Кар
Кар ята, кая барма, Мин туган идем карда.
Кар ята, кая барма,
Мин туган идем карда.
Миңа ишелеп төште
Олы кар сөенече.
Тәүге адымым – карда,
Сак кына басып килдем,
Ачылган ак юлларда
Мәктәпкә барган идем.
Кар тыштан салкын кебек,
Ә кагылсаң – яндыра!
Өйдән чыкканны көтеп
Тай сыман кешнәп тора.
Кар эремәс, озак бар!
Юлларым моңа анык, –
Адымымны саный кар
Эземнән мине танып.
Кар җырлый! Кыш – көзгедәй.
Ак сулар агып чыга...
Кар бөртекләре көйли,
Кунып тимерчыбыкка.
Түгел мин кар кешесе,
Миндер моң-зар кешесе.
Туңмыйм мин, эчтән янам –
Мин кардан ялкынланам!
Кар ята, кая барма,
Мин туган идем карда...
Семён Данилов
Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев