Фоат Галимуллин
-
21 апрель 2021 - 15:00Сары каеш билләрдә (дәвамы)Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен. Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк!
-
18 апрель 2021 - 09:00Сары каеш билләрдә (дәвамы)Өлкән лейтенант Власов эзләп тапканмы, әллә «качкыннар» үзләре безнең эзгә төшкәннәрме, ниһаять, аларны да күрү бәхетенә ирештек. Араларында соңыннан минем якын дусларымның берсе булып китәчәк Саша Малыхин да бар иде.
-
16 апрель 2021 - 09:00Сары каеш билләрдә (дәвамы)Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык.
-
15 апрель 2021 - 09:00Сары каеш билләрдәНичә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык.
-
2 март 2021 - 15:00Гафур Коләхмәтовка ике төрле карашГалимҗан Ибраһимовның инкыйлабтан соңгы чынбарлыкта суллар тарафын һич каршылыксыз кабул итүе – билгеле факт. Бу аның каләм әһелләрен сыйнфый чыгышлары ягыннан төрле катламнарга аеруы һәм аларның арасын үзара якынайту мөмкин түгеллегенә ышануында да күренә.
-
27 февраль 2021 - 15:00Ватан дигән татлы сүзМуса Җәлил һәм аның үзедәй батыр рухлы, ватанпәрвәр көрәштәшләре турында әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аз түгел...
-
13 октябрь 2020 - 15:00Бәләкәй ФоатӘтием Галимулла, тимер эше остасы булгач, үз кулы белән матурлап бәбәй арбасы ясаган. Аны чәчәкләп-чуклап бизәгән. Иртәгә сугышка китәсе дигән көнне, мине шул арбага салып, авылның югары очына кадәр тартып менгән. 1941 елның 14 августында, шул арбага салып, әни мине Кукмара станциясенә кадәр алып барган. Әти, мине кулына алып, сөеп, арбага кире салган. Бу инде минем әтине соңгы тапкыр күрүем булган...