Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек /11)

Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотинаның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

13

Егерменче июль вакыйгаларыннан соң Германиядә заговорчыларны гына түгел, төрмәләрдә үлем җәзасына хөкем ителүчеләрнең барысын да берәм-берәм эшафотка илтә башладылар. Шпандауда көн саен унҗидешәр кешене Плётцензее төрмәсенә илтәләр иде. Ишегалдына йөрергә чыгучыларның саны көннән-көн кими барды. Аның каравы Плётцензее төрмәсе палачы Эрнст Раендельнең эше күбәйде.

Эрнст Раендель Германиянең баш палачы булып санала иде. Аның атасы да, бабасы да палачлар булган. Үз вазифаларын ул аерата бер тәм табып, җиренә җиткереп, гаять зур төгәллек һәм җитезлек белән башкарып килде.

Германиядә җәзаланучының башын балта белән чабу дигән, урта гасырлардан калган кыргый җәза Гитлер вакытында әле 1934 елда ук бетерелә. 1933 елда Гитлер Тегель төрмәсенең слесарьлар остаханәсендә тоткыннардан егерме гильотина эшләтә. Плётцензее гильотинасы – җәзалар башкарыла торган махсус баракта урнаштырылган баш чабу машинасы иде.

Гильотинада алар өч палач көн саен чиратлашып эшләделәр. Төрмә башлыгы 22се көнне Эрнст Раендельне, эш сәгате беткәч, үз янына дәште.

– Sie sehen, Augustus erwies sich heute als produktiv, Mr. Raendel37.

– Überraschenderweise war eine solche Ernte bis zu diesem Jahr noch nie38.

– Die Zinssätze steigen, Herr Raendel39.

– Hint verstand den Chef40.

Палачка һәр чабылган баш өчен өч йөз марка түләнә. Бу иң зур ставка санала һәм моның өчен төрмә башлыгы үз өлешен каерып ала иде. Өч йөз өч йөз марка бик зур акча, Гитлер хакимияткә килгәннән бирле шундый зур хезмәт хакы алып эшләгән Эрнст Раендель ун ел эчендә шактый ук баеп, хәтта шәхси сабын кайнату фабрикасына хәтле ача алды.

Август аенда Раендельгә фельдмаршал фон Витцлебен, Берлинның полицейпрезиденты граф Хельдорф, Берлин гарнизоны начальнигы генерал фон Хазе, граф фон Шуленберг кебек зур хәрби начальникларның башларын кисү бәхете насыйп булды. Бу башлар өчен ул иң зур ставкалар алды. Әлбәттә инде, мондый бәхет өчен төрмә башлыгы белән дә бүлешмичә мөмкин түгел иде.

– Am 25. August werden 12 Tataren geköpft. Hier sind ihre Listen, mach dich bereit41, – диде башлык һәм Раендельгә исемлек тоттырды.

Палач исемлекне игътибар белән карап чыкты. Ләкин анда унбер генә фамилия язылган иде.

– Es sind nur 11 Leute hier42.

– Dies sind besonders gefährliche Verbrecher. 12. Deutscher, Sergeant Major Heinrich, der Chef der Garde des Spandauer Gefängnisses43.

– Was für ein Vogel? Einer der Verschwörer?44

– Verräter Hat dem Kommunisten geholfen, aus dem Gefängnis zu fliehen45.

– Das ist es46...

Баш палач Эрнст Раендель икенче көнне иртүк ике ярдәмчесен һәм тәрҗемәче алып, Шпандау төрмәсенә, 25 августта башлары чабылырга тиешле унбер татар белән танышырга китте. Надзиратель аларны иң беренче Гайнан Кормаш утырган камерага алып керде.

Гайнанны 12 февральдән бирле, Империя судының хөкем карары чыгарылганнан соң, тынычлыкта калдырганнар иде. Бары тик аерым камерада утыртып, кеше белән аралашырга бирмичә, ялгызлык белән интектерделәр. Көн саен була торган унбиш минутлык һава сулап керүләр генә ялгызлыктан коткара алмый иде. Бары тик дусларының исәнлеген күрү, алар белән күз карашлары аша булса да сәламләшә алу аны тынычландыра, алда көткән рәхимсез үлем турында уйлардан арындыра иде.

Палач Гайнанның сәламәтлеге белән кызыксынды. Ни өчен хөкем ителгәнлеге турында сорады. Чәчен, башын тикшерде. Ярдәмчеләреннән Гайнанның муенын каплап, озын булып үскән чәчен кистерде, сакал-мыегын кырдырды. Авызын ачып карады. Гайнанның авызында исән теше калмаган иде диярлек. Сорау алулар вакытында, еш кына авызына сугып, аның тешләрен койдылар. Палачка аның тешләренең саулыгы кирәк түгел, алтын теше юк микән дигән уй кызыксындыра, ә чәчен кыскарту, башын чапканда гильотина пычагы муенына туры төшсен өчен кирәк иде.

Музыкаль капелла җитәкчесе булгач, листовкалар пачкасы-пачкасы белән дүртенче батальонда капелла музыкантлары яшәгән баракта табылганлыктан, гестапо Гайнанны яшерен оешманың җитәкчесе дип саный иде. Аларны саткан Мәхмүт Җамалетдинов та оешманың җитәкчесе дип Кормашны күрсәтте. Шуңа күрә, сорау алганда, кулга алынган бөтен кеше турында да иң элек Гайнаннан белештеләр. Тик Гайнан беркемне дә сатмады. Нинди генә астыртын, мәкерле ысуллар кулланмадылар аннан мәгълүмат алыр өчен! Иптәшләре исеменнән язылган ялган сорау алу беркетмәләре ясау дисеңме, кара-каршы очраштырып сорау алулар дисеңме – берсе дә калмады. Кыенның да иң күбе һәм рәхимсезе аңа эләкте.

Гайнан кәгазь таба алган көннәрендә шигырь язды. Язганнарын, Муса шикелле үк куен дәфтәре ясап, шунда теркәп барды. Ләкин ялгызы утыргач, кемгәдер бирергә һич мөмкинлеге юк иде. Әле менә палач кергәч тә, шул дәфтәрен эзләп тапмасыннар тагын, дип борчылды. Легионда чакта язган шигырьләренең берничәсен ул, Муса абыйсы киңәше белән, «Идел-Урал» гәзитендә бастырган иде. Төрмәдә язган шигырьләре исән калмаса да, гәзиттә чыкканнары, бәлки, илгә кайтып ирешер дип өметләнде ул.

Гайнаннан соң палач Алиш, Баттал һәм Симаев утырган камерага керде. Берничә көн элек кенә алар янына Муса белән бер камерада утырган италияле Рениеро Ланфрединины керттеләр. Алишлар өчесе дә унынчы августта кулга алынганнар иде. Баттал – Едлинода, Алиш – «Идел-Урал» редакциясендә, Симаев исә – «Винета» радиостанциясенең татарча тапшырулар редакциясендә. «Винета»дагыларның барысын да кулга алсалар да, калганнарның гаепләрен раслый торган дәлилләр таба алмагач, бары тик Әхмәт кенә төрмәдә утырып калды ул чакта. Мәхмүт листовкалар алырга Берлинга Абдулла Баттал белән бергә баргач, тикшерүчеләргә аның гаеплеме, юкмы икәнен дәлилләргә дә кирәк түгел иде. Батталны бары тик «Тагын кемнәр бар оешмагызда?» дигән сорау белән генә җәфаладылар. Белмим, дигән саен суктылар да ектылар, суктылар да ектылар. Бер сүз дә ала алмагач, ахырда тынычлыкта калдырдылар. Бары тик бармаксыз аягы гына тагын да гарипләнеп калды. Сорау алганда юри шул аягына китереп тибә иде җәллад.

Алиш белән Симаевның да Баттал шикелле үк гаепләрен исбатлап торасы юк иде. Мәхмүт сигезенче, тугызынчы августта листовкаларны шулар кулыннан барып алулары хакында әйткәч, аларны да тагын кемнәр бар оешмагызда, дип тинтерәттеләр. Симайга барыннан да ныграк эләкте. Листовкаларны ул эшләгән кабинеттан алып китү белән бергә, СС шымчылары аны шпионлыкта да гаеплиләр иде. Аннары Алишның да, Симайның да Муса Җәлилгә күләгә төшерә торган гамәлләре булды. Симай легионга язылганнан соң, Шәфи Алмаска Муса Җәлилне лагерьдан чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алиш та Шәфи Алмаска: «Минем үземә берни дә кирәкми. Сездән бары тик шуны сорыйм: Мусаны коткарыгыз, ул татар халкы өчен кирәк!» дип хат язган иде. «Икесе дә яшерен оешма әгъзалары. Димәк, Муса да шулар белән бер оешмада».

Алиш Седльце концлагеренда язган шигырьләрен, Франциягә киткән чакта, бәлки, ул туган илгә исән-сау кайтып җитәр, дип, якташы, Апас районы егете Газыйм Кадыйровка биргәннән соң, аның язмышы хакында берни дә белми иде. Шигырьләре, бәлки, илгә кайтып җитәрләр дигән өмет белән яшәде. Ә Моабитта утырганда язган шигырьләрен Муса белән бергә Габбас Шәрипов аркылы төрмәдән азат ителгән Русановка биреп җибәрде. Ул әле аннан соң да шактый гына шигырь язды. Ләкин алар куен дәфтәрендә килеш калдылар. Кемгә дә бирергә җай чыкмады. Тегель төрмәсендә бергә утырган бельгияле Эмиль Мейзонның гыйнвар ахырларында азат ителәчәге билгеле булгач, аңа тиз генә хат язып бирде бирүен. Хатыны Рокыяга язган бу хаты, бәлки, Казанга кайтып җитәр, сөеклеләренең кулына барып ирешер. Ә соңгы шигырьләре үзе белән бергә үләрләр инде. Ни кылсын, берни эшләр хәл дә юк.

Палач, Алишларның да авызларын ачтырып, тешләрен карады, чәчләрен кыскарттырды, сәламәтлекләрен сораган булды.

Иртәнге аштан соң, гадәттә, бу вакытта тоткыннарны һава суларга ишегалдына алып чыга торганнар иде. Ни өчендер, Муса белән Фоатны һавада йөрергә алып чыгарга оныттылар. Коридорда инде икенче төркемне җыеп алып чыгып киткәннәре ишетелде. Ә алар ишеген ачарга ашыкмыйлар. Ни булды икән?

Муса шулай уйларга да өлгермәде, ишектәге тишек ачылып ябылды да, эшермә шыгырдап куйды. Керәләр бугай, дип уйлады Муса. Чынлап та, ишектә дүрт немец күренде. Тагын сорау алырга телиләрме инде? Алай дисәң, итагатьле күренәләр.

– Guten Morgen47!

Мусаның да, Фоатның да «хәерле» дип җавап кайтарасылары килмәде. Хәерле микән соң? Тиккә генә болай өерләре белән йөрмиләрдер. Бер-бер ниятләре бардыр.

Шпандауда икесе бер камерага туры килгән Муса белән Фоат Булатов үзләре өчен зур ачыш ясадылар. Гаҗәп бит бу дөнья дигәнең. Җир шары – куласа, әйләнә дә бер баса, диләр бит әле. Менә шул куласа дигәннән, Муса белән Фоат икесе бер ишегалдында яшәгән кешеләр булып чыкты бит. Ырынбур губернасының Мостафа авылында туган Муса җиде яшендә чакта, 1913 елда, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән әтиләре, эшләренең көе китеп, өч ай төрмәдә утырып чыга. Котылуга, Мостафа, тормышны бераз көрәйтеп булмасмы, дип, гаиләсен алып, авылдан Ырынбур каласына күченә. Анда алар «Хөсәения» мәдрәсәсенең ишегалдындагы бер йортның подвалында яшиләр. 1913 елда туган Фоат, яшерен оешмага алганда, Мусага үзен Уфа губернасының Мәләвез авылы егете дип таныштырган иде. 1916 елда Фоатның атасы Зыятдин да, гаиләсен алып, Мәләвездән Ырынбурга күченгән, һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенең ишегалдындагы йортта Мостафа Җәлилов гаиләсе белән күршеләр булып яшәгәннәр икән. Фоаттан җиде яшькә олырак Муса аны, әлбәттә, хәтерләми иде. Муса, мәдрәсәдә укып, 1918 елда аларның гаиләсе инде киредән авылга әйләнеп кайта.

Шпандау төрмәсе камерасында икесе бергә утырганда, тормыш юллары, гаилә хәлләре турында сөйләшергә вакытлары күп булды. Шулай итеп, алар, үзләренең бер ишегалдында үскән малайлар булуларын ачыкладылар.

Бераздан Фоатларның гаиләләре Казанга күченә. Егет таза, көчле булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый.

– Легионда чакта: «Өйләндем, хатыным, кызыбыз бар», дигән идең, кайда калды соң алар? – дип сорады Муса Фоаттан, икесе бер төрмәгә эләгеп, бер камерада утыра башлаган көнне.

– Казанда мин коммуналь төзелеш институтында укыдым. Армиягә алынганчы Кырымда юллар төзү эшендә булдым. Гаиләм шунда калды. Кызыбыз Әсфирә туган иде. 1940 елда армиягә алдылар. Белоруссиядә хезмәт иттем. Аннары – сугыш. Беренче көннәрендә үк әсирлеккә төштем. 

– Алайса кайтуыңны көтеп тилмерүче газизләрең бар икән...

– Белмим инде, исән калдылар микән? Фашистлар Кырымга һөҗүм иткәч, хатыным Кырымнан эвакуацияләнүче халыкны төягән пароходны самолётлар бомбага тоттылар, дип хат язган иде. Шул хаты килгәннән соң ниләр булуын белмим. Әсирлеккә төштем. Бәлки, исәннәрдер. Бәлки...

– Син исән дип уйла. Алар да сине көтәләрдер, исән дип уйлыйлардыр.

– Их, Муса абый, кайтасы иде дә туган илгә, кочып-кочып сөясе иде үзләрен!

– Сөясе иде шул. Кочасы иде...

– Сезнең дә балаларыгыз бармы, Муса абый?

– Бар, Фоат. Берәү генә дә түгел, өчәү!

– Оһо, сез бай икән!

– Улым һәм ике кызым бар.

– Зурлардыр инде.

– Улыма – тугыз, кызларыма сигез һәм җиде яшь.

– Сагынасыздыр. Бигрәк тә кечкенәсе сагындырадыр инде. Кечкенәләре кадерлерәк була бит аның.

– Өчесен дә күрәсе иде. Күрәсе иде дә, өчесеннән дә: «Кичерегез бу саташкан азгын атагызны», – дип, гафу сорыйсы иде.

– Ник алай дисез, Муса абый?

– Их, булды инде, Фоат туганкай. Сөйләсәң, озынга китә. Өчесенең дә әтиләре генә мин...

– Алай икән.

– Шулай шул.

– Шигырьләр язмадыгызмы, Муса абый, кызларыгызга багышлап? – Улым Альбертка да, кызларым Люция белән Чулпанга да шигырьләрем бар.

– Укыгыз әле, Муса абый, берәрсен. Кечкенә кызыгызга багышланганын. Минем дә бит утыз сигезенче елда туган кызым – Әсфирәм бар. Алты яшь тулгандыр инде, исән булса.

– Исәндер, Фоат. Син исән дип уйла. Менә, тыңла. Муса шулай диде дә, куен кесәсеннән дәфтәр чыгарып, битләрен актара башлады.

– Әһә, менә: «Төрмәдә төш», – һәм шигырьне укып чыкты...

– Менә шундый шигырь. Күптән язган идем инде. Тиздән бер ел була бугай. Узган елның сентябрендә. Бу дәфтәремә дә күчереп язып куйган идем.

– Мин дә күчереп алыйм әле, Муса абый. Мин дә бит гел төшемдә күрәм Әсфирәмне. Бик сагындым. Фоат шулай диде дә, әйберләре арасыннан кәгазь чыгарып, Мусаның шигырен күчереп язып куйды.

Палач Эрнст Раендель, үзенең вазифаларын башкарганнан соң артык сүз сөйләшмичә, иярченнәрен ияртеп, камерадан чыгып китте.

– Әйбәт булды әле, сакал-мыекны, чәчне кырыктылар. Чәч күзгә төшеп интектерә иде, – диде Муса, алар артыннан.

– Кызык, тентү-мазар ясап тормадылар. Санитарный көн, ахры, бүген.

– Кандала белән бетләрне дә агулап чыксыннар иде алар. Төне буе канны эчеп, йокларга бирмиләр, каһәр, – диде Фоат. Мусалардан соң җәлладлар Фоат Сәйфелмөлеков, Зиннәт Хәсәнов һәм Гариф Шабаев утырган камерага керделәр. Алар да, нигә һава суларга алып чыкмыйлар икән, дип, аптырашып утыралар иде.

Алар өчесе дә февральнең уникесендә Империя судының хөкем карары чыгарылганнан бирле шушы камерада утыралар. 

Фоат Сәйфелмөлековны былтыр августның унында Узедом утравындагы Семпен профилакториенда музыкаль капелланың берничә кешелек кенә бәләкәй бер төркеме концерт куйганнан соң кулга алганнар иде. Гестапо шымчылары бу төркем артыннан шактыйдан бирле күзәтте. Артларыннан листовкалар табылудан бигрәк, аларны Фоатның легионерлар алдында ясаган чыгышлары кызыксындырды. Ул кайчакларда, саксызлык күрсәтеп, фашистларга каршы ачыктан-ачык сүзләр ычкындыра иде. Аның һәр чыгышы саен шымчылар Унгляубега доносларын җиткереп тордылар.

Фоат Демблин лагеренда Гайнан оештырган төркем әгъзасы иде. Анда аны Гайнанга Рушат Хисаметдинов тәкъдим итте. Рушатның үгетләве буенча, ул легионга язылды, өстенә фриц киеме киде. Ул моңа бик гарьләнә иде. Гайнан башта, әле Муса белән танышканчы, үзенең егетләре арасында легион аларга партизаннар ягына качарга мөмкинлек бирә, дип кенә пропаганда алып барды. Ә инде Муса белән танышканнан соң, яшерен оешма пропагандистлары легионерлар арасында сугышка кергәч, фашист командирларны юк итеп, безнекеләр ягына чыгу турында пропаганда алып барырга дигән сүз чыккач, ул моңа бик теләп риза булды.

Муса Фоат Сәйфелмөлековны Үзбәкстаннан дип йөри иде. Ул хәтта Габбас Шәриповка биреп җибәргән дәфтәренә дә Фоатны Үзбәкстаннан дип язып куйды. Фоат Ташкентта туса да, сугышка киткәндә, Ашхабадта яши иде. Урта мәктәпне ул Казакъстанның Казалы шәһәрендә тәмамлады. Аннары Сәмәрканд халык хуҗалыгы институтында укып, икътисадчы-сәүдәгәр белгечлеге алды. Институттан Ашхабадка – Таҗикстан Халык Комиссарларының сәүдә органнарына икътисадчы-сәүдәгәр итеп эшкә җибәрелде. Өйләнергә дә өлгермичә, 1940 елда Кызыл Армия сафларына алынды. Шуннан инде – сугыш, әсирлек газаплары, легион, яшерен оешма. Муса Габбас Шәриповка биргән дәфтәренә Гариф Шабаевны да Үзбәкстаннан бухгалтер дип язып куйган иде. Гариф, чынлап та, сугыш башланганда, Ташкентта Үзбәкстан финанс халык комиссариатының социаль иминлек идарәсендә бүлек мөдире булып эшли иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул финанс хезмәткәрләре хәзерләү курсларында укып, Фирганәдә, аннары Алты Арык районында дәүләт социаль иминлек идарәләрендә эшләде. Ә тумышы белән ул Уфа губернасының Бәләбәй өязенә караган Иске Турай авылыннан иде. Сугышның бишенче көнендә үк үз теләге белән фронтка киткән Гариф тиздән чолганышта калып әсирлеккә төште. Анда якташы Фоат Булатов белән танышты. Гайнан белән яшерен оешмада йөрсәләр дә, аларның икесен дә комитет пропагандистлары булырга Рәхим Саттар үгетләде. Берара алар Саттар белән бергә Демблиннан качу турында да планнар коралар. Ләкин Саттар алардан башка гына качып китә. Иртәгә качабыз, дип торганда, Берлиннан килеп төшкән комиссия Гарифны, Алишны һәм Фоат Булатовны Вустрауга алып китә. Алар өчесе дә «Идел-Урал» гәзитенә тәрҗемәчеләр итеп билгеләнәләр. Муса аларга типографиядә листовка бастыру бурычын йөкли. Кулга алынгач, Гарифның Фридрихштрассе урамындагы фатирында кулдан язылган листовка текстлары, бастырырга әзерләп куйган матрицалар табыла. Аның яшерен оешмадагы эшчәнлеге расланган дип санала.

Палач Раендель, Фоат белән Гарифның чәчләрен кыркып ташлагач, Зиннәт янына килеп:

– Wie alt bist du? – дип сорады.

– Сиңа ничә яшь? – дип тәрҗемә итте тылмач.

– Егерме сигез, – диде Зиннәт.

Тылмач тәрҗемә иткәч, ул аптырап: 

– Trottel48! – дип куйды.

– Und warum so ein Grauhaariger, wie ein hundertjähriger Mann?

– Ә нишләп йөз яшьлек карт кебек чалардың? – диде тылмач.

– Чалару гына бер хәл, вакытыннан алда гүргә дә кертәсез әле сез кабахәтләр, – диде Зиннәт.

Аның чәчләре, чынлап та, кулга алынганнан соң сорау алулар вакытында күргән мәхшәрдән дөнья кичкән ил картларыныкы кебек ап-ак булып чаларып чыккан иде.

– Und Sie haben wahrscheinlich keine Zähne mehr.

– Авызыңда тешең дә калмагандыр инде синең болай булгач, – дип тәрҗемә итте тылмач, палач Зиннәтнең авызын ачтырып тешләрен караганда. Аның алгы тешләре кырылып беткән иде шул.

– Һier, hier vermutet.Wie ein alter Mann.

– Әйтәм бит. Комы коелган карт кебек.

– Und er sagt das erst achtundzwanzig Jahre.

– Ә үзе бары тик егерме сигез яшьтә, ди.

Палачның ярдәмчеләре Зиннәтнең дә чәчен кыскартып, муен тирәләрен ачтылар. Сакал-мыегын кыркып ташладылар.

– Менә шәп булды әле бу. Егетләр кебек хис итә башладым үземне. Алайса, чынлап та, йөз яшьлек карт булып йөри идем, – диде Зиннәт, тегеләр чыгып киткәч. Зиннәткә әле нибары егерме сигез яшь кенә. Ул 1916 елның 16 ноябрендә Татарстанның Сарман районындагы Иске Кәшер авылында туган. Сәүдә техникумында укып, өч кенә ай Киров шәһәрендә товар кайтаручы булып эшләп алган да, Кызыл Армиягә алынып, анда кече командирлар хәзерләү курсларында укып, лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән. Сугыш башлангач, баштарак ул фронтка китүче яшьләрне мылтык тотарга өйрәтә. Аннары үзен фронтка җибәрүләрен сорый. 1941 елның көзендә үк әсирлеккә төшә. Демблин лагеренда Гайнан Кормаш белән танышып, аның яшерен оешмасына керә. Музыкаль капеллада җырчы булып йөри. Легионерлар арасында листовкалар тарата. Унынчы августта аның матрасы астыннан берничә төргәк листовка табыла. «Боларны каян алдың?» – дигәч, ул беркемне дә сатмый, «Мәхмүт Җамалетдинов бирде», – дип кенә бара.

Палач Эрнст Раендель кулындагы исемлектә унбер тоткын язылган булса да, аларның тугызы гына Шпандауда булып чыкты. Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров Тегель төрмәсендә утыралар икән. Әхәт тә, Сәлим дә кулга Көнбатыш Украинага Ковпак җитәкчелек иткән партизан отрядына каршы сугышка җибәрелгән өченче татар батальонында фашистларга каршы яшерен эш алып баручылар буларак алыналар. Батальонда алар икесе дә взвод командирлары итеп билгеләнгән була. Аларны взводка кертелгән шымчы-контрразведчик сата. Ләкин егетләр үзләренә тапшырылган заданиене җиренә җиткереп үтиләр. Легионерларның күбесе партизаннар ягына чыга. Июль аенда батальон өлкән лейтенант Мифтахов җитәкчелегендә баш күтәрергә тиеш була. Ләкин Мифтахов та кулга алына һәм атып үтерелә. Немецлар тәмам ышанычны югалткан өченче батальонны кире лагерьга кайтарырга мәҗбүр булалар. Ул соңыннан Бельгиягә җибәрелә.

1917 елның 12 декабрендә Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә туган Әхәт Атнашев та, 1916 елның 15 июнендә Уфа губернасының Кыргыз Миякә авылында туган Сәлим Бохаров та укыган белгечлекләре буенча финансистлар. Ләкин аларга укыганнары буенча озак эшләргә туры килми, Әхәт, 1938 елда Кызыл Армиягә алынып, Көнбатыш Украина һәм Бессарабияне СССРга кушу кампанияләрендә катнаша. Сәлим Миякә районы банкында бухгалтер булып эшли башлауга, 1940 елда солдат хезмәтенә алына. Аннан соң сугыш. Икесе дә сугыш башында ук әсирлеккә төшәләр. Легионга язылып, Едлинода өченче татар батальонына билгеләнәләр. Әхәт һәм Сәлим яшерен оешма җитәкчелеге белән элемтәне Фоат Сәйфелмөлеков аркылы тоталар.

Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотинаның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде.

37 Күрәсеңме, август синең өчен урак өсте булды, һерр Раендель. (нем.)

38 Шаккаткыч! Моның кадәрле уңышлы елның әле беркайчан да булганы юк иде. (нем.)

39 Ставкалар үсә, һерр Раендель (нем.).

40 Кинаягезне аңладым, начальник әфәнде. (нем.)

41 25 августта унике татарның башы чабылачак. Менә исемлекләре. Таныша тор. (нем.)

42 Монда бит 11 генә кеше. (нем.)

43 Бу – аеруча куркыныч җинаятьчеләр. Уникенчесе – фельдфебель Генрих, Шпандау төрмәсенең надзирательләр башлыгы. (нем.)

44 Нинди кош ул тагын? Заговорчыларның берсе мәллә? (нем.)

45 Хыянәтче. Коммунистка төрмәдән качарга ярдәм иткән. (нем.)

46 Менә ничек... (нем.)

47 Хәерле иртә! (нем.)

48 Молокосос! (нем.)

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев