Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
30 октября 2024 - 13:00
Кычкырып укылган хат (хикәя)
Аязны алырга дип киткән иде әнисе, Аяз кайтты, тик әнисе генә күренми әле. Аяз да кайтканнан бирле көйсез, гел елыйсы килеп тора, ул да әнине сагынадыр инде дип уйлады Айгөл. Ә әби нигә Аязны кочаклап елый икән? Әтинең дә кәефе юк... -
30 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Хәзер мин дә ярдәм итәрмен. Гөлшат торып басмакчы булды. – Син эшлисен эшләгәнсең инде, артыгы белән, калганын без Фәимә апа белән эшләп бетерербез. Прокурорга нәрсә әйтәчәгең турында уйла, бар, – дип, Илдар Азатович коры кына әйтеп куйды. Гөлшат акрын гына, операцияләр бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсендәге диванга кереп утырды. -
21 октября 2024 - 13:00
Ландышлар (хикәя)
Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы – үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент елларының беренче язында бөреләнде... -
14 октября 2024 - 13:00
КАЗАННАН – МИЯУ (хикәя)
Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә. -
11 октября 2024 - 13:00
Ювелир (хикәя)
Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция турында сүз бара, кем авырый – аңа барыбер... -
10 октября 2024 - 13:00
Матәм (хикәя)
Студент елларында алар өч дус булды: Әхтәм, Гафият, Атлас. Атлас... Ефәк егет! Килер микән? Килә алыр микән? Оялмыйча... Һе, авыр хәлдә ул хәзер, ә?! Килми калса, биләгән вазифасы ирек бирми. Килсә... Ни йөзе белән? -
9 октября 2024 - 13:00
Ак юл (хикәя)
Уйларымны берничек тә башыма сыйдыра алмый кайтып килгәндә, иң кызыгы әле алда буласын белми идем... Инде ярты юлны үттек, алда, юл кырыенда 17-18 яшьләр тирәсендәге, заманча кыска гына итәкле бер кыз-бала кул күтәрде. Мин туктарга булдым... -
8 октября 2024 - 13:00
КАРАЧКЫЛАР (хикәя)
Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган ай гына карап торды. Җир уянып килә иде инде. -
30 сентября 2024 - 13:00
Туганнар (хикәя)
Кырык өч яшьле әнисенең каты авырудан вафат булганын белмичә, аны һәм тугыз яшьлек энекәшен күрергә кайткан егет, өйгә кайгы килгәненә ышана алмыйча, бусага аша атлап керде дә, әнисенең өй уртасында яткан гәүдәсен күреп, баскан урынында катып калды... -
26 сентября 2024 - 13:00
Сыңар алка (хикәя)
Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр... -
24 сентября 2024 - 13:00
Борылышта
– Ул борылышта, чыннан да, әйбәт... Ә Машага, Марзиягә диюем, авыр сүз әйтмәгез. Көйләнәчәк аның тормышы... бүгеннән... Мин каерылып, артка борылып карадым: артта тоташ караңгылык, шулай да борылышта, тәрәзәгә капланып, кемдер елмаеп тора сыман иде... -
21 сентября 2024 - 13:00
Әминә (хикәя)
Аның әнисе үлгәч, минем әни белән Әминәнең әтисе өйләнештеләр. Шуннан соң безнең дуслык бетте... -
18 сентября 2024 - 13:00
Упкын (хикәя)
Тырнак астыннан саркып чыккан кан бармакларның хәлен алды. Кая ябышырга белмичә, агач тамырларына ябыша-ябыша өскә үрмәләде Зәлилә... -
10 сентября 2024 - 13:00
Капка (хикәя)
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди. — Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт... Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем... -
6 сентября 2024 - 13:00
МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, БАЛАМ (хикәя)
Шатлык яшенә күмелгән Асия апаның күңеленнән яшен тизлеге белән бар да үтеп китте: кыз кулын сорарга бару, никах мәҗлесе, дус- туганнар белән бергә зурлап туйлар уздыру. Шатлыкка төренгән яшьпар. Шул шатлык белән бергә табибларның «Сезнең балагыз булмый» дигән җанөшеткеч сүзләре. Күпме күз яше, күпме борчу. Катлы-катлы тикшеренүләр, дәваланулар.