Бу шәһәрдә син телеңне җуйдың ...
Кышкы буран курай моңы белән Колакларга үтеп сызгырды.
Бу шәһәрдә син телеңне җуйдың
Һәм югалттың ихлас йөзеңне.
Танырсыңмы икән, көзгеләрдән –
Ун ел элек булган үзеңне?
Салкын җилләр алып китте булыр
Күңелдәге милли көйләрне.
Балаларың синең үсеп җиткәч
Тик чит телдә генә сөйләрме?
Йөрәгеңнән синең төшеп калган
Хәтереңнең алтын тартмасын
Бер сагынып искә алырсың да
Эзләп-эзләп, кире тапмассың.
Бу шәһәрдә – тарихыңны җуйдың,
Нәселеңне өздең тамырдан,
Кемнәргәдер иярергә теләп...
Үкенерсең инде ахырдан.
«Кемгә кирәк соң ул?» дия-дия,
Әлифбаңны таптап ташладың.
Мирасыңны, дәүләтеңне җуеп,
Чит милләттә яши башладың.
Ә бары да кызык башланды күк:
Ике телне кушып уйнадык.
Тик уенны өзә алмадык шул,
Вакытында нокта куймадык.
Кышкы буран курай моңы белән
Колакларга үтеп сызгырды.
Юк колакны түгел, ә үзәкне
Уй камчысы белән сыздырды...
"КУ" 01, 2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев