Логотип Казан Утлары
Шигърият

Килдем, Аллаһ, Синең хозурыңа...

Озын юллар үтеп Сиңа килдем, Бер Син генә миңа көч-терәк!

Килдем, Аллаһ, Синең хозурыңа,
Асылыма кайттым яңадан.
Яралы кош кебек, башым иеп,
Саркып каннар ага ярадан.
Яраларны ямау өчен, Аллаһ,
Синең кодрәт, Синең көч кирәк!
Озын юллар үтеп Сиңа килдем,
Бер Син генә миңа көч-терәк!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев