Логотип Казан Утлары
Шигърият

Куар-код

Тик тор! – дим, кая качсаң да, Куар-код тотар куып. 

Кая барып бәрелергә

Белмәгән чаклар була.

Юллар бикле, тел йозаклы,

Күзгә ком җиле тула.

Яфрак астына керсәң дә,

Анда – тышта бер тавыш

Ят телдә майтлап сүгенә...

(Кечкенәдән үк таныш.)

Тышауланган аяк белән

Тик таптанып торасың.
Кычкырасы килә дә бит...

Тик ничек кычкырасың?

Бүтәннәрнең тыны да, дип

Чыкмый әнә, шым бул син!

Сулама, тышка да чыкма, –

Бар тишегең йомылсын.

Качасы килә дә ансы...

Булмый яңадан туып.

Тик тор! – дим, кая качсаң да,

Куар-код тотар куып. 

 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев