Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
27 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Безнең взвод командиры Фролов мине юата. Син, ди, сигналларны кабул итү буенча зур күрсәткечләргә ирешә алачаксың. Монда сиңа музыкаль тоемлау (слух) сәләтең яхшы булу ярдәм итә, билгеле. Шулай яхшы кабул итү үзе генә дә белгечлегеңнең югары күрсәткечләрен тәэмин итә. Бераз гына тапшыруга да тизлек һәм чисталык өсти алсаң, син бәя биреп бетергесез радист булачаксың. -
26 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Хоменко: – Менә җыр бу, ичмасам! Татар җыры шулай яңгырый, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп, үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткәнмени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды. -
25 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Самолёт эченә җил ташкыны килеп керде. Инструктор миңа кул хәрәкәте белән урынымнан торырга, ишеккә якын килергә кушты. Мин һич тә якыная алмыйм, җил эчкә таба этә. Ниһаять, ишек янындагы тимер тоткычны эләктереп алдым. Якынрак килдем. Җир әллә кайда аста. Инструктор минем аркадан сыйпап алды: – Сикер! Мин күземне йомып, башым белән аска чумдым. -
24 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен. Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк! -
23 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Өлкән лейтенант Власов эзләп тапканмы, әллә «качкыннар» үзләре безнең эзгә төшкәннәрме, ниһаять, аларны да күрү бәхетенә ирештек. Араларында соңыннан минем якын дусларымның берсе булып китәчәк Саша Малыхин да бар иде. -
22 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык. -
21 марта 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (бәян)
Ничә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык. -
19 марта 2025 - 15:00
Җилкәнсез диңгезче (ахыры)
Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. -
18 марта 2025 - 15:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзенүзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай. -
17 марта 2025 - 15:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. -
16 марта 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (бәян-хатирә)
Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзен- үзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай... -
15 марта 2025 - 09:00
Гаилә (бәян)
Гөлнурның теләге – бай егет белән никахлашып, миллионер хатыны булып яшәү иде. Үз илендәге язмышыннан канәгать түгел иде ул, тышауланган ат хәлендә яши кебек. Кызы Зәлифәне Халисә апасына калдырганнан соң, сукбайлыкта үткән вакыты да дүрт елдан артып китте... -
8 марта 2025 - 17:00
Шәрәфи – «хи-хи» түгел... (бәян)
Бер вакыйганы искә төшерде Шәрәфи, сугыш вакыты. Әтисе фронтта, бер абыйсы да шунда. Әнисе аны ялгызын өйдә бикләп эшкә киткән. Өстенә кияргә киеме дә, аягына гәлүш тә юк. Пес итәргә чиләк калдырганнар. Өйалдына чыгышлы. Тәрәзәсез. Берзаман ап-ак сарык бәрәне, арт аякларына басып, ишек пыяласына шакый. Ул күзләрен уып карый, өнеме бу, төшеме? Каян килгән бәрән? -
7 марта 2025 - 09:00
Кеше булып калырга (бәян)
Әнием сөйләве буенча, әти үлеп киткән. Мин аның вафатыннан соң туганмын. Шунлыктан гомерем буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәдем... -
1 марта 2025 - 09:00
Тәрәзәләр (бәян)
Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды...