Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ҮКЕНЕЧ (хикәя)

Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады. – Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер...

Бикә Колынчакова (1946) – ногай язучысы, шагыйрә, драматург, публицист һәм тәрҗемәче. Ногай һәм рус телләрендә егермеләп китап авторы. Дагстанда ногай телендә чыгарыла торган «Байтирәк» альманахының редакторы. Дагстанның халык язучысы. Тәрҗемәче буларак, ногай язучыларының әсәрләрен башка телләргә, Кавказ халыклары язучыларының әсәрләрен ногай теленә тәрҗемә итә. Журналыбызда басыла торган бу хикәясе белән ул татар укучысына беренче тапкыр тәкъдим ителә. 

 

Автобустан төшкәч, Канитат күпкатлы биек йортлар яныннан үтеп, кибеткә керде. Ашарга бер-бер нәрсә алырга дип, азык-төлек бүлегенә тезелгән озын чиратның койрыгына килеп басты. «Никадәр күп вакыт узачак бу чиратта торып, – дип көрсенде. – Бу вакыт эчендә диссертациянең ун табагын язып өлгерткән булыр идем. Әле өйгә кайткач аш пешерергә, шуның арасында кер юып алырга кирәк. Бүлмәләрне Амзатка җыештырттырыр идем. Амзат булыша булышуын, тик ул хатынкыз түгел шул инде, – дип куйды. Шунда ул як-ягына каранды да чиратның башында ук авылдаш күршесе Патиматны күреп алды. Канитат күршесенең кызы Назирә турында уйлады. – Патимат бар эшләп тапканын кызына биреп бара. Оныгын карый, ашарларына әзерли, җыештыра... Өйдәге бар эшне башкара, ә Назирә белән ире кинога, театрга йөриләр, ай буена ял итәргә диңгезгә китәләр. Кемнең эше аз, Аллаһы Тәгалә, күрәсең, шундыйлар турында күбрәк кайгырта. Назирәнең, әнисе ярдәм итмәсә дә, өйдә эше юк. Ә минем һәр минутым кадерле, беркемнән дә ярдәм көтәргә түгел», – дип көрсенде Канитат, кибеттән чыгып баручы Патиматны карашы белән озатып калып. Аның кулларында әйбер белән тулы ике зур сумка иде.

«Их, рәхәт яши Назирә! Минем дә әнием бар югыйсә. Әле Патиматка караганда да эшчәнрәк. Тик минем өчен тырышмый, үзенең ялкау киленен күбрәк кайгырта...» Канитатның күз алдына кояшта йөзе каралган, ябык, бер минут та тик тормый торган әнисе килеп басты. Салият биш бала анасы булганга, илле яшендә үк пенсиягә чыккан иде. Әмма өйдә ял итеп ятып буламы, кызлар кияүгә чыгып, уллары өйләнеп – үз учакларын булдырганнан гына хатынның тормышы җиңеләймәде. Салият улы Яхъя белән тора иде. Алар килене белән кышлауда эшләделәр, шунда куна-төнә яшәделәр. Ә балалары Салият белән авылда тордылар. Яхъяның хатыны үзе караган сарык кебек, бала артыннан бала табып торды. Аларны берничә ай гына күкрәк сөте белән имезде дә каенанасына тапшырып барды. Берсеннән-берсе бәләкәй шул дүрт баладан башка да яшелчә бакчасын, тавыклар белән сыерны карау Салият өстендә булды. Шунлыктан аның бер көнгә генә булса да, башка балалары янына барып кайтырга һичбер вакыты юк иде. Канитат әнисенә: «Миндә генә яшә. Ирем акыллы, балабыз да берәү генә, сиңа бездә яшәве кыен булмас», – дип, бер генә тапкыр әйтмәде. Салиятнең мондый сүзне ишетәсе дә килми иде.

– Нишләп әле үз улым була торып, мин чит ир йортында яшәргә тиеш? Авылдашлар: «Улы була торып, кызының кияве кулында тора», – дип әйтсеннәр дисеңмени? Ят ата баласына карап, бер сүз әйтергә куркып яшәргәме? Кунак булып бара алам, бөтенләйгә килә алмыйм... Үпкәләмә, кызым.

Канитат белә, сәбәп монда гына түгел, дөрес, йола йола инде, картлар аны бозарга теләмиләр. Улы булган бер генә ана да, килене белән эт белән мәче шикелле яшәсә дә, улын калдырып, кызы янына яшәргә китмәячәк. Салият шуның өстенә каланы яратмый. Ул кызының үз теләге белән калада яшәвен аңлый алмый. Дала иркенлегенә, аның үлән исе аңкып торган саф һавасына күнеккән кеше буларак, шәһәрдә тыны кысыла, күңеле болгана. Кызын сагынып килсә дә, «Монда яшәү тоткынлыкта яшәү белән бер. Үзегез кайтыгыз авылга, нәрсә бар шушында?» – дип, тизрәк кайтып китәргә ашкына.

Анасын каланың тарлыгына күнектерүе авыр икәнен Канитат яхшы аңлый. Эш тарлыкта гына түгел. Салият башка бер авылда да яшәмәячәк. Ул үз авылына, даласына тамыры белән береккән. Әгәр карт агачны урыныннан кубарып, башка урынга күчереп утыртсаң, аның яңа җирдә үсеп китәсен беркем дә әйтә алмый. Карт агачның тамырлары бик тирәнгә киткән, тармакланган, аны зарарландырмыйча гына казып алуы мөмкин түгел.

Ярар, бөтенләй торырга килмәсен дә, ди. Һич югы сирәк кенә булса да килгәләп, ярдәм иткәләсә дә, яраган булыр иде. Канитатка хәзер аның ярдәме бик кирәк. Диссертациясен тизрәк язып бетереп котылыр иде. Аспирантурада укыганда, ул районнарга, авылларга йөреп, үзенә кирәкле материалларны туплады. Кайтса, өен тузан баскан, кызы авырып киткән. Барысына да төкереп, укуны ташларгамы икән әллә дип тә уйлады. Ләкин йөрәгеннән бер кисәк итне өзеп ташлаган күк булыр дип курыкты. Ничек итсә итте, укуын ташламады. Менә хәзер институтта эшләү белән диссертация һәм өй арасында чабып үтә гомере.  

Кибеттә бер сәгать вакытын югалтып, ул тулы сумка белән өенә кайтып керде. Биш катлы йорт ишегалдындагы эскәмиядә хатыннар утыра иде. «Мин кызым бәләкәй вакытта да шулай утырып торырга вакыт тапмадым», дип, Канитат эченнән ачуланса да, йортташлары белән җылы исәнләште дә өенә кереп китте.

Ишекне ачкан гына иде, алты яшьлек кызы Альбина каршына йөгереп килеп чыкты.

– Әни, әни, безгә дәү әни килде, тәмле катлама һәм тавык ите алып килде! – дип кычкырды кызы, сөенеп. – Миңа күлмәк тә тегеп алып килгән, тик озын булган. Үскәч киярсең, диде дәү әни.

Канитат тиз генә күтәрелеп, өйгә керде, өй эче чиста итеп җыештырылганын күрде һәм телевизор карап утыручы иреннән: – Әни кайда, кайчан килде, ничә көнгә килгән? Өйне син җыештырдыңмы? – дип сорады.

– Мин кайтканда, әни ишегалдында утыра иде, – диде Амзат. – Икәүләп чәй эчтек, аннары өйне җыештырып алдык. Әле әни аш бүлмәсендә аш пешерә. Ничә көнгә килгәнен белмим.

Канитат аш бүлмәсенә кергәндә, әнисе токмач кисә иде. «Менә әнинең файдасы», дип уйлап куйды кызы.

Ашап-эчкәннән соң Канитат әнисе белән аш бүлмәсендә ялгыз калдылар.

– Син ничә көнгә килдең? – диде ул, көлемсерәп. – Бу юлы сине тиз генә җибәрмәячәкмен. Языласы эшләрем күп, ярты ай чамасы торырсың.

Бу сүзләрне ишеткән Салият дәшмичә калды. Канитат әнисенең янына килеп, аны муеныннан кочаклап алды.

– Яхъяның ялкау хатынын кызганган кебек мине дә бераз кызган. Төннәрен туйганчы йоклауны да оныттым. Синең киленең бер төн йокысыннан калса, шуны атна буе сөйләр иде.

– Шулаен шулай да. Тик мин бу юлы тиккә генә килмәдем, – диде анасы уйчан йөз белән. – Ике-өч айдан бирле авырыксынып торам, йөрәгем әледән-әле туктап алгалый. Ашказаным да күптән начар эшли.

Салият сөйләгән саен кызының чырае үзгәрә башлады һәм ул анасының яныннан читкә китеп, урындыкка утырды. «Үзләренә кирәк булганда, мине искә төшерәләр. Берсе дә мине кызганырга теләми. Яхъяның да бер дә ояты юк, сау чагында әнине эшләтеп, чирли башлагач, кызы карасын дип, миңа китереп ташлаган», дип уйласа да, Канитат дәшмичә калды.

– Минем белән йөрергә бер кеше кирәк. Синең дә вакытың юктыр, – диде әнисе, читенсенеп.

– Минем вакытым юклыгын белә торып мине борчыйлар, – дип кызды Канитат, әнисенең йөзенә карамыйча гына. – Узган айда Әминәт улын җибәргән миңа, институтка керергә булышсын, дип. Минем атамнан калган институтым бар дип белгәндерме. Шушы көннәрдә генә Бәрият килгән баласы белән. Авырый, яхшы доктор табып булмасмы, дип сорый. Амзатларның килене авыру анасын ияртеп килгән, хастаханәгә салырга сорап. Җитмәсә, кулында яшь баласы бар. Төне буе елады, язу түгел, йокларга урын тапмадым. Берсенең дә калада яшисе килми, әмма барысы да минем янга чабудан кыенсынып тормыйлар. Ни өчен Яхъя үзе алып килмәгән сине? Син аның балаларын карыйсың бит!

Салият дәшмичә генә тыңлап утырды да соңыннан арган тавыш белән:

– Минем белән йөрергә вакытың булмаса, китәрмен, нишләп сине борчып йөрим, – диде.

Шул вакыт Канитат әнисенә текәлеп карады һәм аның чырае бозылганын күрде. Шулай ямьсез сөйләп утырганы өчен үзенә ачуы чыкты. «Кем инде мин? Башкаларга вакыт тапканда, тудырган анама ни генә әйтеп бетермәдем», – дип, үзен тиргәде. – Ни дә булса уйлап табарбыз. Хастаханәгә урнашу да кыенлаша елданел, – диде Канитат. – Син бар, ял ит, мин языйм бераз.
Әнисен яткыргач, язарга утырса да, башлый алмыйча, көрсенеп торды. Бер яктан әнисе белән дорфа сөйләшкәненә үкенде, икенче яктан үзен кызганды, барысына да ачуланып, уйлары чуалган иде. Канитат бу төнне дә озак утырды.

Әнисен залда яткырганлыктан, аш бүлмәсендә язды.

Салият төн уртасында су эчәргә дип, аш бүлмәсенә керде.

– Ни булды, авырыйсыңмы әллә? – диде аңа кызы, борчылып.

– Йөрәгем чәнчеде бераз, – диде хатын. Үзе кызын кызганып, аның кәгазьләренә карады. – Йокыңны калдырып, һаман утырасың. Нигә кирәк сиңа бу язу? Авылдагы яшьтәшләрең синнән яхшырак яшиләр. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Баладан да калмыйлар. Синдә бары бер кыз.

– Шулай шул, – дип ризалашты Канитат. Әмма көлемсерәп куйды. – Миңа шундый тормыш ошый. Бу кәгазьләрне язып бетергәч, Мәскәүгә җибәрсәм, хезмәтләрем әрәмгә китмәячәк. Зарлануларым да, йокысыз төннәрем дә онытылыр.

– Алла кушып, шулай булсын, – диде анасы.

Канитат табиблар артыннан ике көн йөреп арыса да, әнисен хастаханәгә яткыра алды. Инде көн дә барып, хәлен белеп торырга кирәк иде. Күбесенчә хастаханәгә ирен җибәреп, үзе ашамлыклар артыннан чапты, базардан барып, җимешләр сатып алды. Әмма әнисе янында озаклап утырырга, матур сүзләр белән аның хәлен җиңеләйтергә вакыт тапмады. Анасы хастаханәдә егерме көнләп ятты. Шул вакыт эчендә авылдан дүрт баланың берсе дә килеп бакмады. Яхъя таныш шофёрдан бер сарык итен җибәргән иде. «Дөньяны колачлап, байлык артыннан куып үләләр инде. Әниләрен килеп күрергә дә вакыт таба алмыйлар», – дип уйлады Канитат алар хакында, тәмам икенче яктан аларның килмәгәненә сөенә дә иде: «Килеп ни эшләрләр иде, өйне пычракка батырып, вакытны алудан башка бер файдалары да булмас!»

Хастаханәдән чыкканнан соң да Салият кызында икенче җомгага хәтле торды.

– Әнкәй һаман уйланып йөри. Ни булган икән? – дип сорады беркөнне Амзат.

– Авылдан берсе дә килеп, хәлен белмәгәнгә үпкәләгәндер, – диде Канитат, яза торган кәгазьләреннән башын күтәрмичә генә.

Әмма Салиятне автобуска озатканда, йөрәге бераз чәнчеп алды. Әнисенең чырае һаман да борчулы иде. Буйга да чүккән кебек күренде. Аны дәвалаган табибның әйткән сүзләре исенә төште. «Әниегезнең йөрәге сау түгел. Санаторийга илтсәгез, авыруы бераз җиңеләер иде, бәлки», – дип әйткән иде ул. Санаторийга тиз генә юллама табуы җиңел түгеллеген яшь хатын аңлый иде, шуңа күрә берни дә дәшмәде. Әлбәттә, Яхъя совхозында шуның хакында сүз кузгатса, алдагы елда табарга мөмкиндер. Агасы берничә елдан бирле алдынгы куйчы, Салият үзе дә совхоз эше өчен аз көч түкмәгән. Әмма бу сорауларны күтәреп, кемдер армый-талмый юллама артыннан йөрергә тиеш.

Автобус киткәннән соң да Канитатның йөрәге урынына утырмады. «Киләсе язлыкта үзем илтермен санаторийга. Юллама булмаса, башка бер әмәлен эзләрмен», – дип уйлады ул.

Акрынлап, аның күңеле тынычланды. Ул диссертациясен язып бетерде. Авылга кайтып килергә дип уйлаган иде дә, Амзат аңа бераз ял итәргә киңәш бирде. Кәгазьләрен Мәскәүгә җибәргәч, эштән соң икәү бергә кинога, театрга барып, үзләренә кунак чакырып, үзләре кунакка барып, Канитат авылга кайтырга дигән уен да онытып җибәрде. Шулай бер көнне таң алдыннан авылдан бер машина килде. «Салият авырып тора, агаң сине алып кайтырга кушты», – диде шофёр. Канитат ни уйларга да белмәде. Машинага иренә дә утырырга кушты. «Үлгәндер, шулай булмаса, аны алып кайтырга машина җибәрмәсләр иде», дип уйлады. Машина туган-үскән җирләренә якынайган саен йөрәге ашкынып тибә башлады. «Чынлап та әнием үлгән булса» дип, бизгәк тотып курка ук башлады. Ишегалларында күп кеше җыелып торганын күреп, Канитат биле кузгалгандай, бөгелеп үк төште. Аның хәле бөтенләй бетте. Ул машинадан ире ярдәме белән көчкә генә чыга алды. Йола кушканча, кычкырып елап җибәрде.

Әниләре вафат булган иде. Аны җирләр алдыннан балаларына күрсәттеләр. Ул якты дөнья белән риза-бәхил булып хушлашкандай, әйтерсең лә, йокыга киткән кебек тып-тыныч йөз белән ята. Мәет озату эшләре башкарылып беткәннән соң, аны ишегалдыннан алып чыгып киттеләр. Яхъяның өе дә, ишегалды да буп-буш булып калды. Канитат авыр төштән уянгандай, әнисенең юклыгына ышанмады. Бүлмәдән бүлмәгә кереп, ишегалдына чыгып, Салиятне күрергә теләгәндәй, як-ягына каранды. «Әле кайчан гына тере булган адәм бүген бу дөньяда бөтенләй яшәмәгән дә кебек юк булды», дип гаҗәпләнде ул.

Канитат үскәндә, кайгы күрмәде. Әтиләре балалар кечкенә чагында ук үлде. Ул вакытта Канитат икенче класста укый иде. Кайгы кызның йөрәгенә кермичә, яныннан узды. Шуннан бирле өйләреннән мәет чыкканы булмады. Ике-өч елдан соң ире Амзатның анасы, озак авырудын соң җан биргәндә, Канитат аның янында иде. Әмма йола буенча аны озатканда елап, йөрәгендә авырлык сизмәде.

Инде Канитат җанында бер авыр хис туганын аңлады. Авылдан ул әнисенең үлгәнлегенә ышана алмыйча китте. Калага килгәннән соң да җанына тынычлык тапмады, көн дә уйлары йөрәген телгәләп, ачы хисләргә әйләнә иде. Әнисе белән сөйләшүләр, үзенең авылда узган еллары, әнисенең үләр алдыннан калага килеп яшәве – барысы да бергә искә төшеп, Канитатның күңеленә инде башкача булып күренәләр иде. Тик бер нәрсәгә гаҗәпләнде: «Ни өчен алдан аңламадым әниемнең тормышын? Ни өчен аны җиңеләйтер өчен тырышмадым? Ирсез калып, биш баланы аякка бастырыйм дип яшәде. Авыр елларда нинди яхшылык күрде бездән?» Хастаханәдә ятканда, әнисен дәвалаган табиб әйткән сүзләр исенә төште Канитатның. «Яшьли ирсез торып калган авыл хатыннарына тормыш алып баруы кыен. Тормыш иткәндә генә түгел, саулыгын да ала ул. Йөрәгенең авыртуын шуннан күрәм...» – дигән иде табиб.  

«Яңадан кияүгә барырга уйламады да әниебез, – дип көрсенде Канитат. – Бөтен уйлаганы балалары турында булды. Аның берәр көн матур итеп киенгәнен, берәр көн ирләр турында уйлаганын күргәнем булмады».

Канитат гаиләдә дүртенче бала иде. Шуңа күрә әнисенең ничек яшәвен туганнарына караганда күбрәк күрде. Әминәт белән Бәрият калада укып йөргәндә, Яхъя өйләнеп, хатыны белән авылга киткәндә, Канитат һәм энесе Арслан өйдә иделәр. Салият җир сугару бригадасының бригадиры иде. Таң белән чыгып китеп, кич кенә кайтып керә иде өйгә. Ә Канитат белән Арслан, мәктәптән кайтуга, өйдәге бөтен эшне башкарып куялар. Бер дә вакыт юк дип тормадылар, көн дә әниләрен өй эше белән изаландырмаска тырыштылар. Аңа кыен булганын аңлыйлар иде. Әниләре аз гына акча тапса да, кызларын киендерергә тырышты, шуларны күреп, үзе киенгәндәй сөенә иде. Тапкан акчасын күбесенчә Әминәт белән Бәрияткә биреп барды.

«Сөелеп, бер яктан да кимчелек күрми үскән апаларым кияүгә чыктылар да әниләрен оныттылар. Бар кайгылары – үз балалары булды. Баласы авырганда, ничек йөгерде Бәрият. Әниебез хастаханәдә ятканда, берсе дә дөньяларын ташлап, аның янына килмәде», – дип уйлады Канитат, авыр көрсенеп. – Ә мин нинди изгелек кылдым?! Мине дә укытты бит ул институтта. Кияүгә чыкканчы бар ишеткәнемне-күргәнемне кайтып, аңа сөйли идем, нинди генә планнар кормый торган идек бергәләп. Иргә чыккач, үз казаным – үз кайгым дип, ничек тиз оныттым шуларны».

Шундый көннәрнең берсендә Канитатның әнисе белән булган бер хәл исенә төште. Шулай бервакыт, кызына кунакка килгәч, Салият аның сандыгында ачык рәсемле кримплен күлмәклек күрде. Ул елларда кримпленны яшьләр дә, картлар да яратып кия иде.

– Төсләре ничек ачык, бизәге матур, – диде Салият, сокланып. Канитат әнисенә гаҗәпләнеп карады.

– Сиңа нигә кирәк булды андый күлмәклек? Картаеп барганда, ачык рәсемле күлмәк кимәкче буласыңмы?

– Шундыйны киеп йөрүчеләрнең миннән кай җирләре артык? – дип, Салият үпкәләде. – Туйларга баргач, хатыннар өстендә күргәнем бар.

– Син яшь чакта алай дип әйтми торган идең, – диде кызы, тагын да гаҗәпсенеп.

– Үзем киенсәм, балаларыма җитмәс дип дәшми торган идем. Кайсы хатын матур киенергә яратмый, барысы да ярата.

Шул чакта күлмәклекнең берсен Канитат әнисенә бирергә дип уйлаган иде дә, әмма кызганды. Аларны авыл хатыннарыннан кулдан, ике бәясен түләп, үзенә яки эштәге хатыннарга булыр дип алган иде. Үпкәләмәсен дип, әнисенә кемгә дип алганын да әйтте. – Инде бер акчалы булсам, сиңа да, үземә дә алырмын, – дип сөендерде. Әмма алмый калды.

Инде үкенеч йөрәгеннән бер дә китмәячәген аңлады. «Күлмәклекләр дип, күпме ят адәмгә бүләк иттем, ничә кешенең үтенечен канәгатьләндердем, әмма үз әниемнең бердәнбер теләген үти алмадым, – дип, хатын түшәгендә әрле-бирле килеп борсаланып ятты. – Кемгә охшаганмын мин? Әниемнең тормышыннан матур тормыш кайда бар иде? Нигә мин башкача яшим? Кайда ялгышканмын? Институтка үзем кереп, үзем аны кызыл дипломга тәмамламадыммы? Соң!..»

Ялгышлыклар шуннан соң башланды. Аспирантурага керер өчен белем түгел, танышлыклар кирәк булып чыкты. Сайлаган юлдан тайпылмас өчен Канитат күп ишекләрне ачты, күп адәмнәр алдында баш иде. Институтта эшләгәндә дә, шундый хәлләргә күп калды. Канитатның бик белемле һәм талантлы икәнен аның белән укыган һәм эшләгән адәмнәр тиз сизделәр. Шушы хаталар исенә төшкәндә, йөрәге тагын да ярсыды: «Дөрес яшәр өчен дөрес кешеләр белән аралашырга кирәк, – дип көрсенде. – Ә мин җил очыртып алып киткәндәй, башкача яшәргә керешкәнмен. Инде кайгы минем күземне ачкач кына үкенәм».

Авылдашлары исенә төшкәндә, әнисе турында уйлап тагын да ныграк кыйналды. «Ничек шулай намусым җитте минем тудырган анам белән шулай дорфа сөйләшергә? Барыгыз да мине әрлисез, миңа ачуыгыз килә! – дип, үзен-үзе ачуланды. – Әниемне бары мин генә кимсеткәнменмени соң? Кайсы ананың баласына зыян ясыйсы килсен? Ничек кенә яманлык итсәк тә, безне кичергән кеше әни түгелме? Ниемә дип шулай ашкынып, ул диссертацияне яздым? Быел куеп торып, бер-ике елдан бетергән булсам, җирнең асты өскә килгән булыр идеме икән? Җир дә җимерелмәгән булыр иде, әниемнең саулыгы турында уйлаган булсам, үлмәс тә иде. Картлыгын да күрми калды, бахыр. Ни була иде, бөтен эшемне ташлап, хастаханәдән чыккач, санаторийга алып китсәм?! Тырышып эзләгән булсам, юлламасы да табылган булыр иде».

Үзен шундый уйлар белән кыйнаган саен инде күп нәрсәгә башкача карый иде Канитат. Авылдашларының берсе, җитмеш биш яшьлек Җарият, әле дә сау-сәламәт, үзе ялгыз яши. Ире күптән үлгән. Авылдашлар аны нигәдер сөймиләр. «Нигә кызганасың син аны? – ди иде алар Канитатка. – Гомер буе ресторан буфетында эшләп, акчадан кимчелек сизмәгән. Авыр елларда бер коштабак он өчен алтын-көмеш алган, берсен дә кызганмаган. Сугыштан соң күпме бала ятим калган, нигә шуларны алып үстермәгән? Җиңел яшәп, картлыгын уйламаган. Инде аз гына авырса да, яллап өен җыештырттыра».

Башта Канитат бу сүзләргә бер дә мәгънә бирмәгән иде. Кортка берәр яры китсә, сөйсә-сөймәсә дә, өен карады, авырса, аңа аптекадан дару алып кайтты. Әмма инде үзенең анасы үлгәндә, Канитат башкача уйлады.

Җарият белән минем әнием арасында нинди зур аерма булган. Ул кигән киемнәрне, ашаган ашларны, күргән курортларны, калаларны безнең әнкәй күрдеме?! Сугыш елларында ачлык та, ялангачлык та күреп килгәнгә, яшьли ирсез калып, һичбер тапкыр тормышыннан зарланмады, җиңеллек эзләмәде. Җарият исә, йөрәгенә нинди дару кирәген, нинди витаминнар суыктан саклавын, баласыз яшәүнең гомерне озынайтуын бик яхшы белә. Безнең әниебез беркайчан да уйлап карамады мондый нәрсәләр турында. Уйлаган булса, без тормышта авырлыклар кичергән булыр идекме?»

Әнисе үлгәннән соң, Канитат Назирә күршесенең тормышына да башкача карый башлады. Нигә дип ул күршесеннән көнләште икән? Ул бит яшь, чибәр хатын, өендәге бөтен авыр эшне карт анасы җилкәсенә салган. Канитат хәзер генә Патиматның ничек итеп авыр атлавын сизде, күрәсең, аяклары шешкән... Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады.

– Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер...

 

Бикә  Колынчакова

Ногайчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев