Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яшьлекне сагыну

Яшьлек язларына кайтсаң иде, Гөрләвекләр аккан якларга.

Яшьлек язларына кайтсаң иде,
Гөрләвекләр аккан якларга.
Язгы суда йөзгән көймәләрдә
Аксаң иде сабый чакларга.
Яшьлек җәйләренә кайтсаң иде,
Сандугачлар сайрар чакларга!
Тәүге сөйгән ярың белән бергә
Яшьлек сукмагыннан атларга.
Яшьлек көзләренә кайтсаң иде,
Әби чуагына чуалып,
Көзге матурлыкка хозурланып,
Һәр төсенә сөенеп, сокланып.
Яшьлек кышларына кайтсаң иде,
Чана шуып биек таулардан,
Үтсәң иде, кабат үтсәң иде,
Артта калган карлы юллардан!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев