Тормышка дан җырлап
Алмагачлар ак күбеккә баткан, Сиреньнәр дә зәңгәр чәчәктә. Матурлыкны күреп соклануым Кеше итеп мине яшәтә.
Алмагачлар ак күбеккә баткан,
Сиреньнәр дә зәңгәр чәчәктә.
Матурлыкны күреп соклануым
Кеше итеп мине яшәтә.
Күзләр күккә карый, тургай сайрый,
Өнди-өнди күкрәп яшьнәргә.
Тыңлыйбызмы?!
Саф чишмәләр чыңлый,
Яшелләнеп, кырлар яшәрә!
Табигатьнең үз кануны – канун,
Уяна ул, кемнән сорасын?!
…Бакыйлыктан иңгән уй-тәхеттән
Офыкларга карап торасың…
Йөгерешеп, нурлар куыш уйный,
Таулар иңендәге урманда.
Нинди шатлык, бал кортлары безләп,
Алларыңа килеп кунганда!
Канат җилпеп күбәләкләр уза
Хуш исләрдән чиккән нур аша.
Шикләнмим дә, бу мизгелдә язым,
Мәхәббәткә тугры җан авазым
Хозыр-Ильяс белән очраша…
Тереклекнең нәкъ үзенә охшап
Килә минем бәйсез буласым.
...Юлларымда каршылыклар калыкса –
Йөрәгемдә давыл дуласын!
Һәр күзәнәк тормышка дан җырлап,
Тантаналы балкып ачыла.
Бәхет төсе чәчеп бәрхет үлән
Күтәрелә, җаным, каршыла!
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев