Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярлары юылган дөньяның...

Уяныйк! Табылсын якуты вакытның!..

Ярлары юылган дөньяның

юарга тырышып карасын,

дулкыннар котыра-котыра

и, ялый кан типкән ярасын...

Әй, диңгез!

Иртәнге биштә дә

акылың шагыйрьләр тирәсе...

Тынычлан димим лә, мин дә – шул.

Тукран күк чукыйк соң чигәсен

дөньяның.

Ә аңа барыбер...

Ярлары ашалган, юылган...
Кыйммәтләр шәүләсен иш иткән

тез башы кутырлап кубылган...

Ишекләр күптәннән ачылмый,

Кешелек кешене иш итми...

Нинди яр?!

Җәйләрдән көзләргә бирерлек

бер кушуч наз җитми...

Ярлар юк.

Күбекләр гел өстә...

Дулкыннар, әй, бәрә мамыкны,

дулкыннар яр ашый һәм җанны...

Уяныйк!

Табылсын якуты вакытның!..

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев