Язмыш тәгәрмәче (хикәя)

Ямьле язда күңеле әллә нишләп китте Гөлсинәнең. Ул әледән–әле яшьлеген уйлый, бер дә юктан көрсенеп, үкенгәләп тә куя. Әле бит аңа илле генә тулды, бик карт та түгел, югыйсә.

Бүген иртән әтәч кычкырган тавышка уянып китте дә, тизрәк таһәрәт алып, намазлыкка басты. Намаздан соң ул үзенә, балаларына хәерле саулык, бәрәкәтле тигез тормыш теләде, ә туганнары белән дуслык җебен яңартуны сорады. Эшендә дә уңышлар булуын ялварды. Амин, шулай булсын иде, аның уйлары бары тик изгелектә генә бит. Карале, хәзер әнә нинди уйлар уйлый, ә илле яшенә кадәр нинди уйда иде соң ул? Хәтерләми?! Өстенә ак күлмәк, башына ак яулык ябып намазлыкка баскач кына, уйлары яхшы якка үзгәрдеме соң әллә? Әй, үтелгән шул гомер юлы, ашыгылган, кая икәне генә аңлашылмаган... Әйтерсең, ул гомерен этә-төртә үткәргән. Хәзер никадәр ялгышулар, күпме адашулар артында күңеле үкенеч белән тулы аның.

Сараена чыгып тавыкларына җим болгатып, сугыш чукмары – әтәче белән талашып, йомыркалар җыеп керде дә, эшкә җыенды. Капка төбеннән автобус тукталышына кадәр булган арада, ул күңеле белән Илаһысына зекер әйтеп теләк теләп бара, автобуста да танышы очраса сөйләшеп, очрамаса “Әлхәм”ен укырга тотына. Эшенең ишек төбенә килеп җиткәч, тагын Аллаһыдан хәерле эш көннәре сорап эчкә уза. Шөкер, эштә төрлесе була, Гөлсинә кебек күңеле йомшак кешегә күбрәк тә эләгә бугай әле ул, чөнки барлык сүзне дә күңеле аша үткәреп, үзенә кабул итеп алгач, авырга туры килә шул.

Төштән соң, “Улым” дигән язу белән телефоны шалтырады аның:

- Әни, нихәл? Сәламәтлегең ничек? Эштәме? – диде улы.

- Исәнме, улым! Рәхмәт, Аллага шөкер эштә, үзең ничек? Әле шалтыратырга торадыр идем.

- Нигә шалтыратмыйсың соң, күптәннән хәбәрең юк, гел мин шалтыратам. Нәрсә иде?

- Кәмилә шалтыратты. “Бу ялга кунакка кайтсам ярыймы, син эштә буласыңмы?” - дип әйтте.

Кәмилә Гөлсинәнең биш яшьлек оныгы, бердәнбер малаеның беренче хатынының баласы була. Әй, ярата да инде ул оныгын, гел үземә охшаган диеп сөенеп йөри. Тегесе дә бит “Гусина абием!” диеп матур итеп эндәшеп, үзәкләрен өзә. Биш яшьлек баланың үзен генә җибәрмәсләр инде, йә әбисе, йә әнисе белән кайтыр кайтса, диеп уйлап куйды Гөлсинә. Оятлары булмаса, балага сылтау итеп кайтырлар да, кодагый булган кеше телефоннан сөйләшәсе килмәвен оныгы аша бик ачык итеп белдерде. Ә анасы, малаең белән безнең арага син кердең, диде.

Башы бик каты авырткач, эштән ял йортына юллама биргәннәр иде, дәвалану бушка түгел бит, алып килгән акчасы бетеп китте. Кайтырына малаеннан биш йөз тәңкә акча сораган иде шул, ә ул мең сум итеп салган. Әнә шул касса язуын, иренең кесәсеннән актарып тапкан килен, әллә ничә тапкыр исенә төшерде инде аның:

- Малаең сиңа акча җибәреп тора, ә без монда бала белән ачка интегәбез, колбаса алып та ашый алмыйбыз, – диеп.

Аерылышканда судта да әйтте ул сүзен, үзе дә судьядан кирәген ишетте ишетүен, ләкин һаман акыл керми үзенә, акчага да туймый. Әй, шул акчаны сорамаган гына булса, аерылышмаган булырлар кебек иде Гөлсинәгә. Нишлисең, шулай язгандыр, малае биш ел ялгыз яшәгәч, икенче хатын белән никахлашты.

Менә хәзер бу ялга Гөлсинәнең улы икенче хатыны белән кайта, аерылышкан хатыны белән оныгы да кайтып керсә, ни булыр икән, куркам бит улым, диеп, шуны гына әйтәсе иде дә бит улына. Ә малае шуны ишетүе булды, тезеп-санап китте, әйтепме-әйтә телефонның теге ягыннан:

- Син нәрсә, шуларны көйләп чакырып ятасың, минем яңа тормышымны бозаргамы? Ул хатын сиңа ниләр генә әйтмәде, ләгънәт укыды, үлсен диде, ә син кунакка чакырасың?! Булды, җитте! Мин өздем бит инде, син дә өз алар белән араны!

- Ә бала? Ул бит минем оныгым!

Эх, соңгы сүзне әйтмәгән булса...

- ...Бала! Бала белән манипулировать итәләр алар. Үзенең эчәргә яки ирләр белән чыгып китәсе килгәнгә, баланы куяр урын эзли ул, оныттың да мыни, ничә тапкыр шулай булды? Хәтереңдәме, миңа бала кирәк түгел, өченче этаждан тотып атам, диеп ычкынып йөргән вакытларын?..

Барысын, барысын да исенә төшерде шул. Күзләренә яшьләр тыгылды. Гөлсинә яшьләрен сөртеп:

- Нигә кычкырасың соң? – диеп кенә әйтә алды, ә улы аны ишетмичә дә, һаман да күтәренке, ярсу тавышы белән тезде дә тезде генә. Улының алты еллык михнәтле гомере, барысы да кино кебек тезелешеп күз алдыннан үтеп китте.

Түзмәде Гөлсинә, теге яктан басым ясап кычкырган тавыштан туеп трубканы басып куйды. Трубка тагын “Улым” язуы чыгарып уйный башлады. Хатынның иелгән башыннан мөлдерәп тамган күз яшьләре калкып торган күкрәгенә тамып, юкка чыгып баралар иде:

- Әйе.

- ...Син үзең иман карчыгы, башың берни дә уйламый. Безне – балаларыңны, әллә нинди сәбәпләр табып, сүгә беләсең, ә шул азгын хатынга бер сүз дә әйтмисең. Без апалар белән дә сөйләштек синең турыда, безне ничек телисең, шулай ачуланасың, алар сүз әйтә алмый, ә менә мин – төпчегең әйтәм. Алай ярамый, әни! Үзең дин, фәлән-төгән дисең, ярамый, дисең, ә безгә – газиз балаларыңа ни әйтсәң дә ярый. Җитте, безне алай унижать итмә, без дә кеше!

Телефон трубкасындагы кырыс, ләкин газиз тавыш кинәт кенә өзелде. Барысын да күңеле белән яңартып, йөрәге аша үткәргән ана, үксеп елап җибәрде дә, урамга чыгып йөгерде. Кайтыр юлда ул нигәдер әнисен исенә төшерде. Юлында беренче очраган агачның кәүсәсенә башын терәде дә:

- Әни, әнекәем! Зинһар, кичер мине! Гафу ит! – дип өзгәләнеп елады. Бу агач – каен агачы иде. Кайгы килсә каеннарга сөйлә, алар аны тизрәк таратырлар, диеп әйтә иде аңа әнисе. Күрче, бу каен аның юлына үзе чыккан диярсең... Ә шулай да агач кәүсәсе Гөлсинәдән читкә таба авышкандай тоелды аңа, янәсе:

"Соңга калдың инде, әниеңне күмгәнгә дә биш ел үтеп китте, кем генә гафу итәр икән инде сине" - дия кебек иде аңа.

Кызарган күзләрен башкаларга күрсәтмәскә тырышып, түбән карап автобуста кайтты ул. Сәгать угы намаз вакытын әйтеп торгандай, Икендегә чакыра иде. Ул чак тыелып кына намазын тәмам итте, әрвахларга дога кылганда, күз яшьләренең коелуына чик-чама юк иде. Ни гаҗәп, догасын тәмамлагач, ничектер тынычланып, берни дә булмагандай, ятагына барып ятты. Бераздан телефонына хәбәр җибәрделәр, торып алып караса:

- Әнием, гафу ит, кычкырган өчен. Үпкә тотма миңа, мин аңладым үз гаебемне, кичер әнкәй, кабат алай эшләмәм, – дигән язу иде анда.

Ана телефонын үбә-үбә, ярсыган тавышы белән үксеп еларга тотынды да, башын тотып туктап калды.

- Синең гаебең юк, улым. Минем гаебем бик зур әбиең алдында. Мин дә аңа шулай кычкырганмындыр яшәгән вакытта. Менә хәзер үз балам миңа кычкыра. Тормыш бит әйләнә дә килә, язмыш тәгәрмәче шулай тәгәри. Улым, минем язмышымны да, ялгышымны да кабатлама, үзеңә авыр булыр, менә хәзер миңа авыр булган кебек. Вакыт бик тиз җитә икән ул! Әниемнең хәтерен үзем дә сакламаганмын икән...

Гөлнур Васыйлова. Мамадыш

 

фото: islam-portal.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: