Логотип Казан Утлары
Хикәя

Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы (хикәя)

Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта...

– А-а-а...

Нишли ул, нишли ул, йә? Дивана түгел, диген син аны! Акыл йөрәкне шулай сүгә, ә йөрәк кысылганнан кысыла бара. Ул шулкадәр авырта ки, хәтта сулыш алулары читен. Бетәм дигәндә генә ачыргаланып кычкырып җибәргәч, тын юллары ачылып киткәндәй була.

Болай түгел иде бит әле. Намаз укыгач, җибәрә торган иде. Ә бүген... Бүген кышның кыл уртасында тәрәзәләрне киереп ачып һава алмаштыру да, хәтта өй алдыннан йомшак карга яланаяк йөгереп чыгу да булышмады. Хәмдиянең, кара төн җитеп, авыл йокыга талгач, яланаякка гына киз итекләрен элеп, кырга чыгудан һәм өскә менә-менә авам дип торган йолдызларга карап, тавышы карлыкканчы илереп елаудан башка чарасы калмады.

– Нур-ис-л-а-а-а-м!

Яшьлегендә ләззәт белән пышылдаган бу исемгә бүген бер тамчы хәсрәт, бер тамчы үкенү хисе кушылган инде. Тып-тып-тып... Күз яшьләре түгел, гүя хәтер күзәнәкләре тама. Менә ул яргаланып беткән кулларындагы хәтер тамчыларына бага. Ә алар йолдызларның саран нурларында берничә тәлгәш бәхет мизгелен искә төшерә. Хатынга шул берничә тәлгәш тә бик җиткән, ул инде тынычланган иде. Хәзер кар ерып, авыл читендәге йортына кайтасы да, ястык-мендәрләре өстенә авасы. Ул инде орлыгын койган башак сыман буш иде.

Тукта. Чү, ни бу? Хәмдиягә бер мизгелгә дөнья тавышлары тынып калган сыман тоелды. Ул төсе уңган шәле астыннан бүселеп чыккан чәчен рәтләштергәләп куйды да, елаудан шешенеп авырайган күз кабакларын күтәреп, күккә бакты. Аннан тирән сулыш алып елмаеп җибәрде. Җаны күкләрдә, Нурисламы белән кавышырга томырылганда да, тәне рәхәт кенә оеп, йөзендә елмаю эленеп калган иде инде аның. Хатынның иреннәре ул исемне пышылдарлык хәлдә түгел, аны җаны кабатлый һәм бөтерелә-бөтерелә күккә аша иде. Ул белә: Нурисламы да шул ук халәттә, ул да, күккә багып, аңа исеме белән дәшә, аңа ялвара иде.

***

– Кире!

Ноутының экранына төбәлгән кыз шул сүзне генә кысып чыгара алды. Аның йөзе чытылган, кечкенә генә куллары йодрыкка төйнәлгән иде. – Кара инде моны! Үзе онлайнда, үзе ник бер сүз язсын!

Аһ, бу социаль челтәрләр! Дөньяның төрле почмакларында яшәгән адәм балаларын, тоткан да интернет пәрәвезе белән чолгап алып, компьютер экраннарына беректереп куйган. Күпме гашыйк җан бер җылы сүз, һич югы бер смайлик килеп төшкәнен көтеп таң аттыра. Бу Хәмдияләр чорындагы кебек капка төпләрендә утыру, йолдызлар яңгыры астында күзгә багып аңлашу түгел шул инде. Хәмдияләр белән бергә аларның чоры да, зиратка карап, соңгы көннәрен үткәрә. Аннан өч аршын җир, тар ләхет, бәләкәй генә туфрак өеме кала.

Айзирәкне интернет белән чирлеләр рәтенә кертеп булмый үзе. Киресенчә, ул шундый сырхауларга ярдәм итүчеләр сафында. Коллегасы Витёк белән суицид дип шашканнарның төркемнәрен ачыклап, тормыш мәгънәсен җуйган кешеләргә ярдәм итә ул. Ә бит тормыш чыннан да ямьле! Чөнки аның Булаты бар. Тик менә ничәнче көн инде киребеткән Булат ник бер сүз язсын! Ичмасам, телефон трубкасын да алмый.

– Ярар, син дә бер кайтып төшәрсең әле. Тик ул чагында мин булмам!

Кыз шулай диде дә ноутын шапылдатып ябып куйды.

– Йокларга кирәк. Иртәгә яфрак бәйрәме түгел.

Әнисеннән кечкенәдән ишетеп үскән шул сүзләрне кабатлап, кыз юыну бүлмәсенә кереп китте. Иртәгә тагын җитәкчесе белән тарткалашасы була. Аны тарихчы дуслары Алтайга экспедициягә чакыра. Тик менә мөхәррире җибәрми. Янәсе, журналны озакка фотографсыз калдырып булмый. Харап икән, хәзер этендә дә, бетендә дә фотоаппарат.

Айзирәк юк дип журнал чыкмыйча калмас иде әле. Айзирәк яткач та күңеленнән җитәкчесе белән бәхәсләште әле.

***

– Нур-ис-л-а-а-м!

Таң әтәче кычкырып, җаннары тәннәренә атылганда, күктә хатынның иңрәве эленеп калды...

Тагын шул төш! Онытылган иде бит инде. Айзирәк бу төшне беренче тапкыр күргәндә, әллә ни әһәмият бирмәде. Изге урыннар, космик энергия турында әллә ничә фәнни хезмәт укыган кешенең төшенә ни кермәс?! Менә хәзер генә ул аның сәерлегенә һәм үз халәтенең гайре табигыйлегенә төшенде. Тән камыр кебек йомшак, аны җыеп алып булмый, кул-аяклар оеган кебек тыңлаусыз иде.

Айзирәк көч-хәл белән торды да, эшенә җыенды. Ә инде фатир ишеген тышкы яктан яптыңмы, кала ыгы-зыгысы сине шундый бөтереп ала ки, анда төшең түгел, иртән нәрсә ашаганың да онытыла. Ул да онытты, төннәрнең берендә янә шул төшне күргәнче, Нурислам турында уйламады да.

– Миңа психологка барырга кирәк!

Чираттагы тапкыр Нурислам белән саташкач, Айзирәк үзенә ярдәм кирәклегенә төшенде. Бу юлы ул төшендә картайган һәм Нурисламга китәр көннәрем дә күп калмады, сине көтеп кыз әби булып картайдым, дип сөйләде. Ул инде күкләргә ашмый, бәлки йолдызларга карап, сагышын тарата иде.

– Ә үлеп китсәм? – Айзирәк шушы уеннан корт чаккандай сикереп торды да тиз-тиз киенеп чыгып китте.

Менә шундый чакта күкрәгенә капланып еларга Булаты да юк бит, ичмасам. Тәмле-татлы сүзләр язып, күңелен биләп алды да суга төшкәндәй юк булды. Ә бит ул бергә укыган китаплар турында сөйләшүләрен, автор белән риза булмыйча, Тотыш белән Аппакны кавыштырырга тырышуларын сагына, бик сагына. Хәер, сөйләшү дигәне дә күпертү инде аның. Алар бит күрешеп сөйләшмәделәр дә, нибары интернет аша хат алыштылар. Аралашулары да кешечә түгел, төнге уникедән соң башлана иде. Интернет аша телефон номерларын алыштылар, бер тапкыр сөйләштеләр дә. Егетнең тавышы матур, ышанычлы кебек иде.

– Бәлки аңа минем тавышым ошамагандыр?

Айзирәк бу сорауны баш миендә көнгә ничә тапкыр әйләндерә һәм, алдан карышса да, хәзер инде чыннан да ошамагандыр, дигән нәтиҗәгә килгән иде.

Депрессия. Психолог аңа шундый диагноз куйды. Замананың иң киң таралган чире инде бу. Аны билгеләр өчен, анализ биреп торасы да юк. Акча түләп, психолог катына гына үтәсе. Ә бит беренче сеанстан соң да җиңелрәк булырга тиеш иде. Ул исә өенә кайтырга һәм йокларга курка башлады. Һәр көнне үзеңне картайган, бөкрәйгән килеш күр дә, мин үләм, Нурислам, кил инде, дип ялвар инде! Исеме Булат та түгел бит, ичмасам.

Айзирәк күңеле белән төшендә үз язмышын күрмәвен сизә, әмма бу төшнең ни өчен башта сирәк, аннан һәр көнне керүен аңламый иде. Бәлки ул кемгәдер ярдәм итәргә тиештер? Ә бит чыннан да! Бу уй аны уятып җибәргәндәй булды. Җитте, башка психолог катына бармаска! Юкса табиб дигәне кырын карый һәм, үскәнем, минем бик әйбәт психиатр коллегам бар, дип юхалана башлады. Мин һәр көнне үземне кыз әби килеш төштә күрәм, мин тиздән үләм, дип сөйләнеп йөрсәң, сары йортка бикләп куярга да күп сорамаслар!

Витя аны аңлады булса кирәк. Язучы дусты, суицид белән көрәштәше хиромантия һәм тагын шуның ише нәрсәләр белән дә кызыксына бит әле. Дөресрәге, шушы нәрсәләр ярдәмендә акча эшләргә тырыша иде. Кыз коллегасының мавыгуыннан көлә, аңа ышанучы беркатлыларга гаҗәпләнә иде. Әмма беркайчан да үзенең Витя, нишлим, дип ярдәм сораячагын башына да китермәде. Ә бит астралның сүзендә хаклык бар. Кемдер аннан ярдәм сорарга мөмкин. Ләкин кем? Ичмасам, ул бит әбинең исемен дә белми. Шул гомер нишләп аны үзе дип кабул иткәндер инде.

***

Чираттагы суицид өчен беткән авылны сайлаганнар. Айзирәкләр муеннарына таш бәйләгән ике егет белән бер кыз янына бик вакытлы килеп җитте. Алар мондый очракта нинди сүзләр әйтергә кирәклеген белә, тәҗрибәләре бар. Бу юлы да коткарырлар. Тик шулай да мәгънә эзләгән бу яшьләр, аны табалмыйча, яңадан җан кыю юлын эзләмәсләр дип кем әйтә ала? Менә алар, боҗра ясап, дәшми генә басып торалар. Теге өчәү салкын күз карашын җирдә тәгәрәп яткан ташларга төбәгән. Кыз телгә килде: «Сез бит минем матурлык бозылмый, дидегез, ә алар йөзең чалшая, сиңа кызганып түгел, җирәнеп караячак, ди. Миңа андый эффект кирәкми...»

Аның сүзләрен азан тавышы өзде. Кирәк бит, кыйшайган-чалшайган иясез йортлар арасында яши торганнары булса, нибары бишәү булыр. Ә контор бинасына охшаган мәчеттә азан әйтәләр!

– Әйдәгез, мәчеткә!

Айзирәкне башта аңламадылар булса кирәк. Аннан барыбер каядыр барырга кирәк бит инде дигәндәй, аңа иярделәр. Мәчеттә аларны ап-ак сакаллы карт каршы алды.

– Классно!

Әле генә җанын кыярга маташкан кыз бала, мулланың күкрәгенә җиткән апак сакалын күздән кичереп сокланганда, күзләре баягыдай калайлы түгел, анда гамь бар иде. Джинс чалбарлы биш кешенең мулла артыннан аңлар-аңламас дога сүзләрен кабатларга тырышулары, тигезле-тигезсез сәҗдәгә китүләре читтән караучыларга, бәлкем, көлке тоелыр. Әмма болар әллә нишләде. Алар үзләре дә аңлатып бирә алмастай хис кичерделәр.

– Рәхмәт, бабай!

– Иманыгыз нык булсын, балакайлар!

– Бабай, исемегез ничек соң сезнең?

– Нурислам. Айзирәк тораташтай катып калды. Төшләрендә нәкъ шушы күзләрне күреп саташты түгелме соң ул?! Шушы бөрлегәндәй кара, сынап караучан күзләр инде. Таптым мин аны, таптым!

Соңгы төшендә Айзирәк үзен ятакта күрде. Аның инде ялварырга да, бер-ике генә тәлгәш булган якты истәлекләрне барларга да хәле юк иде. Ләкин Хәмдия, күзен ачып, дөньяга соңгы кат багарга һәм, дерелдәгән иреннәрен рәхәт җәеп, бер елмаерга өлгерергә тиеш иде.

– Хәм-д-и-и-я!

Гомеренең иң соңгы мәлендә ул Нурисламы авазын ишетте.

***

– Бабай, Хәмдия кем ул?

Карт сискәнеп китте. Ул чандыр гәүдәле бу кыздан андый сорауны һич тә көтмәгән иде. Әллә Хәмдиянең оныгымы икән? Чая кызда Хәмдия чалымнары да бар кебек. Шундый ук дулкынланып торган куе коңгырт чәч, бәләкәй, җыйнак кына буй-сын, уйчан коңгырт күзләр. Шул күзләр гомере буе эзәрлекләде аны. Кая барса, кая керсә дә, сынаулы караш күзәтә сыман иде. Гаепле ул аның каршында, нык гаепле.

Бабай, ымлап, артыннан иярергә кушты. Капкадан кергәч тә, йорт ягына түгел, бәлки бакча эченә атладылар. Түрдә, алмагачларның киң ябалдашлары кочагына кечкенә генә каралты сыенган иде. Эчкә үттеләр. Айзирәкнең борынын яңа аертылган бал исе кытыклады. Ул шунда гына үзенең көн буена да бер валчык тәгам җыймаганын искә төшерде. Бабай калын итеп күмәч кисте, алдына чүмеч белән бал куйды, термостан чәй агызды. Айзирәк капкалаган арада бабай эш кораллары торган шүрлектән бер тартма алды. Сырлап эшләнгән агач тартма йозакка бикләнгән булып чыкты. Бабайның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырган Айзирәккә әйтеп биргесез кызык, ул үзен хәтта әкияткә эләккәндәй хис итте. Бабай, авыз эченнән нидер пышылдап, тартманы ачты. Анда газеталардан кисеп алынган материаллар, нәрсәләрдер язылган дәфтәр битләре ята иде. Бабай барысын да тартмадан алды. Шулчак өстәлгә читләре ашалып беткән, каралып торган бер катыргы килеп төште. Бу фото булып чыкты.

— Кызым, бакчы, нәкъ син инде Хәмдия...

Айзирәк гаҗәпләнүдән чәйни башлаган ризыгын йота алмады. Чыннан да, аңа үзе сынап карап тора иде. Тик башында кызыл косынка, өстендә ак төрткеләр сибелгән нечкә билле зәңгәр күлмәк, аягында резин итек.

– Бабай, мин бит бу! Карт кеткелдәп куйды.

— Оныкларның әбиләренә охшавы гаҗәп түгел инде, кызым.

— Бабай, мин бит Хәмдия әбинең оныгы түгел. Мин аның хәтта кайда яшәвен дә белмим.

Айзирәккә үзен борчыган төшләре турында сөйләп бирергә туры килде.

Нурислам карт башын чайкады да, Раббыбызның бер хикмәте инде бу дип, хикәятен сөйләп китте. Ул кыска һәм җаннарны тетрәндерерлек гади иде.

– Хәмдия алдынгы комсомолка иде, мин – агитбригада җитәкчесе. Беренче тапкыр кырда, күкчәчәкләр арасында очраштык. Чәчен җил иркенә куйган, кызыл косынкасын муенына бәйләгән. Минем: «Синең кебек корыч атны иярләгән кызлар чалбардан, хром итектән була, күлмәк белән уңайсыз түгелме соң?» — дип сораганым истә. Ни дип җавап биргәндер инде, хәтерләмим, һәрхәлдә җавабы чая булырга тиеш. Миңа ул үткен кыз булып тоелды. Кич белән клубта аны һәм колхозның башка алдынгыларын мактадык, мин күкрәгенә значок тактым, күлмәклек ситсы тапшырдым. Кулын кыскандагы җылылык әле дә учымны кызыштыра, кызым... – Карт хикәятен учларына текәлеп дәвам итте.

– Юк эшне бар итеп, ул яшәгән якларга командировкага еш килә һәм кичке уеннан соң аны озатып куя башладым. Ул, гөнаһсыз күзләрен миңа текәп: «Мин сиңа ышанам, Нурислам, син миңа кагылмаячаксың...» – ди, ә мин: «Үз-үземә ышанмыйм, Хәмдия. Бәйдән ычкынудан куркам», – дип җавап бирә идем. Хәйран инде менә, кулга-кул тотынышкан да юк, ә без бер-беребезне гомер буе беләбез кебек.

...Хәмдияне очратканда, мин өйләнгән, ике балабыз бар иде. Гыйшкым коточкыч газапларга сала, Хәмдия янына барсам, күз алдында – хатын, өйгә кайтсам, Хәмдия тора. Хәмдияне онытырга да тырышам, әмма сагынуга түзә алмыйча тагын ул яшәгән районга барам. Нидер сизенеп, партком секретаре ачыктан-ачык сорау бирде. Мин икейөзле хәшәрәт булуымны таныдым. Шул сөйләшүдән соң Хәмдия янына башка бармадым. Әмма уңышлары турында ишетеп, аның хакында газетада уч төбе кадәр генә булса да мәгълүмат тапсам, кош тоткандай сөенә идем һәм андый язмаларны кисеп алып җыя килдем. – Карт тартмадан алган кәгазь өеменә ымлады.

– Ул бригадир да, колхоз рәисе дә булды, әмма кияүгә чыкмады. Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта: ул Татарстанның иң көнбатыш, мин иң көнчыгыш районында картайдык. Ике җан бер-берсен тапкан икән, алар, нинди вакытка, сәбәпкә һәм җирлеккә туры килүләренә карамастан, ахыр чиктә барыбер кавыша, дигән бер гыйлем иясе. Чөнки аларны пәрәвездән дә нечкә, күзгә күренмәс җепләр бәйли. Син, балам, безнең арада шул күзгә күренмәс җеп булдың һәм миңа Хәмдиянең соңгы сулышын алып килдең. Гөнаһсыз җан, урыны оҗмахта булсын. – Ул кулларын догага күтәрде.

Картның күзеннән бер бөртек яшь сытылып чыгып, ап-ак сакал буйлап йөгерде. Айзирәкнең күңеленә нәкъ төштәгечә җанны өшетерлек сагыш үрмәләгән иде...

***

– Яңгырдан соң саз ерып, җәһәннәмгә бармасаң ярамыймы сиңа, кызкатын?

Витёк нык ачуы килсә генә, керәшенчә «катын» сүзен кыстыра иде. Чыннан да, машиналары аз гына бара да ләмгә батып кала. Машина этеп, үзләре дә пычранып беттеләр, ә авылга һаман да барып җитеп булмый. Айзирәк капылт кына машинадан төште дә, җәйге аяк киемен кулына алып, яланаяк килеш авылга китте. Витяның кая барасың, дигән соравына юл читендәге тирәккә оялаган каргалар күче җавап бирде.

– Каар-р-р!

Абау, бигрәк шомлы як! Кая карама тал-тирәк, һәрберсендә каргалар шәһәре. Болар дәррәү кубып өстеңә ташланса... Айзирәк үз уеннан үзе куркып куырылып килде. Күп калмады инде, әнә зират та шәйләнә. Аңа яңа гына казылган каберне табарга кирәк. Төше рас булса, Хәмдия күптән түгел генә гүр иясе булырга тиеш. Менә ул туфрагы иңеп өлгермәгән калкулык, янәшәсендә бер егет мәш килә.

– Әссәламегаләйкем!

– Сәлам...

– Хәмдия әби кабереме?

– Аныкы, ә сез аны каян беләсез? Аның туган-тумачасы да юк иде кебек.

Илнур күрше егете икән. Чардуган корырга килгән. Хәмдиягә әби дип әйтүче булмады диярлек авылда, ул апа иде, дип сөйләде. Яшьлегендә бер кешене бик яраткан, ә ул аны алмаган дип сөйләгәннәрен, Хәмдиянең басукырларда үз-үзе белән сөйләшеп йөргәнен дә кыстырды. Әмма гаеп итеп түгел, яратып әйтә иде ул аны. Их, хәзер кызлар шундый тугры булса, дип Айзирәккә сынап карап та торды. Хәмдия кебекләр булсын, әмма аның сөйгәне кебекләр булмасын, диде Айзирәк, никтер Булатны искә төшереп. Кыз әманәтне үтәргә ашыкты. Нурислам бабай исән чакта күрешә алмасаң, кабере өстенә менә бу орлыклары чәчәрсең, дигән иде бит. Күкчәчәк орлыклары иде алар, беренче очрашкан көннәре төсе...

***

Поезд Алтайга чаба. Айзирәкне тизрәк илтеп җиткерәсе килә аның. Кыз исә кешеләр җавап бирә алмастай сорауларына җавапны шушы борынгы җирләрдә табасына ышана. Ике җанның тибрәлешен тойган нечкә күңеле борынгы бабаларының авазын да ишетми калмас әле.

Телефон чыңы уйларыннан айнытып җибәрде. Булат иде бу. Имән бармак яшел ноктага басам дигәндә генә, телефон кабат дерелдәп куйды. «Смс» хат килгән икән. Ул нибары бер сүз һәм бер смайликтан гыйбарәт иде. Айзирәккә рәхәт, бик рәхәт иде бу мизгелдә. Иреннәр аңлатып булмаслык бер ләззәт белән үзен Хәмдия язмышыннан аралаучы кешенең экранда чагылган исемен пышылдады:

– Сәлам, Илнур!

 
"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев