Ватан (Өченче бүлек / 3)

3

Седльцедә Абдулла Алиштан аерылгач, Франциягә җибәрелергә тиешле Газыйм Кадыйровны башта Чехословакиягә, аннары – Польша, Польшадан соң гына Франция лагерьларына озаттылар. Бер ел эчендә нинди генә илләр, җирләр күрмәде аның газиз башы. Нинди генә эшләрдә эшләтмәделәр. Тимер рудникларында да, таш базларында да, юллар төзүдә дә булды, бомба төшеп җимерелгән йортларны чистарту кебек авыр эшләрнең берсе дә калмады. Франциядән соң Голландиядә эшләтеп, яңадан Франциягә кайтардылар. Шунысы әйбәт: кайда гына булсалар да, аларны фрицлар түгел, фашистлар басып алган илләрнең әсирләреннән төзелгән легион солдатлары саклый иде. Легионерларның барысының да хәле бер, немецка мөнәсәбәте бер. Карга карганың күзен чукымаган шикелле, әсир әсирне кыерсытмый, хәленә керә иде. Кырык өченче елның башында Газыймнарны саклый торган поляк солдатларын Германиягә командировкага җибәрәселәре билгеле булды. Поляклар белән татарлар уртак тел табып, дуслашып беткәннәр иде. Атна-ун көн чамасы Германиядә йөреп кайткан поляк солдатларының берсе, берзаман, үзләре саклый торган егетләрдән: «Газыйм Кадыйров кайсыгыз?» – дип сорады.

– Мин, – диде Газыйм.

– Сиңа хат бар.

Поляк шулай диде дә, кеше-карага сиздермичә генә куен кесәсеннән хат чыгарып, Газыймга тоттырды. «Кешегә күрсәтмә», – диде.

– Бәдрәфкә барып килим әле? – диде Газыйм.

Ни өчен икәнен шундук аңлады поляк. Рөхсәт бирде. Газыйм килгән-килгән дип, кече йомышын йомышлады да, хатны ачып, язуга күз төшерде. Башта ул кемнән булыр икән бу хат, дип аптырап калган иде. Язуны күрүгә – таныды: бу Абдулла Алиш абыйсының кулы иде. Аның шатлыгыннан күзеннән яшьләр атылып чыкты.

«Исәнме, Газыйм! Сезне саклаучы поляк егетләре Едлинога экскурсиягә килгәннәр иде. Сөйләшеп киттек тә, берсе аркылы сиңа хат язып җибәрергә булдым. Аның сөйләве буенча, безнең татар егетләрен саклыйлар икән. Син дә шулар арасындадыр дигән уй килде башыма. Әгәр ялгышмасам, бик әйбәт булыр иде. Сиңа шигырьләр дә язып җибәрәм. Теге вакытта язганнарын да саклыйсыңдырмы, ятлаганнарын онытмагансыңдырмы, боларын да дәфтәреңә күчереп ал. Ә иң мөһиме – командирыңнан Германиягә кайтаруларын сора. Монда безнең татар батальоннары оештырылды. Аларның туган илгә җибәрелүләре мөмкин. Сиңа да бәхет елмаеп куюы бар. «Ни өчен Германиягә кайтасың килә?» дисәләр, «Германия заводларында эшлисем килә, Германиягә ярдәм итәргә телим», диген. Ярый, хуш, очрашканга кадәр. Алиш абыең».

Алиш хатка берничә шигырь дә язган иде. Газыйм аларны кич кайткач дәфтәренә күчереп куйды. Икенче көнне ул лагерь башлыгына керде. Үзен Германиягә җибәрүләрен сорады. Аңа: «Карарбыз», – дип кенә җавап бирделәр. Ачык итеп берни дә әйтмәделәр.

Бу хәлләрдән соң икеме, өчме ай үткәч, Газыймны лагерь начальнигы үзенә чакыртты.

– Ни өчен Германиягә кайтасың килә? – диде ул, тоткынның йөзенә туп-туры бәреп. – Кайда эшләсәң дә бер түгелмени?

– Германиядә эшлисем килә. Ауропа хәтле Ауропада йөреп, Германияне күрмичә калам бугай. Берлинны да күрәсем килә.

– Әйбәт эшләүчеләрне Германиягә сәяхәткә җибәрәбез. Сине дә кертербез исемлеккә. Барып, күреп кайтырсың.

Икенче көнне аларны автомашинада Германиягә алып киттеләр. Әле кайчан гына, каядыр еракта, көнчыгышта, Советлар Союзында барган сугыш Германиянең көнбатышын да узып китүен күреп, юл буе бомба төшүдән хәрабәләргә әйләнеп калган йортларны, корылмаларны карый-карый, алар Берлинга барып керделәр. Бомбага тотылудан Берлин урамнары машина түгел, кешеләр дә атлап йөри алмаслык хәлгә килеп беткән иде. Бу күренештән Берлинның борынгы мәһабәт биналарыннан бигрәк, бүгенге хәленә исе китеп, эчтән генә сөенеп йөрде Газыйм.

Аларны Едлино лагеренда урнашкан татар батальонына алып бардылар.

Газыймны алып кергән баракта татарларның музыкаль капелласы шөгыльләнә икән. Алар көндезге аш вакытына туры килделәр. Шуңа легионерлар белән бергә ашханәгә алып керделәр. Кыска вакытлы сәяхәттә ничек тә Алиш абыйсын күреп сөйләшәсе килә иде. Газыйм озатып йөрүче солдаттан: «Абдулла Алиш дигән кешене беләсеңме?» – дип сорады.

– Тс-с, – диде солдат, бармагын иреннәренә тидереп. – Аның турында беркемнән дә сорама. Үзеңә генә сөйләрмен.

Төшке аш дигәннәре Франциядәге шикелле үк: шалкан шулпасы, чикмәнле бәрәңге. Яшел үлән чәе.

Ашап бетергәннән соң, теге легионер аларны озатып йөрүче поляк солдатыннан Газыймны үзе белән җибәрүен сорады.

– Нигә кирәк ул? – диде поляк.

– Берлинны күрсәтеп йөрим. Ул минем күптәнге танышым...

Поляк рөхсәт бирде. Кич кунарга шушы баракка кайтырга кушты.

Легионер дигәнең татар комитетының пропагандисты Ян Габдуллин дигән кеше булып чыкты. Ян Муса Җәлилләрнең яшерен оешмасында да тора иде. Алиш белән бергә Седльце лагереннан ук танышлар. Ләкин Газыймны күргәне булмаган икән.

Ян Җәлил белән әле Волхов фронтында чагында ук таныш иде. Алар бер үк вакытта диярлек чолганышта калып, әсирлеккә төштеләр. Фронт тәмам таркалып, Габдуллиннар отделениесе, чолганыштан чыга алмыйча, Волхов сазлыкларында озак вакытлар адашып йөрде ул көннәрдә. Әсирлеккә төшкәч, Литва һәм Көнчыгыш Пруссия арасындагы Кальвария дигән җирдә урнашкан Кызыл Армия командирлары лагеренда анкета тутырган чагында ул үзенең коммунист булуын да, тулы исемен дә яшерде. Аның мулла кушкан исеме Муллаян иде, Муллаян Габдуллин. Муллаян 1906 елда Уфа губернасына кергән Яңа Арсланбәк авылында туа. Яшьли үз көнен үзе күрә башлаган үсмер унбиш яшендә чакта ук комсомолга керә. Авыл яшьләренең җитәкчесе була. Бәләбәй педагогия училищесында укый, аннары укытучы булып эшләп ала, Ток-Чуран волость комсомол оешмасына җитәкчелек итә. Район мәгариф бүлеген җитәкли. 1929 елда ук большевиклар партиясенә керә. Кызыл Армиядә хезмәт итеп, лейтенант дәрәҗәсен ала, армиядән соң Кадер районы башкарма комитеты председателе булып тора. Кыскасы, фашистлар әгәр аның кем икәнен белсәләр, минуты-сәгате белән атып үтерелергә тиешле әсир була ул анкета тутырганда. Лагерьга эләгүгә, татар легионы турында ишетә һәм әсирләр арасында яшерен эш алып бару турында уйлый башлый. Седльце лагереннан соң Демблинга эләккән Ян биредә Гайнан Кормаш белән таныша һәм аның яшерен төркеменә языла. Аннары Муса белән очраша. Берничә көн элек кенә Едлинода булган тентү вакытында матрасында листовкалар табылмау аркасында гына кулга алынмыйча калган Янны сатлыкҗан Мәхмүт Җамалетдинов та белми икән.

– Син Алишны каян беләсең? – дип сорады Ян Газыймнан.

– Седльцедә без аның белән бергә булдык. Берничә ай элек поляк солдатлары аркылы ул миңа хат язып җибәргән иде. Берлинга чакырган иде. Ул әйткәнчә үк барып чыкмады, экскурсиягә генә җибәрделәр. Үзен күрергә язмаган, ахры.

– Соңардың шул бераз.

– Ә нәрсә булды?

– Бер сатлыкҗан безне сатты. Алишлар төрмәдә утыра. Суд булырга тиеш. Бәлки, чыгарырлар.

– Чыгарсыннар иде инде. Алтын кеше бит ул. Бер дигән әкиятләр яза балалар өчен. Шигырьләрен ятлап алган идем. Исән кайтсам, хатыны Рокыя апага илтеп тапшырырга сүз бирдем. Әле менә хатында да берничә шигырь җибәргән.

Газыйм кесәсеннән Алиштан алган хатын чыгарып, Янга күрсәтте.

– Берлинга китеп, «Идел-Урал» гәзитендә эшләргә теләгән иде. Аның эш урынын барып күрергә мөмкин булыр микән?

– Барырбыз. Ләкин аның турында миннән узып бер кеше белән дә сөйләшмә. Югыйсә, үзеңне харап итеп куюың бар.

– Аңлашылды.

Алар Едлинодан Берлинга киттеләр. Берлинда Ян Габдуллин кунакны туп-туры «Идел-Урал» гәзите редакциясенә алып барды. Редакциянең кабул итү бүлмәсендә аларны Кыям Галиев каршы алды.

– Исәнмесез, Кыям әфәнде. Бу безнең комитетның кунагы, Франциядән экскурсиягә җибәрелгән татар легионеры Газыйм Кадыйров була. Менә «Идел-Урал» гәзитен чыгаручылар белән таныштырырга алып килдем, – диде Ян. – Безнең өчен кыска гына экскурсия ясап алсагыз иде.

– Рәхим итегез, – диде Кыям. – Бүлмәләргә кереп, хезмәткәрләр белән танышып чыгыйк. Баш редакторыбыз – Татар комитетының президенты Шәфи Алмас, кызганычка каршы, әлегә урынында түгел иде. Бүлмәсен кереп карап чыгарга мөмкин.

Кыям шулай диде дә аларны баш редактор бүлмәсенә алып керде. Аның өстәле бәрхет белән капланган, керүчеләргә бүлмә монда түрә кеше утырганлыгын сөйләп тора иде. Диварда Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый портретлары эленгән. Шәфи Гаяз Исхакый портреты буенча күп сүз булганлыктан, аны яңадан үз урынына ябыштырып куйган иде. Тукай портреты астына аның шигыреннән: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез!» дигән сүзләре язылган.

Баш редактор бүлмәсеннән чыккач, тагын бер бүлмәгә керделәр. Монда өч кеше утырып эшли бугай, өч өстәл куелган иде. Ян Газыймга күз кысып алды да, дивар буендагы зур тәрәзә янындагы бәләкәйрәк өстәл янына килеп:

– Бу урында Абдулла Алиш утырып эшли иде, – диде. – Абдулла Алиш Седльце лагеренда безнең кунак белән бергә булганнар.

– Шулаймыни? – диде Кыям. – Яхшы кеше иде. Кызганыч, кулга алдылар.

Ян Алиш өстәле янына килеп, аның тартмасын тартып ачты да берничә бит кәгазь чыгарды.

– Монда Алишның шигырьләре дә калган бугай, – диде.

– Рөхсәт итсәгез, мин аларны күчереп алыр идем, – диде Газыйм.

– Нәрсәсен күчереп торырга. Тот та ал. Барыбер беркемгә дә кирәк түгел, җыештыручылар чыгарып ташлаячак, – диде Кыям. Үзе үк шигырьләрне алып Газыймга бирде.

Өстәл янындагы диварда бер биткә Алишның «Мин ул төшне кабат күрерменме?» дигән шигыре ябыштырылган иде. Газыйм аны да куптарып алып бирүне сорады.

– Бу шигырен Алиш абый Седльцедә чагында ук язган иде. Миндә дә бар аның ул шигыре, – диде, шигырьне башка битләр белән бергә кушып, кесәсенә бөкләп тыккач.

Өстәл тартмасындагы кәгазьләрдә Алишның «Тормыш дустыма», «Ярканат», «Өметем зур минем киләчәккә» дигән шигырьләре бар иде.

Редакциядән чыккач, Ян Газыймны Алишны белгән «Винета» радиостанциясе редакциясе егетләре янына да алып барды. Аларны да курыкмыйча, Алиш белән Седльце лагеренда бергә булган якташы дип таныштырды. Лагерьга әйләнеп кайткач, беркем белән дә Алиш турында ләм-мим, бер сүз дә сөйләшмәделәр. Ян бары тик Газыймга ничек итеп яшерен оешманың бер хыянәтче тарафыннан фашистларга сатылуы хакында гына сөйләде. Легионерлар белән бер баракта яшәүче шул хыянәтчене читтән генә күрсәтеп, аның турында кайбер нәрсәләрне әйтеп алды.

– Мәхмүт Җамалетдинов атлы бу хәшәрәт комитет пропагандистларын сатканнан соң, батальонда отделение командиры итеп билгеләнде. Башта күз буяу өчен генә аны да кулга алган булганнар иде. Озак та тотмадылар, җибәрделәр. Хәзер түшен киереп йөри әнә. Җир дә йотмый үзен, кабахәтне. Нинди асыл егетләрне харап итте.

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 3 , 2019

Фото:"Казан утлары"

журналы архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: