Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

ЗИРАТТА ҖЫР (хикәя)

Зират капкасы ябылуга, Зиннур абый, кулларын җәеп, тешен кысып бии башлады. Нинди бию икәнлеге дә, күңелендә нинди көй уйнаганы да билгесез, әмма һәр күзәнәге тартылып, һәр чәч бөртегенә кадәр ярсып бии иде. Ә яңаклары буйлап кайнар яшь ага...

Зират капкасы ябылуга, Зиннур абый, кулларын җәеп, тешен кысып бии башлады. Нинди бию икәнлеге дә, күңелендә нинди көй уйнаганы да билгесез, әмма һәр күзәнәге тартылып, һәр чәч бөртегенә кадәр ярсып бии иде. Ә яңаклары буйлап кайнар яшь ага...

 Юк, ул акылдан шашмаган, ә бары тик әйткән сүзендә торды. Моны аңлаган янәшәсендәге берничә туганы, сүз дә әйтә алмый, үкси-үкси елады.

Бу аның тормыш законнарына, итагатьлелеккә, куркуга карата соңгы тамчы яшьләре иде.

Бу вакыйгадан соң 2-3 ай үткәч, коронавирус дигән афәт авылыбызны ярсып-ярсып кыра башлады. Көн саен диярлек 3-4 кешене больницага алып китәләр, күбесе өйләрендә авырый, явыз кабахәтнең кулы җитмәгән гаилә калмады да кебек... Беркөнне мәчет манарасыннан азан тавышы урынына хәзрәтнең зиратка кабер казырга чакыруы яңгырады. Халык чыкмый, һәркемнең яшисе, туганнарын саклыйсы килә. Мин дә куркам. Үзем өчен түгел, минем дә яшь балаларым, карт әти-әнием бар. Шулай да түзмәдем, берсенә дә әйтми-нитми, ындыр аркылы гына зиратка киттем. Капка ачык, кешеләр күренми. Тик бераз эчтәрәк кенә ниндидер моңсу җыр сузылган тавыш ишетелә. Зиратта җырласыннар әле. Якынрак килеп карасам, Зиннур абый икән. «Ай әле бик еракта идек без, җитмеш чакрым җирдән килдек без», – дип җырлый-җырлый, җир ата. Мине күргәч, танымаган сыман туктап калды.

– Бу мин, түбән оч урамы Шакир оныгы, – дим.

Ул көрсенеп куйды да тагын казый башлады.

– Кая, алыштырыйм, ял ит әзрәк, Зиннур абый!

Әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә туктыйсы килмәде, һаман казый, җирне ала да ярсып-ярсып, өскә ата. Үзе һаман җырлый.  Күңелем әллә нишли. Моңа түзә алмаганлыктан:

– Зиннур абый, син бит кабер казыйсың, җырлама инде, – дидем. Ул шунда ук туктады да, көрәген калдырып, өскә чыкты. Рәнҗеттем, ахры... Телемне тыйсам, ни була? Олы кеше белән шулай ярыймы соң?  

Ул ерак түгел яткан пластик шешәсен күтәреп, су эчте дә чардуганга терәлеп утырды.  Мин, көрәгемне эләктереп, чокырга сикердем.  Бер-ике көрәк алганнан соң, Зиннур абый миңа карап: – Бу аның яраткан җыры иде.

Чыннан да, 20 елдан артык безнең мәктәптә физика һәм математика укыткан Роберт абыйлар безгә башка районнан күченеп килгәннәр иде. Алты ай элек кенә аның хатыны – рус теле укытучысы Роза апаны җирләгән идек. Балалары булмады. Минем качып килүем дә укытучыларыма булган хөрмәтем иде. Башкача булдыра алмадым.

– Бу дөньяда кешеләрне тыңларга кирәкми, ә күңелең кушканны эшләргә кирәк. Юкса соң булуы бар. Ә аннан үкенүдән башка чара юк. Менә мин бердәнбер кызымны югалттым. Бердәнбер! Бик үк яхшы әти дә була белмәдем үзем. Көн-төн эш дип чаптым, ә баламның үсеп җиткәнен күрмәдем. Менә шушы кулларыма күтәреп, балалар тудыру йортыннан алып чыктым һәм менә шушы куллар белән кабергә салдым. Әйткән сүземдә торырга тырыштым. Барысын да эшләдем, тик бер үкенечем калды. Соңгы кыңгырау бәйрәменә бара алмадым. Эштә идем. Төнлә кайтканда, кызым капка төбендә утыра. Минем кайтканны күргәч, күз яшьләрен яшерергә теләп, кул арты белән сөртте дә читкә карады. Ни булды дип сорагач, бәйрәмдә барлык кызлар да әтиләре белән биегәнлеге, ә аның берьялгызы читтә калганлыгы ачыкланды. «Борчылма, кызым, туеңда биербез», – дип, вәгъдә бирдем. Бер ай, туйга бер ай вакыт калгач вафат булды.

Ул башка сүз әйтмәде, шешә бөкесен ачып, су эчте дә, «Ай, әле бик еракта идек без...» дип җырлап җибәрде. Зиратта җырлады...  Мин дәшмәдем, күзләремне аңардан яшереп, кабер казуымны дәвам иттем. Ә күз алдымда Зиннур абыйның ярсып-ярсып биюен тойдым.  Җырласын әйдә, күңеле ничек куша – шулай эшләсен. 

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: хикәя проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК авыр хикэя булды бу елатты туземлек сезгэ хэм бу хикэяне укучыларга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе,бу тормыш шундый икэн елатада,жырлатада,биетэдэ.Чыдыйсын барысынада,Аллахыбыз шулай язгандыр дип буйсынабыз.Э,эчтэге хэсрэтне анлатыпта,ачып курсэтеп это булмый,сабыр итэбез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шушы хикәяне укып 27 яшьтә Раббыбыз хозурына күчкән улымны тагын бер кат "җирләдем"