Төштән соң
Мин тик күрәм – офыкларда шәфәкъ дөрли, һәм төшемдә соңгы ярым үрә чәчен...
Төш вакыты узган инде.
Тәрәзәдән башны сузып,
күз ташладым үзәннәргә.
Өянкеләр яфрак коя берән-сәрән,
кыргый гөләп ярга ятып өзгәләнә.
Елга тып-тын. Кичке кояш чумып чыккан.
Сулар алсу. Бурлат төсле кайбер төше.
Җил дә исми. Хисләремне үзенә йоткан
дөньяларның төштән соңгы әверелеше.
Әллә ниләр эшләнмичә калган сыман.
Яфрак ята сукмакларга – үкенечләр.
Мин киткәндә әрәмәләр арасыннан,
иярепләр китәр төсле сары төсләр.
Мин юрамыйм алга таба инде берни...
Шундый көлке, шундый төлке – күрәзәче!
Мин тик күрәм – офыкларда шәфәкъ дөрли,
һәм төшемдә соңгы ярым үрә чәчен...
"КУ" 01, 2022
Фото: pixabay
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев