Арышларда көек исе (дәвамы)
Авыл башындагы карт имәнне узгач, йөгерергә тотынды, олы юлны аркылы чыгып, сулга – басу юлына керде. Ике яктан сыгылып торган арыш башаклары аның билләреннән, терсәкләреннән сыпырып калалар иде. Басуның кичен кояш тәгәрәп төшә торган иң биек урынында Булат та күренде.
***
Алар кичәге урында очрашты. Ай көмеш нурларын мул чәчеп,
үзенең илаһи сәфәренә чыккан. Ләкин бу кич якты булса да, әллә
ничек салкын иде. Алар хәтта исәнләшмәделәр дә. Булат бер җылы
сүз әйтмичә, бер хәрәкәт ясамыйча, коры гына сүз башлады:
– Йә, уйлап бетердеңме, җаным?
– Бетердем уйлап...
Булатның йөзе яктырып киткәндәй булды:
– Алайса син риза?
– Риза димәдем мин.
– Уйлап бетердем дидең.
– Әйе, әти-әниләр әйткәнчә... Ноябрьдә... Октябрь бәйрәмендә...
– Син һаман аңламыйсың! – Булатның тавышы үпкә-ачу белән
тулы иде. – Фашистлар өстебезгә үкереп килә. Айлар сәгатькә тиң!
Әйдә, хәзер үк сезгә керәбез! Гайниямал апага да, Шәрифулла абыйга
да үзем аңлатам. Алар ризалашачак.
– Юк, мәңге юк! – дип ялварды Ләйләгөл.
– Беләсеңме... хәл үзгәрде... – Булат Ләйләгөлнең күзләренә
төбәлде. – Мин үземнекеләр белән сөйләштем.
Ләйләгөл чаң суккандай бер генә сүз әйтте:
– Соң?!
– Алар риза, – диде Булат акрын гына. – Шулай булгач, синекеләр
ничек каршы килсен соң?...
Ләйләгөл Булатның йөзенә йөзен тери язып күзләренә төбәлде:
– Алдыйсың!
– Юк, алдамыйм.
– Күзләреңнән күреп торам: әйт, алдадым диген!!!
– Алдау түгел, алдан күрүем бу, – дип куйды Булат ничектер тыныч
тавыш белән. – Хәзер сезгә керәбез дә ризалатабыз.
– Нинди керү?! Нинди керү! – дип өзгәләнде Ләйләгөл. – Ике
аягымның берсен дә атлыйсым юк!
– Ул чакта мин үзем генә керәм, – диде дә Булат, эре-эре адымнар
белән Ләйләгөлләр ягына атлады. Ләйләгөл аның артыннан йөгерде,
кулларын сузып каршына төште, әмма туктата алмады. Ниһаять, алар
Ләйләгөлләрнең капка төбенә килеп җиттеләр.
– Зинһар, соңгы сүземне генә тыңла! – дип ялварды Ләйләгөл.
Булат капка келәсенә үрелгән кулын кире алды.
– Әйт тизрәк...
– Беләсеңме... Әти-әниләр риза булсалар да... – Ул күз яшьләренә
тыгылды. – Мин каршы!...
– Ничек каршы?! Ничек каршы?!
– Шулай. Әти-әниләр әйткән вакытны көтәбез.
– Менә хәзер аңлый башладым сине... Алар янына минем чынлап
керергә теләвемне күргәч ачыла башладың. Синең ниндидер яшерен
уйларың бар! Әти-әниеңә дә шул уйларыңны сеңдергәнсең!
– Ни сөйлисең, Булат?! – дип гаҗәпләнде Ләйләгөл. – Нинди
яшерен уйлар ди ул?!
– Аңладым мин синең уйларыңны! – Булат янагандай аңа таба
кулын селтәп алды. – Мин тиздән сугышка китәм. Әллә кайтам, әллә юк. Янәшәңдә элекке мәхәббәтең Рамазан Фәттахов... Канатсыз
кошың...
Ләйләгөл шаккатып, башын чайкап торды. Ул ни әйтергә дә белми
иде. Булатның соңгы сүзләре аңа таш белән органдай тәэсир итте.
– Син мин уйлаган кеше булып чыкмадың бугай, – дип пышылдады
Ләйләгөл үз-үзенә сөйләнгән шикелле.
Аның бу әле генә әйткәннәрен Булат ярсып кабул итте:
– Ә-ә-ә, шулай укмы?! Менә бит... Сайлау мөмкинлегең булганда,
ничек җайлы... Шушыны аңлау өчен күпме вакытлар яратып
йөргәнмен. Беркемгә әйтмәгән серләремне, хыялларымны яшермичә
сөйләп...
Ләйләгөлнең күзендә хәтәр очкыннар кабынды, йөзе куркыныч
төскә кереп ямьсезләнде...
– Җитте! – дип кычкырды ул. Аннары битараф кына өстәп куйды:
– Читән биеклеге хыялларыңны әйтер идем!
– Нәрсә?! Ни дидең?! Тагын бер кабатла әле!
Булат кулларын йодрыклап, аның өстенә килде. Кыяфәте менә
хәзер сугып җибәрер төсле иде. Тик Ләйләгөл баскан урыныннан
әз генә дә кузгалмады. Хәтта аның йөзенә курку да чыкмады. Булат
ярсудан сулышына буылып:
– Хуш! – дип кычкырды. – Синең белән аңлаша торган түгел икән!
Оныт мине!
Ул дөп-дөп басып китеп барды...
...Авыл сөттәй томан эчендә уянды. Халык сыерын да сауды,
көтүләрен дә куды, каз-үрдәген Ыкка озатты, иртәнге чәен дә эчте,
ә томан күтәрелергә ашыкмады. Кояш ак тәлинкәгә сытылган чи
йомырка сарысы төслерәк кенә шәйләнә.
Кәнсә алдына халык акрын гына җыела тора. Ләйләгөл кешеләр
белән исәнләшеп, аларның юньләп хәлен сорарга да өлгерми, аны
йә председатель Вагыйз, йә бухгалтерлар, йә партоешма секретаре
Мирза Кәлимуллин чакырып ала, бүген ул башкарасы эшләргә
яңаларын өяләр. Авыл Советы председателе Рамазан белән ни өчендер
тарткалашып чыкканда, Булат белән Борһан аларның борын төбеннән
генә узып кәнсәгә кереп китте. Алар да кызып-кызып бәхәсләшә иде,
Булат Ләйләгөлне шәйләмәде дә. Аның урынына Ләйләгөлнең йөрәге
кысылып-кысылып куйды, ә үзе бөтен барлыгы белән икегә аерылды.
Аларның беренчесе Булатны күрмәскә боерды, икенчесе янына ук
барырга, дәшәргә кыстады. Бу ике көчкә буйсынып та, каршы килеп
тә булмый иде. Икесенә берьюлы буйсынсаң да, берсенә генә ярасаң
да, икегә аерылуың котылгысыз. Берсенә дә буйсынмасаң качарга, аны
күрмәскә кирәк. Ләйләгөл кача алмый, чөнки аңа бүген вакытлыча дип
авыл Советы сәркатибе вазифасын да йөкләделәр.
Менә военкоматтан җибәрелгән машина да килеп туктады. Аның кузовында алты-җиде ир-ат утыра, берсе өздереп, тальянда уйный,
калганнары җырлый:
Кыр казлары оча алмый,
Канаты каерылгач.
Моңсыз бала да моңая
Иленнән аерылгач.
Барысы да машина янына ашыкты. Иң беренче булып килгән
Кәримнең төз, озын гәүдәсе һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Ул
ике яктан янәшә атлаучы игезәк малайларын җитәкләгән, буйга үсеп
килүче кызы Җәмилә әтисенең беләгенә таянган. Әнисе белән әтисе
янәшә атлап, Кәримгә ниндидер киңәшләр бирә, Кәрим «ярый-ярый»
дигән мәгънәдә аларга баш селки, шул арада малайларын иелеп,
кат-кат үбә, көрәктәй куллары белән аркаларыннан сөеп ала. Рәкыйп
олы малаен җитәкләгән, быел укырга керәсе малаен күтәргән. Аның
юл капчыгын тоткан апасы Бибинур белән Наилә икесе ике ягыннан
атлый. Хәсәншин Тәлгать ике яшьлек улын муенына атландырган,
малайның авызы ерылган, ә хатыны Фәһимә көмәнен күрсәтмәскә
тырышып, ак алъяпкычын туктаусыз аска сыпыра, үзенең күзеннән яшь
ага. Хатыны белән малаен җитәкләп килгән Шәңгәрәйне кемнәрдер
кәнсә артындагы сәрби куаклары арасына алып китте. Ул аннан килгән
вакыттагыдан да кызарыбрак, кәефләнебрәк чыккан иде.
Военкомат офицеры сугышка китүчеләрне тизрәк машинага
утырырга кыстый башлады. Ул кыстаган саен хатыннары, балалары,
башка туганнары китүчеләргә ныклабрак елыштылар. Шулчак халык
арасыннан чыгып, Булат машинага таба бер-ике адым атлады һәм
кычкырып җибәрде:
– Әй, Әбүзәр, син түгелме соң бу?!
Кузовтагы базык кына гәүдәле ир: «О-о, служак!» – диде дә борт
аша сикереп төшеп Булат белән кочаклашты.
– Әйдә, безнең белән! – диде Әбүзәр елмаеп.
Булат та җавапсыз калмады:
– Бара торыгыз, куып җитәм мин сезне!
Офицер килеп, Әбүзәрне терсәгеннән машинага таба тартты:
– Егетләр, кузгалабыз, бер минут та вакыт калмады.
Әбүзәр машина кузовына үрмәләде. Ниһаять, барысы да утырышып
бетте. Мирза Кәлимуллин китүчеләргә таба уң кулын сузуга халык
тынып калды.
– Егетләр!
Ул моңа кадәр беркайчан да булмаганча шундый көчле калын
тавыш белән дәште ки, халык кинәт күк күкрәгәндәй сискәнеп китте.
– Без сезгә ышанабыз, – диде секретарь сүзен дәвам итеп. – Татар дигән исемне, Татарстан исемен югары тотыгыз! Җиңеп, исән-имин
әйләнеп кайтуыгызны теләп калабыз!
Авылның иң өлкән кешесе Хөрмәтулла карт:
– Ак юл сезгә! – диде. – Хозер Ильяс юлдашыгыз булсын,
балакайлар!
Машина акрын гына кузгалды. Кузов артына Тәлгать, Шәңгәрәй,
Рәкыйп, Кәрим, дәрестә кара такта янына чыккандай, халык каршына
тезелеп басканнар иде. Күңелләреннән соңгы хушлашу сүзләрен
дога урынына кабатлый-кабатлый, кулъяулыкларын, фуражкаларын
болгадылар. Бу хушлашу теләкләренә кушылып, тальян телләре
иярде, Шәңгәрәй җыр башлады, аны башкалар күтәреп алды:
Урман ямьле, урман ямьле,
Әллә яфрак ярганга.
Әллә яфраклар ярганга,
Әллә бездән калганга.
Машина артыннан хатын-кызлар, балалар елый-елый йөгерделәр,
кайберләре алҗып туктады, кайберләре абынып тузанга егылды...
Халык кайтырга кузгала башлауга председатель Вагыйзнең сүзе
яңгырады:
– Иптәшләр, хәзер үк печәнгә китәбез, – диде ул кабаланып.
– Вакыт алтынга әйләнде. Иртәгәдән яңгырлар башланырга тора
дип хәбәр итәләр районнан. Печән фронты да бик кайнар булачак.
Кузгалдык, җәмәгать!
Халык аның сүзенә кушылды. Булат чапкычына кирәкле
әйберләрне Борһан ярдәме белән әзерләп куйган иде, шуларны алды
да атына атланып, болынга очты.
Сугышка китүчеләрне озаткач, Ләйләгөл, Вагыйз абыйсына
ияреп, аның бүлмәсенә керде. Аның белән кулдан чабу, покосларны
әйләндерү, күбәләү, эскерткә өя башлау буенча исемлек төзеделәр.
Хәзер кешеләрне берәм-берәм күрү, эшкә әйтү, ризалата алмаса,
председательне яисә партоешма секретарен ярдәмгә чакырту
башланды. Бүген әлеге мәшәкатьләр әбәт турына кадәр сузылды,
җитмәсә, туктаусыз башы авыртты. Ни генә уйласа да, нинди эшне хәл
итәргә тотынса да, уе Булатка килеп кагылды, колагына аның тавышы
ишетелгәндәй булды. Ул болынга барып җиткәндә инде ашарга җыела
башлаганнар иде. Ләйләгөлнең бөтен кайгысы Булаттан ераграк булу,
күз карашы белән очрашмау иде. Шул ук вакытта Булатның яныңда
гына икәнен сизү, чәчрәгән очкын тизлегендә күз чите белән генә
карап алу чиксез бәхет иде! Бу халәт аек акылга сыя торган түгел,
моны аңлау өчен Ләйләгөл хәлендә калырга кирәк иде. Булат аның бу
газаплануларын арттырырга теләгәндәй гел йөреп тора, йә берәрсенең «борычыгыз юкмы?» дип дәшүен генә көткәндәй, ул кешегә барып,
ашына борыч сибеп килә, яисә Суфияның соравын үтәп, аңа пәке
илтеп бирә, тегесе ашап туйгач, пәкене кире кайтара, шунда нидер
әйтешеп көлешәләр. Шушындый нәрсәләр җыела торгач, Ләйләгөл
бернәрсәгә төшенә башлады: Булат хәзер аныкы түгел бугай инде…
***
Яңгыр килә дип куркытулары расланмады. Печән эше туктамады,
авыл халкының бердәмлегенә Ләйләгөл сокланып туймады. Бигрәк
тә өлкәннәр шаккатырды. Чакыруны да көтмичә, авыруларын
оныткандай, болынга килделәр. Әнисе Гайниямал белән Миңсылу
һәр елдагыча бу бердәм эшнең әйдәүчеләре иде. Чәчәк, җиләк исләре
бөркеп торган печәнне гөрләшә-гөрләшә күбәләү, арбаларга төяү,
малайларның йөкне таптый-таптый тыгызлаулары, эскерткә илтеп
аударулары, тазарак ир-атларның ул печәннәрне эскерт өстенә чөеп
җибәрүләре тоташ бер машина эшләгән кебек, көннәр буе дәвам
итә. Бүген-иртәгә печәннән котылуга, арыш басулары дулкынланып
үзләренә чакырып тора. Уракка да әзерлек бара. Ындыр табаклары,
амбарлар, складлар чистартылды, түбәләре ябылды, алачыкта
ургычлар, лобогрейкалар, ашлык чистарткычлар ремонтлана,
капчыклар ямала, кыр станнары тәртипкә китерелә. Ләйләгөл иртүк
нәрәт алып, велосипед белән дә, атка атланып та, җигүле арба
белән дә кешеләргә эшкә әйтеп чыга, эш урыннарына чаба, шушы
мәшәкатьләр белән йөргәндә күзенә Булат чагылса, кабаланып башын
читкә бора. Әгәр теләсә, Булат туры карый алыр иде кебек, аның
да очрашасы киләдер шикелле. Алар бер-берсе белән очрашудан
качарга хөкем ителгәннәр бугай. Ниндидер явыз көч аларны шулай
газаплый. Ләйләгөл кайчакта аның алачыкта нәрсәдер ремонтлаган
чагына тап була, икенче җирдә кемнәр беләндер көлешкәнен ишетә...
Бу мизгелләрдә Ләйләгөлнең йөрәге еш-еш тибәргә тотына, аның
янында озаграк торырга теләсә дә, аяклары читкә сөйри. Нишләп
болай килеп чыкканына Ләйләгөл үзе дә хәйран кала. Ничек аңа
якынрак килергә, ничек бер генә сүз әйтергә?!
Булат, мөгаен, Суфия белән очрашадыр. Бәлкем инде Суфия аның
күңелен яулап алгандыр... Алар бит җай чыккан саен бер-берсенә
тартыла. Кичләрен кайда йөрсен ул? Булаттан бигрәк Суфия үзе
күзләрен уйнатып, аңа сарыла, араларындагы элекке дуслыкның көл
астындагы күмерләрен кабызып җибәреп булмасмы дип өметләнә.
Шушы газаплы көннәрдә Ләйләгөл бер олы хакыйкатькә төшенде:
ул Булаттан башка яши алмаячак! Булат аның йөрәгендә, җанында
гына түгел, һәрбер күзәнәгенә кереп урнашкан икән. Аңардан
башка яшәүнең бернинди яме, мәгънәсе юк һәм булмаячак! Шушы
нәрсәне ашыгыч рәвештә ничекләр итеп булса да, аңа җиткерергә кирәк иде! Ләкин Булат аңлармы соң аны?! Әгәр аңларга теләмәсә?
Ул бит Ләйләгөлне: «Соңга калуыбыз бар», «үкенергә туры
килмәсен», – дип гел кисәтә килде. Әгәр ул, Булат әйткәнчә, башта
ук әнисе белән әтисенә катырак торган булса, бәлкем кыш көне үк
өйләнешкән булырлар иде. Булат бит аның бөтен назлануларына,
киреләнүләренә түзде, һәрбер теләген үтәргә тырышты. Аңа Булат
сабый бала шикелле ышанды, беркемгә әйтмәгән хыялларын сөйләде.
Шуларны тезә-тезә авылның яңа сурәтен күз алдына китергәндә,
Булат чиксез дулкынлана, хисле тавышы чишмә шикелле сикерә-
сикерә ага да ага... Аның Борһан абыйсы белән сызымнар рәвешендә
яралган бу хыялларын инде Ләйләгөл үзе дә төнге сәгать уникедә
уятып сорасалар да, сөйләп бирә ала. Иң элек алачык артындагы
кызыл балчыклы калкулыкка кирпеч сугу урыны ясау, шуннан
алган кирпечләрдән кешеләргә өйләр салу, мастерской, склад, ферма
тораклары торгызу. Иң зурысы – Ыкны буып, электростанция төзү.
Авыр эшләрне электр көченә, механизмнарга, машиналарга йөкләү...
Халыкны салам түбәләрдән, читәннәрдән коткару, колхозда яшелчә,
җиләк-җимеш бакчалары ясау, аларга, фермаларга Ыктан суыртып
су китерү... Ахырда авылны әкият сараена әверелдерү.
Көндезләрен эш белән мавыкканда, Ләйләгөл яшерен күңел
газапларын әз генә оныткандай була. Ләкин кич өй эшләрен бетергәч,
ул үзенә урын таба алмый чыгып китә. Анда яшүсмерләрдән башка
кеше юклыгын белсә дә, нардумга кагыла. Булат күренмәсме дигән
өмете йөртә, әлбәттә. Басу капкасы ягыннан да урый. Аның аяк
тавышы ишетелмәсме дигән өмет карт имәнгә аркасы белән сөялтә...
Шул хәлендә озаклап тыңланып тора. Булатның килмәслегенә тәмам
инангач, авыр сулап кайтып китә...
Ул инде өметен өзде: Булат беркайчан да килмәячәк. Үпкәләү генә
булып чыкмады бу. Икесен бәйләүче тамырларны аның рәхимсез өзүе
булды бу. Моңа бары тик Ләйләгөл үзе генә сәбәпче иде. Ул Булатның
якты хыялларын «читән биеклеге уйлар» дип мыскыл итте, күңеленең
иң нәфис кылларына тупас итеп орынды. Булатны очраткан сурәттә
дә ул Ләйләгөл белән сөйләшеп тә тормаячак, хәзер инде ул Суфия
белән ямь табадыр...
Булат көн саен кояш чыкканнан баеганга кадәр ургычта эшләп, кичкә
алҗуның чигенә җитә. Ашау белән ятып йокларга кирәк икәнен белә.
Әмма ниндидер көч аны мәҗбүри каядыр куалый, йөрәген ашкындыра.
Моның сәбәпчесе Ләйләгөл икәнлеген дә чамалый. Алайса нишләп
печәнлеккә китә соң ул? Ике төн колхозның түмгәкле, чытырманлы
печәнен чабып ташлады. Туктаусыз чапкычы ватылды, аны эченнән
каргана-каргана төзәтеп, барыбер эшләп бетерде. Югыйсә Булатка
моны берәү дә кушмаган иде. Бу эше шатлык та, канәгатьлек тә бирмәде.
Әлбәттә, председатель Вагыйз абый мактау сүзләрен жәлләмәде, хезмәт көнен дә тиешенчә язарбыз диде. Тагын бер төнен болында ат
көтүче конюхлар янында уздырды. Әллә болай йөрүләре Ләйләгөлдән
качуы, читләшүеме соң аның? «Аларның болай чәлпәрәмә килүләренә
Ләйләгөлнең әнисе Гайниямал сәбәпче», дип уйлады ул. Чөнки әтисе
Шәрифулла абый аларның менә хәзер өйләнешүенә дә ул кадәр каршы
түгел иде. Ә Гайниямал апа хәтәр! Ул гомер-гомергә авылның халык
билгеләгән хөкемдары – судьясы иде бит. Авыррак хәл чыкса, кешеләр
аңа килә. Халык телендә «Гайниямал кануны» дигән сүз дә йөри хәтта.
Булат теге көнне: «Хәзер өегезгә керәм, әти-әниеңне ризалатам», –
дип кызып киткәндә үк Гайниямал апаның йөзе күз алдына килеп, ул
икеләнә башлаган иде. Аннары икеләнү куркуга әйләнде. Ахырда Булат
аның янына керә алмаячагын аңлады. Гайниямал Моратованы бөгә
алучы юк иде әле. Революция хатын-кызларны азат, тигез тормышка
тартып чыгара. Иң элек алар уку-язуга ябыша, моңа кадәр биаталары,
олы ир туганнары белән авызларына яулык почмагы каплап, пышылдап
кына сөйләшкән юаш киленнәр, авыз капламыйча, хәтта шактый
каты итеп сөйләшергә тотыналар. Элек «ярар-ярар» дип бианаларына
күндәм генә баш исәләр, тора-бара каршы әйтүдән дә, кычкырудан да
тайчанмыйлар. Урамда да кыскарак итәкле күлмәкләрдән күренәләр,
ир-ат киеме киеп, сәхнәдә спектакльләрдә уйнауны, ирләр булып
биюне мөрәвәт саныйлар. Җыелышларда мөнбәрләргә күтәрелеп
нотык сөйлиләр. Ирләр дә хатын-кызларның һич тә үзләреннән
ким түгеллеген аңларга мәҗбүр. Әле хатыннар төрле тармакларда
җитәкче булып эшләргә сәләтле икәнлекләрен дә күрсәтәләр. Аларның
хокукларын яклау өчен авылда «Хатын-кызлар комитеты» төзелә.
Булат белгәннән бирле аның җитәкчесе – китапханәче Гайниямал
Моратова. Нардумның бер ягына кушып салынган китапханәне
халык үз исеме белән атамый, «Кызыл почмак» дип кенә йөртә.
Хатын-кызлар комитеты утырышлары шул «Кызыл почмак»та уза.
Анда тикшерелмәгән нәрсә юктыр. Тәртип бозулар, гаилә низаглары,
өлкәннәрнең яшьләр тормышына тыкшынулары, яшьләрнең элекке
тәртипләргә, гореф-гадәтләргә баш имәве кебек хәлләр гел тикшерелеп
тора, авыл өчен болар зур вакыйга санала, фәлән кешеләрне «Кызыл
почмак»та «мунча керткәннәр» икән дип сөйлиләр. Шул хәлгә дучар
булганнар, кабат анда дошманыңа да эләгергә язмасын дип зарланалар.
Узган көз лесник Шәңгәрәй белән хатыны Зөлфияне тикшергәч, ирне
агачка клеймә сугарга да таба алмаганнар, ун көн урманда шалашта
качып яткан, имеш. Гайниямал Моратова кушылган ярларны бергә
дә яшәтә ала, кирәк тапса, аерылыр дәрәҗәгә дә китереп җиткерә дип
сөйлиләр. Дәүләт аңа шулкадәр хокуклар бирмәгән лә инде. Ләйләгөл
аның сүзеннән чыга алмый, әлбәттә. Гайниямалны гаепләү бик урынлы
тоелса да, Булатның фикере, төрле яклап бизмәнгә сала торгач, кирегә
үзгәрә башлады. Уйлары аны ерак үткәннәргә алып кереп китте.
Ләйләгөлнең әнисе Гайниямал белән Булатның әнисе Миңсылу
балачактан ук ахирәт дуслар булганнар, бергәләп авыл мәдрәсәсенә
укырга йөргәннәр, Нәҗметдин хәлфәдән белем алганнар. Совет
дәүләте наданлыкны бетерү хәрәкәтен киң җәелдергәндә, бу эшне
авылда Нәҗметдин оештырып йөри. Җирле органнар белән килешеп,
ул Миңсылу белән Гайниямалны да халыкны агарту эшенә җәлеп итә.
Дөньяви фәннәргә мөкиббән Нәҗметдин белән чын мәгънәсендә Аллаһ
колы Миңсылу арасында кайнар мәхәббәт кабынып, уртак гаилә коралар
һәм яшь совет республикасына Булат белән Зәйнетдинне бүләк итәләр.
Гайниямал ахирәтеннән аерыла. Ул шәхси ихатада казынып ятудан
кызык тапмый. Кайда халык күбрәк – шунда тартыла, күпчелек
кешеләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга ашкына.
Авылда беренчеләрдән булып комсомолга керә. Алар җыелышып,
иске дөньяны тамырыннан үзгәртү, ямьләү, кешеләрне рәхәтрәк
яшәтү, бәхетлерәк итү турында кызып-кызып бәхәсләшәләр,
хыялларын тормышка ашырачакларына чын-чынлап ышаналар.
Гайниямалның өйдә аз булуына әти-әнисенең бик тә эчләре поша.
Халык сөйләвенчә, бер көнне Гайниямал кич нардумга барырга киенә
башлауга аны әтисе туктата һәм үзләренең эче пошу сәбәбен чишә.
Гайниямал кия башлаган киемнәрен куя да үзенең күңелендә
ниләр кайнаганын дәртләнеп сөйләп бирә. Алар тырышлыгы белән
төзеләчәк оҗмахтай тормышның муллыгын, рәхәтлеген авыз ачып
тыңлагач, әтисе белән әнисе шаккатып баш чайкап тора. «Тормышны
аерым-аерым гына, һәр гаилә үзе өчен генә тырышып яхшыртырга
маташсак, бу безгә берни дә бирмәячәк, – ди кыз кистереп. – Безгә
ил белән үзгәрергә кирәк. Аерым-аерым түгел, бергә-бергә. Халык
өчен нидер эшләгәндә генә мин үземне чын кеше итеп тоям, шатлык
алам!» Әти-әниләре кызларының ни дәрәҗәдә олы эшләр белән янып
йөрүен аңларга тырышып, бер-берсенә карый. Баштан ук өнәмәгән
кыяфәттә читтәрәк тыңлап торган бабасы кулын өметсез селтәп,
ишегалдына чыгып китә. Гайниямалның күзләре яшь белән тула.
– Нишләп сез барыгыз да матур тормышка каршы?! – ди ул
аптырап. Өзгәләнә-өзгәләнә Ленин, Сталин сүзләрен дә китерә.
– Кем каршы булсын, кызым? – ди әтисе.
– Мин күреп торам бит. Сез ышанмыйсыз, ә без ышанабыз.
Шулай дип Гайниямал яшьле иреннәре белән әти-әнисенең
битләреннән үбә:
– Әйе, тиз генә булмас, бәлкем шактый озак еллар үтәр. Без
барыбер бу мохтаҗлыклардан һичшиксез котылачакбыз. Моның
өчен кешенең инануы кирәк. Әгәр инана икән, безнең халык бөтен
теләгенә дә ирешә ала!
Аның ул кичне сөйләгән сүзләре әти-әнисе, әби-бабасы авызыннан
акрынлап бөтен авылга тарала. Ул сүзләрне бүгенге яшьләр дә хәтерләрендә саклый. Менә шушыларны тагын бер мәртәбә исенә
төшергәннән соң, Булат Ләйләгөлнең әнисен гаепләүдән туктады.
Өлкәннәр үзләренчә хаклы иде. Ләйләгөлнең алар ягына басмый
хәле юк. Димәк, бу чуалган төенне чишү Булатның үзенә кала.
Нишләргә соң? Юл бер генә: икесенең дә мәңге аерылмаслык
бер җан, бер тән булып кушылуы! Менә монысын Булат күктәге
йолдызлар биеклегенә кайнар йөрәк тибеше белән язып куйды.
Ләкин аны бит чынга әверелдерергә кирәк. Кичәле-бүгенле ничектер
күңелендә бер өмет чаткысы яшендәй кабынып алды. Булат ул
чаткыга ябышырга омтылды, ләкин тәвәккәллеге җитмәде. Көне
буе һаман көчлерәк яктырган бу чаткы ялкынга әверелеп, кичкә
аның бөтен барлыгын биләп алды. Ул бүген үк Ләйләгөлгә хәбәр
салырга булды.
Бәләкәй генә кәгазь кисәгенә шифрлы язу сырлап, аны кич
очрашуга чакырды. Араларында элемтәче булып йөрүче күрше малае
почта күгәрченедәй юк кына булды.
...Көне буе ары-бире чабу, һаман шул газаплы уйлар Ләйләгөлне
тәмам чыгырдан чыгарды. «Бүген беркая да бармыйм, ятам да
йоклыйм», дигән уйлар тәэсирендә көтүдән кайткан малларны
урыннарына кертеп йөргәндә, бәләкәй капканың шапылдап ябылганы
ишетелде. Керүчене каршы алырга дип борылса, каршына күрше
малае Минһаҗ тыны-көне бетеп чабып килде дә Ләйләгөлнең кулына
бәләкәй генә кәгазь тоттырып чыгып та йөгерде. Ләйләгөлнең бөтен
калебен кайнар шатлык дулкыны биләп алды. Ул: «Өнемме бу,
төшемме?» дип кычкырып җибәрергә әзер иде. Кабалана-кабалана
абзарга кире керде. Язу гадәттәгечә шифрлы иде: «Номер икегә
кил. 100ү.» Номер ике Ачы чокыры дигәнне аңлата иде. 100ү «йөз
мәртәбә үбәм» дигән сүз... Димәк, гафу иткән! Ул абзар эчендә
дулкынланып шактый торганнан соң өйгә керде. Гадәттәгечә, тыныч
кына ашап-эчтеләр. Ләйләгөл күпме генә тырышса да, йөрәгенең
ашкынуын тыя алмады. Әтисе белән әнисе аның дөп-дөп типкәнен
ишетәләрдер кебек тоелды. Ул савыт-сабаларны юри акрын гына
җыештырды, көзге каршына барып та тормады, нардумнан әйләнәм
дип, ашыкмыйча гына чыгып китте. Аның бөтен барлыгын очрашу
шатлыгы биләп алган иде.
Авыл башындагы карт имәнне узгач, йөгерергә тотынды, олы юлны
аркылы чыгып, сулга – басу юлына керде. Ике яктан сыгылып торган
арыш башаклары аның билләреннән, терсәкләреннән сыпырып
калалар иде. Басуның кичен кояш тәгәрәп төшә торган иң биек
урынында Булат та күренде. Алсу шәфәкъ нурлары аның гәүдәсен
ниндидер әкияти төскә кертеп яктырта иде. Ләйләгөлнең күңеленә
«сагынган, Ачы чокырында көтәргә сабырлыгы җитмәгән» дигән
шатлыклы уй йөгереп узды. Ул очарга талпынган кош шикелле кулларын як-якка җәеп җибәрде, салмак адымнар белән үзенә
якынлашучы Булатка таба йөгерүен тагын да кызулатты.
Ниһаять, алар бергә тоташты. Ләйләгөлнең сулышы кысылды,
аяклары камырдай йомшады... Ул елый-елый Булатның муенына
асылынды, иреннәреннән, күзләреннән, яңакларыннан үбәргә
кереште. Елавы көлүе белән кушылды. Иреннәреннән ялкынлы
сүзләре күз яшьләре белән бергә Булатка тамды:
– Синнән башка яши алмыйм! Син – каным да, җаным да!... Яши
алмыйм! Без бер кеше икәнбез!
– Гөлкәем, без – бергә! – диде Булат аны битләреннән, иреннәреннән,
күзләреннән, муеннарыннан кат-кат үбеп. – Син мине генә тыңла.
Сүзләр тоташ пышылдауга әйләнде, бер-берсенә кысылган
күкрәкләрендә ашкынып типкән йөрәкләре аларны бербөтен итте.
Ләйләгөл тагын телгә килде:
– Сагыныплар үлә яздым!
– Мин дә, Гөлкәем!... – диде Булат.
– Мин сине беркая да җибәрмәячәкмен! – дип, Ләйләгөл куллары
белән аның иңбашларына сарылды.
Булатның кайнар пышылдавы һаман бер уйны кабатлады:
– Мине тыңласаң, барысы син теләгәнчә булыр. Юл уртасында
тормыйк. Иң элек урыныбызга барыйк әле.
Булат аны биленнән кочып алды һәм алар юлларын дәвам иттеләр.
Әле адымнарын акрынайтып, әле туктап үзләренең күрешмичә яшәгән
газаплы көннәрен сагышланып та, көлеп тә исләренә төшерделәр.
Чокырга килеп җитүгә, Ләйләгөл шомланып:
– Карама төбендә кемдер бар бит, – диде.
Булат көлеп җибәрде:
– Минем свитер белән пиджагым ул! Салкын төшсә дип алып
килгән идем. – Булат Ләйләгөлнең иреннәрен, күзләрен кат-кат
үпте. – Гөлкәем! – диде ул кайнарланып. – Мин бик күп уйландым.
Өйләнешүне кичектереп торырга кирәклеген аңладым. Безгә мәңге
бергә булу өчен бүтән мөмкинлек тә бар икән бит.
– Бүтән мөмкинлек?! – дип сорады Ләйләгөл шатланып.
Булат айның болыт астыннан чыгуын көтеп торды да Ләйләгөлнең
күзләренә төбәлде:
– Дикъкать белән тыңла, Гөлкәем! Күңелемдәге тоташ утны әйтәм
сиңа. Военкоматтагы танышым белән сөйләштем. Безнең кебек
офицерларны сугышка җибәрү исемлеге әзерләнә икән. Анда мин дә бар.
– Мин сине җибәрмим! – диде Ләйләгөл сыктап.
– Зинһар, тыңлап бетер. Безгә уртак җан кирәк...
– Безнең җаннарыбыз әллә кайчан җиһан киңлегендә кушылганын
аңладык бит инде.
– Җирдәге... җан…
– Ничек җирдәге?... Мин аңламыйм...
Ләйләгөлнең йөзенә курку билгеләре чыкты.
– Мин аны сиңа гына ышанып тапшыра алам! – Булатның бу
сүзләре Ләйләгөлнең чуалган зиһенен тагын да ныграк томалады.
– Ул җан синең белән бергәләп мине сугыштан исән-имин саклап
кайтарачак.
Булатның бу ялварулы сүзләре ялкын телләре кебек кайнар иде.
Әллә аңлап, әллә аңламыйча Ләйләгөл чайкалып китте. Булат аны
бер кулы белән аркасыннан, икенчесе белән тез астыннан күтәреп
алды. Ләйләгөлнең бөтен гәүдәсе ут булып яна, калтырап-калтырап
куя иде. Аның күз яшьләре арасыннан сыктаулы аңлаешсыз сүзләре
ишетелеп алды:
– Кая барабыз?.. Зинһар... Төшер...
– Хәзер, Гөлкәем, хәзер...
– Кая алып барасың?!
– Үзебез вәгъдәләр бирешкән карама янына, – дип пышылдады
Булат. – Ул чакыра... Ул безне аңлады... киләчәгебез өчен...
Булат аны карама төбендәге үләнгә салды. Ләйләгөлнең бөтен
гәүдәсе камырдай йомшаган, күзләре йомылган, гүя ул тирән
йокыга талган иде... Булатның калтыранган куллары белән ашыга-
кабалана кагылуларын Ләйләгөл сизде дә, сизмәде дә кебек...
Аларның кайнар гәүдәләре үзәкләрне өзәрлек дулкында янып
эреде... Ләйләгөлнең күкрәгеннән бер ыңгырашуы яңгырап алды
да чокыр читеннән башланган арыш басуына кереп югалды... Ачы
чокыры гасырлардан гасырларга саклаган серләре арасына тагын
берсен өстәде…
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев