Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)

Әйе, фән юлы шуның белән үзенчәлекле: аны сиңа беркем дә әзерләп куймый, хәтта күп очракларда сукмагы да булмый. Чытырманлыклар, тау-таш араларыннан үзеңә юл сабып барырга туры килә. Алда сине ымсындырып торган табышларга барып җитү өчен, түземлек, үҗәтлек, хезмәт сөю, бу эшеңнең ил, халык өчен кирәклеген тою, максатка тугры булып кала белү кирәк. Бормалы фән юллары әнә шундый кешеләрне генә алга үткәрә, аңа хәерхаһлы була. Шул юлдан шактый дәвамлы баруны насыйп иткән язмышыма рәхмәтем чиксез.

(Башыннан укыгыз)

Совет утыршының миңа кагылышлы өлешенең шулай көтелмәгәнчә башлануы мине бераз борчып алган икән. Мин моны мөнбәр янына килеп баскач аңладым. Дулкынлануым тавышыма да чыкты кебек. Шул вакыт күзем профессор Гыйлемдар Рамазановка төште. Ул хәлемә кереп карап тора шикелле тоелды. Бүген иртәнге якта, университет коридорында очрагач, ул, кулымны кысып, эшең әйбәт, бер дә хафаланма, яклау да уңышлы узар, дигән иде. Бер үк вакытта шагыйрь дә булган бу олпат агайның тыныч йөзе үк уңай тәэсир итте кебек. Мин аның карашында тынычландыру хасиятен күргән кебек булдым. Үземне тиз кулга ала алуымда бу карашның ярдәме сизелерлек булды сыман.

Чыннан да, нигә артык борчылырга? Бу теманы биредә миннән дә әйбәт белүче юктыр дип беләм. Чөнки моның өчен күпме тикшеренүләр алып барылган. Бу тема буенча язылган әсәрләрне һәм аларга багышланган хезмәтләрне генә түгел, мәсьәләнең гомуми якларын яктырткан әдәбият үзе генә дә тау кадәр. Шуларны бер фәнни эзлеклелектә бәян итүгә күпме киеренке фикер көче киткән. Шуларның нәтиҗәләре турында бәян итү минем өчен, бер уйлаганда, кыенлык тудырмый бит. Тора-бара мин үзенме шушы дулкынга көйли алдым, бу хәл минем сөйләвемнең ышанычлы булуын гына түгел, физиологик халәтемнең дә тиешле хәлгә төшүен тәэмин итте. Бирелгән сораулар да бу юлы бары тик диссертация буенча гына булды. Аларга җавап бирү минем өчен бернинди дә кыенлык тудырмый иде. Дөрес, хезмәттә башкорт әдәбияты белән бәйләнешнең азрак булуы турындагы фикерләр мине бераз кыен хәлгә куя иде куюын. Әмма мин алга таба күршеләребезнең иҗатына игътибарны арттырырга тырышырмын дигән вәгъдә бирүем белән сорау бирүчеләрнең күңелләрен йомшарта алдым кебек.

Әйдәүче фәнни оешма – Казанның Г.Ибраһимов исемендәге институты бәяләмәсендә эшемнең яңа юнәлешләргә юл ачуына, бу җәһәттән әһәмиятле бер башлангычны тәшкил итүенә игътибар бирелгән иде. Бәяләмә авторының, илнең үзәк газеталарында даими чыгыш ясап, киң даирәләргә билгеле шәхес Флүн Мөслах улы Мусин булуы да әлеге нәтиҗәләрнең бәясен тагын да арттыра иде. Авторефератка җибәрелгән бәяләмәләр арасында Казаннан Рафаэль  

Мостафинныкы, хезмәтне зур илебезнең сүз сәнгате кысаларында каравы сәбәпле, шулай ук утырышта катнашучылар игътибарыннан читтә калмады. Фән докторы Синенко фамилияле ханым диссертациядә бәян ителгән кайбер мәсьәләләрнең төрле телләрдәге әдәбиятлар өчен уртак булырга тиешлеге, аларны хәл итү юлларының әлеге эштә күрсәтелүе бик вакытлы һәм мөһим икәнлеген белдерде.    

Рәсми оппонентларым профессор Гайсә Батыргәрәй улы Хөсәенов белән доцент Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин да фәнни нигезләнгән чыгышлары белән яклау барышының тиешле юнәлешен тәэмин иттеләр. 

Шулай да рус әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Лев Григорьевич Бараг чыгыш ясаганда дулкынланып алырга туры килде. Мөнбәрдән метр ярымга күтәрелеп торучы зур гәүдәле, шактый алга авышып йөрүче бу абзыйның, озын кулларын селти-селти, көчле тавыш белән сөйләве, минем генә түгел, залда утыручы  башка кешеләрнең дә котын алгандай итә иде. Бүтәннәр аның чыгыш ясау рәвешенә күбрәк игътибар итсәләр, минем өчен аның ниләр әйтүе мөһим иде. Аның чыгышы шактый дәрәҗәдә тәнкыйди, кимчелекләрне камчылауга корылган иде.

– Яшь галимнәрнең эшләрен укыштырырга туры килә. Алардагы төп кимчелек – ул да булса максимализм. Әйтерсең лә, алар күтәргән проблемаларны башкалар моңа кадәр бөтеләй күрмәгәннәр дә, белмәгәннәр дә кебек тәэсир кала. Шуңа күрә мәсьәләнең тарихына һәрвакыт игътибарлы булу кирәк. Моңардан диссертант язган хезмәтнең кыйммәте генә арта. Казаннан килгән яшь коллегабызның эшендә дә бу җитешсезлек бар. Шуңа күрә ул ясаган ачышлар бу темага элегрәк мөрәҗәгать иткән авторларныкы белән бутала башлый. Диссертант үзе тикшерә торган юнәлешләрнең башка урыннарда да көн кадагында булуын дөрес күрсәтә. Димәк, ул үзен теге яки бу милли әдәбият кысалары белән чикләми. Монысы әйбәт. Ләкин тагын һәр әдәбиятның үз эчке хасиятләре дигән нәрсә бар. Шуңа күрә татар әдәбиятына хас булганнарын ачыграк күрсәтергә иде. Алар гомуми агымда югалып калмасыннар. Димәк, яшь галимгә алга таба эзләнү, яңа ачышлар ясау мөмкинлеге тагы да бар. Бу шулай 

булырга тиеш тә. Чөнки гадәттә диссертация яклау белән эш бетми, дөресен әйткәндә, башлана гына.

Шуннан соң ул шактый дәвамлы вакытка тынып калды. Аннары, нәрсәдер исенә төшкәндәй, сискәнеп китте дә, шактый әкрен тавыш белән сүзен йомгаклады:

– Мин үзем диссертацияне уңай бәяләп тавыш бирәчәкмен.

Аудиториядә кул чабу тавышлары яңгырады.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсен көтү шактый дулкынландыргыч булды. Советның ундүрт әгъзасы – уңай, берсе тискәре тавыш биргән. Шулай итеп, күпчелек тавыш белән миңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелү турында карар кабул ителде.

Моны ишетеп, байтак кеше минем кулымны кысты, алга таба да уңышлы эш теләде. Мине диктор буларак белүче абый бигрәк тә җылы итеп тәбрикләде.

– Хәзер инде радиодан сезнең сөйләгәнне үзегезне күз алдына китерә-китерә тыңларбыз. Тик шунысы – хәзер сез шактый сирәк сөйлисез.

–  Шулай туры килә шул, чөнки институттагы эш вакытны күп ала.

– Аңлыйм, аңлыйм, үзем дә гомер буе югары уку йортында эшлим. Бөтен барлыгыңны биреп хезмәт итмәсәң, берни дә барып чыкмый. Бар ул көн үтсенгә йөрүчеләр, әмма алардан беркемгә дә файда юк: коллегаларына да, студентларга да, фәнгә дә. Менә сез анда әдәбият укытасыз икән, ә без биредә радио аша сөйләвегездән туган телебезнең нечкәлекләренә төшенәбез. Эшегезне шулай дәвам иттерә күрегез.

Бу көтелмәгән сөйләшү миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. Без, дикторлар, кулыбызга тоттырылган текстларны шома гына укып чыксак, канәгатьлек тоябыз. Тыңлаучылар өчен безнең сөйләмебез әнә нинди әһәмияткә ия икән бит. Казаннан ярты мең чакрым ераклыктагы шәһәрдә сине тел мөгаллиме итеп кабул иткәннәр икән, бу инде радиодагы хезмәтемә бирелгән олы бәя! Димәк, моннан соң радиода эшләргә чакыруларга тагы да җаваплырак карарга кирәк. Тыңлаучы өчен җыр никадәр кадерле булса, диктор сөйләве дә 

шулкадәр үк тансык, мөһим. Ул аларны башкалабыз Казан, туган Татарстаныбыз белән бәйли.

Диссертация советы утырышының беркетмәләрен, башка кирәкле документарны бер җепкә салып эшләп бетерү, тиешле урыннарына куллар куйдыру, мөһерләр  суктыру өчен тагын берәр атна вакыт кирәк булды. Аларны калын папкага салып почта аша Мәскәүгә – Югары Аттестация Комиссиясенә җибәргәч, мин, фәнни җитәкчем һәм башка остазлар белән саубуллашып, Казанга юл тоттым.

Яклауның икенче көнендә үк, шатлыгым белән уртаклашып, Казанга хәерле хәбәрне җибәргән идем инде. Шуңа күрә институтыбыз бинасына дулкынланып килеп кердем. Ишектән керүгә, каршыдагы белдерүләр тактасына эленгән котлау сүзләрен укыдым. Анда “Фәрхәт Гыйльмулла  улын, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен, диссертацияне уңышлы яклавы белән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, укыту һәм фәнни-тикшеренү эшләрендә уңышлар телибез!” дип язылган иде. Кафедрага килеп керүгә, лаборант Гөлнур Билалованың ихласлылык белән тәбрикләве дә күңелне рәхәтләндерде. Аннан соң мин ректорыбыз Мирфатыйх Зәкиевкә күренеп чыгарга булдым.

Ул мине үземнән дә артыграк куанып каршы алган кебек тоелды. Мин күренүгә, урыныннан торып, кабинет ишеге янына ук чыгып күреште.

– Аспиратураны җиңү белән тәмамларсың дип уйлаган идем, ышанычны акладың. Башкорт дуслар алдында йөзне кызартмадың. Мидхәт Фазлеевич үзе шалтыратып сөенче алды. Бу егетегезне бездә калдырсагыз да каршы килмәс идек, ди. Мин әйтәм: юк инде, үзебездән артык түгел, монда ул тагын да кирәгрәк, дим. Хәзер инде, күңелеңне тынычландырып, җиң сызганып эшкә керешерсең.

– Мирфатыйх Зәкиевич, минем әле аспирантура мөддәте бетәргә ай ярым вакытым бар. Нишләрмен икән?

– Нишләрмен? Сиңа ул вакыт диссертация яклау өчен бирелде. Син аны ун айда башкарып чыктың. Шулай булгач, эшкә керешәсең инде. Вакытынан алда якламыйлар аны.

Ректор кет-кет көлә.

Шулай итеп, мин декабрь башыннан эшкә керешергә тиеш булдым. Әле берничә көн вакыт бар, ул арада, бераз ял итеп, казага калган бик күп эшләрне карап, бераз хәл алырга булдым.

Мирфатыйх абый һәрвакыт җитәкче булуын онытмый.

– Мин уйлыйм, хәзер син факультетта үзеңне ныклы хис итеп, үзеңә дә, кешеләргә дә тагын да таләпчән булып, әмма аларның да җылы сүзгә, уңай карашка мохтаҗ булуларын онытмыйча эшләп китәрсең. Әйе, әйе, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә, хәтта яратырга кирәк. Югары уку йортлары тагын да бар бит, ата-аналар кадерле балалары өчен безнекен сайлыйлар. Аларны мәҗбүри тартып китермибез, үзләре киләләр. Иң әүвәл нәкъ менә безгә килгәннәре өчен яратырга кирәк. Аннан соң инде, яшьләрне бүтәннәр дә үз итәрлек, җәмгыятьтә хөрмәт ителерлек итеп тәрбияләргә кирәк. Монысы – безнең бурыч. Коллективта менә шундый хәл-әхвәл тудыру мөһим. Юкса, без еш кына, яшьләрдән зарланып, таләпчәнлекне арттырырга тырышып, катылык күрсәтеп кенә эш итәбез. Яшьләр әйбәт, без җитәрлек эшләп бетермибез. Ниндидер үзебезгә җайлы бер рәвешкә керәбез дә, елдан-елга шул кабыктан чыкмыйча, тагын да дөресрәге, чыгарга уйламыйча гына, автомат шикелле, бер үк сүзләрне сөйләп, гамәлләрне кылып көн уздырабыз. Үзебезгә дә кызык түгел, бигрәк тә безнең яндагы яшьләрны мавыктыра алмыйбыз. Алар көн саен яңалык көтәләр, иҗади мохит булуын яраталар. Шул чакта гына укытучыны үзләре өчен идеал итәләр. Шулай булмаганда, укытучы аларга тиешле остаз була алмый. Факультетта менә шундый мохит булдырырга иде. Деканыгыз Анастасия Александровнаның мондый борылышлар ясарга көче җитмәскә мөмкин, яше дә шактый өлкәнәеп бара. Эстафетаны сезнең буынның үз өстенә ала баруы кирәк. Эшне менә шундый ниятләр белән башлап җибәрик әле. Уңышлар телим.

Ректор яныннан тирән уйлар белән чыктым. Бу кешене алга карап эш итүче, якты идеяләр генераторы дип юкка гына атамыйлар икән бит. Әле моңа кадәр аның белән мондый мәсьәләләр турында фикерләшкәнем юк иде. Бу юлы да фикерләшү дигән сүз туры килмидер, чөнки мин бары тик аны гына тыңладым. Үз уйларымны җиткерә алмадым. Хәер, әле алар миндә юк та иде. Менә хәзер, миңа карата ышаныч белдереп, өмет баглап сөйләшүеннән аның минем алга зур бурычлар куюын аңладым. Әкренләп ул әйтергә, бигрәк тә күрергә теләгән нәрсәләрнең ачыклана баруын сиздем. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем: бу әле мине сынап карау, күңелемә оеткы салу гына булды, болар хакында сөйләшү алда тагын да булыр. Мин инде аңа ныклы әзерлек белән килергә тиешмендер. Тарих-филология факультеты заман таләпләренә туры килерлек, алга карап эш итә алырга сәләтле кадрлар әзерләп чыгаруны тәэмин итәргә тиеш. Моны укыту-тәрбия, оештыру эшләрен тамырыннан үзгәртеп, бүгенге көн югарылыгында алып барудан башка хәл итеп булмый. Безгә укытучыларның әнә шундый бурычларны хәл итәрдәйләренә таяну мөһим. Шул ук вакытта аларны әзерләүне, булганнарын үстерүне бер генә көнгә дә онытырга ярамый. Монда Мирфатыйх абый үзе үрнәк булып тора. Менә мине, мәсәлән, кыен чакта үз каныты астына алып, Уфаларга җибәреп, булмаган мөмкинлекләрне булдырып, диссертация яклатуга иреште. Хәзер инде чират миндә, ул күрергә теләгәнне чынбарлык итү. Моңа инде чын мәгънәсендә кешеләрне, фәнне, мәгърифәтне,  тормышны ярату нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Радионы да сагынып өлгергәнмен. Анда да кереп чыгасы иттем. Баш редактор Роберт Вафа улы Гатауллин очрады. Хәл-әхвәл сорашты.

– Сине Уфага диссертация якларга киткән дип ишеттем, шул дөрес хәбәр булдымы? – ди.

– Дөрес, әле яңарак кына шуннан кайттым.

– Ничек соң, булдымы, филология фәненә тагын бер дипломлы галим өстәлдеме?

– Булды сыман, үземнең кулдан килгәнен барысын да эшләдем. Инде хәзер Мәскәү ни әйтер дип көтәргә генә калды.

– Мәскәү дә каршы килмәс, фәнгә килергә чират булуны ишеткәнебез юк әлегә. Яклаган советта бәяне дөрес биргәннәрдер дип уйларга кирәк, чөнки беренче тапкыр гына эш итүләре түгелдер.

Ул минем кулны кысты һәм Мәскәү ягыннан да җылы хәбәрләр килә күрсен, дип тә теләде.

Дикторлар бүлмәсендә Мәрьям апа Арсланова гына иде. Ул бу хәбәрне аеруча куанып кабул итте.

– Радиодан киткәнеңә бик гаҗәпләнгән идем. Әмма үзеңә ышангансың икән. Инде фән кандидаты булгач, институтта да югалмассың. Хәзер төп максатларның берсе итеп доктор булуны куй. Булгач-булгач, булсын инде.

– Әле кандидат булуны акларга, тырышлык куярга кирәк. Югары уку йортында эшләгәч, фән кандидаты булу иң катгый таләпләрнең берсе иде. Анысына ирештем бугай. Хәзер шул ирешкәннәрне тагын да камилләштерә барырга, фәнни фикерләүне үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Фәлсәфәдә сан сыйфатны барлыкка китерә дигән канун бар. Эшли торгач, белмәссең,  докторлык дәрәҗәсендә фикерләүгә дә ирешү мөмкиндер. Моны тормыш үзе күрсәтә инде.

– Шулай. Син яшьтән үк эшләп, үз көнеңне үзең күреп, үзеңә таянып яшәгән егет. Шушы нәрсә сиңа алга таба да нигез булып хезмәт итәр.

Ул арада бүлмәгә радионың чыгарылыш редакциясенең яңа мөдире Итфал Ихсанов килеп керде. Аңа бу яңалыкны Роберт Гатауллин җиткергән икән. Ул ихлас күңелдән мине тәбрик итте. Һәм, эшлекле халәткә кереп, болай диде:

– Килеп чыгуың әйбәт булды әле. Сине алмаштырган дикторыбыз авырып киткән. Бүгенге соңгы хәбәрләрне ике тавышка укуны таләп итәләр, анда бик мөһим хәбәрләр булачак. Килгәч-килгәч, шушы тапшыруны укып кит әле. Өлкә комитетындагы безнең кураторыбыз Мозаффаров иптәш соңгы хәбәрләрнең чыгарылышын һәрвакыт игътибар белән тыңлый. Ул синең укуыңны аерып 

ярата. Камал һәм Мәръям ханымнар белән парлап укулары бик яхшы килеп чыга, ди.

Шулай итеп,  хәл белеп кенә чыгам ди кергән кеше, кичке тапшыруларны алып барып, радиодан төнге унда гына чыгып китә алдым.

Икенче көнне кич шул ук Итфал Ихсан улы шалтырата:

–  Безнең кичке хәбәләрне тыңла әле, анда сиңа бер сюрприз булачак, ди.

Мин тапшыруларны болай да тыңламый калмыйм, әмма бу юлы инде колагымны торгызып тыңларга әзерләндем. Бүген Камал апа Саттарова нәүбәте икән. Үзе генә укый, күрәсең, парлап укучы кешесе әле дә эшкә чыга алмаган. Миңа әйткән булсалар, мин барып укып кайткан булыр идем. Көн саен борчырга яхшысынмаганнардыр инде.

Менә Камал апа сюрприз дигән сәхифәне укый башлады. “Шушы көннәрдә Казан педагогия институтының яшь укытучыларыннан берсе Фәрхәт Гыйльмуллин Уфада – Башкорт дәүләт университетында – филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен, диссертация яклады. Ул безнең радиотыңлаучыларга да яхшы таныш егет. Диктор буларак, аның тавышы тапшыруларыбызда еш яңгырап тора. Без коллегабыз Фәрхәт Гыйльмуллинны фәнни эзләнүләрдә ирешкән беренче уңышы белән ихлас котлыйбыз, аңа алга таба да уңышлар телибез”.

Менә шулай Камал апабыз тавышы белән минем өчен шатлыклы булган хәбәр радиодулкыннары аша бик киң аудиториягә барып иреште. Минем куанычымны  күпләр тиешенчә сөенеп кабул иттеләр.

Икенче көнне “Социалистик Татарстан” газетасында эшләүче якташым – Купка авылы егете Габделбәр Ризванов шалтырата.  

– Синнән интервью алырга телим, килеп китим әле, – ди.

Килде, сөйләшеп утырдык. Берничә көннән аның “Диктор – фәннәр кандидаты” дигән мәкаләсе басылып та чыкты. Үз шатлыгыңның башкалар өчен дә куанычлы булуын тоюдан да зур бәхет юктыр. Димәк, сине үз итәләр, дустанә мөнәсәбәт күрсәтәләр дигән сүз бит бу. Без кешеләр арасында яшибез, аларның 

сиңа булган карашы дөресендә синең алар өчен кем булуыңны  күрсәтә. Моны бәяли белергә кирәк.

Инде әйтелгәнчә, декабрь башыннан мин эшкә керештем. Декан урынбасары вазифасы тулысы белән миңа күчте. Факультет институтта иң зурлардан саналса да, штатта деканга бер генә урынбасар каралган. Укыту-тәрбия эшләре дә, фәнни тармак та, студентларның үзидарәсенә җитәкчелек итү дә – һәммәсе декан белән урынбасар җилкәсендә. Деканның төрле киңәшмәләрдә, утырышларда булудан башы чыкмый. Биредәге барлык эш минем өлешкә тия. Әмма шушы елларда тупланган тәҗрибә бу кырык төрле эшне аксатмыйча алып барырга мөмкинлек бирә.

Безнең факультетның профессоры Зоя Алексеевна Старицина Мәскәүдә Югары Аттестация Комиссиясендә филология фәннәре буенча экспертлар комиссиясе әгъзасы. Ул елга берничә тапкыр, башкалага барып, андагы утырышларда булып, диссертацияләрне бәяләүдә катнаша. Февраль аеның егермеләре тирәсендә ул нәүбәттәге баруыннан әйләнеп кайтты.  Факультетта армия көненә багышланган тантаналы чара бара. Ветераннарны котлыйлар, аларга багышлап җырлар башкарыла, шигырьләр укыла. Башыннан ахырына кадәр сугышта булган доцентыбыз Нина Константиновна Асеева гадәттәгечә ялкынланып чыгыш ясый. Фронтларны үткән доцент Мөнәвәрә Шакир кызы Субаева да оялчан гына сөйләп ала. Шул вакыт Зоя Алексеевна сүз сорый.

– Сугыш ветераннарын хаклы рәвештә котлыйбыз. Шулай булырга тиеш тә. Аларның фидакарьләрчә көрәшеннән башка безнең бүгенге матур тормышыбыз яулап алынмаган булыр иде. Сугыштан соңгы унъеллыкларда армиядә хезмәт итеп кайткан ир-егетләребез дә өлкәннәрнең казанышларын саклау буенча үзләреннән даими өлеш кертеп яшиләр. Безнең факультетта да бар алар: Владимир Смирнов, Рүзәл Юсупов, Фәрхәт Гыйльмуллин... Армиядә алган чыныгу аларга бүген дә эшләрендә, тормышларында ярдәм итә. Мин әле генә Мәскәүдән шатлыклы хәбәр алып кайттым. Безнең Фәрхәт Гыйльмуллинның кандидатлык диссертациясе Югары Аттестация Комиссиясенең мин үзем 

катнашкан утырышында расланды. Әйдәгез, аны бу уңышы белән дә котлыйк, бәхетле матур тормыш, эшендә уңышлар телик.

Бу сүзләрне ишетеп, зал бердәм алкышларга күмелде. Мине тәбрикли, чәчәкләр бирә башладылар. Профессорлар Лия Шакирова, Ефим Бушканец, Алексей Ременников, доцентлар Илгиз Кадыйров, Зөһрә Вәлиулина, Мәдинә Җәләлиева, Фатыйма Вәлиева һәм башкалар  кулымны кыстылар, аркамнан сөя-сөя шатлануларын белдерделәр.

Кичә тәмамлангач, Зоя Алексеевна мине култыклап кешеләрдән читкәрәк алып китте.

– Барысын да әйтеп бетерә алмадым, ВАК утырышында сезнең диссертация буенча чыгыш ясаган эксперт комиссиясе әгъзасы сүзен болай дип бетерде:

– Хезмәтне расларга кирәк, ул тиешле таләпләргә туры килә. Әмма киңәшәсе бер әйбер бар. Автор аны агымдагы әдәби барышның хәзерге үзенчәлекләре темасына багышлаган. Ягъни әдәбиятның гомуми мәсьәләләре үзәккә куелган. Ул СССР халыклары әдәбияты номеры белән бара. Әмма ул әдәбият теориясе исеме астында да раслана ала. Болай эшләгәндә, авторга тагын да күңеллерәк булыр иде. Ни әйтсәң дә, теория буенча хезмәт язу ул инде галимнең тагын да югарырак дәрәҗәдә фикерләвен, фәнни яктан аерым әзерлеккә ия икәнлеген раслый. Моны ишетү миңа да бик күңелле булды. Үзебезнең коллегабыз язган хезмәтнең әнә шулай югарыдан торып фикер йөртүгә сәбәп булуына кем генә сөенмәс? Шулай да диссертациягезне Башкорт университеты билгеләгән номер буенча расларга карар ителде. Чөнки, әлеге галим тәкъдим иткәнчә эшләгәндә, яңа рецензияләр кирәк булачак иде. Ә бу сезгә өстәмә дулкынланулардан башка берни дә бирмәс иде. Мин, чыгыш ясап, болай дидем:

– Фәрхәт Гыйльмуллович безнең факультетта эшли. Фикерле, талантлы егет, әйбәт лектор. Студетларның яраткан укытучысы. Алай гына да түгел, өлкә комитетының лекторлар төркемендә республика буенча да лекцияләр укуда актив катнаша. Ул, сүз дә юк, докторлык диссертациясе дә язар. Менә шунда 

теория мәсьәләләрен алдан ук үзәккә куяр, үзен бу өлкәдә дә раслар. Бу эшен алдан  билгеләнгән номер белән раслыйк инде. 

Шулай эшләдек тә. Хезмәтегезнең шундый сөйләшүгә нигез булуы белән ихлас котлыйм һәм алга таба да уңышлар телим.

Зоя Алексеевна бу хакта үземә генә түгел, гыйльми совет утырышында чыгыш ясаганда да әйтте.

Мирфатыйх Зәкиевич минем белән факультетның үсеш мөмкинлекләре турында юкка гына сөйләшеп утырмаган икән. Бераздан мине декан итеп билгеләү турында тәкъдим булды. Дөрес, мин бу тәкъдимне кабул итәргә ашыкмадым. Ләкин тәкъдирдә шулай язылган булгандыр инде, миңа әлеге җитәкчелек дилбегәсен  бераз соңрак барыбер үз кулыма алырга туры килде. Деканатта миннән дә озаграк эшләгән кеше булмады, диделәр. Тугыз ел урынбасар, биш ел декан булырга туры килде. Факультет бик зур, дүрт бүлек, җиде кафедра, меңнән артык студент, сиксәнгә якын укытучы. Алар арасында кемнәр генә юк: профессорлар, доцентлар, республика күләмендә җәмәгатьчелеккә билгеле булган башка күп кенә шәхесләр. Һәммәсе белән уртак тел табып, аларны гомуми эшне тиешенчә генә түгел, алга карап баруга туплап, җиң сызганып эшләргә туры килде.

Әмма күңелдә барыбер Зоя Алексеевнаның “ул докторлык дисертациясе дә язар!” дигән сүзләре яңгырап тора. Юк, ул әйткәнгә генә түгел, үземнең шушы эшне дә тәмамлап, фәндә үз сүземне әйтү теләге көчле. Егерменче-утызынчы еллар әдәбиятындагы катлаулы хәлләр, ул чорларның күренекле каләм осталары кичергән фаҗигале хәлләр күңелемне гел борчып тора. Шулар турындагы дөреслекне фән дөньясына алып чыгасым килә. Теге чакта кафедра мөдиребезнең “алар турында язарга сиңа кем рөхсәт бирсен” дигән сүзләре дә онытылмый. Менә хәзер – туксанынчы елларда, ягъни үзгәртеп кору шигаре астында алар турында да белгәннәреңне, уйлаганнарыңны әйтү мөмкинлеге туды. Димәк, болар хакында эзлекле рәвештә, булганынча язу намус эшем булырга тиеш.

Бу эшкә җиң сызганып керешүгә этәргеч биргән тагын бер вакыйга булды. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мансур Хәсәнович Хәсәнов көннәрдән бер көнне зур киңәшмә җыйды. Анда шул чорның гуманитар фәннәренең иң күренекле галимнәре, шулай ук язучылар һәм шагыйрьләре җыелган иде. Сүз, үзгәртеп кору мөмкинлекләреннән файдаланып, татар әдәбияты тарихын өр-яңадан язу турында иде. Ул докладының бер урынында болай диде:

– Әдәбият тарихыбызның дөреслисе урыннары бихисап. Бу бурыч һәр чор өчен дә актуаль. Шулай да ХХ гасырның егерменче-утызынчы елларыннан да хилафлысы  юк кебек. Бу елларның кайсы язучысы турында гына сүз бармасын, дөреслекне яшерү, сылап-сыйпап, шомартып, рәсми идеологиягә туры китереп бәян итү. Ул китапларда, мәкаләләрдә язылганнарга ышансаң, бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов та, Пеләтән төрмәсендә түгел, бәлки хастаханәдә үлгән булып чыга. Башкалар хакында да ялган раслауларның бетәсе юк. Безгә хакыйкатьне булганынча, ачык итеп язу кирәк. Мин 1917-1941 еллар арасындагы әдәби хәрәкәтне ныклап өйрәнүне Фәрхәт Гыйльмуллин башкарып чыгар дип ышанам. Күзәтеп килүемчә, аның моңа бөтен мөмкинлекләре бар.

Мин җөмһүриятебездәге фән өчен җаваплы җитәкченең бу тәкъдимен үзем өчен олы ышаныч күрсәтелү дип санадым һәм аны зур бурыч буларак кабул иттем. Чөнки, хәтерләсәгез, мин бу мәсьәләләрне әле кандидатлык диссертациясендә үк күтәрергә уйлаган идем. Ул вакытта бу мөмкин булмады. Академик Мансур Хәсәнов ясаган тәкъдим минем үземнең үк теләгемә туры килә иде. Шуңа күрә бу эшкә дәртләнеп керештем. Дистә ярым ел эчендә бу тикшеренүләремнең нәтиҗәсе буларак, “Эстетика һәм социологизм”, “Әле без туганчы”, “Табигыйлеккә хилафлык”, “Татар әдәбиятында эстетик эзләнүләр” һәм башка китапларны язып бастырдым. Шулай ук, әлеге тикшеренүләремә таянып, докторлык диссертациясе дә яздым, аны Казан дәүләт университетындагы советта якладым. Яклау вакытында беренче булып бәя бирүчем (оппонентым) М. Х. Хәсәнов булуы мине аеруча дулкынландырды.

Әйе, фән юлы шуның белән үзенчәлекле: аны сиңа беркем дә әзерләп куймый, хәтта күп очракларда сукмагы да булмый. Чытырманлыклар, тау-таш араларыннан үзеңә юл сабып барырга туры килә. Алда сине ымсындырып торган табышларга барып җитү өчен, түземлек, үҗәтлек, хезмәт сөю, бу эшеңнең ил, халык өчен кирәклеген тою, максатка тугры булып кала белү кирәк. Бормалы фән юллары әнә шундый кешеләрне генә алга үткәрә, аңа хәерхаһлы була. Шул юлдан шактый дәвамлы баруны насыйп иткән язмышыма рәхмәтем чиксез.

 

                                                                                                7 декабрь, 2025 ел

 

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев