Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Ниһаять, көткән көн килеп җитте. «Шәрык» клубында халык гадәттәгедән күбрәк иде. Күбесе – шәкертләр. «Мөхәммәдия»некеләр генә түгел, «Мәрҗани», «Күл буе», «Галләмия» мәдрәсәләрендә укучылар да бар. Араларында кызлар да шактый гына.
2
1941 елның башында Мәскәүдә Башкортстан һәм Татарстан
республикаларының әдәбият һәм сәнгать декадалары уздырылачагы
турында билгеле булды. Уфада декадага «Саңгырау торна» һәм «Ашказар»
операсын алып барырга хәзерлек башланды. Татарстан нинди әсәрләр
белән катнаша икән соң дигән уй туды Солтанда. Сәйдәшевнең бернәрсәсен
дә алып бармаячаклар. Чөнки бөтен әсәрләренең дә драматургларын утыз
җиденче елда халык дошманнары дип юк итеп бетерделәр. Соңгылардан
Фәтхи Бурнашны да кырыгынчы елның 24 августында халык дошманы
дип Пләтән төрмәсенә ябып юк иткәннәр дип ишетте Солтан. Ул, татарлар
декадага, үзенең Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградовлар белән
бергәләп язылган беренче татар операсы «Сания»не, йә «Эшче»не алып
бармаслар микән дип уйлый башлады.
Бу хакта сорап, ул Казанга, операларның авторларының берсе булган
Василий Виноградовка хат язды. Василий Иванович аның хатыннан
соң бу хакта ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе
Гали Динмөхәммәтовка мөрәҗәгать иткән. Динмөхәммәтов исә аңа
бу мәсьәләдә Солтанга ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Виноградов
Солтанга җавап хаты язган. Хатта Динмөхәммәтовның аны «Сания»
операсының бөтен материаллары белән Казанга килүен соравы
турында әйткән. Ләкин бу рәсми чакыру түгел, дигән.
Солтан Василий Ивановичның бу хатыннан соң, Динмөхәммәтов
белән сөйләшмәсме дип, Александр Ключарёвка хат язды.
Хөрмәтле Александр Сергеевич!
Безнең «Эшче» һәм «Сания» операларына, димәк ки, Василий
Иванович белән шәхсән үземә игътибарыгыз һәм игелекле
мөнәсәбәтегез өчен тирән ихтирамымны һәм ихлас рәхмәтемне
белдерәм. Элегрәк ул миңа шул хакта язган иде: Сез аңа безнең
операларның ноталарын эзләп килгәнсез, фрагментларын
композиторлар конференциясендә күрсәтергә теләгәнсез.
Моннан тыш, ул Сезнең, гомумән, әлеге операларны торгызу
турында тиешле кешеләр белән сөйләшүләр алып баруыгыз хакында
да язды. Моны ишетү шулкадәр күңелле булды, дөресен генә
әйткәндә, бик тә тирән дулкынландырды һәм мин Сезнең хакта
уйлап куйдым: «Онытмаска вәгъдә биргән иде һәм чыннан да мине
онытмаган...» ...Менә бүген мин Василий Ивановичтан хат алдым,
анда ул түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Эшче»не тикшерүгә багышланган
киңәшмәнең беркетмәсе булуын белгәч, Сез, кече күңеллелек күрсәтеп,
аны эзләгәнсез, дөресрәге, клиникага баргансыз һәм, беркетмәне алып,
аны Динмөхәммәтовка күрсәткәнсез һәм... сөйләшкәнсез. Моның өчен
Сезгә тагын бер мәртәбә ихлас рәхмәтемне белдерәм...
Ә аннары ул болай дип яза: Динмөхәммәтов, иптәш Ключарёв
аркылы, минем Сезгә хат язуымны сораган. Сезне «Сания»
операсының барлык нота материаллары белән Казанда күрергә теләвен
әйтергә кушкан». Һәм хатны болай дәвам иттерә: «Динмөхәммәтов
Сезнең Казанга килүегезнең әлегә рәсми булмавын, ягъни Татарстан
Республикасы хөкүмәте чакыруыннан тыш булуын да әйтте».
Мин, мөгаен, Казанга теләсә кайчан килә алырмын. Мәсьәлә
бары шунда: миңа кайчан килү яхшырак? Мөгаен, килгән очракта
Динмөхәммәтовның өйдә, ягъни Казанда булуы мөһим. Өстәвенә,
Василий Ивановичның да, бәлкем, клиникада ятмавы кирәктер.
Икенчедән, югарыда әйтелгән иптәшләр белән сөйләшүләрнең
кыскача гына эчтәлеген һәм аларның нинди юнәлештә барганлыгын
белү бик кызыклы булыр иде.
«Әлегә» сүзе бик тә кызыксындыра, ошбу сүз нәрсә аңлата?
«Әлегә» сүзендә ниндидер киләсене аңлатучы мәгънә бар бит.
Ниһаять, бик беләсем килә: Сезнең ныклы ярдәмегезгә киләчәктә
дә исәп тотарга буламы, шулай ук безгә ярдәм күрсәтерлек тагын
берәр кеше табылырмы?
Мин беләм, каршы кешеләр шактый күп булачак... Әгәр безгә
булышлык күрсәтүчеләрнең өстен чыгачагына, шул исәптән Сезнең
ныклы ярдәмегезгә ышаныч булмаса, юкка маташырга, файдасызга
көч түгәргә кирәкме икән дип уйлыйм.
Менә шундый-шундый мәсьәләләр, шик-шөбһәләр һ.б. уңаеннан
Сездән нинди дә булса җавап алырга теләр идем. Хат язу мәсьәләсендә
Сезнең «ата ялкау» икәнегезне дә беләм. Динага һәм Сезнең улыгызга
(мине гафу итәрдер, исемен инде онытырга да өлгердем) кайнар
сәлам.
Сәлам һәм хөрмәт белән, Солтан Габәши.
20 гыйнвар, 1941 ел.
Александр Ключарёв Солтанның бу хатын алгандырмы, юктырмы,
аннан җавап килмәде. Әлбәттә, ул киләчәктә аңа таянырга өметләнгән
иде. Ике операның берсен булса да декадага алып бару мөмкин булыр бәлки дип хыялланды. Әмма өметләр хыял гына булып калды.
Июньнең 22 сендә сугыш башланды. Декаданы үткәрү билгесез
вакытка кичектерелде. Барлык сәнгать кешеләре, кайсы үз теләкләре
белән, кайсы хәрби комиссариат чакыруы белән, фронтка китте.
Ә Солтанны уйламаганда-көтмәгәндә, Башкортстан совнаркомы
каршындагы сәнгать эшләре идарәсенең музыка секторында эшләгән
урыныннан, эштән азат итеп, бер тәүлек эчендә җыенып, яшәгән
җиреннән кузгатып, гаиләсе белән Борай районының Чалкак авылына
җибәрделәр. Бу аны сөргенгә җибәрү иде...
Ни өчен шулай кинәт кенә сөрделәр соң әле аны Уфадан? Әллә
монда Динмөхәммәтовның кулы уйнадымы? 1932 нче елда икесе бер
үк вакытта Уфада эшли башлаганнар иде бит алар. Шул елдан бирле
бер-берсен яхшы беләләр иде. Шуңа күрә дә операларны яңадан
дөньяга чыгаруда бәлки ярдәме тияр дип хат язарга булган иде бит ул
аңа. Ә монда гел киресе килеп чыкты. Габәши яңадан Татарстанда баш
калкытмасын әле дигән кебек, үзен хәтта Уфадан ук сөреп чыгарырга
булганнар Казандагы «дуслары». Динмөхәммәтовка хат язуын каян
белгәннәр диген син, ә?! «Габәшизм»нан һаман да куркалар булып чыга
бит болай булгач. Җитмәсә, Динмөхәммәтов үзе дә, 1936 елда Казанга
әйләнеп кайтканнан соң, НКВД тарафыннан оештырылган Сталин
репрессияләрен үткәрүче махсус өчлек әгъзасы итеп билгеләнгән
кеше. Болай булгач, Солтан ул оешмага «гариза»ны үз куллары белән
язып биргән булып чыга түгелме соң? Ә бит утыз ел гомерен халык
көйләрен, халык авыз иҗатын, фольклорын дөньяга чыгару, милли
кадрлар хәзерләү, музыкантлар, җырчылар укытуга багышлады бит
ул. Гарьләнмәслек түгел. Ике милләткә дә бердәй хезмәт итте. Уйлап
карасаң, икесенең дә беренче композиторы ул бит!.. Заманында
Тукай үзе югары бәяләде аның халык җырларын дөньяга чыгарудагы
хезмәтен. Димәк, Тукайны да шундый ук язмыш көткән булып чыга.
Әле ярый, унөченче елны үлеп котылган. Югыйсә аны да юк иткән
булырлар иде, мулла малае дип. Аның әтисен, Хәсәнгатаны ничек харап
иттеләр утыз алтынчы елны. Инде хәзер улының башын ашыйлар...
* * *
– Күк-кү, күк-кү, күк-кү...
Бертуктамый күке кычкыра. Солтанны үртәгән кебек.
– Күк-кү, күк-кү...
Солтан ирләрдән үзе генә түгел иде. Урман кисәргә сугышның
беренче көннәрендә үк фронттан яраланып, бер аягын калдырып
кайткан Ярулла атлы егет, шулай ук сугышка алыну яшеннән узган
алтмыш яшьләр тирәсендәге Гыйләҗ һәм Һадиулла абзыйлар бар иде.
Калганнар бар да кыз-хатыннар. Кайсылары – кияүдәге хатыннар,
ике-өч бала аналары, кайсылары – әле кияүгә чыгарга өлгермәгән, сөйгән егетләрен фронтка озаткан кызлар. Ирләр агач аудара, еккан
агачларын ботаклардан арындырып, алтышар метр озынлыкка
калдырып тураклыйлар. Туралган агачларны атлар белән өстерәтеп
урман читенә, олы юл буена чыгара баралар.
Агач аударганда да, балта белән ботак чапканда да, «күк-кү,
күк-кү» килеп кәккүк санаган әнә шул үткән гомер юлы китмәде
Солтанның күңеленнән. Ул эшләгәндә дә, ял иткәндә дә шуларны
уйлады. Килгән көнне үк кереп ял итәр, кунар өчен дип ясап куйган
шалашта йокларга яткач та күз алдыннан гомер юлында күргән-
кичергәннәр төшенә кереп йөдәтте.
3
1907 ел. Октябрь башларында «Мөхәммәдия» шәкертләре
арасында Казанга Җаектан Тукай кайткан икән дигән хәбәр таралды.
Аны Солтан укыган бу мәдрәсәдән ерак та булмаган «Болгар»
номерларына урнашкан икән дип сөйләделәр. Мәдрәсәнең урта
баскычын тәмамлау алдында торган Солтан Тукайны Оренбургта,
Җаекта чыга торган «Вакыт», «Фикер» кебек газета-журналларда
басылган шигырьләре аша белә. Ниһаять, шагыйрь Казанда яши
башлаячак. Үзен күреп белергә дә мөмкин булачак.
Күп тә үтмәде, «Болгар» номерларында чыгарыла торган «Әл-Ислах»
газетасында Тукайның шигырьләре, мәкаләләре басыла башлады.
Әмма шагыйрьнең үзен әле һаман күрә алганы юк Солтанның.
Көннәрнең берендә тулай торакта Солтан белән бер бүлмәдә
яшәүче Таһир шәкерт Тукай турында кызыклы хәбәр җиткерде:
– Ишеттеңме, Шәрәфләр матбагасында «Тукаев шигырьләре»
дигән китап басылып чыккан, – диде.
– Чынмы? – диде Солтан. – Каникулдан килгәч, әле сентябрь
башында ук «Казан мөхбире»ндә Тукай китабы басылып чыгачак
дигән хәбәр булган иде шул. Китабы чыккан, ә үзен бүгенгә хәтле
күрә алган юк.
– Күрербез тиздән, иншалла. Казанга солдатка каралу өчен кайткан
икән ди бит ул. Шуның өчен икенче атнасында ук туган авылына
кайтып киткән булган. Инде менә ак билет алып, Казанга киредән
әйләнеп килгән. Солдат хезмәтенә яраксыз дип тапканнар, ди. Күзенә
ак төшкән булган икән.
– Китабын кайдан табарга була икән соң?
– Бу атнада «Шәрык» клубында булачак кичәдә Тукай да
катнашачак, диләр. Барырбыз, күрербез. Китабын да алырбыз, Алла
боерса.
Кичә булачак көнне – декабрьнең унысын түземсезләнеп көтеп
алды Солтан. Тукайны күрмәмме дип, көн саен «Болгар» номерлары
ишеге төбен каравыллады, тик очратырга язмады.
Ниһаять, көткән көн килеп җитте. «Шәрык» клубында халык
гадәттәгедән күбрәк иде. Күбесе – шәкертләр. «Мөхәммәдия»некеләр
генә түгел, «Мәрҗани», «Күл буе», «Галләмия» мәдрәсәләрендә
укучылар да бар. Араларында кызлар да шактый гына.
Кичәне алып баручы программа белән таныштырганда, Тукай
исемен дә атады, аның «Безне урынсыз яманлыйлар» дигән шигырен
укыячагын белдерде.
Шәрикләр белән өелешеп, арткы рәтләрнең берсендә утырган
Солтан, Тукай кайсы икән соң дип, алда утыручылар арасыннан
шагыйрьне эзләде. Кичәләрнең берсен дә калдырмаска тырышып
йөргән булса да, бүген үзенә таныш булмаган, әле беренче тапкыр
гына күргән затларның кайсы Тукай булуын ачыклый алмады ул.
Шулай күп булып Тукайны күрергә дип килгәннәрдер инде, дип
уйлады. Бу кичәгә әле быел көз авырып киткәннән соң дөньяга
беренче тапкыр чыккан Фатих Әмирханны да алып килгәннәр иде.
– Кайсы Тукай икән инде боларның? – дип, Таһир дустының
кабыргасына төртте.
– Соң, әнә бит, өченче рәттә, Фатих әзи янында утырган үсмерне
күрмисеңмени?
– Каян килеп ул булсын, Фатих абый хәтле, егерме бер яшьтә
булырга тиеш бит инде ул. Бу бит әле чынлап та безнең чамадагы
унбиш яшьлек бер үсмер генә.
– Булса соң. Буе бәләкәй диләр аның, шуңа күрә яшь күренә, ди.
Чынлап та, бәләкәй генә гәүдәле, яшь чырайлы, Солтан
яшьләрендәге бер үсмер генә булып күренгән бу егет Тукай үзе булып
чыкты. Яшь булып күренүе өстенә, башлангыч сыйныфларда укучы
шәкертләр шикелле бик кыюсыз да икән әле җитмәсә. Шактый усал,
төртмәле шигырьләр язса да, кызлар кебек шактый ук оялчан икән.
Алып баручы: «Ә хәзер сүз Габдулла Тукаевка бирелә!» – дигәч, ул
кыюсызлыктанмы, әдәп саклапмы, басыйммы-басмыйммы дигәндәй
уйланып торды, шуннан соң гына, читенсенеп кенә торып, халык
алдына чыгып басты. Тукайны күбесенең беренче күрүләре иде
бугай, барысы да гөрләтеп кул чаптылар. Кул чабулар тынып, халык
тынычланып калгач, Тукай кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарды һәм
тамагын кырып куйды. Сөйли башлагач, кыюсызлыгы юкка чыкты
тагын. Киресенчә, шигырендәге кыюлык тавышына күчте, ул яңадан
да бер тапкыр тамак кырып, шактый ук кычкырып, кәгазенә күз
төшерә-төшерә, сөйли башлады...
– Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр;
Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр.
Нәзафәткә ригайәт юк имеш бездә, нә бөһтандыр!
Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.
Тагын бездә гыйлем әһле – зыялылар да юк, диләр;
Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.
Татарда акча юк, байлык та юк дип, юкны сөйлиләр;
Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сорганымыз бардыр...
Шигыре шактый гына озын булып чыкты Тукайның. Ике юллы
строфалардан торган шигыренең һәр строфасының беренче юлы
халыкта татарлар тормышындагы кимсетелеп күрсәтелгән бер хәлне
алып, шуның дөреслеккә туры килмәвен дәлилләүгә корылган иде.
Соңгы строфаны ул үзе урнашкан кунакханәне мисалга китереп:
Җирәнмәслек мөсафирханә һәм ашханә юк, диләр,
«Сарай»дан чисталыкта ким түгел «Болгар»ыбыз бардыр»,
дигән юллар белән тәмамлады...
Шул кичәдән соң Тукай «Шәрык» клубының бөтен кичәләрендә
катнаша башлады. Солтан да, Тукай белән сүз куешкандай,
шул көннән соң клубның даими тамашачысы булып китте. Аңа
тамашаларны оештыручы артистларның, язучыларның шигырь
сөйләүләреннән, декламацияләреннән бигрәк, анда яңгыраган
музыка, җыр-моңнар күбрәк ошый иде. Солтанның кичәләрдә еш
катнашуына клубның старостасы булып торган Фәхрелислам Агиев
та игътибар итте. Көннәрнең берендә ул аны үзе оештырган хорда
җырларга чакырды. Шулай итеп, ул гади тамашачыдан, шәкертләр
хоры артистына әйләнде.
Җырлы-шигырьле кичәләр бер «Шәрык» клубында гына түгел,
төрле урыннарда үткәрелә. Солтан өчен бигрәк тә кичәләрнең музыкаль
өлеше кызык. «Яңа клуб»та үткәрелгән бер кичә, гомумән, тулысы белән
«Шәрык музыкасы кичәсе» дип аталды. Аның беренче бүлегендә татар,
башкорт, казакъ, үзбәк көйләре башкарылды. Икенче бүлегендә Солтанга
таныш булмаган ниндидер бер хатын онытылган татар халык көйләрен
башкарды. Бу кичәне Тукай да тамаша кылды. Солтан исә, гомумән,
әтисе 1894–98 елларда Уфа Диния нәзарәтендә казый булып эшләгәндә,
дүртме-бишме яшьлек чагында «Госмания» мәдрәсәсендә укучы бер
шәкерт җырлаганнан отып калган, шулай ук онытылган бер җырны искә
төшерде. Бу җырны аның шул чактан бирле беркемнән дә ишеткәне юк
иде. Бары тик Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең күршесендә яшәүче
алтмыш-алтмыш биш яшьләр тирәсендәге карт музыкант Мөхәммәтша
агайның гына бер тапкыр уйнаганын ишеткәне булды.
Җырчы хатын үзенең соңгы җырын тәмамлагач, Солтан алып
баручыга мөрәҗәгать итте:
– Абый, мин дә шундый бер онытылган җырны башкарырга телим,
мөмкин булса.
– Кем буласың, кем дип игълан итик? – диде алып баручы егет,
каршы килмичә.
– Солтан Габәшев мин, «Мөхәммәдия» шәкерте.
– Яхшы. Нинди җыр башкарырга телисең?
– Исемен белмим. Җырлап күрсәткәч, менә бу ханым бәлки
беләдер, әйтеп бирер исемен.
– Скрипкада уйнап ярдәм итәргә кирәкмәсме соң?
– Бу җырның көен Мөхәммәтша карт белә. Рөхсәт итсәгез, бәлки
ул ярдәм итәр. Мөхәммәтша карт үзе дә биредә, – диде Солтан
һәм арттагы рәтләрнең берсендә концерт карап утыручы картка
ымлады.
Музыка уен коралларында уйнаучы, ләкин «Печән базары» мәчете
тирәсендә йөрүче бу тәкъва картны Казанда белмәгән кеше юк иде.
– Әйдә соң, Мөхәммәтша абзый, ярдәм ит егеткә, – диде алып
баручы һәм пианино артында утыручы агайга мөрәҗәгать итте: –
Нәрсә, Заһидулла абый, рояль артына утырырга рөхсәт итәсеңме
Мөхәммәтша абзыйга?
– Рәхәтләнеп. Рәхим ит, Мөхәммәтша агай. Син беләсең ди бит
Солтан, – диде пианист.
– Белмим шул, нинди җырны башкарырга телидер бит әле, – диде
карт музыкант.
Солтан пианистның үзен дә яхшы белә. Заһидулла Яруллин
ул. «Шәрык» клубы кичәләренең даими музыканты. Тик менә ул
җырлыйсы җырны беләдерме, анысы билгеле түгел.
– Беләсез, Мөхәммәтша абзый. Уйнаганыгыз бар миңа, – диде
Солтан һәм каушап кына алга чыгып басты да тамагын кыргалап
җырларга кереште.
Җырның беренче сүзләрен әйтүгә, көен төшенеп алган карт
шундук уйный да башлады. Җырны Заһидулла Яруллин да белә
икән. Ул: «Әйдә, кушыл», – дип, янында утырган скрипкачы дустына
пышылдады. Скрипкачысы – Гали Зайпин, шулай ук Солтан бик яхшы
белгән егет, шунда ук торып басты да Мөхәммәтша картка кушылып
уйнарга кереште.
Җыр Тукайга да таныш булып чыкты. Солтан җырлап бетерүгә,
ул аның янына килеп, кулын кысты:
– «Аттальян» дигән җыр бу. Җаек, башкорт якларында бик популяр
җыр, – диде.
– Бәләкәй чагымда Уфада ишеткән идем мин бу җырны, – диде
Солтан.
– Уфа җегетемени син? Каян килеп чыктың бу якларга? – диде
Тукай.
– Уфадан түгел, Казан артыннан мин. Алат юлы өстендәге Кече
Солабаш авылыннан.
– Шулаймыни?! Якташлар икәнбез бит. Минем туган авылым
Кушлавыч Солабаштан ун-унбиш чакрымда гына лабаса. Әле ике
ай элек кенә шул юллардан йөреп, Күәм, Масра, Әтнә, Мәңгәр
авылларында булып кайттым.
– Әтием Хәсәнгата Габәши – мулла минем. Мин бәләкәй чакта
Уфада Диния нәзарәтенең баш казые булып торды. Хәзерге вакытта
да Уфада, кабаттан Диния нәзарәтенә казый итеп сайланды. Үзем
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең урта баскычын тәмамлыйм быел.
Әткәй янына китәргә җыенам. «Галия» дигән мәдрәсә ачылачак икән.
Укуымны шунда дәвам иттерәчәкмен.
– Бик әйбәт! Мәхдүмнәр икәнбез бит. Җыр белән, музыка белән
мавыгуың әйбәт нәрсә! Хуплыйм! Шулай онытылып барган халык
җырларын кайтаруың бик әйбәт эш. Халык җырларын мин үзем дә
кечкенәдән ярата идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын
кан белән тыңлый алмый идем. Үзем дә кечкенәдән җырчы идем.
Мәдрәсәдән үк. Мәдрәсәдә хәлфәләр кече атна кичләрдә минем
җырлавымны тыңлыйлар, шуның өчен бер кадак симәнкә, ярты кадак
чикләвек белән сыйлыйлар иде. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан
җыруларны сөюдән миндә туган телемне сөю туды. Халык җырлары –
халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе
бит ул! Яшәсен халык җырлары, халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Тукайның бу сүзләре кичәнең әһәмиятен күтәреп җибәрде. Аның
соңгы шигырен тамашачылар дәррәү күтәреп алдылар.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев