Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
10 февраля 2025 - 13:00
Яңа машина (хикәя)
Өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде... -
8 февраля 2025 - 13:00
Бәйрәмле тормыш (хикәя)
Салих, хатынына берни аңлатмыйча, бер чемодан кием-салымын машинасына салып, егерме елдан артык яшәгән өеннән чыгып китте... -
2 февраля 2025 - 13:00
Тылсымлы калаклар (хикәя)
Зөһрә белән Алим, аерылышырга карар кылгач, ду килешеп, соңгы калак-чәшкегә хәтле мал бүлештеләр. Дөресрәге, Зөһрәнең яшь хатынга китәсе иреннән шул мал бүлешү аша булса да үч аласы килә иде... -
28 января 2025 - 13:00
ҮКЕНЕЧ (хикәя)
Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады. – Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер... -
24 января 2025 - 13:00
ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык. -
17 января 2025 - 13:00
Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы (хикәя)
Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта... -
16 января 2025 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты. -
14 января 2025 - 13:00
Әни бүләге (хикәя)
«Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни»... -
12 января 2025 - 13:00
Түрә (хикәя)
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем! -
11 января 2025 - 13:00
ЗИРАТТА ҖЫР (хикәя)
Зират капкасы ябылуга, Зиннур абый, кулларын җәеп, тешен кысып бии башлады. Нинди бию икәнлеге дә, күңелендә нинди көй уйнаганы да билгесез, әмма һәр күзәнәге тартылып, һәр чәч бөртегенә кадәр ярсып бии иде. Ә яңаклары буйлап кайнар яшь ага... -
10 января 2025 - 13:00
ЧӘЧКӘ ТАҖЛАРЫНДА КҮЗ ЯШЕ (хикәя)
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый. Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама. Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә илгә килгән кайгыдан. -
9 января 2025 - 13:00
Адашкан (хикәя)
- Әни, әнә, әби хәер сорый! - диде кызым, кемгәдер төртеп күрсәтеп. Чынлап та, кафега якын гына, урамның кеше иң күп йөри торган җирендә, ак яулыклы бер әби бөкрәеп утыра иде... -
8 января 2025 - 13:00
КЫШКЫ БЕР ТӨН (хикәя)
Әйтегез әле, минем Гөлзифам нишли анда, Гөл-зи-фа-а-ам! Күптәннән хат алмадым үзеннән!.. -Бер айлар элек кенә Гөлзифа апа бәби тапты бит! ...Таимҗан абый дәртләнеп барган җиреннән кинәт шып туктады. – Нич-чек... ничек инде... кыз бар... мин бит өч ел... – диде дә, ике кулы белән битен каплап, чемоданы өстенә сыгылып төште. -
4 января 2025 - 13:00
Көзге (хикәя)
— Кунакка кереп чыгыгыз бер... Мин шушы йортта торам. Ялгызым. Өченче катта. Унөченче фатирда... «Юк инде, кызыкай. Кырыкка җиткән абзаң белән шаярма инде син!» – дияргә дип авызымны ачтым, әмма телем бөтенләй бүтән сүзләр әйтте: — Күрше хакы – тәңре хакы. Чакыргач, кермәү ярамас. Кайчан соң? Кинәт бар гәүдәмне калтырау биләп алды. Соңгы тапкыр мондый куркумы, әллә сөенүме булган шушы хисне мин кайчан кичердем соң әле? -
25 декабря 2024 - 13:00
Ата күке мәхәббәте (хикәя)
Азат Әлфиягә уенчык кына итеп караган бит! Үзенең балага узуын сөйгәненә белдергән көн җир йөзендә яшәгән иң ямьсез көне булып исендә калды Әлфиянең. Азат баланы булдырмау өчен акчасын кызганмаячак икән!