Логотип Казан Утлары
Бәян

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

Бу сөйләшүдән шуны чамаларга була – котылгысыз рәвештә «Х» вакыты җитеп килә. Филис моны анык чамалады. Аңа разведка төркеменең Саланг үткеле аша, Кабулга кадәр барып, әйләнеп кайтканы билгеле иде инде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
...Декабрь башлары җитте. Салкын. Инде солдатларга әфган
җиренең географиясен дә өйрәтергә тотындылар. Термез урнашкан
Кызыл Ком чүле әфган ягына Кара Ком чүле булып дәвам итә. Термез
– Амударьяның (таҗиклар аны Җайхун дип атыйлар икән) уң як
ярында, сул як ярда әфганнарның зур булмаган Хайратон шәһәре
урнашкан. Шәһәрне Кара Ком чүленең әрсез фигыльле комнары
кысрыклый. Елга аръягында кара чуен сыртлы, башларына коңгырт
болытлар чалынган, түбәләренә кар көртләре эленгән биек таулар
эңгерләнеп тора. Кая карама очсыз-кырыйсыз таулар таралып ята.
Алар биек, серле һәм күңелгә шом өстиләр. Моннан ун еллар чамасы
чехлар Хайратоннан Кабулга кадәр шоссе юлы салганнар, бу юл тау-
таш араларыннан урап-чурап 465 чакрымга сузыла. Юлның иң кыен
чакрымнары Саланг үткеле аша салынган. Саланг үткеле дүрт мең
метр биеклектә һәм Һиндукуш таулыгының бер өлеше санала икән.
Амударья аша понтон күпер салынган, Советлар иле белән Әфганстанны шушы тар басма тоташтырып тора. Понтон кичүе
тирәсендә төзүчеләр ныклы күпер салу белән мәшгуль иде. Амударья
холыксыз елга икән, комлы төбен гел үзгәртеп, агым үзәге –
фарватерны алыштырып кына тора ди. Җитмәсә таулардан төшкән
ташкын-суның агымы баш әйләндермәле тизлектә, аны авызлыклау
өчен әллә ниләр уйлап табарга кирәк булып чыкты. Проектны айга
әллә ничә мәртәбә кабат карап, төзәтмәләр кертергә туры килде.
Филис йөк машинасы белән кичү тирәсенә еш барып чыккалый –
станция тирәсенә китереп бушатылган төзелеш материалларын илтә
ул анда. Килгән саен төзүче-«партизаннар», һәркайсы үз төбәгенә
хас «табышларны» кыстырып, дуамал Амударьяны сүгә. Баш бирмәс
дәрья эшләргә ирек бирми дип зарланалар. Кайчакта, Филиснең
күңелен төшереп, авызларын ерып, тәтелдиләр:
– Өйрәнә тор, солдат, «теге якка» чыгу өчен сезгә күпер салабыз,
башта сезне понтон аша озатабыз, аннан инде чын совет күпере
сафка басачак, бер чиктән икенче чиккә җилдереп кенә үтеп йөри
башларсыз, – дигән булалар.

***
...Декабрь урталарында солдатларга өйгә хат язуны туктатып
торырга куштылар. Инде беркемгә дә сер түгел – солдатларны Әфган
чиген үтеп керергә әзерлиләр иде.
Унбишенче декабрьдә капитан Мочалков белән майор Хорькин
үтеп барышлый, Филис янында тукталдылар.
– Рядовой Исмәгыйлов, эшеңнән аерырга мөмкинме? – дип,
мутланган тавыш белән эндәште Мочалков. – Майор Хорькинның
берничә соравы бар сиңа.
Идарә итү көчәйткечен көйләп маташкан Филис, офицерларга
честь биреп, катып калды.
– Исмәгыйлов, әйт әле, биеклектә машиналарның двигателе
эшләвенә ни-нәмәрсәләр комачаулык итәчәк?
Филиснең бу ике офицер белән шактый аралашканы бар, шуңа
артык уйлап тормыйча җавап кайтарды.
– Нинди биеклек бит, иптәш майор...
– Әйтик, дүрт мең метр...
– Ике мең метрдан соң двигательгә һава җитми башлый. Өстәмә
җайланмалар куйсаң гына.
– Бездә юк бит алар. Өстәмә җайланмалар дим...
– Юк шул...
– Ул чагында нишләргә?
– Ягулык бирүне киметмичә, һава бирүне арттырып була. Тик
алай итсәң, двигатель тиз кызачак, тончыга башлый. Ягулык бирүне
киметсәк, машина тартмый, сүнәчәк... Бердәнбер юл – дистанцияне дөрес кую һәм тизлекне тотарга тырышу. Мондый чакта тизлекне
арттырырга ярамый. Әмма колонна белән барганда, ябык даирәдә
төрле хәл булырга мөмкин.
– Алай итсәң – болай, болай итсәң – алай... – диде Хорькин, нидер
уйланып арттарак торган Мочалковка борылды. – Биеклектә колонна
белән барганда, ай-һай, тизлекне тотып булырмы? Машиналар төрле,
йөк тә җиңелдән булмаячак... Җитмәсә тоннельне үтәсе, анда ниләр
көтәдер әле... Исмәгыйлев дөрес сукалый, безнең белгечләрнең
киңәшен сүзгә-сүз кабатлады. Башлы егет, ни әйтәсең, Ходай буй-
сынын да биргән, акылдан да мәхрүм итмәгән. Сакларга кирәк
тә андыйларны, безнең хәл шундый – барысын да бер чыбыктан
сөрергә туры килә... «Х» вакыты җитә, Мәскәүдән төркеме белән
килеп төштеләр кичә, юкка түгел бит инде, – дип, сөйләнә-сөйләнә
алга таба киттеләр.
Бу сөйләшүдән шуны чамаларга була – котылгысыз рәвештә «Х»
вакыты җитеп килә. Филис моны анык чамалады. Аңа разведка
төркеменең Саланг үткеле аша, Кабулга кадәр барып, әйләнеп
кайтканы билгеле иде инде. Машиналарны рейдка үзе әзерләште.
Саланг үткелен кичкәндә, артык катлаулылык юк, дип әйткәннәрен
дә белә. Әмма алар үткелне БМПлар белән, шактый югары тизлектә
кичтеләр. «ЗИЛ», «УРАЛ», «ГАЗ» машиналарын бер колоннага
җыеп, сынап карау булмады. Филис, ашыгып китүче офицерларны
карашы белән озатып, майлы кулын чүпрәккә сөртеп алгандай итте
дә, таралып яткан инструмент-ачкычларын җыярга кереште.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев