беренче уртак кичке аш – Син пешергән коймакның хуш исе, Һәркайсысы – Нәни бер кояш. -
Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. -
Көзге яңгыр бер көчәя, бер басыла...
Ачылмас та кебек алар бу гасырда. -
Кайту (дәвамы)
Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде: – Баланы калдыр! Кая барасың? Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады. – Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле. – Кызым! – Әни! Тимәгез минем әнигә! -
Кайту (дәвамы)
– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый... -
Кар
Кар ята, кая барма, Мин туган идем карда. -
Лениза Вәлиева шигырьләре
Югары шигърият биеклегенә күтәрелү өчен Ленизага шул – үзенең сукмагын салырга кирәк булачак. Аңа уңышлар телик! -
Таң сузыла
Җәйге моңлы-җырлы таң сузыла, Үз телендә кошлар җыр сыздыра. -
Ниһаять... (дәвамы)
– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык. -
Җан авазым моңы
Төшләремдә күптән очканым юк, Дөнья йөге тарта төшемдә дә. -
Өксөкүләх (Кулаковский) турында баллада
Һәм кузгала тагын юлга! Галәм сыман Салкын монда, иксез-чиксез кар дөньясы. Ул туктамый, ярты гасыр алдан бара, Күк читендә калка сахалар кояшы. -
Кайту (дәвамы)
Карчык Тәнзиләнең такыр башын сыйпады: – Каракмы син, сабыем? – Юк, – диде Тәнзилә. – Минем ашыйсым килде... – Ә чәчеңне... – Детприёмниктан качтым... – И бала, бала... Бу сүзләрен ул үзәк өзгеч наз белән әйтте. Тәнзиләнең тамагына төер утырды. Күзләренә яшь килде. Карчыкның кулы да назлы, ягымлы, җылы иде. Ул арада карт та тынычланган кебек булды: – Ярый, карчык... Үзең кара... Ул-бу була калса, мин әйтмәде, димә... -
Ниһаять... (дәвамы)
...Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм. -
Брест. 22 июнь...
Саннар каты бәгырьле... Бөек Ватан сугышында 26 миллион кешенең гомере өзелде дип, тиз арада санап үтәбез. -
Ыгы-зыгы, вак мәшәкать бу тормышта...
Тавыш-тынсыз югалыр ул борылышта. -
Заман кырыс
Заман кырыс. Иләкләре тимер, Тимер иләк нидер гел или. -
Кайту (дәвамы)
...Ә аны көткән бердәнбер нәрсә билгесезлек иде. Әти-әнисе кочагында матур гына үсеп килгән кыз баланың язмышы кыска гына вакыт эчендә унөч яшьлек кешенең билгесезлек белән көрәшенә әйләнде. -
Ярлыка
Давыллы, яшенле гакылым Син миңа ни өчен бирелгән? Яңалык ачмадым… Мин – гөлмен, Кысалы киндергә чигелгән... -
Сәлам
Апаны озатып, балаларымны йоклату өчен бишек җыры җырлаганда да, күз алдымнан чибәр моряк белән алсу йөзле кыз китмәде. Йә, нигә алай килеп чыккан инде язмышлары? -
Әти кеше иткән егет без
Татар кайда да үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән дан тота. Пермь краеның Көнгер районында урнашкан Тор – төбәктәге татар авылларының берсе. -
Күлдәвектә янә тамчы бии
Бу халәтем юрыйм гомерлеккә, Кулларыңда булсын мәңге кулым. -
Ниһаять... (дәвамы)
Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме! – Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам... ...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора: «Ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый», – дип. -
Олонһо тәмам булгач
Ачык тәрәзәдән ишетелде Бүгенгенең хәтәр авазлары. -
Ялгызлык
Парлы булгач кына аңлыйсың ул Ялгызлыкның нинди булуын. -
Кайту (дәвамы)
Әнисе башта аны читкә этәрде, янында кем икәнен аңлагач, тезләренә утыртып, куенына кысты да кызының чәчләреннән үбә- үбә такмакларга тотынды: – Кызым! Кызым... Тәнзиләм... -
Сафлык бишегендә
Чишмә юлын таба. Челтер-челтер ага -
Килдем, Аллаһ, Синең хозурыңа...
Озын юллар үтеп Сиңа килдем, Бер Син генә миңа көч-терәк! -
Сиреньнәр шәмәхә төтенгә төренде
Сиреньнәр сеңдергән татлы бер сер инде. -
Качкын (ахыры)
– Мин сиңа шушы чәчәкләрдән башка берни бүләк итә алмыйм. Кабат очрашуы да икеле. Син... Сез миңа яшәү дәрте бирдегез. Әле миндә мондый хисләр кабынганы юк иде. Рәхмәт сиңа Зөләйха! Безнең якларда кадерле кешегә алкалар һәм йөзек бүләк итәләр. Анысын үзең алырсың, – дип, аңа акча сузды. Зөләйха Искәндәрнең кодрәт, дәрт, наз бирә торган киң күкрәгенә сыенды. -
Кайту (дәвамы)
Әнисе кинәт кызның ике беләгеннән алып үзенәрәк тартты. Бертын текәлеп торды. – Әнә шул үзебез кебекләрдән сакланырга кирәк, – диде ул җан әрнүе белән. – Алар арасында төрлесе бар... Әтиең... Кинәт әнисе тукталып калды да күзләрен түбән кадады. Кечкенә булса да, Тәнзилә сантый кыз түгел иде, аңлады ул әнисенең ни әйтергә теләгәнен... -
Шәмгә карыйм, дуслар. Һәм көнләшәм
Шул шәм кебек янып беткәндә дә, Бер мизгелгә калсын нурларым! -
Кем син?!
Кем син?! Белмим! Әйтерсең лә ак фәрештә, Йөзәсеңдер гүя бары күк гарештә. -
Кайту (дәвамы)
Үзләрен коткарган солдатлар да, юл буйлап офыктан офыкка атлап килүче хәрбиләрнең олы юл буйлап сузылган мәетләр өеменә әйләнүе һәм берничә минут эчендә гүр иясе булулары да кызганыч иде. Коточкыч иде бу! Тормышта бернинди тотрыклылык юк, бер мизгел эчендә дөньяның асты-өскә әйләнергә мөмкин дигән сүз. Кеше язмышлары инде иленнән дә, җиреннән дә аерылган, алар тормыш җиле уңаена бәргәләнеп йөрергә хөкем ителгән. -
Дәшә мине
...Дәшә мине ера-а-к ярга Дөньяның балачагы! -
Көзге җил тузгыта яфракларны...
Көз җитүгә урман язны көтә, Төренә дә төштә бөрегә. -
Дөнья бәһаләре
Чыгарыйм дип китап, теләнимме? Булмас микән миңа ул язык?! -
Үтте бер кыз, атлаулары, һай, эре!
Әйтте бер карт: «Чукыныплар киткере, Нинди чибәр!»... -
Ниһаять... (дәвамы)
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени? Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер. – Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде. -
Ул таңнарга кабат юлыкмам
Таңнарымны күпме эзләсәм дә, Ул таңнарга кабат юлыкмам. -
Җирне тырный туарылган аргамагым
Кысаларга кире кайтыр, димә, Бер татыса күңел ирек көчен. -
Колымада
– Тормышың ничек соң, балакаем? – диде әбисе, борчылып. Йортыбызны колхозга тартып алганнан соң, гомер буе читтә каңгырып йөрдек, чит туфракта казындык. Зурәтиең – Әгъзамым чит җирләрдә башын салды, хәзер син җир читендә, чит-ят арасында, тиз генә кайта торган да түгел бит! -
Дөнья матур!
Колач җитмәс мөгезләре аша Яшәр өчен хокук алдыммы? -
Тамчыда чагылган олуглык
Күренекле шагыйрь Зиннур Мансуровның «Өзгәләнгән күңел иҗтиһаты» исемле мәкаләсе («Казан утлары», 2021, №1) соңгы вакытта зур канәгатьлек белән укыган язмаларның берсе булды. -
Яна көннең илчесе...
Юллар чатында сине Көтәрмен, назлы җилем! -
Кайту (дәвамы)
Тәнзилә инде кызылармиячеләрнең ни өчен чигенүен аңлагандай булды, шушы хәтле кодрәткә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да, куәтле булып күренә иде. Бу хәтле көчне күрүгә үк: «Совет власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу. -
Кайту (дәвамы)
Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен? -
Ниһаять... (дәвамы)
– Без күргәннәрне сөйләсәң – суган ачысы пүчтәк ул, – дип куйды. Барлыгы йөзгә якын роль, өч әкият-пьесасы, алты китабы, җиде тәрҗемәсе. Күпме шигырь ятланган, хикәя сөйләнгән концертларда, тантаналарда! Кайларда гына булмаган, утлар-сулар кичелмәгән! Никадәр кеше холкына кереп, театр уйнап кара әле син! Акылдан язарсың... Ә менә үзең булып калу авыррак, чын кеше булып, диюем. Кыйблаңа тугры булып. Сине халкың, тамашачың күтәргән идеалыңа туры килеп. -
Диңгез искә төште әле никтер...
Калды хәтер, үтеп китте гомер. -
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?! Хаклык белән нахак көрәше. -
Кайту (дәвамы)
Бетсен иде бу сугыш тизрәк. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңлата алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә. Берни дә аңламый, кайсы якка булырга да белми. -
Яшәү чыгы...
Күңелемдә сайрый әле Сыерчыгы! -
Яшьлекне сагыну
Яшьлек язларына кайтсаң иде, Гөрләвекләр аккан якларга. -
Депутат
– Яшерен-батырын түгел, борын төбендә – сайлаулар. Анысының да ниндие әле! Альтернатив! Өстән күрсәтелгән кандидат янына без дә үзебездән бер кешене тәкъдим итәргә тиешбез. Син инде, Әхмәди, аңлыйсың, аларның анда инде хәл ителгән. Әмма кәгазьдә, ягъни бюллетеньдә, бар да канун кушканча булырга тиеш. – Кыскасы, Әхмәди, икенче кандидат – син! -
Тукталыш
Әйтә алмыйм, күпме калды көчем, Ярты гасыр гомер үтелгән. -
Саха учагының җылысы
Кунак ашы – кара-каршы, дигән әби-бабаларыбыз. Без дә саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы шигырьләр шәлкемен укучылар кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда. -
Без белгән һәм белмәгән Мәҗит Гафури
Мәҗит Гафуриның татар әдәбияты үсешенә, алгарышына керткән өлеше гаять зур булса да, кайчак без югары бәяне әйтеп тә бетерә алмыйбыз кебек. Моның сәбәпләре дә берәү генә түгел. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Егет тәвәккәлләп, Мингани карт йортына турылады, әмма тыкрык башында аяклары үзеннән-үзе богауланып туктап калды. Әйтерсең, мәчет манарасы җанланды: аның түбәсеннән саркыган азан җил белән күкләргә ашып, яңгыр тамчысыдай Өчнарат өстенә сибелде. Әйе, унбиш ел элек исемен ишеткән иде. Менә тавышын да тыңлый. Мөгаен, һәр авазы моң белән өретелгән догададыр хикмәт: җанны айкый.