Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Адашкан (хикәя)

- Әни, әнә, әби хәер сорый! - диде кызым, кемгәдер төртеп күрсәтеп. Чынлап та, кафега якын гына, урамның кеше иң күп йөри торган җирендә, ак яулыклы бер әби бөкрәеп утыра иде...

Күңелләрне рәхәтләндергән отпускның уртасы гына иде әле. Быелгы саран җәйнең сирәк матур көннәренең берсе. Гадәттәгечә йокыны туйдыргач, кибет, базарчык тирәсендәге вак-төяк эшләрне сылтау итеп, кызым белән йөреп керергә булдык. Моңарчы студент халкы, җәяүле яки машинада эшкә ашыгучылар белән күңелле генә гөрләп торган Ленин проспекты тынып калган. Алай да, Стәрленең кайбер урамнарына караганда чагыштырмача хәрәкәт монда: карт-коры ни беләндер сату итеп маташа, йөрергә чыккан яшь ата-ана балалары белән анда-монда үтеп торгалый, яшь җилкенчәк йокыдан айнып җитмәгән йөз белән ялкау гына каядыр баруын белә. Сирәк булса да билгесез тарафка ашыгучылар да күренгәли.

Төш вакыты иде, халыкның күбесе урам буена тезелгән эреле-ваклы ялтыр-йолтыр кафеларга юнәлде. Без дә, кайсын сайлыйк микән дип бераз уйлап торгач, грек стилендә эшләнгән яңа кафега керергә булдык.

- Әни, әнә, әби хәер сорый! - диде кызым, кемгәдер төртеп күрсәтеп. Чынлап та, кафега якын гына, урамның кеше иң күп йөри торган җирендә, ак яулыклы бер әби бөкрәеп утыра иде. Мин аны шундук танып алдым. Эшкә юлым Ленин урамы аша үткәнлектән, еш күрә идем үзен. Кайчагында ул озак кына югалып та тора, ә кайчак 30 градуслы салкынга да карамастан, иртәнге сигездән үк урындыгын алып чыгып утыра. Киеме чиста-пөхтә, үзе тыйнак, кайберәүләр шикелле, әрсезләнеп күзгә керми, итәккә ябышмый, уйга баткандай үзалдына нидер укынып-сөйләнеп тик утыра. Тиеннәрне салучыларга кулларын күтәреп, ишетелерлек итеп дога укып кала.

Әбигә йөгереп акча биреп килгән кызым, гадәттәгечә, бер-бер артлы сорауларын яудыра башлады.

- Әбинең акчасы нигә юк? Җыйган акчасы ашарына җитәр микән? Ул кайда яши икән? - һәм башкалар. Аларга җавапны әбинең үзеннән башка беркем дә белмәгәнлектән, дөньяда төрле хәлләр булуын әби өчен борчылган балага кыскача аңлатырга туры килде. Кәеф җилдән бозылган күл өстен хәтерләтеп үзгәреп тә куйды. Әбигә гадәттәгедән күбрәк акча салуым да ярдәм итмәде. Шулай да кызыма берни сиздермәдем. Болай да нечкә күңелле ул, һәр йортсыз калган яки имгәнгән кош-җанвар өчен дә күпме уйлана, кайгыра аның нәни йөрәге!

Кафе безне үзенең оригиналь интерьеры, башны әйләндерерлек тәмле аш-су исләре белән каршы алды. Ниләр генә пешми дә, ниләр генә әзерләнми монда! Грек милли киемендәге егетләр-кызлар ачык йөз белән каршы ала, җаның ни тели, китерә, тәкъдим итә, үзләре иң якын кешеләрен күргәндәй бәхетле елмая - акчаң гына булсын! Хәер, акчасыз монда кем керсен! Әнә, бала-чагасын, якыннарын сыйларга һәркем мулдан сый, тәм-том китертә. Кыскасы, аш-су тәмле, кунаклар канәгать, һәр өстәл үзенә әңгәмә корып җибәргән. Әйтерсең, кунаклар җыелган бай өй иде зал. Без дә, теләгән ризыкларыбызны китертеп, күңелле генә утыра башладык.

- Әни, әби кереп килә! - дип пышылдады гаҗәпләнүдән күзләре зур ачылган кызым, ишеккә ымлап.

Көтелмәгән хәлдән гөрләп торган зал беразга тынып калды. Ярлы киенгән, төенчеген аскан таяклы әби зәвыклы залда бөтенләй дә ят күренеш иде шул. Ләкин әби, беркемгә дә игътибар итмәстән, өстәл янында таягын, төенчеген калдырып, бөкрәйгән гәүдәсен өстерәп кассага юнәлде. Кемдер гаҗәпләнеп, кемдер кызык көтеп, көлеп аны күзәтә башлады. Хәергә җыелган тиеннәрнең касса тәлинкәсенә чылтырап чәчелгәне ишетелде.

- Чәй...шикәр белән.

- Ипи белән бит?

Юк, әби адашмаган, гадәттәге чәшке чәй белән ипи телеме иде бу.

Барсы өчен дә оят булып китте. Канәгать-тук кыяфәтле кунаклар, зиннәтле зал өчен, кемнәрнеңдер балда-майда йөзеп, нәфес-оят хисен югалтканнары һәм тигезсезлек өчен. Бер карасаң, заманына күрә, безнең тормыш өчен гадәттән тыш хәл түгел. Ләкин чекрәеп торган тигезсезлеккә адым саен очрасам да өйрәнә алмадым. Яныңда гына кемдер (хәтта эт яки песи генә булсын) газап кичергәндә берни дә булмагандай кыланыр өчен, белмим, нинди йөрәкле булырга кирәктер. Юк, әби адашмаган, ул үз юлында, тирә-як дөнья, кешеләр адашкан бугай.

Илүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА. Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев