Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек/ 7)

Татарларны зурлау артык озакка китте. Бу Сталинга бер дә ошамый иде. Сөйләшүне дә түгәрәкләр вакыт җитте бугай. – Мин шулай уйлыйм, – диде Сталин һәм беркадәр пауза ясап дәвам итте: – Татарлар болай да таркау халык, алар болай да үз башларын үзләре ашый.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

7

1944 елга аяк баскач, Сталин үзенең иң тугры көрәштәшләре дип саналган бер төркем политбюро әгъзаларын – Молотовны, Ворошиловны, Кагановичны һәм шулар янына Берияне чакырып, киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә нинди мәсьәлә каралачагын берсе дә белми иде.

Бу вакытка Кызыл Армия бөтен фронт буенча фашистларны эзәрлекләп, көнбатышка ашкына. Россия тулысынча диярлек фашистлардан азат ителде. Тугыз йөз көнгә сузылган Ленинград блокадасы өзелде. Украина, Молдавия һәм Кырым азат ителергә тора. Бары тик Белоруссия, Литва, Латвия, Эстония һәм Карело-Фин республикалары дошман кулында. Гитлерчыларның төп көчләре Советлар Союзына каршы сугыша. Ләкин менә-менә икенче фронт ачылыр дип көтелә. Сталин сугышның безнең файдага тәмамланасына чын күңеле белән ышана. Тиздән дөнья картасы коммунистлар файдасына үзгәртеләчәк. Социалистик лагерь илләре барлыкка киләчәк. Ул инде якын арада Болгариягә каршы сугыш башларга кирәк, дигән уйда тора. Икенче фронт илләре кул астына кергәнче, бу славян илен СССР канаты астына алу хәерле. Сугыш алдыннан Балтыйк буе республикаларын кушу нәтиҗәсендә, СССРның үз картасында да кайбер үзгәрешләр булып алды. Моменттан файдаланып, егерменче елларда кайбер милләтчеләргә юл куеп төзелгән берничә автономияле республика составына үзгәрешләр кертергә кирәк. Ә момент дигәнең – сугыш вакытында фашистларга астыртын рәвештә булышлык күрсәтеп яттылар дигән сылтау белән әнә шул халыкларны депортацияләү өчен бер дигән уңайлы вакыт! Сталин бу эшне әле сугыш башлангач ук, Идел буе немецларына карата кулланган иде инде. 1942-1943 елларда Карачай автономияле округыннан карачайлар Казакъ-стан белән Кыргызстанга сөрелде. 1944 ел башында гына калмыклар Алтайга куылды. Политбюро верхушкасын да нәкъ менә шушы уңайдан җыярга булды ул.

– Иптәшләр, Бөек Ватан сугышы безнең Кызыл Армия солдатларының тиңдәшсез батырлыклары нәтиҗәсендә ахырына якынлаша. Ләкин кайбер халыкларның бу җиңүгә керткән өлеше ташка үлчим – бик бәләкәй. Аеруча Кавказ халыклары – чеченнар белән ингушлар, балкарлар, кырым татарлары, төрек-месхетиннар арасында, киресенчә, фашистларга булышлык күрсәтүчеләрнең күп булуы хакында беләбез.

Сталин шушы сүзләрдән соң кулындагы төрепкәсенә ашыкмыйча гына тәмәке чүбе тутырып, карандаш башы белән төйде, кесәсеннән шырпы чыгарып ут элде һәм тәмәкесен кабызды.

– Иосиф Виссарионович, карачайлардан соң халык беркадәр тынычланды кебек. Балкарлар белән карачайлар бер үк халык бит. Алар артыннан балкарларны депортацияләү ике көнлек эш, – диде шунда сүз алып Берия.

– Башкалар нинди фикердә?

– Ватан азатлыгы – һәр халык өчен изге бурыч. Шул бурычын үтәмәгән халык җәзасын да күрергә тиеш, иптәш Сталин, – диде Каганович.

– Сезнең кулда бөтен карталар, иптәш Каганович. Иптәш Берия белән бергәләп, кыска срокларда, чечен-ингушлар һәм дә балкарлар язмышын хәл итәргә кирәк. Алардан соң чиратта кырым татарлары мәсьәләсе тора.

– Кырым татарларыннан соң Казан татарлары турында да уйларга кирәк түгел микән, Иосиф Виссарионович? Урысның канын эчкән халык.

– Аның тегесе дә, монысы да бер үк кавем – Чыңгызхан токымнары. Кырымнар унсигезенче гасырга хәтле тынгы бирмәгән Россиягә. Ә Казан татарлары турында Молотов белән киңәшегез, Каганович иптәш. Ул Казанны яхшы белә. Яшьлеге шунда үткән, шунда беренче революцион чыныгу алган кеше.

– Казан татарларына тияргә ярамый, иптәшләр, – диде Берия, барысын да шаккатырып.

– Ник алай? Мөгезләре бар мәллә? – диде Каганович, шундук, Генералиссимус ничек кабул итте икән дигәндәй, соры күзләре белән хәйләкәр Сталинга карап.

– Беләсезме Гитлер нәрсә әйткән татар белән урыс туганлыгы турында? «СССР ул – яһүдләр җитәкчелегендәге славян-татар халыклары катнашмасы», дигән, беләсегез килсә! – диде Сталин һәм, төрепкәсен яңадан авызына кабып, озаклап төтен суырды.

– Алай булгач, татарлар безнең кан кардәшебез булып чыга түгелме, Иосиф Виссарионович?

– Сезнең – шулай. Ә мин, гафу итегез, әлегә грузинлыгымнан баш тартырга теләмим. Тәк, нишлибез, Лаврентий Павлович, татарлар белән?

– Татарлар белән ашыкмаска кирәк дип саныйм, иптәш Иосиф Виссарионович. Ник дигәндә, сүземне Климент Ефремович хуплар, татарлар сугышта арыслан кебек сугышалар.

– Ничек дигән әле бер татар шагыйре: «Тынычта аттан артык эшлибез, сугышта юлбарыстан көчлебез», дигәнме?

– Язучылар димәктән, Иосиф Виссарионович, язучыларыбыз Татарстанга, Казанга эвакуацияләнеп, бүгенге көнгә хәтле шунда яшәп яталар, совет сугышчыларының рухын күтәрә торган шедеврларын тудыралар, – дип, сүзгә Молотов кушылды.

– Аннары, Иосиф Виссарионович, 1941 елгы Пёрл-Харбор базасындагы хәлне дә онытмаска кирәк, – диде Берия, артык сүз ычкындырмадым микән дигәндәй, Сталинга курку белән карап. Шунда Каганович Сталин белән Берия генә белгән ниндидер сер булуын һәм үзенең дә белергә теләвен белдергәндәй сорап куйды:

– Пёрл-Харборның ни катнашы бар монда?

Аның соравына Берия урынына Сталин җавап бирде: 

– Бар, Лазарь Моисеевич, татарларның турыдан-туры катышы бар. 1941 елның декабрендә шушы операция булмаса, без бүген монда милләтләр язмышын хәл итеп утырмас идек. Гитлер белән япон принцы Ито күптән безнең язмышны хәл иткән булырлар иде.

Сталин дөньяда бары тик биш кенә кеше – үзе, Берия, НКВД баш идарәсенең тышкы разведка башлыгы Фитин, Америка бүлеге башлыгы Павлов һәм разведчик Әхмәров кына белгән «Кар» операциясе дип аталган яшерен операция турында искә төшерде. Японнарның Квантун армиясе ул чакта Американың Пёрл-Харбор базасында урнашкан флотилиясен ике сәгать эчендә тар-мар итеп, Япония белән Америка арасында сугыш башланып китте. Германия, Италия һәм Япония арасындагы өчлек союзының бер чылбыры өзелде. Японнар СССРга каршы сугыш башларга инде җөрьәт итмәделәр. Ә Советлар Союзына Ерак Көнчыгыштагы гаскәрләрне Мәскәү астына кайтарып, менә-менә башкаланы алабыз дип торган фашистларны аннан йөзләрчә чакрым еракка куарга мөмкинлек туды. Бу яшерен операциянең идеясен уйлап тапкан һәм башкарып чыккан разведчик Казан артындагы Кече Битаман исемле бәләкәй генә бер татар авылыннан чыккан Исхак Әхмәров атлы егет иде.

– Менә бит нинди хәлләр булган, – дип куйды Каганович.

– Шулай да карачайларны да, балкарларны, кырым татарларын, калмыкларны, чеченнарны, ингушларны сугышта милли легионнар төзеп, фашистлар ягыннан Кызыл Армиягә каршы сугышканнары өчен җәзага тартабыз бит. Татарларның да «Идел-Урал» легионы шундый ук нәрсә түгелме соң?

– Татарлар монда да сүз тидерерлек түгел, Иосиф Виссарионович. Безнең разведка мәгълүматлары буенча, аларның алты батальоны төзелеп, беренчесе үк Кызыл Армиягә каршы сугышка җибәрелгәч, Белоруссиянең Витебск районы тирәсендә, немец командирларын юк итеп, тулысынча партизаннар ягына чыкканнар. Шуннан соң фашистлар татарларның гына түгел, башка милли легионнарның солдатларын да Франциягә, Голландиягә, Бельгиягә каршы сугышырга җибәрә башлыйлар.

Татарларны зурлау артык озакка китте. Бу Сталинга бер дә ошамый иде. Сөйләшүне дә түгәрәкләр вакыт җитте бугай.

– Мин шулай уйлыйм, – диде Сталин һәм беркадәр пауза ясап дәвам итте: – Татарлар болай да таркау халык, алар болай да үз башларын үзләре ашый. Алтын Урданың таркалуына китергән Идегәй атлы кенәзләре турындагы дастанны яңадан казып чыгарганнар Казан милләтчеләре. Шул дастан мәсьәләсен политбюрода карарга һәм партия линиясен күрсәтә торган карар кабул итәргә кирәк. Ә татарларны депортацияләү мәсьәләсе көн тәртибеннән төшәргә тиеш түгел. Ул бары тик билгеле бер срокка кичектерелергә генә мөмкин. Сугыш, дисез бит. Сугышта татарлар, чынлап та, башка милләтләргә үрнәк күрсәтә. Генштабта утыра, әнә, бер керәшен татары.

Бу Сталинның Генштаб начальнигы генерал Алексей Антоновны күздә тотып әйтүе иде.

Политбюро верхушкасының махсус утырышы шуның белән төгәлләнде. Берия белән Каганович икенче көнне үк Кавказ якларына командировкага чыгып китте. Берия, Орджоникидзе шәһәренә барып, Кабарда-Балкар автономияле республикасы партия өлкә комитетының беренче секретаре, адыгей милләтеннән булган Зөбәр Кумеховны үз янына чакыртып алды. Республиканың Югары Советы рәисе балкар Үлбашовны юк-бар эшләр белән Мәскәүгә командировкага җибәрттерде. Кумехов исеменнән партия Үзәк Комитетына балкарлар өстеннән, сугышта дезертирлыкта, фашистларга хезмәт күрсәтүдә гаепләп, яла хаты яздырды, аларны карачайлар артыннан Урта Азия республикаларының берсенә депортацияләргә соратты. Бу хат февраль азакларында политбюрода каралып, сигезенче-тугызынчы мартларда, ике көн эчендә, балкарлар туган җирләреннән Казакъстанга, Кыргызстанга куылды.

Шундый ук сценарий буенча чеченнар белән ингушлар да Казакъстан һәм Кыргызстан гражданнарына әйләнделәр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев