Проза тег белән яңалыклар
-
22 июнь 2026 - 13:00
Фотосурәт (хикәя)
...Бу хатирәләрдән тизрәк котылырга теләп, фотоны ертып атмакчы идем дә ниндидер көч туктатты. Мин аны кабаттан альбомга, Сабан туенда үҗәтләнеп, гер күтәрергә тырышкан малай фотосурәте басылган газета артына яшердем. Иң кызыгы берничә көн узгач булды. -
22 июнь 2026 - 09:00
Брест. 22 июнь...
Саннар каты бәгырьле... Бөек Ватан сугышында 26 миллион кешенең гомере өзелде дип, тиз арада санап үтәбез. -
20 июнь 2026 - 13:00
Соң иде инде (хикәя)
Илсур өйләнгән! Кыз аңа җавап бирмәгәч, егеткә күптән гашыйк булып йөргән күрше кызына өйләнгән егет. Ай, ашыктың, Илсур! Ашыктың! Ике-өч көн көтсәң! -
18 июнь 2026 - 13:00
Әни, су бир (хикәя)
Балакаем! Ниләр генә кылыйм соң синең өчен?! Үз гомерләремне кисепләр бирер идем сиңа бер сүзсез. Терел инде, балакаем?! Ике бөртек балаңны үксез калдырма. И, Ходаем, ниләр генә кылырга?!... -
17 июнь 2026 - 13:00
Төерле пылау (хикәя)
– Мин бит сиңа башка хатын янына китәм дип, кат-кат әйттем. Килде-китте төшләр сөйләп, нервымда уйнап йөрмәгез! Ханым башка бер сүз әйтмичә, урындыктагы төргәген кулына алып, кая куярга белмичә уйланып, икеләнеп торганнан соң, минем якка борылып: «Абый, мин пылау пешереп алып килгән идем, сезгә калдырыйм әле», – диюгә, мин күз карашым белән генә тумбочкам өстенә күрсәттем. -
16 июнь 2026 - 13:00
Ак ефәк (хикәя)
«Сине яратмыйм. Алмаз». Шушы өч сүз 20 яшьлек кызның йөрәген әллә бозга, әллә ташка әйләндерде... Кыз әнисенең кочагына ташланды. Ишетелер ишетелмәс кенә тавыш белән: «Ак ефәгең тапланды, әнием. Кичерә алсаң, кичер мине!» — дип кенә әйтә алды... -
15 июнь 2026 - 09:00
Язмышымны үзем яздым (повесть)
Гаилә хәле: өйләнгән. Хәл итә алмаслык проблема түгел. Биш сәгать элек Рафил Габбасович фатир ачкычын калдырып чыгып китте… -
14 июнь 2026 - 13:00
Язмыш тәгәрмәче (хикәя)
...Син үзең иман карчыгы, башың берни дә уйламый. Безне – балаларыңны, әллә нинди сәбәпләр табып, сүгә беләсең, ә шул азгын хатынга бер сүз дә әйтмисең. Без апалар белән дә сөйләштек синең турыда, безне ничек телисең, шулай ачуланасың, алар сүз әйтә алмый, ә менә мин – төпчегең әйтәм. Алай ярамый, әни! -
13 июнь 2026 - 09:00
Тургай (бәян)
«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. -
11 июнь 2026 - 13:00
Даладан килүче (хикәя)
Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде... -
11 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның ахыры)
– Печән әзерләвеңә рәхмәт, улым, кыш корсагы озын ул! Акмөгезнең бозавы сиңа буласы бит! Дустыңнан бүләк булыр ул сиңа! Малайның йөзенә аптыраулы елмаю җәелде. Әпүшнең дә күңел күге яктырып китте. ...Кошлар агачка сыена. Ә кеше – бер-берсенә. Яшисе дә яшисе әле! -
10 июнь 2026 - 13:00
Алмашыну (хикәя)
Инде менә Жиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?! -
10 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны... -
9 июнь 2026 - 13:00
Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы (хикәя)
Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта... -
9 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның ахыры)
– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим. – Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым. Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады: – Йөзек кесәңдәме? Мин риза…