Шигърият
Аһ, син көз!
Аһ, син көз! Син тик сүз лә...
Аһ, син көз!
Күңел үзгә...
Тезләнәсе килә сары яфракларда...
Үз кешеләр ерагая бара,
Күңел төшә, бәлки, ятракларга?
Аһ, син көз!
Төсләр үзгә...
Кып-кызыл ла Миләш тәлгәшләре.
Мин Өрәңге булып басып торам,
Һәм озатам көзге кәләшләрне.
Аһ, син көз!
Син тик сүз лә...
Син бары тик фасыл!
...ул үтәчәк.
Кызыл керфекләре тибрәнә дә,
Күзен кыса миңа бер гөлчәчәк.
"КУ" 01, 2022
Фото: Krea ai
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Табигатьтә, һәр фасыл күк, .............үтә көзнең килгәне. .............Тик үтми шул аның кеше ............күңеленә иңгәне. ............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0
0
0
Мин Өрәңге булып басып торам (“Ах, син көз!” Ркаил Зәйдулла)Чәчәктә булсам да көзләрен,Алмагач, түгел лә, мин- имән. (“Нигә соң көзләргә кергәндә” Рифат Җамал)Суык баллаган миләштәй каршылыйм гомер көзем (“Баллы миләш” Фәүзия Солтан)Мин- алмагач орлыгы.(“Урта диңгез- Олы диңгез” Сөләйман)Көз җиттеме, үткән чакта Мөштәри урамыннан, Уза аласың, ял итеп, шагыйрьләр урманыннан...Егерме ике төрле агач ,Ләдскинең паркында.Тора, дисәң, шагыйрь качыпһәр агачы артында,Юк, тормыйлар! Шунда инде бу бакчаның кыйммәте-Агачларның һәр төрендә шагыйрьләрнең килбәте:Әнә тора бер өрәңге- койган- куйган Зәйдулла,узып киткән яшь кызларгакүз кысып калган була.Ә янында, туйра кебек,Тора Мирҗәм имәне.Имәннең ниндие бит,Рифат Җамал дигәне...Гел Фәүзия Солтан индебаллы миләш агачы!Тамырларын җәеп киләСөләйман алмагачы.... Кай агачлар, кай шагыйрьгә охшагандыр эчтәрәк?!Танып булмый, эңгер- меңгер. Калынды шул кичкәрәк...
0
0