КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Өйдәгеләргә алдагы көндә армиягә китәчәген хәбәр итәргә өлгерде Фаяз, чакыру кәгазен соңлап бирделәр, үзе кайтып килергә соң иде инде. Әти-әнисенең аны озатырга килеп җитә алмавын яхшы аңлый – авылның мәшәкатьләре чиктән ашкан, тиз генә эшләрен ташлап, юлга чыгып китеп булмый.
II
1982 елның 29 сентябрендә Фаязны армиягә алдылар.
Хәрби комиссариат каршында Автозавод районыннан илле егет,
Комсомол районыннан илле егет – җәмгысе йөз рекрут килде.
Шактый көяз капитан егетләрне буйларына карап бер рәткә бастырды,
һәркайсын барлап чыкты. Рекрутларга караганда озатучыларны тыя
алмыйча азапландылар комиссариат кешеләре. Бигрәк тә егетләрнең
иптәшләрен, озатып калучы кызларын тынычландыру авыр булды.
Аларның күбесе кызмача, ай-вайга карамыйча, тезелеп баскан егетләр
сафына әле берсе, әле икенчесе атылып килеп керә, иптәш егетләре
дус-ишләрен сафтан йолкып алып, бер читкәрәк алып китмәкче
булалар, кызлар егетләренең муеннарына килеп асылына. Читтән
карап торучыларга кызык та, сәер дә иде. Ярый әле беләкләренә
кызыл тасма таккан дружинниклар бар, аларның ярдәме белән
кызмача яшьләрне тыя төштеләр.
Фаязны озатырга эштән сорап Филис абыйсы килде. Аның
беләгенә бер чибәр кыз сарылган. Галя исемле ул, абыйсының сөйгән
кызы. Филис яшьләрнең кыланмышларын килештермичә, җитдирәк
төстә бер читкәрәк китеп басты. Галя итагатьле кызга охшаган,
башкаларда эше юк сыман, сафның койрыгындарак торган Фаязга
карап елмаеп, кулын изәп алгалый. «Нык бул!» – диюе инде, үзенчә
егетне бирешмәскә өнди.
Фаяз җыйнак гәүдәле булса да, авылда эшләп үскән, нык бәдәнле, киң җилкәле егет, саллы кулларын кая куярга белми әле кесәсенә
тыга, әле кире ала, озату озакка сузылуына эче пошып, үз алдына
карап, тизрәк автобусларга төялергә дигән фәрман бирелүен көтә иде.
Ул арада аның янына үзе кебек үк җыйнак, әмма җегәре ташып
торган бер егет килеп басты.
– Безнең ишеләргә урын шушы тирәдәдер инде, – дип көлеп куйды
ул Фаязга. – Без бит халыкара стандартка туры килүчеләр, метр да
алтмыш биш тирәсендәгеләр. – Тиз генә Фаязга киң учын сузып,
үзе белән таныштырып та алды. – Хәмит исемле булам, Сабиров.
Заводтан.
– Фаяз Исмәгыйлев. Төзелештән... – диде Фаяз аның кулын кысып.
– Озакка сузылды бу, яңгырга чыланып бетәбез бугай инде.
– Сине озатучылар бармы, минекеләр килеп җитә алмадылар,
– диде Хәмит, нигәдер борчылгандай. – Әнине күреп булмады.
Отпускага кайтарсалар ярый да...
– Мине абыем озата, кызы белән, – диде Фаяз яңа танышына. –
Әнә нәкъ безнең каршыда торалар.
Хәмит таза гәүдәле, мыеклы егеткә, аның беләгенә сарылып торган
кызга күз ташлап алды да, көнләшкәндәй:
– Кызы чибәр, каһәр, без кайтканчы бөтен чибәркәйләргә ия
табылыр инде, – дип куйды.
Фаяз, күңеле булып, елмая төште.
– Үсә торалар бит алар, чиләгенә күрә капкачы табылыр, – дияргә
өлгермәде, каршыларына капитан килеп басты.
– Близнецы что ли? – дип, сорау бирде ул күзен чекерәйтеп. – Или
двойняшки? В моём списке такое не нарисовано...
Хәмит югалып калмады.
– Никак нет, товарищ капитан! По фактуре похожие... Моя фамилия
– Сабиров, он – Исмагилов.
Капитанның ирен читендә елмаю чагылып китте, аңлашылды
дигәндәй, канәгать рәвештә, исемлек беркетелгән папканы култык
астына кыстырып куйды һәм карашын автобусларга төбәп, ачы
тавыш белән:
– По автобусам! Марш! – дип әмер бирде.
Өйдәгеләргә алдагы көндә армиягә китәчәген хәбәр итәргә
өлгерде Фаяз, чакыру кәгазен соңлап бирделәр, үзе кайтып килергә
соң иде инде. Әти-әнисенең аны озатырга килеп җитә алмавын
яхшы аңлый – авылның мәшәкатьләре чиктән ашкан, тиз генә
эшләрен ташлап, юлга чыгып китеп булмый. Ярый әле Филис
абыйсы бар, аның тулай торактагы бүлмәсендә берничә иптәш
егетен чакырып озату кичәсе үткәргән булдылар, Галя да килде,
ачык йөзле, күңелле кыз икән. Килеп тә керде, эшкә дә кереште.
Аш пешерергә куйды, өстәл әзерләргә тотынды. Әле Филискә, әле Фаязга әмер биреп, үзенә булышуны да оештыра белә. Өлгер,
пөхтә кыз. Фаяз аны шундук үз итте. Филис тә Галя тирәсендә
бөтерелеп кенә йөри, пар килгәннәр, абыйсының бәхете генә
булсын. Кыз иренмәгән, таңнан торып, озатырга да килгән бит
әле. Бер кыз булса, тулай торактагы үз бүлмәсендә, йокы туймады
дип, көйсезләнеп ятар иде.
Көзге көннең кыяфәтен ташка үлчим, кай арададыр күк йөзендә
болытлар куерды, аяк астындагы асфальтны яңгыр тамчылары
чылатып алды. Һава торышы ныклап бозылырга исәпли иде, капитан
рекрутларны озатучылардан аралап, автобусларга ашыктыруын
белде. Башкалардан аерылып торган озын гәүдәле егет капитанга
ярдәм итәргә алынды.
Автобуска Хәмит белән Фаяз бергә керделәр һәм янәшә утырдылар.
Урыннары алгы рәткә туры килде. Сөенделәр дә әле – арткы рәтләргә
шактый кызмача, чаярак егетләр урнашты бит. Юл буе тавышланып,
әтәчләнеп барырлар инде.
Ул арада икенче рәттәге буш урынга капитанга ярдәм итеп йөргән
егет тә килеп утырды. Фаяз аны берәр дружинниктыр, беләгенә кызыл
тасма тагарга өлгермәгән тәртип сакчысыдыр дип уйлаган иде. Ул
да, алар шикелле үк, рекрутлар командасыннан икән.
Егет артык тәкәллефсез генә якын-тирәдәгеләрне «сөзеп» чыкты
да, Хәмиткә кулын сузды.
– Танышыйк, Мәхмүт Корбангалиев булам. ПРЗдан...
Хәмит үзенә сузылган кулны җәһәт эләктереп алды һәм кыса
төште:
– Мин – Хәмит Сабиров, ә бу егет – Фаяз. Мин – заводтан, Фаяз
– экскаваторщик. НТЦ төзелешеннән.
НТЦның (Фәнни-техник Үзәк) киләчәктә Чаллы каласының йөзек
кашы булырга тиешле зур оешма икәнен шәһәрдә яшәүчеләр, шул
исәптән яшьләр дә яхшы беләләр иде.
Фаязның билгеле Үзәк төзелешеннән икәнен белгәч, Мәхмүт
ирексездән:
– О-о, монда егетләрнең каймагы җыелган икән, – диде дә, артта
нидер бүлә алмыйча ызгыша башлаган егетләр янына килеп, нык
кына тавыш белән:
– Егетләр, әйдәгез, тынычланыйк, юл озын, әле сөйләшерсез
дә, танышырсыз да. Барыбыз да бер каекта, юкка аны
чайкалдырмыйк, – дип, акыл биреп алды. Белмим, Мәхмүтнең
пәһлевандай гәүдәсе тәэсир иттеме, сүзләре үтемле булдымы,
автобус кузгалып киткәндә, барысы да үз урыннарын алып,
тынычланырга өлгерделәр. Ул да булмады, шәһәр урамы буйлап
барган автобус тавышын басып, команда бирелгән сыман, дәррәү
кычкырып җырлап җибәрделәр:
Не плачь девчонка,
Пройдут дожди...
Солдат вернётся,
Ты только жди...
Юлда артык хафаланырлык вакыйгалар булмады. Кызмача
рекрутлар, шәһәрне чыгып җиткәнче шаулап бардылар да, бер-бер
артлы йокыга китеп беттеләр.
Безнең өч егетебез, үзара сөйләшеп, танышлыкны ныгытып
бардылар.
Хәмит Чистай егете икән, Мәхмүт – Киров өлкәсеннән, Малмыж
районыннан.
– Безнең якларда урман бит, мин урман малае инде. Табигать
баласы дисәң дә була, – диде ул киң җилкәсен уйнаткан шикелле итеп.
– Урманга кереп китәбез дә көне буена шунда югалабыз. Чаллыга
ике ел элек килеп урнаштым, абый чакырды. Тәвәккәлләмәсәм,
Малмыжда әтигә булышып, бура бурап, такта ярып үтәчәк иде гомер.
Нократ дигән елга буенда үстем, флотка җибәрсәләр йөзә беләм, –
диде Мәхмүт.
– Мин Кама буенда үстем. Чистайдан. Кереп адашырлык урманнар
булмаса да, табигать матур бездә. Балачак елга буенда үтте. Җәйләрен
балык тотып, йөзеп-коенып көн үткәрә идек. Үләм инде, суны яратам,
дулкыннар иркендә йөзәргә, – дип, тел шартлатып алды Хәмит.
– Нократ Камага коя, без почти якташлар икәнбез, – дип көлде
Мәхмүт.
Фаяз нидер уйланып, эндәшми утыра иде. Хәмит аның җиңеннән
тартып куйды.
– Нинди уйларга чумдың, солдат? Сезнең яклар ниндирәк ул?
Мөслим дигәнне ишеткән бар, Чистай районында да Мөслим дигән
авыл бар. Зур авыл.
– Мөслим районында Ык елгасы инде. Тик ул безнең авылдан ерак,
кырык чакрым чамасы. Калмия дигән елга ага бездә, җәйләрен буып,
зур күл хасил була. Шунда су коендык, урман, болыннар җитәрлек
анысы.
– Суы булмаса, кызык түгел инде ул, – диде Хәмит, Фаязга
кызганыч караш ташлап. – Буа буу нәрсә инде ул, бака күлендә
чыпырдау. Кеше төсле йөзә дә белми торгансыңдыр әле?!
– Елга дип... Ераграк булса да, бар алар. Бер якта – Ык елгасы,
икенче якта Сөн дигән елга ага. Сөн Агыйделгә коя, Ык – Камага.
Йөзә беләм, су коенган бар инде.
Хәмит, мишәр егете, сүзен алай гына бирәсе килми иде.
– Камада коенып кара син, менә ул су стихиясе! Кереп китәсең, мин
сиңа әйтим, дулкыннар уйнап тора, бер ярдан икенче яр күренми, чын диңгез диярсең!.. Йөзәсең, йөзәсең, иге-чиге юк сыман, беләкләрдә
рәхәт арыганлык, күкрәкне тутырып дымлы һава сулыйсың... Рәхәт!..
Куйбышев сусаклагычын төзегәч, диңгезгә әйләнде бит ул Кама,
каршы яр көчкә шәйләнә, чал дулкыннар арасында кара нокта сыман
гына күренә башлыйсың. Кулбашлары авырая башлый берзаман,
кире борыласың, арып-талып комлы ярга кайтып егыласың. Тәннәр
кызыша, беләкләр арыган, дөньяларны онытып, ярты сәгать яткач,
тагын суга тарта башлый. Су тартуы диләр аны. Син белмисең инде.
Бака күлендә нинди су тартуы булсын?!
Фаяз елмаеп, Хәмитнең сөйләвен тыңлап утыра бирде.
Мәхмүт түзмәде, татарча:
– Дөресен сөйлисең болай, шулай да атыйк егеткә охшагансың
син, – диде.
Хәмит аптырый төшеп:
– Атыйк ни дигән сүз инде ул. Бер дә ишеткәнем юк.
– Артыграк мактана башласалар, андыйларны бездә «атыйк»
диләр, – дип, ачыклык кертте Мәхмүт.
Фаяз сүзгә кушылып алды:
– Безнең якларда да ишеткән бар ул сүзне. Мактанчык егетләргә
кызлар әйтә аны...
Хәмит, килештермичә, башын чайкап куйды.
***
...Казандагы җыелу пунктында Чаллы егетләре озак
тоткарланмадылар. Чаллыдан килүчеләр оешкан, җыелу пунктына
килеп керүгә үзләренең тәртипләрен урнаштыра башлыйлар, башка
районнардан килгән рекрутларны рәнҗетергә дә күп сорамыйлар.
Шуңа күрә мондагы офицерлар рекрутларны йөгертеп кенә әле монда
китерәләр, әле икенче яктагы бинага алып китәләр. Чаллыларга бер
минут тынгы бирмәскә дигән боерыкны үтиләр булса кирәк. Шул ук
көнне егетләр медицина тикшерүен үттеләр, аерым бүлмәгә чакырып,
йөзе җыерчыкланып торган майор һәркайсының документларын
җентекләп карап чыккач, һәммәсенә бер сорау бирде:
– Әгәр сезне 280 нче командага җибәрсәк, риза буласыңмы?
Әлеге сорауны ишетәсен Фаяз белә иде инде. Ун минут алдарак
кына Мәхмүт майор янына кереп чыккан иде. Чыгуга, Хәмит белән
Фаязга күз кысып, серле тавыш белән:
– 280 нче командага яздылар, – диде.
Хәмит кызыксынмый калмый инде. Мәхмүтнең таза беләгеннән
эләктереп алды:
– Нәрсә, десанткамы? – дип сорады. – Синдәй егетләрне беренче
чиратта шунда җибәрәләр инде...
Мәхмүт сүзне тиз тотты:
– Бәлки десанткадыр да... Егетләр ишеттерделәр, 280 нче командага
язганнарны чит илгә аткарачаклар. Кайда икәнен чуртым белсен,
төгәл әйтүче юк.
Юлда килгәндә Мәхмүт бер авылдаш егетнең Әфганстанда һәлак
булуын әйткән иде. Фаяз да, сүзгә кушылып, туган авылы Әмәкәйдән
Илфар Фәррахов дигән десантчы егетнең әфган җирендә кабынган
сугыш хәрәкәте вакытында һәлак булып, кургаш табутта кайтуы
хакында сөйләп бирде.
Хәмит, шуларны исенә төшердеме, авыр сулап:
– Лишь бы не Афган... – дип куйды.
Мәхмүт дусларча аның иңсәсеннән кагып алды:
– Курыкма, солдат, сугышта барысы да һәлак булып бетми. Баш
исән булса, каска табылыр, – дип кайчандыр, кемнәндер ишеткән
сүзен кабатлады. – Кем ни сөйләмәс, йөрәгеңә якын алма. Беркайчан
да берсенә дә артык ышанма, ышанычыңны аяк астына салып
таптауларын күреп, төшенкелеккә бирелергә туры килмәсен...
Фаяз майор каршына килеп басуга, үзен кулга алырга тырышты.
Филис абыйсы кат-кат тукыды бит: «Армиядә җебегәннәрне
яратмыйлар!» Фаяз майордан әлеге сорауны ишеткәч, үзен кулга
алып, гәүдәсен турайтты. Күкрәк киереп алга чәчрәп чыгучылардан
булмаса да, бу очракта ниндидер көч аны дәртләндереп алгандай
итте. Кайда җибәрүләрен белми, Әфганстанга булуы да бик мөмкин.
«Җиңеллеккә түгел, авыр сынауларга әзерләнергә кирәк, психологик
халәттән күп нәрсә тора». Бусы Фәнил Хәмитов сүзе иде. Филис
абыйсы исән-имин кайтты бит әле, ул да сынатмас.
– Так точно, риза! – дип, чатнатып җавап кайтарды.
Майорның күз карашы җылынгандай булды.
– Ну, ну, риза икән риза инде. Шулай дип язабыз, – дип янында
кәгазьләргә язып утыручы лейтенантка борылды. – Урта мәктәптә
хәрби белем тиешенчә куелган булса, әңгәмә вакытында егетләр
югалып калмыйлар. – Янә карашын Фаязга төбәде:
– Чаллыдан бит әле? Ничәнче мәктәптән? Урта белем алуың дим...
– Мөслим районыннан, Әмәкәй урта мәктәбен тәмамладым,
Чаллыда укып, һөнәр алдым. – Туган авылын әйткәндә Фаязның
тыны кысылып куйды.
– Майор Ораловка әйтергә кирәк, Мөслим районыннан әзерлекле,
нык холыклы егетләр килә. Инде өчме, дүртме егет истә калды, –
диде майор, күңеле булганын сиздереп. – Рапортта күрсәтеп, хәрби
комиссарга рәхмәт белдерү чарасын күрәчәкмен. Сезнең мәктәптә
хәрби белемне кем укытты?
– Хәмитов... Фәнил Хәмитов, – дип кабатлады Фаяз.
– Яхшы укыттымы? – дип кызыксынуын дәвам итте майор.
– Так точно, әйбәт укытты!
– Күренә... – дип, майор Фаязның кәгазьләре салынган папканы
лейтенантка сузды. – 280 нче командага!
Әңгәмәдән соң ярты көн чамасы үткәч, 280 нче командага
язылучыларны поездга төяп, Пензага алып киттеләр. Ике тәүлек юл
атнага сузылгандай булды, юл буе төрле фаразлар, гөманнар тыңлап,
башлар гөжләргә тотынды. Ни өчен Пензага? Чит ил дигәне шушы
шәһәрдән башлана микән?.. Җавапсыз сораулар бихисап иде. Шулай
да күбрәк сүз Әфганстан тирәсендә бөтерелә. Кемдер кемнәндер
ишеткән, Көнчыгыш Европа илләренә җибәрсәләр, Казанда яхшылап
киендереп, күз явын алырлык кыяфәткә кертеп озаталар икән. Алар
әле һаман шул өйдән чыгып киткән киемнәр белән вагоннарда
ауныйлар, йолкыш кыяфәтле батыр егетләр! Димәк, Әфганстанга
диюләре дөреслеккә күбрәк туры килә. Андый уйдан Фаязның
күкрәк тирәсен нидер сызып-тырнап алды. Күз алдына әнисе килеп
басты. Аннары абзар тирәсендә нидер эшләп йөргән әтисе. Гаяз
нишләп йөри? Сеңелләре Фәридә, Диләрәне сагынып исенә төшерде.
Күңелне күтәргәне шул: өч егет – Мәхмүт, Хәмит, Фаяз бер командага
эләктеләр. Янәшәдә алар булганда, ничектер үзеңне ышанычлы
тотасың. Мәхмүтнең сүзләрен исенә төшерде, бу дөньяда кемгәдер
ышыкланмыйча, ышанмыйча яшәп булмый...
Мәхмүт инде озатучы офицерлар белән танышып алган, аларга
булышлык күрсәтеп, вагон буйлап чабып үткәне күренеп калды.
Пензада аларны югары артиллерия хәрби училищесының
ангарларына урнаштырдылар. Ангарлар – яртылаш җир астына
казып эшләнелгән тимер-бетон корылмалар иде. Солдат киемнәре
кидерделәр. Билгеле булганы шул – өч егетне дә автомобиль
гаскәрләренә билгеләделәр. Шул арада хәрби ант та кабул итеп
куйдылар. Солдатлар, саф каршына чыгып, кызыл папкага
ябыштырылган ант текстын укып чыккач, командир кулындагы
кәгазьгә кул куйгач, кире үз урыннарына баса тордылар. Хәзер алар
чын солдатлар – Ватанны саклаучылар иде. Һәр кылган гамәл өчен
тулысы белән фәкать үзләре җавап бирәчәкләр. Армиядә кем-кемне
жәлли, кем-кемне яклый? Барысы да үзеңнән тора.
Биш тәүлекне үткәргәч, тагын поездга төяп, көньякка таба алып
киттеләр. Унбиш вагонга автомобильчеләрдән башка, десантчылар,
мотоукчылар, артиллеристлар, хәрби төзүчеләр шыплап тулды. Поезд
вагоннарының шыңгырдап-шыкылдап баруын тыңлап, көн артыннан
көн үтте, төннәрен түзәргә була; көн туса, вагоннар кыза, сулыш алу
авырлаша, туктаусыз эчәсе килә.
Мәхмүт җиткерде – алда аларны Ташкент каласы көтә икән. Хәмит
авыр сулап:
– Бар икән күрәселәр, үзбәк кызларына карап, кибегеп үләселәр,
– дип куйды.
Фаяз, гадәттәгечә, кыска гына җавап кайтарды:
– Җан чытырман арасында, тиз генә үлеп китеп булмый ул, – диде.
Бу сүзләрне әтисеннән ишеткән иде.
Хәмит инде өйрәнеп килә, Фаяз шулай кыска гына җавап
кайтарырга оста, олыларча җитди итеп сөйләшергә чос иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев