Әдәби берләшмәләрдә
Кышкы авыл
Урамда кыш... Ап-ак карлар ява, Бар табигать акка төренә.
Урамда кыш... Ап-ак карлар ява,
Бар табигать акка төренә.
Зифа буйлы бөдрә каеннарның
Җиң очлары гына күренә.
Шул ак карга күмелеп авыл йоклый,
Рәхәт табып кышкы айлардан.
Мондый ачы зәһәр суыкларда
Җылы ала алар кайлардан?
Авыл йоклый... Бары буран гына
Өшетергә теләп җаннарны,
Бар көченә котырып, борын чөеп,
Әй туздыра ап-ак карларны!
Рәзинә ГЫЙМАДИЕВА
Мәмдәл
"КУ" 01, 2022
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев