01 (гыйнвар), 2022
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Разил ВӘЛИЕВ. Мин бәхетле – ил бәхетле булса... Шигырьләр. ......................3
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ. Буа. Роман. ...............................................................7
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Гел яхшыга юрасын тик кошлар... Шигырьләр. ..................69
Айдар ХӘЛИМ. Моң кайтты. Повесть. ..................................................................74
Нәҗибә САФИНА. Мәңгелек белән элемтә. Шигырьләр. ..................................103
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Лаләләр. Хикәя. ........................................................107
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА. Табылсын якуты вакытның... Шигырьләр. .....................125
«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
Камил КӘРИМОВ. Йөзгә-йөз. ................................................................................129
«Казан утлары» – минем язмышымда: Фоат САДРИЕВ. Иҗат казаны. .............132
«МӘЙДАН – БАТЫРЛАР ӨЧЕН!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Рафис КОРБАН. Соңгы Сабантуй. Хикәя. .............................................................134
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Лилия ГАЛИТЗУЛЛИНА. Хикәя җегәре (Айдар Хәлимгә – 80 яшь). .....................143
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Дөньяны бары тик яхшы якка үзгәртүче (Разил Вәлиевкә – 75 яшь). ......147
Зиннур МАНСУРОВ. Ваемлы йөрәк авазы. (Ркаил Зәйдуллага – 60 яшь). .............................157
Фотоархив: Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә – 85 яшь. ...................................168
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Тәнзилә ЗУМАКУЛОВА. Сез килегез миңа кунак булып... Шигырьләр. .................170
Муталип БЕППАЕВ. Тауларым – минем очар кошларым... Шигырьләр. ..............172
Әскәр ДОДУЕВ. Җәһәннәм белән куркытма мине... Шигырьләр.
(Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). .......................................................173
ИДЕЛ БУЕНДА ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Идел-Чулман төбәгендә ислам дине: Идел буе Болгар дәүләте. ......174
Сәнгать: Юныс САФИУЛЛИН. Әлки әллә әллүкиме? .............................................179
Әдәби берләшмәләрдә: Р.Гыймадиева, А.Сәгыева, Г.Гыйниятов, Д.Әхмәдуллина, Г.Ибраһимова, Р.Сабирҗанов, М.Сибгатуллина, Ф.Абдуллина, З.Хәкимуллина шигырьләре............185
Газиз тавышлар: Аны әле һаман яраталар (шагыйрь Зөлфәтнең тууына – 75 ел). ....188
Балаларның якын дусты (Дания Гайнетдиновага – 70 яшь).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ............................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ............................................................190
-
Төштән соң
Мин тик күрәм – офыкларда шәфәкъ дөрли, һәм төшемдә соңгы ярым үрә чәчен... -
Хикәя җегәре
Сонгы дүрт дистә ел эчендә татар әдәбиятының үтә мөһим проблемалар белән сугарылуы, һичшиксез, Айдар Хәлим әсәрләре белән дә бәйле. -
Яшьлеккә дәшү
Исәнмесез, саулармы? Җанда янар таулармы? -
Туган йорт учагы
«Туган йортың учагының уты сүнсен!» Юк шуннан да авыр каргыш минем өчен. -
Кыл урта...
Мин йоклыйм дияргә өлгермим, төн дәшә йолдызлы күгенә! -
Дөньяны бары тик яхшы якка үзгәртүче
Танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар милләте, тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү, татар мәдәниятен үстерү өчен янып йөрүче Разил Вәлиевнең татар әдәбияты тарихында үз дәрәҗәле урыны бар. -
Нигә эндәшмисең?
Нигә эндәшмисең? Сизәсеңме Бер сүз яралганын тып-тын гына? -
Бәхеткә юл
Озын булган саен бәхеткә юл Кыскарганнан бара кыскара. -
Шәле тарихында «Франция эзе»
Иренмичә күзаллагыз: күпмедер вакыт Франциядә яшәп алган татар аксөяге, Казан ханлыгына кайтып, Мишә елгасы тирәсендәге матур урында йорт төзетә. -
Ташлар
Таш йөрәкле кеше булса булыр, Тик таш түгел ташның йөрәге! -
Ваемлы йөрәк авазы
Узган гасырның сиксәненче елларында татар шигъриятенә килгән Ркаил Зәйдулла шушындый бөек миссиягә алынуын барча тирәнлегендә күзаллап җиткердеме икән?! -
Бурыч һәм бер уч
Мин бу җирдән күпме язлар алдым Күпме назлар алдым мәхәббәттән. -
Соңгы Сабантуй (хикәя)
Ни дисәң дә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе көрәш инде ул! Сабан туе ел саен малайлар көрәше белән башланып китә безнең авылда. Минем бер елны да көрәшмичә калган юк үзе. Өченче ел гына көрәшеп булмады. Сабан туен үткәрмәделәр ул елны. Шул коронавирус аркасында инде. Ә болай, көрәш минем өчен – Сабан туенда иң мөһим бәйге. -
Мең яшә...
Синең асыл битләреңә халкымның җаны сыйган. -
Төннәр озын, име, көне – кыска
Төннәр озын, име, көне – кыска, декабре – кара, кары – ак. -
Чик
Чикләр белми кеше генә. Йозак элеп ишегенә, Чыгып китә ерак юлга. -
Балачак нигезе
Үги кебек басып торам, үксеп... Көтсәң дә син – көтмәгәндәй инде! -
Ярлары юылган дөньяның...
Уяныйк! Табылсын якуты вакытның!.. -
Әлки әллә әллүкиме?
Әмма аның төп хезмәте сәхнә түрендә. Ул – меңләгән тамашачының сөеклесе. Мине Марсель абый театрга алганда, Әсхәт инде Камалның танылып килүче артисты иде. -
Кышкы авыл
Урамда кыш... Ап-ак карлар ява, Бар табигать акка төренә. -
МОҢ КАЙТТЫ (повесть)
Икеләтә гаҗәбе менә кайда иде: кайтканда, сагынуы никадәр көчле булган булса, ул туган җирнең үзендә шулкадәр тиз, җилгә очкан томан кебек юкка чыкты да куйды!.. -
Сабырлык
Төрле вакыт булды дөнья булгач, Азмы-күпме килде авырлык. -
Куар-код
Тик тор! – дим, кая качсаң да, Куар-код тотар куып. -
ИДЕЛ-ЧУЛМАН ТӨБӘГЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ: ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
Урта гасырларда безнең борынгы төрки бабаларыбызның мәдәни һәм көндәлек тормышындагы яңарыш һәм алгарыш та, шиксез, ислам динен кабул итү – мөселман цивилизациясенә кушылу белән бәйле була. -
Өмет
Хастаханә... Ап-ак диварлары... Ничәнче кат керде төшемә. -
Өмет уты
Тик күнелдә өмет уты сүнми – Әле дә ярый шул ут бар әле! -
Сагынганда
Сагынганда хатлар язам сиңа, Хатлар гына басмый сагышны. -
Моң (повестьнең дәвамы)
Дулкынлануыннан нишләргә белмичә, Сабирҗан яңадан кешесез тереклек таплары белән сурәтләнгән тәрәзә каршына килде. Пыяла бу юлы тазарак, чистарак күренде. Бәрәч, әнә тегендәрәк, нәрсә ул? -
Женева күлендә
Женева күленең саф суы Җанымда Иделгә тоташты. -
Бәхетле булсыннар җырларым
Мин китәм мәңгелек иленә, Бәхетле булсыннар җырларым. -
Фальшь сәхнәсе бу
Ярый әле, күпләр былбыл кошның карга икәнлеген белмиләр... -
Йөзгә-йөз
Һәр язучы әдәбият мәйданына үз укучысы белән килә. Безнең буын аларның тугры укучылары. -
Кара күлмәк
Ялгызлык – кара күлмәк, Күп гомер кигәнемә. -
Сүкмәгез көзнең яңгырын...
Сүкмәгез көзнең яңгырын, Туңмагыз җилләрендә. -
Моң кайтты (дәвамы)
Биредә яңгыраган һәр аһәң мәхәббәт, котылгысыз язмыш тарафыннан бездән тартып алынган мәхәббәтне кире кайтару турында иде. Сөю. Нәрсә ул? -
Рәссам
Әйдә рәсем ясыйм әле – Булсын бер кызык. -
Әйт, кем тиде?
«Музейларга кермәм», – дигән идем, Ничек кермисең, ди, керәсең... -
Моң кайтты (дәвамы)
Хәйдәрнең җиде кат җир астыннан килгән көчле тавышы күкрәк читлеген җимереп чыгып, тышкы дөнья аша һәм көчәйгәннән-көчәя барып, күкнең җиде катлы гөмбәзенә күтәрелеп каплана. Гөмбәз пыяла кебек зеңләп тетрәнә һәм чатнаган гөмбәздән чәчрәп, йолдызлар коела. -
Татар мөһаҗире
Мин милләтем – татарларым белән Бергә чакта гына бәхетле! -
Моң кайтты (ахыры)
...Җомга көн, кичке сәгать алтылар булгандыр, Зөһрәләрдә – телефон. Казанның Республика диагнозлар үзәгеннән дәррәү тавыш: «Килеп җитегез, вашему Бигичеву плохо». Зөһрә бар дөньясын онытып, үзләреннән ерак булмаган диагностика үзәгенә чапты. -
Иҗат казаны
Хәзергә әле без каләмдәшләребезнең тәнкыйть белән мавыгып китүләрен дә күреп торабыз. Шулай да әдәбиятта тәнкыйть рухы үзмаксат булып әверелмәсен иде. Безгә бүгенгебезне, киләчәгебезне яхшырак, кешелеклерәк итәргә булышса гына, аның мәгънәсе булыр. Язучының каләме барыннан да элек шуңа хезмәт итәргә тиеш. -
Аһ, син көз!
Аһ, син көз! Син тик сүз лә... -
Лаләләр (хикәя)
Бохара – таштан язылган шигырь. Аның иң кечкенә хәрәкәсе дә миннән зуррак, миннән бөегрәк. Исәпсез-сансыз биналардагы бизәкләр – чигү итеп чигелгән, диярсең! Илаһи хозурлык! -
Лаләләр (хикәянең дәвамы)
– Тюльпан түгел, лалә, – диде күршем. Ул бүген даруын эчеп тормады. Алай да күкләр куенында ойый бара иде инде. Үз кешеләре – нишләтәсең! – Барыбер ләбаса. Хәзрәт ризалашмыйча кашын чытты: – Юк. Лалә – Аллаһ гөле ул. Алар икесе дә бер үк хәрефләрдән җыела: әлиф, ләм... -
Һавада ак күмәч исеме?
Син менә нәкъ бүген яшисең. Сора бер: – Мин чынлап яшимме?.. -
Яз килгәндә әллә нишли иде...
Һич чыгасы килми дөньяларга. Чыгарга да, диләр, ярамый... -
Бу шәһәрдә син телеңне җуйдың ...
Кышкы буран курай моңы белән Колакларга үтеп сызгырды. -
Буа (романның дәвамы)
Сәгыйдулла өстенә гадирәк киемнәрен киде, аннан-моннан капкалап, кибетенә йөгерде. Купшы киенмәве дөрес карар булган икән – аның кибетен талап маташалар иде. -
Буа (романның дәвамы)
Сәгыйдулла кухня ягына узды, өстен алмаштырды һәм күнегелгән эшкә кереште. Суган, кәбестә, сосискалар, ит кисәкләре... Алар белән маташканда, ничектер күңеле тынычлана, авыр хатирәләр читкә китә төсле. Ә хатирәләр бихисап... -
Буа (романның дәвамы)
...Аны балачактан яратмадылар. Мәктәптә укыганда да, һәрчак кыерсыттылар, кимсеттеләр. Хәер, үзе дә кимен куя торган бала түгел. Ул киребеткән, үзсүзле, үчле булып үсте. Мөгаен, җир йөзендә аны чынлап торып ярата алган бер генә кеше – әнисе булгандыр. Әни кеше һәркемгә дә якын, ләкин Адольфның бөтен дөньясында әнисеннән кала беркеме дә юк иде. -
Буа (романның дәвамы)
Надежданы югалткач, Иосифның күңеленең бер кыйпылчыгы кителеп төшкән төсле булды. Хатынын соңгы юлга ул кешеләрдән тартынмыйча, елап озатты. Һәм аның җәсәде каршында бүтән беркайчан да гаилә кормаска сүз бирде... -
Буа (романның дәвамы)
...Бары тик бер генә кеше бу вакытта күз яшьләрен ихластан түгә иде. Бары тик бер генә кеше бу котырынган, акылдан шашкан кавемнең аңга килүен сорап, Ходайга ялвара иде. Бары тик бер генә кеше бу мизгелдә гомере өзелгән мәрхүмнең рухына дога кыла иде. Ул – авыл мулласы Хәмидулла. Ул халык белән бергә мәйданга чыкмады, байларны мәсхәрәләгәнне карап тормады. -
Буа (романның дәвамы)
Мулла йорты тирәсенә шактый кеше җыелган иде. Кара машина янына килгәч, ул янә баласы белән хатынына борылды. «Мин сезне яратам», – дип, тавышсыз гына иреннәре белән әйтте дә хәрбиләр белән бергә арткы урынга утырды. Машина кузгалгач та, борылып карады. Тузан өермәсе артыннан елый-елый, кызы Зөбәйдә йөгерә иде... -
Буа (романның дәвамы)
Төзелеш эшләре кар-буранга, яңгыр-давылга карамый, бертуктаусыз алып барыла. Тоткыннар таң атканчы эшкә керешеп, караңгы төндә генә баракларга кайтып егыла. Хәер, бу яктан Хәмидуллалар бәхетле – алар, салкын булса да, бүрәнәдән салынган баракларда йоклыйлар.