Ватан (Өченче бүлек /12)

(Әсәрне башыннан МОНДА укыгыз)

12

1944 елның 25 август таңы Шпандау төрмәсе тоткыннары өчен башка көннәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый торган гадәти таң булып атты. Сәгать алтыда барысы да урыннарыннан тордылар, йомышларын йомышлап, юынып, урын-җирне рәткә китереп, көн дә бирелә торган каһвә белән тамак чылатып алгач, надзирательнең кереп, сәламәтлекләрен сораганын көттеләр.

Ләкин сәгать җидедә авыр ишекләрне шыгырдатып ачып кергән надзирательләр аларга, үзләре белән берни дә алмыйча, коридорга чыгарга боерды. Һава суларга алып чыгалар, дисәң, әле иртәрәк. Кая алып баралар икән? Һәркайсының күңелендә шундый сорау булды.

Аларны, берни әйтми-нитми, фургонга утыртып, төрмә ишегалдыннан алып чыгып киттеләр. Төгәл сигез тулып егерме биш минут булганда, Плётцензее төрмәсенә китереп, аның тоткыннар телендә «Үлем йорты» дип йөртелгән канатына алып керделәр дә кулларын артка каерып бәйләп алдылар. Тегель төрмәсендә тотылган Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров, алардан алдарак китерелеп, куллары бәйле хәлдә басып торалар иде инде. Германия кануннары буенча, тоткынга чыгарылган хөкем карарының үтәләчәге бер көн алдан игълан ителергә тиеш. Һәрнәрсәдә тәртип ярата торган немецлар бүген бу кагыйдәләрен боздылар. Тоткыннар янына төрмә башлыгы, прокурор һәм баш палач кереп, бүген аларның гильотинада башлары киселәчәге хакында белдерделәр. Алардан соң мәхбүсләрне соңгы юлга озатырга төрмә рухание киләчәк, диделәр. Рухани дигәннәре Мусаның падре Юрытко аркылы соравы буенча аңа Коръән алып килгән хәзрәт Габделгани Госманов булып чыкты. Хәзрәт ни өчендер үзен бик уңайсыз тотты, исәнләшергәме, юкмы дигәндәй генә сәлам бирде. Муса аның белән теге көнне дә салкын сөйләшкән иде. Шуны онытмаган булса кирәк, хәзрәт сүзен нидән башларга белмичә аптырап торганнан соң гына телгә килде:

– Аллаһ каршына җавап тотарга барасыз, балакайлар, күңелегез пакь, вөҗданыгыз саф булсын. Коръән тотып тәкбир әйтегез.

– Аллаһ каршында җавапны без түгел, безне хөкем итүчеләр тотачак, хәзрәт, – диде Муса.

– Аллаһ каршында һәммәбез дә җаваплы. Һәммәбезнең дә беркөн аның каршына барасыбыз бар. Бүген менә сезнең чират.

– Аллаһ каршына чиратлап йөрмиләр, хәзрәт. Чиратсыз да алып куюы бар аның үз балаларын. Үзенең иң яратканнарын Аллаһы Тәгалә чиратсыз ала, диләр иде бездә картлар. Ә без аның алдында җавап тотарга һәрчак әзер. Үзегез әйткәнчә, күңелебез пакь, вөҗданыбыз керсез. Безнең турыда кайгыртып йөрүегез өчен бик зур рәхмәт. Ә хәзер үзебезне генә калдырсагыз иде.

– Алай да күңелдә төер булып калмасын, Коръән үбеп бәхилләшик, балакайлар.

Гани хәзрәт шулай диде дә, үзе белән сүз көрәштергән Муса янына килеп, Коръәнне аның кулына тоттырды. Муса Китапны алып, иреннәренә тидерде. Бер сүз дә әйтмичә, янында торган Гайнанга бирде. Гайнан да Коръәнне шулай ук сүзсез генә үбеп, күршесенә бирде. Алар шулай итеп унбере дә Коръән тотып бәхилләштеләр. – Рәхмәт, – диде хәзрәт, Коръәнне алып. – Урыныгыз җәннәттә булсын. Хушыгыз, балакайлар. Бәхил булыгыз. Белми кылган, белеп кылган гөнаһларыгызны Аллаһы ярлыкасын.

Хәзрәт бәхилләште дә, кулына урын таба алмыйча, Коръәнне әле бер кулына, әле икенчесенә күчереп, тоткыннар яныннан чыгып китте. Алар үзләре генә торып калдылар.

Көтелмәгән бу хәлдән телдән язып, нәрсә әйтергә дә белмичә аптырашта басып тордылар. Бу минутларда аларның һәрберсенең бугазларына төер булып күз яшьләре утырды. Барысы да тын калып, гомер юлларын баштан кичерделәр. Кылган гамәлләренә, эшләренә йомгак ясадылар. Мусаның да күңелендә, йөрәген әрнетеп, әнә шулай башыннан кичкән кыска, әмма мәгънәле тормыш юлы яктырды.

«Кеше туа, яши, үлә. Аңа гомер бер генә тапкыр бирелә. Шул бер генә бирелгән гомерне өзәргә беркемнең дә хакы юк. Бер генә тапкыр бирелгән гомерне матур итеп, мәгънәле итеп, файдалы итеп үткәргәндә генә кеше бу җирдән тыныч күңел белән, җирдә калганнарга бәхиллеген белдереп китә ала.

Ләкин бу җирдә хөсетлек бар. Кара эчле кешеләр бар. Бу җирдә кеше малына кызыгучылар, кеше ирешкәннәрне юк итәргә, тартып алырга теләүчеләр бар. Алар, үз максатларына ирешү өчен, бөтен әшәкелеккә баралар, сугыш башлыйлар, башкаларның җирләрен, илләрен тартып алырга телиләр. Ватаннарын юк итәргә тырышалар. Телләрен, милләтен, халкын җир йөзеннән себереп түгәргә әзерләр.

Муса һәм аның белән бүген эшафотка менәчәк ун каһарман әнә шундый кара эчле бәндәләргә каршы чыктылар. Шуларга каршы яшерен эш алып бардылар. Ватаннарын, туган телләрен саклап калу өчен, көрәшнең алар сайлаган юлы – каһарманлык!

Җәлилнең каһарманлыгы аеруча зур түгелме? Ул көрәшергә инде бернинди юл да калмады дигәндә дә, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен эшкә җигеп, зинданда утырган килеш, иптәшләрен көрәшкә, яшәргә рухландырган бөек әсәрләр иҗат итте.

Германия – кешелек дөньясында бөек эшләре белән дан алган шәхесләр ватаны. Дөньяны канга батырган герман фашизмын юк итү өчен көрәшкә күтәрелгән унбер татар егетенең бүген гильотинада башларын кисәчәкләр. Ләкин фашистларның үз башлары очар көнгә дә күп калмады. Немец халкы кабат азат, бәхетле илдә яши башлар.

Татарлар да ирекле, азат үз ватаннарында яшәргә хаклы! Дөнья картасында Исхакыйлар хыялланган, Шәфи Алмаслар төзергә теләгән татар иле барлыкка килер. Без бит шуның өчен дә көрәштек».

Сәгать унике тулганда, аларны, Үлем йортыннан алып чыгып, гильотина торган баракка китерделәр. Гильотина белән алар арасында түшәмнән үк төшкән зур кара пәрдә эленеп тора. Аларның башын Германиянең баш палачы Эрнст Раендель үзе чабачак. Менә унбер каһарман, унбер татар егете бер рәткә тезелеп басты: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормашев, Әхмәт Симаев, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Шунда алар янына тагын бер кешене, уникенче тоткынны китереп бастырдылар. Бусы кем?

Муса аны шунда ук таныды. Бу Шпандау төрмәсендәге надзирательләр башлыгы фельтфебель Генрих иде. Димәк, ул Мусалар белән бер камерада утырган дусты, немец коммунисты Шульц Крюгерга качарга ярдәм иткән... һәм тотылган.

1944 елның 25 августында көндезге 12 сәгать 06 минуттан 40 минутка кадәр вакыт эчендә фашистларга каршы көрәш алып барган унике каһарманның гомере өзелде. Унике каһарман мәңгелеккә күчте... Аларның унбере татар егетләре иде.

 

 

"КУ" 03, 2019

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: