Проза тег белән яңалыклар
-
8 июль 2026 - 13:00
Җәннәт юлы (хикәя)
Эх, йорткаем! Башлар исән булып, кайта аламмы тагын сиңа... Көзге туңда йөгереп чыккан җиде яшьле ялан аяклы малай, машина артыннан елый-елый ”әткәй.. әткәй...” дип бераз ияреп барды да, караңгыда күздән югалды... -
8 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Зәринәнең яшьле күзләрен күрмәс өчен, шомырт агачы яныннан урап килгән егетнең кулында чәчәк тәлгәше бар иде. Кызның җылы җилдән тузгыган толымына шул тәлгәшне кадап куйгач, Закир күңеленә язның үтеп керүен сизде: – Чәчләреңдә шомырт исе хәзер… – Мәхәббәт исе, – дип төзәтте кыз. Шомырт чәчәкләре бу хушлашуның бердәнбер шаһитлары булып калдылар. -
7 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Әти-әнисенә сөйләсә дә, Зәринәгә бу турыда әйтми торырга булды Закир. Ник дигәндә, сайлау алдында калганда, кемнең дә булса йогынтысына бирелергә теләмәде ул. Ләкин алда биек үрләр вәгъдә иткән якка авышкан саен, күңелендә авыр бер йөк барлыкка килүен сизде. Зәринәгә бу турыда ничек әйтми каласың соң… -
6 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Беркем белән дә бүлешергә теләми икән бит ул Закирны, хәтта дуслары белән дә. Тик күңелен тибрәндереп торган җылы хисләр дә кызга тынгылык бирми иде, чөнки Закирны читкә этәрү белән кире тартып китерү теләге бергә кушылды, һәм Зәринәне ике ут арасында калдырды. Ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Бәлки, кыз чебеннән фил ясыйдыр, тик көнләшүдән бәргәләнгән йөрәген берничек тә тынычландыра алмый. Шуның белән үзен генә түгел, башка берәүне дә газап ялкынына төрә. -
5 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
– Уйлап карармын, бәлки… «Уйлап карармын» дигән сүзләрне яратып караган күз карашына әверелдерү өчен Закирга шактый күп көч түгәргә туры килде. Бер җылы сүз, бер җылы караш өмет итеп йөргән егетнең газаплануын күргән кыз да тора-бара үзе торгызган тимер коймаларны читкә этеп куйды. Ләкин алар арасында биеккә чөеп, түбәнгә ташлый торган таулар да бар иде әле… -
4 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Күз алдыгызга гына китерегез: шәһәр кулга бәйләгән богауларны беренче мәртәбә җимереп, болыннарның иркен кочагына чыгасың. Өйдән берничә йөз чакрым читтә җанга якын булып тоелган «берәүне» ялгыш кына күреп аласың һәм, тормышның моңа кадәр миллион еллар элек кабул ителгән гадәти кануннарына берсүзсез буйсынып, чын-чынлап гашыйк буласың. Һәм син аны кабат очратырга әзер. -
3 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повесть)
Ә аерылышу Закирны шактый үзгәртте. Дөрес, берничә ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәринә урынында һәр кыз шулай эшләр иде. Хәтер дәфтәрен актарып, элеккеге көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты соң аны? Барысы да ничек матур башланган иде бит… -
30 июнь 2026 - 13:00
ИКЕ БӨРТЕК (хикәя)
Искә дә төшерәсе килмәгән кич бит ул... Хәер, җавабын чамалый иде Галия: ире ул көнне барысы да шулай тәмамланачагын алдан ук белгән, сизгән. Әмма барыбер яхшыга өметләнгән, күрәсең. -
29 июнь 2026 - 17:00
Псалом
Син – дога. Син – төсләр догасы. -
29 июнь 2026 - 09:00
Гаилә кыйссасы (новелла)
...Радмир юлда икеләнеп кайтты: дөрес эшлиме ул? Кирәкме бу? Үткән эшкә салават түгелмени?! Ул инде хәзер үк белә: бу очрашудан күңеленә авырлык алачак. Хәтта... төзәлмәслек яра алачак... Кайчандыр ярата язып калган сылу, мөлаем хисапчы кыз белән бүгенге аферист Розалия-Роза арасында нинди уртаклык булсын?! -
27 июнь 2026 - 13:00
Гомерлек үкенеч (хикәя)
Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде... -
26 июнь 2026 - 09:00
Язмышымны үзем яздым (повестьның дәвамы)
Беләм: сиңа авырга туры киләчәк улым!.. Нишлим?! Бүтән чарам юк! Без бөтен авырлыкларны җиңәрбез, улым!.. Син әле бер дигән кызны очратырсың! Ул сиңа сөекле хатын, минем яраткан киленем булыр... Хәл итте! Бурыч: кичекмәстән альфонс ир-ат табу. Монда бик сак, бик уйлап эш йөртү кирәк. – Әни, кайтып җитәбез, – диде улы. Алда шәһәр йортлары күренде. -
25 июнь 2026 - 13:00
Бер башы бит, бер башы! (хикәя)
– Ояты бетте Әсхәтнең, тере хатыны өстеннән уйнаш итә, китсен, – дип кычкырды арттан кемдер. – Җибәрмибез, эшләсен, әллә кемне тәгаенләгәнче, белгән кеше яхшырак! Ә Әсхәтнең үз хәле хәл иде. -
24 июнь 2026 - 13:00
ӘБИЕМНЕ СИН ҮТЕРДЕҢ (детектив хикәя)
– Минемчә, бу – нигезсез гаепләү. Сезне тыңлап, бары тик бер сорау туа: «Ә сез кайда идегез?» Нинди сәер сәбәпләр сезгә еллар буе хәтта шалтыратып алырга булса да комачаулады? Нигә әбинең авыр йөрәк чире белән авырганын белә торып, барлык туганнары аны ялгыз калдырды? -
24 июнь 2026 - 09:00
Язмышымны үзем яздым (повестьның дәвамы)
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Улы нидер әйткәннән соң (машина тавышы: ишетмәде) тегеләр бермәл аптырап, Ильяска карап тордылар да кыска гына сүз алышудан соң китеп бардылар. Берничек тә моны аңлый алмады. Юл буе уйлап кайтты.