Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
7 мая 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Йә, сөйләгез, егетләр, ниләр майтарып ята анда Галимҗан абыегыз? – диде. Карт язучының кайсы Галимҗан хакында соравын алар икесе дә шунда ук аңладылар, әлбәттә. Гафурины, чынлап та, Галимҗан Ибраһимов кызыксындыра иде. Син җавап бирәсеңме дигәндәй, Алиш Әхмәткә карап куйды. – Галимҗан ага егерме җиденче елдан бирле Кырымда яши, – диде Әхмәт. -
6 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ӘДӘБИ-ДОКУМЕНТАЛЬ РОМАН)
«Парень, – диде ул. – Чынлыкта син бер сантиметрга озынрак идең, кәнишне. Баш редактор каршында үзеңне уңайсыз хәлгә калдырасым килмәде инде... Зәкинең дә күңеле булыр дидем. Менә шулай, парень, алдашырга туры килә кайчак... Тагын шуны әйтим дидем, ике уйлама, Зәки хәзрәт чакыра икән, күч син «Казан утлары»на. Үзең беләсең, әдәбият ул бөтенләй башка дөнья... Күч...» -
5 мая 2025 - 09:00
АЛИШ (роман)
– Алишның «Ике улым бар» шигырендәге батыр малайлар менә нинди икән! – дип, аларның башларыннан сыйпады һәм, кесәсеннән ике шакмак шикәр чыгарып, учларына салды. – Йә, сөйләгез инде, исәнме безнең әтиебез? – диде Оркыя, малайлар янына килеп утырган кешедән ире хакында яңалыкны тизрәк ишетергә теләп. -
20 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның ахыры)
Ни генә булмасын, Хәниф кемнеңдер җитмәгәнлеген аңлап боргаланды. Халык арасыннан кемнедер эзләде. Инде вагонга утыргач та, тамбурга чыгып, халык көтүенә күз салды. Аның күзенә алсу плащлы, алсу береткалы берәү чагылып куйды. «Улмы, әллә бөтенләй башка кешеме?» Тик инде аларның юллары мәңгегә аерылып бара иде. -
19 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
...Ашыйсыларын ашап, эчәселәрен эчеп, карыннарында бер йотым, бер йөзем урнаштырырлык урын да калмагач, күпмедер вакытка тынып, дәшми-тынмый гына утырдылар. Диңгез дә давылланыр алдыннан тынып ала диләр бит, Резидә дә күңеленең бер чите белән нидер сизә, ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыгар кебек тоела аңа.. -
18 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Ахыры кунак кызы аны ошаткан, озатып куям дигәч карышмады, киреләнеп маташмады, күрше кызы Рәмзиянең дә аңлатмалары җиткәндер, егетнең өченче курста укып йөрүен дә, боксчы икәнлеген дә чибәркәй белә иде. Үзе дә мәдәният институтының беренче курсына укырга кергән икән, күпмедер дәрәҗәдә коллегалар булып чыктылар. Шушы биюле кичәдән соң яшьләр аралаша башлады. -
17 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Күп еллар үткәч кенә, нинди мәгънәсез, тәрбиясез хат язып җибәргәнлеген аңлады ул. Тик аның әле өмете өзелмәгән иде. Элеккесе барып җитмәгәндер дип уйлап, шундыйрак икенче язманы юллады. Ләкин элеккечә җавап кына килмәде -
14 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Егетләр, бер сату ноктасыннан икенчесенә кереп, күчтәнәч җыйдылар. Татарстан казылыгы, тавыгы, Азиядән килгән лимон-мандарин һәм, әлбәттә, һәрбер татар өчен бик кадерле сый булган һинд чәе. Һәм шулар арасында егетнең Резидәгә дигән «Красная Москва» хушбуе да бар иде. -
13 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Ниһаять, орыш тәмам. Күз төбе күгәргән, иреннәре ярылган, тәне сыдырылган Хәниф, еш-еш сулыш алып, судьяларның игъланын көтә башлады. Рашат Еникеев: «Борчылма, син җиңдең! Хәзер сатлык судьяларның билгеләрен генә көтәсе кала! – дип, бит тирәләрендәге канны сөлге белән сөрткәләде. -
12 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Иртәнге якта әле йокысы да ачылып җитмәгән спортчыларны Казан-Мәскәү поезды Муром каласына китереп җиткерде, җиткерде генә түгел, хәтта килеп җиттегез дип төшереп үк калдырды. Тренерлары Рашат Еникеев инде күптән аяк өстендә иде. Бер бүлектән икенчесенә чабып, шәкертләрен уятып йөрде ул. -
11 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәнифне тетрәтте бу фаҗига! «Менә ни өчен арыслан йөрәкле, курку белмәс Ринат агасы вакыт-вакыт сагыш утларының чоңгылына чума икән! Яралары телгәли икән бит аның йөрәген, ләкин ул аны беркемгә дә сиздермәскә тырыша иде. Чиксез хәсрәтне күтәреп йөрергә дә кирәк бит! -
10 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәниф, чәй тулы капчыгын күтәреп кайтканда, Ринат агасы турында уйлады. «Көче ташып торган, белемле, кыю, шул ук вакытта тәрбияле абзасының тормышында да нидер булган бит?! Нинди фаҗига кичергән икән соң соңгы айларда студент егеткә бик күп яхшылыклар эшләгән кеше?! Әлегә барысы да билгесез шул аңа! Ул бит кайчагында шундый тирән сагышка чума ки, андый чакта әйләнә тирәдәгеләрнең дә дөньялары караңгыланып киткән кебек була. -
6 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәнифнең август ае тулысынча әнисенең туган авылы Балчыклыда Мәүлетдин абыйсында үтте. Төн буе клубта гармун уйнап, кызлар биетеп, дуслары белән аралашып чыгып, тәүлегенә ике-өч кенә сәгать йокы тәтесә дә, абыйсы эндәшүгә сикереп тора иде. Үзе йөри, үзе әле һаман йокысыннан айнып җитә алмый. Кем гаепле соң? -
5 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Ну, җегетләр, рәхмәт, күптән болай рәхәтләнеп утырганыбыз юк иде. Хәниф энекәш, дөресен әйтим, сине беренче тапкыр күргәч, соры гына бер бәндә дип уйлаган идем. Талант иясе икәнсең бит! -
4 марта 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Әлеге тәннәре төрле сурәтләргә бай өч ир-атның аңа карата мөнәсәбәтләре төптән үзгәрде. Карап торырга кырыс, кайчагында хәтта дорфа булып күренгән адәмнәрне Хәниф тә үз итә башлады. «Нихәл, артист энекәш», «булдырасың, молодец», «так держать, Ханиф братишка!» диюләре, егетне үсендереп җибәрә иде.