Логотип Казан Утлары
Роман

Атлы казаклар

Дәвамы

10

Акмырзаның колагына кемнеңдер сүгенүе, нәрсәдер эзләнеп, куыш әйләнәсеннән актарынып үтүе ишетелде. Ләкин ул озак кына уяна алмый ятты. Ул күзләрен ачарлык һәм кузгалып тора алырлык хәлдә түгел иде. Күз кабакларын тырышыбрак киерү белән, әллә нинди ачы агу кергән шикелле булып, күзенең эче әрни һәм авырта башлый. Татлы йокы барыбер үзенекен итә – күзләр яңадан рәхәт кенә йомыла.

Шулай да башта Акмырза уянды. Ул, яткан җиреннән генә күзләрен ачып җибәрүгә, куышның тишек-тошыкларыннан саркып торган аксыл кояш нурларын күрде. Акмырза, өстендәге каеры тунын аяклары белән этәреп җибәрде дә сарык тиресеннән тегелгән калын чалбарын кия башлады. Шул ук вакытта:

– Энекәш, тор! Тор әле, без йоклап калганбыз, – дип, Миңлебайны уята башлады. – Әллә кемнәр сүгенеп йөри анда...

Соңгы сүзләр Миңлебайның йокысын шундук ачты. Ул, тиз генә торып утырды да, авызын Акмырзаның колагына ук куеп:

– Без бернәрсә дә белмибез, кичтән үк ятып йокладык...

Котырык Муллагали зур гәүдәсе белән куышның авызын бөтенләй каплап басты:

– Сез, эттән туган нәрсәләр! Шушы көнгә хәтле нишләп ятасыз? – дип кычкырып җибәрде. – Үгезләрегез ындырдагы ашлыкны таптап бетергән. Бар, хәзер үк күземнән югалыгыз!

Акмырза ашыга-ашыга чабата бауларын бәйли иде. Ул, аптырап кына әйткән шикелле итеп:

– Менә, Иван Петрович һаман килмәгән, Муллагали абзый. Йоклап-нитеп калды микән әллә берәр җирдә? Без ул уятыр әле дип ята биргәнбез, – диде. Ә үзе тиз генә урыныннан кузгалып куыш эченнән чыкты һәм ындырга таба китте.

Акмырзаның әйткәннәре чын булырга да мөмкин иде. Андый хәлләр башка вакытларда да булгалап тора иде бит. Ләкин Муллагалинең күңеле нәрсәдәндер шикләнде. Акмырзаның тавышы артык тыныч һәм ышандырырлык иде. Ул, бер мәртәбә күз төшереп алу белән, Миңлебайның авыз кырыенда кечкенә, бик кечкенә генә елмаю, ниндидер мәгънәле һәм шатлыклы елмаю билгесе барын күреп калды. Янында торган урядникка карап, серле генә каш сикертте һәм ияге белән Миңлебайга таба ымлады да, үзе ындырга китте.

Куыштан чыгуга, Миңлебайның күзләре кояш нурларыннан чагылды.

– Бүген үгезләрне көтү кайсыгызның чираты иде? – дип сорады аңардан урядник.

Миңлебай, инде төшлеккә якынлашкан кояшка карап нык кына төчкереп җибәрде дә, Акмырзаныкы шикелле үк сарык тиресеннән тегелгән авыр ак чалбарын күтәреп куйды. Шуннан соң гына:

– Бүгенме? Бүген Акмырза агайның чираты, – дип җавап кайтарды.

Урядник Миңлебайның юри аңлап җиткермәгән булып кылануын сизеп алды. Ул, ачулы гына калын тавыш белән:

– Юк ла! Бүгенгең миңа нәрсәгә? Кичә, менә үткән төнне? – дип соравын кабатлады.

– Иван Петровичның чираты иде, менә бу үткән төнне, – диде егет.

– Ә ул хәзер кайда булыр?

– Кем белсен инде аны. Даладагы бүреләр белән ябалаклар гына белмәсә...

– Җитәр сиңа! Патша хезмәтендә торучы казак, имеш! Минем каршыда туры гына басып тор, сорауларыма әдәпле генә җавап кайтар. – Ул, җиз башлы юан камчысын һавада селтәп җибәрде дә: – Кая, куыш эчендәге әйберләрне чыгар әле монда! Жи-во! Барысын да чыгар! – диде.

Миңлебай карышмыйча гына куыш эченә кереп китте. Андагы үзенең чикмәнен, Акмырзаның каеры тунын, түшәк һәм мендәр урынына түшәлгән арыш саламын – һәммәсен дә берәм-берәм куыш авызыннан тышка ыргытып бетерде. Куыш эчендә ачы, чыдап булмаслык тузан күтәрелде. Миңлебай, күзләрен йомгалап, борынын учы белән каплый-каплый ачык һавага чыкты. Урядник бераз тузанның басылуын көтеп торды. Аннан соң, камчы сабы белән төрткәләп, куыш эченнән нәрсәләрдер эзләргә кереште...

Муллагали килеп, урядник белән нәрсәдер пышылдашып алды. Шуннан соң, читкәрәк китеп баскан Миңлебайга таба борылып:

– Сине станицага начиз уенына чакыралар. Иртәгә үк барырга. Хәзер авылга кайт, кирәк-яракларыңны әзерләп, җыенып куй, – диде. – Кич белән әллә кайларга китеп йөрмә, господин урядник синең белән сөйләшергә тели.

Миңлебай шунда ук үзән буенда курпы ашап йөргән атына таба ашыкты. Бу озын торыклы җирән кашканы атланып йөрү, аның белән уенга бару һәм һәртөрле сугыш һөнәрләренә өйрәнү өчен асрыйлар. Шул вакытларда аяктагы зур сабан катасын, боттагы калын һәм авыр тире чалбарны, өстәге иске чикмәнне, баштагы тишкәләнеп-тузып беткән киез эшләпәне салып ташлау, алар урынына форма буенча тегелгән яңа һәм тәнгә җиңел киемнәр кию – болар барысы да Миңлебайда аерым дәрт һәм күңел ашкынуы тудыра иде. Мондый вакытта ул ничек тә Мәрьямне күрергә, җирән кашкасын матур гына уйнаткалап, Мәрьям торган өйнең каршысыннан, ягъни алар урамыннан үтеп китәргә тырыша. Бүген, менә хәзер генә авылга кайту аны бигрәк тә шатландыра. Ни өчен дисәң, Муллагали белән урядникның колак төбендә быжылдауларыннан азга гына булса да котылып тору иде бу. Шуның өстенә, Мәрьямне күреп сөйләшү мөмкинлеге иде. Аның белән аңлашырга кирәк иде. Нигә әле төнлә авыл егетләре Сабира белән Миңлебай турында җырлап йөри иде?

Миңлебай атын йомшак кына юырттырып олы юлга барып төшүгә, сул яктагы сукмактан Васильев килеп чыкты. Ул да үзенең хезмәт атын иярләп атланган иде. Олы юлның комсу тузанын тузгытып, аларның атлары янәшә юырта башлады. Миңлебай:

– Нихәл, дустым! Синең дә начизга юнәлешме? – дип сорады.

– Әйе. Үзегездә хәлләр ничек соң?

Ни өчендер, алар икесе дә кинәт кенә артларына әйләнеп карады. Анда, куыш әйләнәсендә, Акмырза сабанга үгезләр җигә, Муллагали белән урядник биек читәнле тарантас һәм кыңгыраулы атлар тирәсендә чуала иде. Миңлебай күңелле генә елмаеп куйды:

– Әмма утлы табага бастырдык та соң үзләрен!

– Димәк, барысы да шома гына үтеп китте? – дип сорады Васильев.

– Бу кадәр уңышлы чыгар дип һич тә уйламаган идем. Бигрәк кызык икән бу эш! Ләкин бездән әле каты гына сорау алачаклар. Нык торырга кирәк.

– Әлбәттә. Үз күзләре белән күрмәгәч, алар безгә бернәрсә дә эшли алмаячак... Безнең егетләрдән сүз чыга торган түгел. Акмырза гына нык булсын инде.

– Акмырзамы? Ул синең белән миннән дә хәйләкәр икән андый чакта...

Алар авылга якынлашты. Васильевка авылның руслар тора торган як яртысына борылып керергә кирәк иде. Ул, атының сул як тезгенен тартып:

– Ярый, хәзергә исән булып тор, – диде. – Иртәгә миңа тукталырсың, бергә китәрбез.

Миңлебай аңа җавап кайтарырга өлгермәде. Уң яктагы киң урамнан Мәрьям узып бара иде. Әнә, кызу-кызу гына атлап, ул Хәнифә ахирәтенең өенә якынлашып килә. Миңлебай аны чачаклы зәңгәр шәленнән, яшькелт күлмәгенең гармун итәген җилбер-җилбер китереп вак-вак кына атлап баруыннан һәм, гомумән, озын гына зифа буй-сыныннан танып алды. Миңлебай аны куып җитәргә һәм бер генә авыз булса да сүз кушып үтәргә теләде. Һәм ул, атын кинәт кенә уңга борып, Мәрьям артыннан китеп барды. Тезгеннәрен тарткалап, аякларын тибенеп атын куды. Җирән кашка кызу гына җилә башлады һәм, ат өстендә утырган кешесе тукталыбрак өч-дүрт мәртәбә сулыш алган арада Мәрьямне куып та җитте.

– Сиңа хәерле юл булсын, Мәрьям, хәлләрең ничек?

Кызу гына чабып килгән ат, кинәт туктаган уңайга борылып китеп, кызның каршысына чыкты да, үзенең биек озын гәүдәсе белән аның юлын кисте. Мәрьям дә тукталып калды. Шулвакыт, терсәге селкенеп китеп, аның шәл почмагы бик аз гына ачылды; Миңлебай кызның курку һәм ачудан агарынган йөзен, калтыранып торган юка гына яфрак иреннәрен күреп калды.

Мәрьям:

– Сездән хәл сорарга калган көнебез юк әле! Юлыгызда булыгыз! Нәрсәгезгә мине кешеләр алдында көпә-көндез мыскыл итәсез? – диде.

– Мәрьям! Син нәрсә сөйлисең? Бу нинди хәл?

– Бернинди хәл дә түгел. Зинһар өчен, үз юлыгызда гына булыгыз!

– Тукта әле, Мәрьям, син аңлап сөйләшәсеңме?

– Мин барысын да белеп сөйләшәм.

Мәрьям, гармун шикелле сырланып-сырланып торган озын һәм киң күлмәк итәге белән тузан тузгытып борылды да, киредән әле генә үзе килгән якка таба китте. Миңлебай аның зәңгәр белән каеп чигелгән өр-яңа сары читегенең үкчәсен генә күреп калды.

Бу нинди хәл? Бу Мәрьямнең Миңлебайны кимсетеп шулай кылануымы? Гөл чәчәге шикелле булып киенгән чибәр кызның малайлыкта йөреп үскән ярлы Миңлебайны, аның сарык тиресеннән тегелгән шыксыз калын чалбарын, тупас кына киндер күлмәген һәм тузып беткән киез эшләпәсен мыскыл итүе һәм хурлавымы? Әллә, узган төндә булган хәлләр, берәрсенең аны, бәлки, Котырык ишегалдында күрүе аркасында туган гади бер аңлашылмаучылык кынамы? Кыскасы, Миңлебай артык нәрсә дип әйтергә, Мәрьямнең бу кыланышын ничек итеп аңларга да белмичә аптырап калды. Әмма җирән кашка Миңлебайның исен-акылын җыюын һәм нинди дә булса берәр фикергә килүен көтеп тормады. Ул, егетнең тезгенне ычкындыра төшүеннән файдаланып, урам буенча чабып китте.


Башын укырга:

Романның дәвамын "КУ" журналының 11 нче (ноябрь, 2017) санында укыгыз.

фото: pixabay.comBroin

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев