Бәйрәмле тормыш (хикәя)

Җәйге җылы кичтә Салих хатыны Мәүлидә белән кухня ягында яңа гына мичтән чыккан бәлеш белән чәй эчеп утырганда, урам як тәрәзәсен кемдер нык кына шакыды. Капкалары инде бикләнгән булгач, Мәүлидә, йөгерә-атлый, ишек алдына чыгып китте. Салих мәтрүшкәләр салынган хуш исле чәйнең өченче чәшкесен каплаганда, хатыны көдрә чәчле, артык бизәнүе күзгә ташланып торган, матур гына буй-сынлы ят хатынны ияртеп керде. Ят дигәннән, бу хатынны күргәне бар иде Салихның. Аларга дүрт-биш йорт аша гына торган ялгыз Сәвиягә кунакка килеп йөри бу хатын.

-Әнә үзе белән сөйләшегез, - диде Мәүлидә, иренә сораулы караш ташлап.

-Хәерле кичләр, иптәшкәй. Автобуска соңга калдым. Иртәгә иртән эшкә. Олы юлга чыгарып куймассызмы?, - дип бик үтенеп сорады кунак хатын. Салих, ни әйтергә белмичә, икеләнеп торганда Мәүлидәсе:

-Салихкаем, бар инде, илтеп куй кешене, зарыктырма. Ерак түгел бит, - дип кыстады.

Теләр-теләмәс кенә кузгалып, Салих машинасын кабызды. Машинаның алгы утыргычына кереп утыру белән үзен бик ирекле генә тоткан хатын, җиңел сумкасын артка ташлап, өстендәге кофтасын ычкындырып җибәрде. Бик ачык, бик күңелле хатын булып күренде ул Салихка. Юл буена чыр-чыр көлеп, юк-бар сөйләп, Салихны көлдереп бара торгач, олы юл чатына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Хатын машинадан чыгарга ашыкмады. Назлы күзләрен уйнатып:

-Салих, ашыкмыйсыңдыр бит? Мин Рәвия булам. Әзрәк утыр әле, автобус килгәнче, - дип сорады.

Ир кеше, ашыгуын ашыкмаса да, кыенсынуын җиңеп, риза булды. Кая ашыксын Салих? Егерме ел буена бергә яшәп, җиләтә башлаган хатыны янынамы? Йорт-җир дип үлә инде аның хатыны. Көченнән килсә, басып йоклар иде. Туганнарыннан башка беркая кунакка, ял итәргә йөргәннәре юк. Әзрәк Салихка да хатын-кыз игътибары тияргә тиештер. Әнә, бу Рәвияне генә ал. Нинди мөлаем, ачык йөзле. Мондый хатын белән култыклашып урамнан үтүе генә ни тора!

Бер тын күңелле генә сөйләшеп утыргач, Рәвия үзен шәһәргә илтеп куюны бик үтенеп сорады. Салих ничек ташлап китсен аны япа-ялгызын юл буенда кич кырын? Әлбәттә, риза булды.

Шулай, тора-бара сукмак ачылды Салихка Рәвиянең өенә. Кунып та кайткалады. Үз гомеренә өеннән чыкмаган, мал-туар тотып, арып-талып яшәгән иргә җиңел иде шәһәр хатыны белән. Кунакка йөрергә бик яраткан Рәвиядән үзеннән дә кунаклар өзелмәде. Аның күп санлы дуслары белән җыелышып, сәбәпле-сәбәпсез бәйрәм арты бәйрәм, ял кичәләре оештырдылар. Ходай бала бирмәгәнгә артык эче пошмыйча, димәк, шулай кирәк, үзем өчен яшәп калыйм, дип үзе теләгәнчә яшәде ялгыз хатын. Ялгыз дигәннән, өч ирдән аерылса да, кайгырмады. Ирләр алар, таба белсәң, буа буарлык. Менә дүртенчесе килеп керде... Пошаманга каласы юк.

Салих, хатынына берни аңлатмыйча, бер чемодан кием-салымын машинасына салып, егерме елдан артык яшәгән өеннән чыгып китте. Көтмәгәндә яшен суккан кыяфәтле хатыны:

-Салих, ашыкма, әйдә аңлашыйк, - диеп караса да, эндәшмәде. Тиресле, мал-туарлы авылдан чәчәкле, асфальтлы шәһәргә, Рәвиянең барлык уңайлыклары булган фатирына ашыкты.

“Кешечә яшәп калырга кирәк, - дип уйланды ул үзалдына. - Ярты гомер тирес түгеп үтте. Балалар зур инде, аңларлар..."

Балалар дигәннән, улы белән кызын яратмады түгел Салих. Уллары югары уку йортын тәмамлап, эшкә керде. Кызлары укып ята. Аларга карата булган үз бурычын үтәде Салих. Хәзер үзе өчен яшәргә дә хакы бар... Шулай, үзалдына уйлана-уйлана, шәһәргә тиз килеп җитте. “Тиз кайт, сагынам”, – дип калган Рәвиясе диванда ярым исерек йоклап ята иде. Салих кухняда өелеп яткан, юылмаган савыт-сабаны күреп, көрсенеп куйды. Аның хатыны Мәүлидә, назга артык юмарт булмаса да, савыт-сабаны пычрак килеш тотмый иде...

Эшкә-мазарга әллә ни уңганлыгы булмаган Рәвиянең пешеренергә артык осталыгы юк иде. Шулай да магазин колбасасы да, тел белән бик тәмле сыйлагач, үтә торды Салихка. Мәүлидәнең тел йотарлык итле бәлешләрен, кискән токмачлы ашын, кыстыбыен искә алыштыра башлады “доширак” ашап туйган Салих.

Рәвия яңа иренә назга сусарга ирек бирмәде. Тик нигәдер Салихны аның кайнар кочагында йокы алмады... Хатыны белән төн буе сөйләшеп яткан чаклары искә төшеп җәфалады... Чибәрлеккә чибәр инде Рәвия, сүз дә юк. Күз-кашлары уйнаклап кына тора. Башта урамда култыклашып бергә үткәндә, арттан карап калган карашларны тоеп, горурлана иде Салих. Тора-бара янындагы хатынга булган бу игътибар артык күренә, ошамый башлады. “Әллә синеке генә бу хатын, әллә түгел, белмәссең...” , - дип икеләнә башлады. Хатыны Мәүлидә артык чибәрлеге булмаса да, бар җире дә җыйнак, түгәрәк...

Мәүлидә... Ерактан яхшырак күренә икән шул... Салихның туганнары өчен ничек өзелеп тора иде. Кайчан килмәсеннәр, ачык йөз белән каршы ала иде. Ә монда энесе белән сеңлесе бер генә кереп чыктылар Салихның. Шуннан башка аяк басмадылар.

Бәйрәм дә, бик еш кабатланса, бәйрәм ямен югалта икән. Күп ашасаң, бал да ачы. Җитмәсә, хәйләкәр Рәвия өстәлләрдә җыелып калган пычрак савыт-сабаны Салихтан юмалап юдыра. Үз өендә мондый эшне ир кеше өчен түбәнлек санаган Салих идәнне дә сөртеп ала, кибеткә дә йөгерә. Акчага туймас Рәвия риза булсын өчен, көне-төне машинасында кеше ташый. Мәүлидәсе белән яшәгәндә аларның бәйрәме икенче иде... Туганнары килсә – бәйрәм. Сыер бозауласа – бәйрәм... Балалары кайтса – бәйрәм... Егерме ел бергә яшәү уен түгел икән шул сиңа...

Менә шулай җиңел, бәйрәмле тормыш эзләп чыгып киткән ир шәһәрдә, чит хатында яшәүнең “бәхетен” үз җилкәсендә татыды. Үз йортың ни дисәң дә үз йортың инде. Тиресле, ләпекле булса да, үз йортыңда син хуҗа. Рәвия торган саен йортта кем хуҗа икәнен ныграк күрсәтә. Йортка кергән – эттәй күргән, дип юкка әйтмәгәннәр... Җете кызыл тиз уңа икән шул...

...Балалар кайтуына коймак әзер булсын, өй таза булсын, дип мәш килеп йөргән Мәүлидә болдырга чыгып барганда күзмә-күз, маңгайга-маңгай шәһәрчә киенгән ир белән бәрелде. Кинәт кенә кеше күрүдән куркып киткән хатын күзләрен күтәреп караса, алдында, гаепле елмаеп, чемоданын күтәргән... ире басып тора иде...

Физәлия Дәүләтгәрәева

kitap.net.ru

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: