КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Юлда тәмам йончылган иде. «Дембель»ләрне Термездагы мунчада юындырып, өс-башларын төзәткәләргә форсат бирделәр. Аннан самолёт белән Ташкентка, Ташкенттан Мәскәүгә очырдылар, Мәскәүдән поезд белән Казанга кайтып төштеләр. Болар барысы да төштә генә иде кебек.
VII
1981 елның май ае тынгысыз булды.
Пакистан ягыннан Әфганстанның Кандагар, Герат төбәгенә
меңләгән мөҗәһидләр үтеп кергән дигән хәбәр таралды. Алар
Әфганстанның советлашуына юл куймаска җан тартышалар, үз
көрәшләрендә теләсә нинди адымнарга да барырга әзер иделәр.
Шуравиларның кулы җитмәслек тауларда базалары барлыкка
килде, алар туктаусыз кышлак-шәһәрләргә һөҗүм итеп торалар,
хөкүмәткә хезмәт итүчеләрне гаиләләре белән кырып чыгалар.
Җирле халык тәмам куркуга төште, мөҗәһидләр аяклары баскан һәр
җирдә үз тәртипләрен урнаштыруга керештеләр. Инде дошманнарда
совет гаскәриләренең төшләренә кермәгән яңа кораллар барлыкка
килде. Вертолёт, танкларга каршы Америкада эшләнгән күчмә
зенит комплексы – стингерлар алыштыргысыз коралга әверелде.
Мөҗәһидләрне Пакистанның хәрби базаларында Америка, Кытай,
Көнбатыш Ауропа илләреннән тәҗрибәле, белемле инструкторлар
өйрәтә. Совет гаскәрләре, дөресен әйткәндә, дөньядагы иң алдынгы
кораллар кулланучы тәртипле, оешкан, кансыз дошман гаскәриләренә
каршы торырга тиеш иделәр.
Хезмәтенең соңгы елында Филис айлар буе юлдан кайтып кермәде.
Машиналар колонналарга җыелып чыгып китәләр, егерме машина
чыгып китсә, кайтканда алар җиде-сигезгә генә кала. Дошманнар
колонналарга каршы көрәшнең ысулларын төрләндереп кенә
торалар. Таулар аша салынган бормалы тар юлларда алда барган
машинага гранатомёттан бер ату да җитә, колонна шып туктап
кала, башта беренче машинага бәрәләр, аннан колоннадагы соңгы
машинага ут каба, калганын чамалыйсыз, тау кыясына кысрыкланган
машиналарны, миномёт, гранатомётлардан ут ачып, ун-унбиш
минутта тәмам туздырып ташлыйлар. Күпме солдат, офицер харап
булды мондый кисәк һөҗүмнәрдә. Алар үткән юлларда һәлак булучыларга юл һәйкәлләре кую гадәткә керде. Алар бихисап иде...
Командирлар бу эшне туктатырга да маташып карадылар, әмма
солдатлар барыбер һәйкәл куюны дәвам итте, соңыннан моңа барысы
да күнде, каршы төшми башладылар.
Чираттагы операциядән кайтуга Филисне куанычлы хәбәр көтә
иде. Июньнең икесендә аларны Термезга озатачаклар икән. Илгә
кайтырга тиешле хезмәттәшләре байтак, инде яшь солдатлар килде,
алар өйрәнүләр үттеләр, тәҗрибәле шофёрлар белән рейсларга да
чыгып керүчеләре булды, командирларда алмаш сынатмаска тиеш
дигән ышаныч туды. Моннан ел ярым элек беренчеләрдән булып
Әфган чиген үтеп керүчеләрне офицерлар да, хезмәттәшләре дә тирән
кичерешләр эчендә, күз яшьләре белән озаттылар. Иртәгә кайтасы
дигән төнне Филис йоклый алмады. Күз алдыннан әфган җирендәге
бөтен тормышы үтте. Аларның Әфганстанга керүеннән ни файда
булды? Кемгә кирәк бу сугыш? Шофёр булып саналса да, бәрелешләр
вакытында дошманнарга каршы аз атмады егет. Кемнеңдер бәлки
гомерен дә өзгәндер. Тау-кыя өстеннән аларга ут ява, алар зурдан-зур
таш артларында яшеренгән дошманнарга аталар. Автоматтан да атты,
гранатомёттан да ут ачты. Каршы якта шәүлә күренә калса, төзәп тә
торыш юк, шул якка пуля яңгыры озатылды. Кем-кемне! Монда уйлап
торыш юк иде. Инде колонна белән аларны Термезга озата башлагач,
тын кысыла, эчке курку барлыкка килде. Инде аларда бер корал да юк,
озата баручы прапорщиклар, офицерларның да кораллары санаулы.
Андый-мондый хәл булса?..
Юл өч тәүлеккә сузылды. Солдатлар таушалдылар, йөзләрне сөрем
каплады, алган ризыклар икенче көнне үк бетте. Полктан чыгып
китәр алдыннан Филис кесәсендәге чекларны яшь бер солдатның
кулына тоттырган иде. Кайбер солдатлар ушлырак булып чыктылар
– Кабул базарында чекларны әфгани дип аталган җирле акчага
алыштырганнар иде. Юлда очраган кышлакларда кибет сыман
корылмаларга кереп сок, җиләк-җимеш алып, тамак ялгадылар.
Башта һаман бер уй бөтерелә – туган якка кайткач, сорашырлар,
кызыксынырлар, сораулар бирелер, аннан җавап көтәрләр. Ул ни дип
җавап бирер соң? Кемгә каршы, ни өчен сугыштылар? Аңлатырлык
түгел иде. Политбүлектән килгән офицерның дус илгә ярдәм
итү дигән ышандыруларының да бер мәгънәсен тапмады Филис.
Әле генә бер провинциядә «ярдәм оештырып», дошманнар белән
бәрелештән кайтып җитәләр, шул ук мәлдә икенче провинциягә
дошманнар бәреп керә, анда барып җиткәнче өченче провинция
дошманнар кулына төшә, дүртенчесе, бишенчесе... Пакистан, Иран
чигендәге провинцияләргә әфган гаскәриләре дә баш тыга алмый.
Яуга бергә чыксалар да, атыш башланса, әфган гаскәриләре кайсы
кая таралып, качышып бетә. Аларга ышанган шуравилар дошманга каршы ялгыз сугышырга мәҗбүр була. Гомумән, чит илгә килеп
кергәнсең икән, андагы бер генә кешегә дә ышанып бетеп булмый
торгандыр. «Сез киләсез дә китәсез, безгә монда гомер кичәсе...»
Әфган гаскәриләренең һәр карашында шушы фикер чагыла сыман.
Хайратонны үткәч, эчкә җылы керә башлады. Югыйсә июньнән
сентябрь ахырларына кадәр бу якларда эсселекнең үзәге инде, утлы
табадагы сыман бәргәләнә солдатлар. Әмма эсселек түгел, башны
саклау кайгысы иде солдатларда, дүрт йөз чакрымнан артыкка
сузылган юлның күп өлеше йөрәк туңып, шөбһәләнеп үтелде.
Хайратоннан Термезга егерме чакрым чамасы. Моннан ел ярымнар
элек Хайратонда аларны чәчәкләр белән каршы алганнар иде, кайту
юлында озатырга бер җан әсәре дә чыкмады. Алар үз эшләрен
булдыра алганча башкардылар, инде кирәкләре калмаган иде.
Амударья өстендә томан күтәрелә. Әле күпер төзелеше кызып кына
бара. Анда эш кайный. Колонна понтон күпер аша үтүгә, Филиснең
күзеннән яшь бәреп чыкты. Йөрәгендәге туң бер мизгелдә эреп,
бугазына төер килеп утырды. Алар, ниһаять, илдә! Шушы эсседән
әлсерәп утырган ярым җансыз кала бу минутларда Филис өчен
дөньяның иң гүзәл җире шикелле тоелды.
Юлда тәмам йончылган иде. «Дембель»ләрне Термездагы
мунчада юындырып, өс-башларын төзәткәләргә форсат бирделәр.
Аннан самолёт белән Ташкентка, Ташкенттан Мәскәүгә очырдылар,
Мәскәүдән поезд белән Казанга кайтып төштеләр. Болар барысы да
төштә генә иде кебек.
Әлмәт шәһәреннән киткәч, иң элек Әлмәт хәрби комиссариатына
кайтып, теркәлергә тиеш иде ул. Казаннан туры Әлмәткә билет
булмады, юл уңае дип, Чаллы автобусына утырды. Юл буе туган
якның матурлыгына сокланып, күңеле иләсләнеп кайтты. Менә
кайда икән ул дөньяның оҗмахы! Нократ, Чулман буйларындагы
гүзәллеккә карап туйгысыз, кешеләре матур, сүзләре йөрәккә май
булып ята, барысы да шат йөзле, ачык күңелле, беркемнән шикләнәсе,
шөбһәләнәсе юк. Юллары җеп тартып төзегән шикелле төп-төз,
офыклар зәңгәрләнеп, күңелне җилкендереп торалар. Кая карама –
җанга якын татар авыллары, анда эш кайный – халык печәнгә төшкән.
Авыл яннарыннан үткәндә велосипедта җилдерүче малай-шалай
күзгә ташлана, алар автобустагыларга кул болгап калалар. Барысы
да тансык, барысы да җанга ятышлы иде.
Хәрби комиссариатка кереп, теркәлү үткәч, ул дустының фатирына
китте. Техникум тәмамлаганга диплом аларда саклана икән.
Туганнарына илтеп куярга дип сөйләшсәләр дә, курсташы барган
чакта алар өйдә булмаганмы, диплом Филиснең кайтуын көтеп ике
ел «кунакта» яткан. Дусты әле хәрби хезмәттән кайтып өлгермәгән
икән, ул да шул ук көздә армиягә алынган, әле аңа кайтырга берничә ай бар. Дипломны ачып карады да, ябып куйды Филис. Нигәдер бу
каты тышлы документ аңа куаныч китермәде. Өйгә, тизрәк өйгә –
әнисе, әтисе, энекәш-сеңлекәшләре янына кайтасы килә иде. Хатта
артыгын язып булмый иде, кайткач барысын да сөйләрмен дип, үзен
ышандырган чаклары күп булды. Көн кичкә авышканлыктан, Филис
туганнарында кунып иртүк автовокзалга юл тотты. Гадәттәгечә,
билетлар булмаса да, шофёр, солдатның хезмәтне Әфганстанда үтүен
белгәч, киң күңеллелек күрсәтеп, егеткә үзе янәшәсендәрәк урын тапты.
Шофёр Әфган хәлләрен сораштыра, ул исә өзек-төтек сүзләр генә әйтеп
ала, ел ярым мәхшәр эчендә йөреп, авыз тутырып сөйләргә сүз дә юк
икән ләбаса! Болай караганда башта әллә ниләр әйләнә-тулгана, ә
күңеле буп-буш. Өйгә кайткач та шулай булыр микән? Ни сөйләргә?
Аның кебек меңнәрнең өлешенә язылган солдат язмышын үтәргә туры
килде. Тагын ни әйтәсең? Бөтен күргән-кичергәннәре каядыр эчтә,
йөрәкнең түрендә төер булып укмашкан, бу төер җанны авырттырып,
сызлауга әверелгән һәм ул инде беркайчан да сүтелмәячәк... Автобус
тәрәзәсеннән карап барганда күңеле шуны сизеп-тоеп барды...
***
Филис кайтып кергәндә әтисе Фидаил яңа чабып алып кайткан
печәнен бушатып мәшәләнә иде. Әнисе кулына чиләк тотып, сыер
саварга чыгып килә.
Капкадан килеп кергән баһадирдай гәүдәле солдатны күргәч,
имәнеп, өйгә сөялгән баскычка килеп тотынды. Солдат кулындагы
дипломатын бер читкә җай гына куеп:
– Әни! – дип кычкырып җибәрде һәм, Флүзә аңышканчы, йөгереп
килеп аны кочаклап алды.
Флүзә улын көтеп көтек булган иде инде. Улы кочаклап алгач, ни
әйтергә белмичә:
– Хат та язмадың, хат та язмадың... – дип такмаклый бирде.
Ул арада, сәнәген бер читкә ташлап, яннарына атылып әтисе килеп
җитте. Алар кайсы ни әйткәнен тыңлап та тормыйча, бер-берсенә
ниндидер сүзләр катып, бергә береккән сәер йомгак шикелле ишеккә
килеп төртелделәр. Ул арада өйдән сеңелләре Диләрә белән Фәридә
килеп чыктылар һәм, ятсынып та тормастан, абыйларын кочаклап
алдылар. Филис бәхет булгач – бөтен булсын дигәндәй, тамагына
бөялгән төерне йотып:
– Фаяз... Гаяз... – дип энеләренең исемнәрен атады.
– Фаяз Чаллыда, автокрановщик булырга укый, каникулга кайтырга
тиеш, Гаяз колхоз эшендә, печән өсте бит, хәзер кайтып җитәр, –
диде әтисе улының киң җилкәсеннән кояшта янган кулын алмыйча.
– Барыбыз да җыелдык менә...
Әнисе исә сүзсез генә балавыз сыга иде.
Филис армиядән кайткач, бер ай чамасы өйдә торды да, Чаллыга
китеп барды. Бергә хезмәт иткән иптәшләре Чаллыдан икән, эш
табарга вәгъдә иткәннәр, алар чакырганнар…
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев