Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)

Мин уйга калдым. Бәлки, мин үз алдыма артык зур таләпләр куямдыр? Эшне артык катлауландырмыйча гына, бу өлкәдә үземә кадәр эшләгәннәрнең хезмәтләренә таянып кына алып барыргадыр? Алардан мирас булып калган мәкаләләр, язмалар, китаплар, чыгышлар күпме вакытлар гамәли эш барышында кабул ителгәннәр, яки кире кагылганнар. Шуларны гомумиләштереп, артык мөгез чыгармыйча гына бәян итәргәдер.

(Башыннан укыгыз)

Ярый әле, яшьтән үк китап укырга яраттым. Алар  арасында рус язучыларыныкы да күп иде. Сугышка кадәрге елларда инглиз, француз, испан, рус, үзбәк, казакъ, азәрбәйҗан һәм башка телләрдән татарчага тәрҗемә итеп китап бастыру буенча зур тырышлык куйганнар. Шуңа күрә мин аларны татар телендә укыдым. Һәр укыган әсәр турында үземнең уй-фикерләремне, тәэсирләремне, вакыйгаларда катнашкан образларның гамәлләренә карата бәяләремне калын дәфтәрләремә теркәп баруны гадәткә керткәнмен. Мин моның файдасын гомерем буе тойдым. Бердән, ул хәтерне бик нык яхшырта, икенчедән, язган саен, каләмең шомара бара. Әнә шул язмаларга күз төшереп алу белән, алардагы вакыйгалар аңыңда җанлана, геройларның эш-гамәлләре синең алдыңа килеп баскандай була. Үзең дә сизмәстән, тормышта очраган хәлләрне дә китаплардагы күренешләр белән чагыштыра башлыйсың. Нәтиҗәдә фикерләү сәләтең арта, типик хәлләрне сирәк очрый торганнары белән чагыштырырга өйрәнәсең. Болар һәммәсе әдәби әсәрләрнең тормыш көзгесе генә түгел, бәлки автор тарафыннан тудырылган икенчел дөньяның бер-берсе белән бәйләнешен тирәнрәк күрергә өйрәтәләр. Мәскәүдәге Н.Крупская исемендәге Халык университетының театр сәнгате факультетында читтән торып укыган елларда драматургия серләре, режиссёрлык һәм актёр хезмәтенә кагылышлы байтак хезмәтләрне өйрәнү дә бик файдалы булган дип уйлыйм. Район үзәгенә семинарларга, киңәшмәләргә, төрле җыелышларга йөри башлагач, колагыма рус теле дә еш керә башлады. Минем туган районым Кукмарада руслар биш кенә процент булса да, никтер, андый чараларны рус телендә уздыралар иде. Шуннан соң, бу телне әйбәтрәк өйрәнү максаты белән мин русча гәзитләр, китаплар укырга һәвәсләндем. Алабугада мәдәният-агарту училищесында укыганда, 

гомумән, барлык дәресләр дә рус телендә генә бара иде. Мин анда да барлык фәннәрне дә төбенә төшеп үзләштерергә тырыштым. Тик рус теле һәм әдәбиятыннын укытучы Ефимова дигән апа гына миңа, ни кадәр тырышып әзерләнсәм дә, билгене дүртледән арттырмый иде. Әлеге апа ачыктан-ачык әйтә:

– Татар, чуваш, мари, удмурт авылларында туып үскән кешеләр, ни кадәр көчәнсәләр дә, рус телен бишлелек белә алмыйлар.

Шуннан соң студентлар ул кадәр тырышмыйлар да иде. Әмма мин үзем,   бишлеләрем янында өчле билгесен күрәсе килмәгәнгә, дүртледән югары куелмасын белсәм дә, барыбер яхшырак әзерләнә идем.

Армиягә кадәр ике ел комсомол райкомында инструктор булып эшләү еллары рус телен камилләштерүдә бик файдалы булды. Мин инде бу телдә “теттереп” сөйләшергә өйрәндем. Армиянең беренче елы телне тагын да камилләштерү өчен китте. Комсомоллар мине үзләренә башлык итеп үк сайлап  куйдылар. Телне белмәсәң, мондый эшкә алынырмын димә. Димәк, читтән әйбәтрәк күренә, минем рус телен белүем дә ярарлык дип уйлаганнар дигән сүз. Армиядә хәрби часть китапханәсендә китаплар рус телендә генә иде. Арада көнбатыш әдәбиятлары әсәрләренең оригиналь телләрдәгеләре дә очрый. Мәктәптә, училищеда алман телен укырга туры килгәнлектән, ара-тирә генә булса да шул телдәге китапларны да алып карыйм. Әмма  сүзләрнең байтагын сүзлектән эзләп утыру ялыктыра, русча укуга өстенлек бирәм. Институтта белем алганда исә татар, рус һәм чит илләр әдәбиятлары бихисап күп укылды. Әмма шунысы бар, алар махсус рәвештә берсен икенчесе белән чагыштырып, ике арадагы бәйләнешләрне билгеләү юнәлешендә өйрәнелмәде. Монысын менә хәзер үземә эшләргә кирәк иде.

Дөрес, эзләнә торгач, моңа кадәрге әдәбиятчыларның да үзләре махсус өйрәнә торган мәсьәләләргә бәйле рәвештә төрле сүз сәнгатьләренең бер-берләренә йогынтысы турындагы байтак тикшеренүләренә тап була барырга туры килде. Димәк, рәхмәт төшкерләре, бу хакта уйланулар була килгән. Эшне фәнни яктан этәрелеп алып китәрдәй мирас та байтак икән. Әмма аларны бер системага салырга, шул рәттә булган тикшеренүләрне үз урыннарына куярга, 

булмаганнарын үзеңә өстәргә туры киләчәк.  Мөхәммәт ага Гайнуллинның әле яңа гына чыккан “Дуслыкта көч” дигән китабы  миңа гомумән бер хәзинә кебек тоелды. Өлкән профессорның хезмәтләре унтугызынчы гасыр, егерменче йөз башы каләм осталарының иҗатларын яңа яклары белән күрергә ярдәм итә. Әле галим үзе дә исән бит. Димәк, аның белән күрешеп алу да комачауламас. Институтта унтугызынчы йөз татар әдәбиятын Мөхәммәт аганың хәләл җефете Җамал апа Вәҗиева укытты. Ул еш кына лекцияләрдә, гамәли дәресләр барышында үзенең ирен дә искә ала, бигрәк тә бергәләп әдәбият буенча хрестоматияләр төзү буенча эшчәнлекләре турында кызыклы гына мизгелләрне искә төшереп, дәресләрен җанландырып җибәрә иде. Укыганда без аларны, ихтимал, мәзәк хәлләр дип кенә кабул иткәнбездер, әмма, әдәбиятка кагылышлы булгач, аның алары да күңелләребезне баеткан, сүз сәнгатебез хакында шактый тулы күзаллау булдырырга ярдәм иткән икән.

Аннан соң  үземнең элгәрем Абдулла Сайганов хезмәтләрен укып чыгарга кирәк. Бигрәк тә аның докторлык диссертациясенең монографиясе файдалы булыр. Ул безнең кафедрада даими чыгарылып килә торган “Татар әдәбияты мәсьәләләре” җыентыгында урын алган икән. Бу җынтык бары тик шушы хезмәткә генә багышланган дияр идем, аның ахырында Җамал апаның гына бер кечерәк мәкаләсе урын алган булып чыкты. 

Университеттагы галимнәр бертуган Йолдыз һәм Энгель Нигъмәтуллиннарның хезмәтләре дә бу очракта кул астында булырга тиеш. Рөстәм Башкуров, Резеда Ганиева, Нил Юзиевлар янына да барып кайтасы булыр. Һәм шушы юклы-барлы ике атна дәвамында мин боларның барысын да үтәп чыга алдым дияргә була. Бигрәк тә атнага бер була торган ял көннәрен көн-төн дигәндәй укып-язып үткәрәм. Радиода аптырыйлар, син башыңа ниндидер эш ишелеп төшкән кеше кебек күренәсең, диләр. Мин сер бирмим, җилкәмә менгән бу гамьнәрне әлегә аларга мәгълүм итәсем килми. Әле вакыты җитмәгән, бәлки... бөтенләй җитмәс тә.

Августның соңгы көне якынлашканда, институтка барып, расписаниене белеп чыктым. Кафедрада лаборанттан башка беркем дә юк, ул әле 

расписаниенең эленмәгәнен, деканатта аны төгәл хәлгә китерү буенча мәш килүләрен әйтте. Мин үтенгәч, анда кереп, минем бишенче курстагы дәресләремнең әле тагын ике көннән соң гына башланачагын белеп чыкты. Мин иркен сулап куйдым, димәк, әле иртәгә үк – беренче сентябрь көнне студентлар алдына килеп басасы түгел икән. Алай да лаборант әйтергә тиеш тапты:

– Белмим, сезгә кагыламы-юкмы, утыз беренче августта сәгать икедә кафедра утырышы билгеләнгән. Тәгаен киләсеме-юкмы икәнен Фәләх абыйдан сорап белермен. Телефоныгызны бирсәгез, шалтыратып әйтермен.

Мин аңа өй телефонын бирдем. Радиога шалтыратып, артык сүз әйтеп ташламасын тагын, дип уйладым.

Менә кафедра утырышы. Минем бер генә сәгать вакытым бар. Чөнки сәгать дүрттә радиода тапшырулар башлана. Андагы катгый тәртип буенча, диктор бер сәгать алдан килеп, тапшырулар папкасын кулына алырга, эфирга укыласы текстлар белән җентекләп танышырга, студиягә кергәндә бернинди аңлашылмаган нәрсәләр калмаска тиеш. Кирәк икән, материалларны әзерләгән журналистлар белән элемтәгә керергә, сүзләрнең әйтелешен сүзлекләрдән карарга, сүз басымнарын ачыклап бетерергә бурычлы. Шуңа күрә мин Фәләх Мөслимовичка әйтеп куйдым. Кырык минуттан мин әкрен генә чыгып китәрмен, дидем. Шуңа күрә ишеккә якынрак урынга утырдым.

Менә кафедра әгъзалары килә башлады. Иң әүвәл ишектә Мәдинә апа Җәләлиева күренде. Гадәттәгечә, бик пөхтә итеп киенгән, иннек-кершәннәрен ягынган. Нәзакәтле генә исәнләшеп, минем яннан үтеп, түргәрәк узды. Бераздан миңа борылды.

– Күземә генә күренәсезме, әллә чынлап та сезме? Фоат бит сез. Каян килеп чыктыгыз?

Аңа җавапны Фәләх Хәмитов бирде.

– Фәрхәт Гыйльмуллович хәзер безнең коллега, ул бездә укытачак.

– Шулаймыни? Ә радио нишли? Мин, сез сөйләгән саен, безнең егет бит дип, кинәнеп тыңлыйм. Радионы ятим калдырасызмы?

– Юк, мин биредә тулы ставкада түгел, радиода да эшне дәвам иттерәчәкмен.

Ул инде Хәмитовка борылды.

– Яңа иптәшкә нинди курсларны бирәсез инде?

– Хәзергә татар-рус әдәбятлары бәйләнеше курсын, аннан борынгы әдәбиятны дип торабыз.

Мәдина апа бик борчылган кыяфәт белән авыр сулап куйды һәм миңа таба борылды.

– И-и, бигрәкләр дә авыр булачак икән, җиңелрәк курс табып булмыймы? Эшне яңа башлап җибәрүчегә андый курсларны бирәләрме? Абдулла Җамалетдинович, җаныкаем, ул бәйләнешләрне гомер буе җыйган хәзинәләренә таянып укытты бит!

Хәмитов та аптырап калмады.

– Әйдәгез, Мәдинә Шәйхиевна, сезнең совет чоры әдәбиятын Фәрхәткә бирик, ә сез шул бәйләнешләрне алыгыз.

– Акылыгыз алтын икән. Башта совет чоры буенча диссертация язып якласын, аннан соң бу турыда сөйләшербез. 

– Менә шул шул, яңа курсларга берсе дә алынмый. Яшь егет йөрәксенеп риза булган икән, аңа уңышлар гына телик инде.

– Шулай итәргә генә кала икән шул.

Тора-бара башкалар да җыела торды. Болар барысы да диярлек мине дә укыткан мөгаллимнәр иде. Арада бары тик Шәмси Арсланов кына безнең белән эшләп карамады. Ул хәзер дә күбрәк парткомда югала икән. Раят Хәсбиевич Серегин, тыныч кына кереп, Хәмитов янынарак елышып урынлашты. Аның артыннан Әмир Гобәй улы Мәхмүтов тирләп-пешеп килеп керде. Г.Ибраһимов исемендәге институтта эшләүче, биредә фольклор курсын алып баручы Рәшит Ягъфәров та күренде. Тагын мин әлегә белеп бетермәгән ике-өч яшьрәк ханымар бар иде.

Хәмитов, барысын да яңа уку елы якынлашуы белән котлап, утырышны башлап җибәрде.

– Быелгы уку елы барыбыз өчен дә моңсу башлана. Яз көне күп еллар мөдиребез булып эшләгән коллегабыз, зур галимебез Абдулла Җамалетдин улы Сайгановны соңгы юлга озаттык. Бу безнең кафедра өчен генә түгел, гомумән әдәбиятыбыз фәне өчен дә зур югалту булды. Кызганыч, кафедрабызда бердәнбер генә булса да фән докторы була дип ике күз белән көтеп тордык. Булды, әмма шул ук вакытта мәңгелеккә китеп тә барды. Димәк, югары дәрәҗәдәге фән кадрларын әзерләү төп максатларыбызның берсе булып кала. Бу остазыбыз безне озак вакытлар буена юксындырачак. Әмма тормыш дәвам итә. Шөкер, башкаларыбыз исән-сау, яңа уку елын башлап җибәрергә әзер. Алда зур эшләр тора. Бер елдан уку йортыбызда гына түгел, татар галәмендә беренче булып әдәбиятыбыз буенча кафедра ачылуга илле ел, тулаем институтыбызның яши башлавына йөз ел тула. Аларны һәм укытуда, һәм фәнни тикшеренүләребездә лаеклы каршыларга иде. Без күршебез – татар теле кафедрасы белән дә бу юнәлештә бергәләп эшләргә тиеш булабыз. Алар да бу хакта уйланалар дип беләм. Димәк, гамәлләребезне күршеләребез белән дә килештерергә кирәк булачак. Бергәләп эш иткәндә, нәтиҗәлерәк тә, күңеллерәк тә булачак.

Шуннан соң ул кафедра әгъзаларын минем белән таныштырды. Миңа уңышлар теләде. Без яңа коллегабызга ярдәмле, игътибарлы булырга тиеш дип тә өстәде.

Мин инде, китәргә вакыт җиткәнгә күрә, сәгатемә карап-карап ала башладым. Моны Хәмитов та күреп алды. Һәм миңа китәргә кирәклеген искәртеп, иртәгә, дәресегез булмаса да, яңа уку елы башлану вакытына килә алсагыз, әйбәт булыр иде, дип әйтеп калды.

Моңа кадәр минем беренче сентябрьне алай дулкынланып каршы алганым юк иде. Әйе, тирә-якта яңа уку елының беренче көне дип аһ-ваһ киләләр. Балалы кешеләр аеруча дулкынланалар. Малай-кызларын мөмкин кадәр матур итеп киендереп, кулларына чәчәкләр тоттырып, мәктәпкә озатып куялар, яки капка төпләрендә хәерле юл теләп  калалар. Бу көндә минем күңелемдә дә балачак истәлекләре яңара. Сугыш арты еллары булганга, безгә бу көнне болай 

бәйрәмгә әверелдерүләр бик эләкмәде. Мәктәптән бушка бирелгән китап-дәфтәрләрне тастымалны уртага бөкләп тегелгән букчага салып, дүртенче сыйныфка баручы абыем белән бергәләп, яланаяк килеш мәктәпкә төшеп китүләребез бүген генә булган иде кебек. Малайларның күбесенең аяк киеме юк иде, шуңа күрә моңа артык исләре дә китмәде. Әтиләре сугыштан исән кайткан Салих Рафаиле, Билал Фоаты кебек өч-дүрт малай гына аякларына чүәк, калын тукымадан тегелгән ботинка кебек нәрсәләр кигәннәр. Алар да шуның белән башкалардан аерылып торуларына уңайсызланалар иде кебек. Чәчәк тотып баруны уйлаган кеше дә юк. Ул вакытта авылда чәчәк үстерү беркемнең дә башына килмәгәндер. Һәммәсе тамак туйдыру турында гына гамьләнә иде. Ул вакыттан бирле утыз елга якын вакыт узган. Хәзер заманалар башка...

...Минем фатирым Казанның үзәк базары янында. Шуңа күрә мин бүген дә Максим Горький урамындагы радио бинасына таба җәяү генә атладым. Әле вакыт иртә. Алты тулып кына киткән. Шуңа күрә ара-тирә урам җыештыручылар, минем кебек берән-сәрән иртүк эшкә ашыгучылар гына күренгәли. Бер сәгать тә үтмәс, Бауман, Пушкин, Горький урамнарын тутырып, балалар мәктәпләргә агыла башлар. Менә хәзер, иртәнге радиотапшыруларны башлап җибәреп, мин тавышым белән аларның өйләренә килеп керермен, барысын да шушы шатлыклы көн белән котлармын, тавышыма бәйрәмчә  төсмерләр биреп, аларның күңелләрен шушы шат дулкынга көйләрмен. Радио – зур могҗиза, ул бер мизгелдә милионнар күңеленә уңай тәэсирләр алып килергә сәләтле.

Һәм, чыннан да, мин “Казан сөйли!” дигән беренче сүзләрне дә күтәренке күңел, ниндидер җиңеллек белән әйттем. Янәшәмдә утырган Таисия Калугина да, шушы интонацияне эләктереп алып, рус телендә бик матур итеп тәбрик сүзләрен яңгыратты. Әлеге көнгә атап чыккан гәзитләргә күзәтүләр текстын укыганда, ил, республика җитәкчелегенең котлауларын игълан иткәндә дә шушы рух дәвам итте. Иртәнге концерт та беренче сентябрьнең бөтенхалык бәйрәме икәнлеген тыңлаучыларның күңел түрләренә кертеп куйгандыр дип уйларга кирәк.

Ниһаять, иртәнге тапшырулар тәмамланды. Тыңлаучыларны тагын бер мәртәбә котлап, микрофонны ябып куйдык. Башка чакта мин бу вакытта өйгә кайтып, ике-өч сәгать гаилә белән булып килә идем. Бүген исә миңа институтка керергә кирәк булачак. “Керергә кирәк” дип әйтүнең сәбәбе бар, институттан   минем өйгә күп булса биш йөз метр чамасыдыр. Димәк, эш урыным тагын да якыная. Уку йортының мин эшләргә тиешле тарих-филология факультетының деканаты һәм кафедралары Сулъяк Болак урамына урнашкан.  Казанның нәкъ уртасы. Янәшәсендә генә Үзәк колхоз базары. Якын-тирәдә Гәлиәсгәр Камал, Таҗи Гыйззәт урамнары. Бер-ике квартал гына ары тимер юл вокзалы. Дөресрәге, бу бинада чит телләр факультеты эшли. Безнең кафедралар институт биләгән төрле биналарга таралганнар. Татар теле һәм әдәбиятыныкы нәкъ менә шушында өйдәш булып торалар. Укыту аудитиорияләре нигездә Т.Гыйззәт һәм Сул Болак урамнары чатындагы өч катлы таш йортта. Тышкы яктан да әлләни күзгә ташланмый, эчендә дә фәкыйрьлектән башка берни дә юк. Тар гына, бәләкәй генә бүлмәләр, аларны аудитория диясе дә килми. Егерме биш-утыз кеше кереп утыргач, укытучыга басып торырга да урын беткән сыман тоела. Бары тик икенче каттагы дүртенче аудитория генә, бик тыгызласаң, илле-алтмыш кеше сыйдырырлык. Бу кысынкылыкны студент вакытта мин үз башымнан кичердем. Аудитория җитмәгәч, мәгариф җитәкчеләре белән сөйләшеп, укытуны Тукай урамындагы сиксәненче мәктәптә оештыралар иде. Шуңа күрә син кайсы югары уку йортын тәмамладың, дип сорасалар, минем, шаяртып, сиксәненче мәктәпне, дия торган гадәтем бар. Ул вакытта әлеге мәктәп Шәриф Камал исемен йөртә иде. Бинага килеп керүгә, сине  әдипнең матур итеп эшләнгән зур портреты каршылый, аның ике ягында хәтта кыш көне дә гөлләр чәчәк атып утыра торган иде. Бина татар теленең кадере булган елларда махсус мәктәп итеп салынган, сыйныф бүлмәләре иркен, түшәмнәре биек. Аңа ул вакыттагы иң югары бүләк иясе Ленин орденлы Шәриф Камал исемен юкка гына бирмәгәннәрдер инде. Инкыйлабтан соңгы унъеллыкларда педагогия институтының кадере дә шактый зур булган. Аны Көнчыгыш педагогия институты дип атаганнар. Анда, татар теле һәм әдәбияты бүлегенән тыш, чуваш, 

удмурт, мари телләре һәм сүз сәнгатьләре буенча да укытучылар әзерләгәннәр. Хәтта ерак Казакъстан өчен дә мөгаллимнәр биредә укытылган. Институт шәһәрдәге менә дигән урында – хәзерге Суворов училищесы бинасында эшләгән. Әмма сугыш вакытында педагогия институтын, Болак буендагы төрле биналарга таратып, урман эчен хәтерләткән урында урнашкан үз бинасын яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүче уку йортына биргәннәр. Башта берничә елга гына дигәннәр диюен, әмма вакытлы нәрсәнең гомере озын булуы күп тапкырлар расланган хәл. Инде хәзер, сугыштан соң өч дистә ел узгач та, бинаны хуҗаларына кайтару турында теш агартучы да юк. Булачак укытучыларны төрле оешмалардан арткан калдык-постык биналарда гына әзерлиләр. 

Ишекне атлап керүгә, мин аптырап калдым, бина эчендә шулкадәр кеше күп, хәтта алга таба үтеп китү дә зур тырышлык таләп итә. Кечкенә генә вестюбильгә йөзләрчә кеше тыгызланган. Күренеп тора: биредә студентлар гына түгел, аларның ата-аналары, абый-апалары да бар, әнә бер әби дә кереп кысылган. Кешенең күплеген белдерү өчен, “мичкәдәге балык кебек”, дип шушындый хәлне атыйлардыр инде, дип уйлап куйдым мин. Шулай да, тырыша торгач, өске катка күтәрелүче баскычка килеп җиттем. Анда да кешеләр ике яклап басып торалар, уртадан  көчкә генә үтеп китешле. 

Бинаның укытучылар бүлмәсендә дә кеше күп. Мөгаллимнәр барысы да килгәннәр. Яңа коллегаларын елмаеп каршы алдылар. Мәдинә Шәйхиевна әйтеп куйды:

– Фәрхәт...

Фәләх Мөслимович аңа ярдәмгә килде:

– Гыйльмуллович...

– Фәрхәт Гыйльмуллович безне радиодан барыбыздан да иртәрәк котлады, үзе дә килеп җитте. Менә инде аның үзен тәбрикләргә кирәк! Ул укытучы буларак беренче көнен башлап җибәрә. Бу кеше тормышында зур вакыйга. Әле кайда диген, укытучылар әзерли торган институтта!

Мин аңа һәм бүлмәдәгеләрнең барысына да, баш иеп, рәхмәт әйтүемне белдердем. Шул ук вакытта Мәдинә апаның соңгы җөмләсе турында уйландым. 

Болай дигәндә, ул һаман да минем бирегә эшкә килүемә өнәмичәрәк карый түгелме? Әйткән сүзләре белән уенда калган карашы каршылыкка кермиме? Ник дигәндә, диктор буларак, мин сөйләүченең тел төбендә ниләр булуына сизгер булырга өйрәндем. Бигрәк тә Мәскәү радиосындагы курсларда укыганда, мәшһүр диктор Валентина Соловьева бу нәрсәләрне шактый нечкәләп төшендергән иде. Мәдинә Шәйхи кызының интонациясендә дә мин сарказм тойдым. Бер сәгать тә мәктәптә укытып карамаган килеш ничек инде син булачак укытучыларны укытырга уйладың әле, дип әйтә иде кебек әлеге апа. Һәрхәлдә мин шулай аңладым. Әмма  нинди дә булса җавап бирүне кирәксенмәдем. Хәер, вакытым да булмады, миңа кафедра мөдире эндәште:

– Фәрхәт Гыйльмуллович, бездә тәртип шундый инде, һәр укытучы бер төркемгә күз-колак була, аларга студент булырга ярдәм итә. Без аны куратор дип атыйбыз, дөресен әйткәндә, ул әлеге төркемнең җитәкчесе була. Укулары белән кызыксына, тәрбия эшләрен оештыра, студентларның мәнфәгатьләрен кайгырта. Сезгә дә шундый бер төркемне беркетергә булдык, алар өчен беренче уку елы, сезнең өчен исә беренче укыту елы. Шулай булгач, уртак телне таба алырсыз, дип уйлыйбыз. Хәзер, тантаналы чарадан соң, беренче курслар өчен ректорыбыз Мирфатыйх Зәкиевич гомуми лекция укый. Ул бездә актовый лекция дип атала. Аны барыбыз да тыңлыйбыз. Төркемнәребез белән шушы лекциядән соң очрашабыз. Шулай итеп, эшне башлыйбыз. Барыбызга да уңышлар телик. 

Шул вакыт бүлмәгә безне студент вакытта укыткан, хәзер инде лаеклы ялга киткән  Җамал апа Вәҗиева килеп керде. Ялгызы гына түгел, янәшәсендә мәһабәт гәүдәле, пеләше ялтырап тора торган, калын гына гәүдәле бер абзый белән. Аларны һәммәсе урыннарыннан торып, шау-гөр килеп, елмаешып каршыладылар. Күрешәләр, хәлләрен сорашалар, әллә яңадан укыта башлыйсызмы, шулай булса, бик күңелле булыр, диешәләр. Тегеләренең дә авызлары ерык. Әлеге абзый мин күргән кеше түгел. Йөзе болай таныш та кебек.

– Менә беренче сентябрь көнне өйдә генә калып булмады. Җан түзми, сезне күреп кайтасы килә, дип башлады сүзен Җамал апа. – Юлда Юзеф Әхмәтҗанович та очрады. Ул да, минем кебек, чуар йөрәкле кеше. Гомере буе 

биредә укытучы, сугыш елларында ректор булган кеше, мондый көнне ничек коллегалары янына килми калсын? Әле аның педагогика кафедрасына барышы иде, мин аны менә сезнең янга алып кердем. Хәер, аның өчен институттагы барлык кафедралар да үзенеке инде, аерма юктыр дип беләм.

Барысы да әлеге үзләре өчен тансык булган өлкән укытучылар белән күрешүләренә шат булуларын белдерәләр. Җамал апа дәвам итә:

– Менә чыбыксыз телефоннан Фәрхәтебезнең туган кафедрабызга эшкә килгәнен белдем. Бу килүем бигрәк тә аны котлау өчен. Бик әйбәт укыды. Миндә педагогика практикасын үтте. Унынчы интернатта биргән дәресләре турында андагы мәшһүр укытучы Маһруй Исхаковна бик канәгать калган иде.

Ул минем яныма килде.

– Сиңа, Фәрхәт энем, уңышлы эш телим. Педагог буларак беренче эш көнең белән котлыйм! Булдырырсың, Аллаһы боерса, син булдыра торган егет.

Аның сүзләренә әлеге кунак абый кушылды:

– Әле Җамал Галиевна котлаганда, үземнең беренче дәрес биргән көнемне хәтерләдем. Ул шундый көн, кеше гомерендә мәңгегә истә кала. Минем белән андый хәл моннан алтмыш ел элек булган иде. Бүгенгедәй хәтердә. Инде без кулдан килгәнне эшләдек, хәзер сезнең нәүбәт. Нинди бәхетле кеше син, егет. Укытучы – кешелек тарихындагы иң затлы, кирәкле, олы хезмәт. Гомерең буе шуны күңелеңдә тоеп эшлә. Их, синең кебек, барысын да яңадан башлыйсы иде! Эшләп тә күрсәтер идек, ә, Җамал Галиевна!

– Үз вакытыбызда эшләдек инде. Такташ әйтмешли, хәзер инде яшьләр эшләсеннәр, алар сөйсеннәр! Уңышлар телибез сезгә, яшьләр!

Ул арада, тантанага чыгарга чакырып, кыңгырау шалтырады.

...Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә быел илле егет-кыз кабул ителгән. Тагын рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм инглиз теле бүлекләренә – җәмгысы йөз илле кеше. Димәк, барысы ике йөзгә тула дигән сүз. Бинада бу кадәр кешене берьюлы сыйдыра торган аудитория булмау сәбәпле, тантананы ишегалдында үткәрәләр икән. Декан профессор Ефим Бушканец, СССР тарихы кафедрасы мөдире доцент Николай Муньков, элеккеге ректор Юзеф Туишев рус телендә 

сөйләгәннән соң, доцент Фәләх Хәмитов татар телендә чыгыш ясады. Иң соңыннан бик яңгыравыклы тавышлы бер кыз, үзе әйткәнчә, Пушкин телендә сәламләде. Шуның белән тантана тәмамланды. Аннан соң бөтенесе бергә, кысан бинага кереп, раписаниедә билгеләнгән бүлмәләргә таралыштылар. Татар бүлегенең беренче курсына аудиториянең иркенрәген биргәннәр. Ләкин барысы да кереп утыргач, җитмәсә могҗиза белән укытучылар да сыйгач, бик тә кысынкы булып калды. Лектор урнашасы өстәл әйләнәсен дә студентлар сырып алган иде. Мин дә стена кырыена сузып куелган эскәмиянең иң кырыена гына урнаша алдым. Аудиториягә килеп кергәч, ректор, бу хәлне күреп, аптырап калмады. Хәтта моңардан уңай нәтиҗә чыгаргандый итеп сөйләп китте.

– Безнең шулай күп булуыбыз әйбәт тә әле. Мәктәпләребездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлык зур. Яшьләребез, шушы ихтыяҗны аңлап, бүлегебезгә шулай күпләп килгәннәр икән, бу инде күңелле күренеш. Алга таба, төркемнәргә таралышкач, шөгыльләнү өчен шартлар уңайлырак булыр.

Профессор, канәгатьлек белән аудиториягә күз йөртеп чыккач, сүзен дәвам иттерде:

– Әле менә сезнең һәммәгезне  күрдем дә нәтиҗә ясадым: безнең бүлеккә укырга кергән яшьләр дөньядагы егет-кызларның иң матурларыдыр, ахры. Күрегез, нинди сөйкемлеләр, затлылар, чибәрләр. Әйе, әйе, минем күзгә сез нәкъ шулай булып күренәсез. Сез күңелегез белән дә иң матурлар! Ник дигәндә, сез үзегезнең гомерегезне туган телебезгә һәм туган әдәбиятыбызга багышларга ниятләгәнсез. Безгә, гомеребезне шушы изге нәрсәләр белән бәйләгән апаларыгыз һәм абыйларыгызга, шушындый яшь фикердәшләребез һәм бер үк кыйммәтләр турында гамьләнүче яшьләребез белән янәшә булу бик тә күңелле. Димәк, гомуми тырышлыгыбыз, хезмәтләребез сезнең күңелләрдә дә шундый изге омтылышлар уяткан. Сез татар мәгарифе тарихында искиткеч матур эзләр калдырган һәм шул башлангычларны кадерләп саклаучы, үстерүче югары уку йортына килдегез. Бу юлның башында үз заманнарының бөек кешеләре торды. Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Нигъмәти, Латыйф Җәләй, Мөхәммәтхан Фазлуллин, Гали Рәхим һәм башка бик күпләр. Безнең уку йорты әдәбиятыбызга 

Муса Җәлил, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Гөлшат Зәйнашева, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Мәдинә Маликова кебек берсеннән-берсе талантлы әдип һәм шагыйрьләрне бирде. Менә сез, алар юл салып калдырган башлангычларны дәвам иттерергә ниятләнеп, бирегә килдегез. Без исә сезне колач җәеп каршы алабыз, шушы изге омтылышларыгыз чынга ашсын өчен, бөтен тырышлыкларыбызны һәм хезмәтебезне куярбыз.

Шуннан соң Мирфатыйх Зәкиев укытучы хезмәте, аның җәмгыять үсеше һәм яшәеше өчен әһәмияте, биредә укуның үзенчәлекләре турында сөйләде. Профессорлар, укытучылар белән таныштырды. Исемнәрен атап, хәзмәтләре турында кыскача сөйләп алды. Минем турында гына бер сүз дә әйтмәде. Дөрес итте, дип уйладым мин. Чөнки әле минем хакта сөйләр сүз дә юк, сөйләрлек эш тә юк. Бәлки, булмас та. Чөнки бу эш, ныклап керешкән чагында, мине радиодан нык читләштерәчәк, үзенә суырып алачак. Монысын мин инде яхшы ук аңларга өлгердем кебек.

Сәгатемә карадым һәм... куркып калдым. Миңа радиода нәкъ сәгать унбердә булырга кирәк. Бер мөһим тапшыру язасы бар, дигәннәр иде. Режиссёр Госман Әхмәтҗанов бик төгәл кеше. Соңга калырга һич ярамый. Инде унбер тулып та килә. Мин ашыгып Хәмитов янына килдем.

– Фәләх Мөслимович, мин унбиш минуттан радиода булырга тиеш. Миңа китәргә рөхсәт итегез.

Хәмитов аптырап калды. Хәзер миңа төркемем белән танышырга, эшне башлап җибәрергә кирәк. Ә мин китәм, дим. Бу ничек була инде? Әмма ул шул ук вакытта үзенең дә гаебен чамалап алды. Димәк, миңа студентлар төркеме беркетеләчәген, алар белән эшләп китәргә кирәклеген алдан ук әйтеп куярга кирәк булган. Шулай булганда, мин үземнең вакытымны кирәгенчә җайлап килгән булыр идем.

– Ярый, – диде ул,  артык хафаланмыйча, – бүгенгә алар белән очрашуны үзем алып барырмын, нәтиҗәләре турында сезгә җиткерермен. Алга таба инде мондый туры килүләрне булдырмаска тырышсагыз иде. 

Мин, ашыга-кабалана, Максим Горький урамына таба йөгердем.  Шуны сиздем: аяклар кызу-кызу атлаганда, баштагы уйлар да шул тизлеккә бәрабәр хәрәкәт итәләр сыман. Күңелемдә һаман да каршылыклы фикер көрәше бара. Радио белән институт арасында шушылай йөрисе булса, бер дә әйбәт түгел бит әле бу. Көт тә тор, йә тегендә, йә монда көннәрдән бер көнне ниндидер теләнмәгән нәтиҗә килер дә чыгар. Үзеңне дә алдарсың, студентларыңны да кинәндерә алмассың. Димәк, каладыр бердәнбер юл – кайсы да булса бер якны сайлау. Эшләп карыйм әле, тора-бара күз күрер дигән идем дә бит, монда артык сузарга туры килмәячәге һаман ачыклана бара.

Режиссёр Госман абый мине сәгатенә карый-карый каршы алды.

– Бер дә Фәрхәткә охшамыйсың әле син бүген, каяндыр тирләп-пешеп килгәнең күренеп тора. Салмак кына, Фәрхәтчә ашыкмыйча гына атлап киләсе урынга сулуың кабып килеп кердең

– Әйе, тоткарланырга туры килде...

– Ярый, алай гына була ул, менә бит килеп җиттең, син иҗади эшләргә әзер. Монысы иң мөһиме. Язасы тапшыруыбыз бик тә җаваплы. Тагын тугыз айдан Бөек Җиңүебезгә утыз ел тула. Шул бәйрәмне каршылап тапшыраулар циклы әзерли башлыйбыз. Аларда алып баручы ролен сиңа башкарырга туры киләчәк. Чөнки ул ир кеше тавышы белән яңгыратуга көйләнгән. Менә бүген шуларның беренчесен язабыз. Хәзер текстны китерерләр, игътибар белән укып чыгып, язылганнарны үз сүзләрең итеп әверелдерергә кирәк булачак. Менә сиңа бер сәгать вакыт. Нәкъ уникегә Камал театры артистлары киләчәк. Алар әзердер дип уйлыйбыз. Текстларны кичә үк илтеп бирдек.

Мин, дикторлар бүлмәсенә кереп, тапшыруның тексты белән танышырга утырдым һәм аңым, хисләрем белән анда бәян ителгән хәл-әхвәлләр эченә чумдым. Бер укуда текстта сурәтләнгәннәр күзаллавыма әверелде. Мин инде бөтен барлыгым белән үземне шул вакыйгалар эчендә итеп сиздем, теге яки бу сүзне нинди уй-хисләр белән, нинди итонация, нинди тавыш белән әйтәсен  чамалап өлгердем. Автор әйтергә теләгәннәр, чыннан да, минем үз сүзләрем булып әверелгән иде инде. Димәк, мин микрофон алдына килеп утырырга әзер!

Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Газиз Зыятдинов, Габдулла Фәтхуллин, Әнвәр Гобәйдуллиннар да тапшыруны язарга әзер булып килгәннәр, шуңа күрә режиссёр белән башкаручылар арасында нинди дә булса аңлашылмаучылык тумады. Тапшыру, Госман абый әйткәнчә,  бер сулыштан язылды. Барысы да үз эшләреннән канәгать калдылар.

Мин коллегаларым Камал Саттарова, Мәрьям Арслановалар белән көндәлек гадәти тапшыруларны алып баруда катнаштым, тыңлаучылар хатлары буенча төзелгән кичке концертны алып бару да минем өлешемә туры килде. Шулай итеп, өйгә кичке унберләрдә генә кайтып җитә алдым. Иртәгә шимбә көн,  радиода тапшырулар алып бару нәүбәте бу юлы миңа туры килми. Башка чак булса, мин инде тынычланып хатыным, балаларым белән мәш килер идем. Әмма бу юлы иркенәергә туры килми, дүшәмбе көнне ике лекция укыйсым бар: бишенче һәм беренче курсларда. Аларны алдан әзерләгән булсам да, тагын бер тапкыр конспектларыма күз төшерергә булдым. Укый торгач, мавыгып китеп, алгы бүлмәдәге күкеле сәгать төнге икегә суккач кына уянып киткәндәй булдым. Урынга яткач кына үземнең бүген нык арганлыгымны сиздем һәм йокыга талганымны сизми дә калдым.

Институтта дәресләр сигез туларга егерме минут кала башлана. Мине моның белән куркытырмын димә, ни өчен дигәндә, мин радиода эшләгән көннәрдә инде бу вакытта газеталарга күзәтү ясауны төгәлләгән, концерт алып бара башлаган булам. Әмма бүген мин ниндидер дулкынлану кичерәм. Радиода эшли башлагач, баштарак анда да шундыйрак  халәт  була торган иде. Тора-бара күнегелде, үземне җиңә бардым. Радиода сине миллионнар тыңласа, монда нибары илле кеше алдына гына кереп басасы. Аерма зур. Әмма шунысы бар, сине шушы берничә дистә егет-кыз укытучы итеп кабул итәрләрме? Хәер, беренче курслар әллә ни вәземләп тормаслар, ә менә  бишенчеләр белән эш катлаулырак. Алар күпне күргән халык. Анда инде төрле хәлләр булуы бар. Хәер, нык бул. Син армиядәге солдатлар-сержантлар белән эш иткән кеше. Алар белән нинди генә хәлиткеч шартларда да югалып калмадың, куелган бурычларны 

үтәүне тәэмин итә алдың. Иң мөһиме – үзеңне ышанычлы тоту. Барысы да шуннан тора!

Шулай үземне нык булырга көйләп, яны белән Т.Гыйззәт урамына чыгучы бинадагы җиденче аудиториянең ишеген ачтым. Мине күрүгә, студентлар бердәм урыннарыннан тордылар. Исәнләшеп, утырыгыз дигән хәрәкәт ясап, мин укытучы урынына юнәлдем. Ләкин утырмадым, өстәлгә папкамны куеп, карашымны аудиториягә юнәлттем. Кызлар күбрәк, хәтта бик күп. Алар арасында малайлар ара-тирә генә күренә. Унлап булыр. Димәк, кырыктан артыгы кызлар була инде. Урынның тар булуы монда да нык сизелә. Һәр өстәлгә өчәр кеше утырган. Суларга һава да җитми кебек. Әле дәрес башында шулай, ахырга таба ничек булыр?

–  Исәнмесез, яшьләр! Сезнең белән уку барышында танышырбыз. Мин Фәрхәт абыегыз булам, Гыйльмулла улы. Сезгә урта гасырлар татар әдәбияты курсын укыячакмын. Бу курсны тагын борынгы әдәбият дип тә йөртәләр. Болай дияргә дә мөмкин. Чөнки институтта борынгы чорлар сүз сәнгатебезне өйрәнә торган башка курс булмаячак. Шуңа күрә әдәбиятыбызның бик ераклардан килә торган башлангычларына да күз салырга тырышырбыз.

Бүгенге сөйләшүебез тарих дәресенә дә охшап калыр. Чөнки әдәбиятны халыкның үткәненән башка күз алдына китереп булмый. Тарихны белмәгәндә, төрле чорлардагы әсәрләрне аңлау, аларда күтәрелгән мәсьәләләрне  дөрес кабул итү дә мөмкин булмас. Әдәбият шул ук тарих, әмма хисси, кеше күңеленә тәэсир итү ягыннан аеруча көчле чаралар ярдәмендә барлыкка китерелгәне. Һәр каләм иясе үз чорын мәкаль, мәзәк, әкият, бәет, хикәят, поэма һәм башка жанрлар рәвешендә теркәп калдыра. Менә шулар ярдәмендә без дә халкыбыз кичергәннәрне гасырлардан-гасырларга күзәтеп барырбыз. Шулай итеп, рухи байлыгыбызның никадәр борынгы, бай, катлаулы һәм тәэсир көченә ия булганлыгы белән танышырбыз. Бу җәһәттән сез татарларның үткәне турында күп нәрсә белерсез. Менә безнең факультетта махсус тарих бүлеге бар. Әмма алар татар тарихыннан хәбәрсез булып чыгып китәләр. Алар антик чорларны, урта гасырлардагы хәл-әхвәлләрне, яңа тарихны да үтәләр. Әмма әлеге 

студентлар үткәннәрне дөнья тарихы буларак өйрәнәләр. Татар халкы тарихын аерып алып өйрәнү максаты куелмаган. Без исә, инде әйтелгәчә, әдәбиятыбыз үсешен күзәткәндә, халкыбызның башыннан кичкәннәрне дә эзлекле рәвештә белә барырбыз.

Шулай башланган сүз үзеннән-үзе “Татар” исеменең ничек килеп чыгуы, борынгы бабаларыбызның Ерак Көнчыгыштагы чиннар (кытайлар) белән бәйләнешләре, Төрки каганатлар дәвере, Бөек күчеш дип аталган чорларга барып чыкты. Атилланың хәзерге Ауропага кадәр булган хәрәкәте, Алтын Урда дәүләте һәм аннан соңгы чорларга күзәтү ясалды. Әлбәттә, теге яки бу язучы һәм аның әсәре хакында сүз барганда, бу тарихи чорларга кабат җентеклерәк әйләнеп кайтачагыбыз турында да әйтелде. Студентлар кызыксынып тыңладылар дияргә мөмкин. Аларның үз-үзләрен тотышларыннан, йөз-карашларының мәгънәлелегеннән шуны күрергә мөмкин иде. Дөрес, сорауларыгыз бармы, дигәч, бердәм тынып калдылар, кул күтәреп сүз әйтүче булмады. Ләкин бу әле аларның укытучыны ят кеше итеп карауларыннан, студент булуларына ияләнеп җитмәгәнлектән булырга мөмкин иде.

Шулай итеп, минем беренче курслар белән танышуым гадәттәгечә генә булды. Мин үзем дә күпмедер канәгать калдым дияргә була. Чөнки кереш лекциядән бик күп нәрсә бәйле. Иң мөһиме – студент алга таба бу фән белән кызыксынып калырга, аңарда бу фәнне өйрәнергә теләк туарга тиеш. Мин, үземчә фараз итеп, бу омтылышым барып чыкты кебек дигән нәтиҗәгә килдем. Минемчә, лекцияне тыңласа, остазым Шакир абый Абилов алдында йөзем артык кызармас иде кебек тоелды.  Бәлки, галимнең үзен дә студентлар янына чакырып очраштырырга кирәк булыр дип тә уйлап куйдым.

Шулай да алдагы рәттә утыручы бер кыз кулын күтәрде. Мин аңа:

– Соравыгыз бармы, рәхим итегез, – дидем.

– Сезне, Фәрхәт абый, безнең 107 нче төркемнең җитәкчесе буласыз дип әйттеләр, бу дөресме? 

– Дөрес булырга охшап тора. Мин дә сезнең хәлдә, биредәге эшемне башлап кына җибәрәм. Киләсе атнада, сезнең белән махсус очрашкач, барысы турында да иркенләп сөйләшербез.

Кызның тагын бер соравы калган икән:

– Сез радиодан сөйләүче Фәрхәт Гыйльмуллин белән бер кешеме, әллә исем-фамилияләрегез генә туры киләме?

Аудитория тынып калды. Кыз тагын өстәп куюны тиеш тапты:

– Әни белергә кушкан иде.

Барысы да рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.

Мина да кызык булып тоелды.

– Алай әниегез дә кушкан булгач, әйтми булмас инде. Шул бер кеше инде мин.

– Әни радиодан сөйләүче Фәрхәт Гыйльмуллинны олы яшьтәге кеше булырга тиеш дигән иде. Ә сез яшь икән.

Кызның бу сүзләре аудиторияне тагын да көчлерәк көлдерүгә сәбәп булды.

– Радио телевизор түгел бит, аннан сөйләгән кеше тыңлаучыларга күренми. Әниегез нигә алай дигән икән? Анысын үзеннән сорап килегез инде. Миңа да әйтерсез.

Шулай итеп, студентлар дәрестән көлешеп таралыштылар. Минем үземә дә җиңел булып китте. Димәк, болар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга беренче адым ясалды, алга таба мондый җылылыкны тагын да үстерергә кирәк булачак. 

Икенче парда инде мин бишенче курслар алдына кереп бастым. Аларның саны азрак, кырыкка да тулмый. Дүртенче аудитория алар өчен таман гына булса кирәк. Алай артык кысылып утырышмаганнар. Тик шунысы бар, бинаның бу ягы машиналар өзлексез йөреп торган урам тарафында икән. Тәрәзәне ачсаң, машиналар тавышы сөйләгән сүзеңне бөтенләй диярлек ишеттерми. Лекторга артык кычкырып сөйләргә кирәк булачак. Минем тавыш аңа көйләнмәгән. Мин тыныч кына, сабыр гына сүз алып барырга күнеккән. Шуңа күрә эшне 

тәрәзәләрне яптырудан башларга туры килде. Болар инде авыз ачып сүз әйтергә дә читенсенгән беренче курслар түгел. Күзләреннән үк күренеп тора: сезнең кебек укытучыларны биш ел буе бик күп күрдек, карыйк әле, сезнең чамагыз безнекенә туры киләме икән? Үзеңне мондый сынап караучылар алдында тоту шактый җайсыз. Бигрәк тә кызлар карашы булса. Монда да күбесе кызлар икән, ник дисәң, егетләр, исемлек буенча сигез булса да, аудиториядә өчесе генә күренә. Дәрескә йөрү буенча тәртипнең бик үк яхшы түгеллеге сизелә.

Болар, әлбәттә, минем элгәрем Абдулла Сайганов лекцияләрен  тыңлаганнар, дип уйларга кирәк. Әдәбият фәне буенча кереш дигән фән беренче курста ук үтелә. Аннан соң да махсус курсларын тыңлаган булулары ихтимал. Шуңа күрә алар синең сөйләгәннәрне, телиләрме-юкмы, аның лекциясе белән чагыштырып утырачаклар. Алар сине сынаячаклар. Үзләреннән күп булса ун яшькә генә олырак бу абый безгә – чыгарылыш курс студентларына – нинди яңа нәрсә әйтә алыр икән? Бу – табигый. Без үзебез дә һәр яңа укытучыны шулай инә күзенән үткәреп каршы ала идек бит.

Аудитория минем беренче сүзләремне көтә. Тып-тын. Ниһаять, мин сүземне башлыйм.

– Хөрмәтле студентлар, сез инде күпмедер тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр, шуңа күрә нәрсәнең нәрсә икәнлеген шактый аерасыздыр дип уйларга кирәк. Сез үзегез дә беләсездер, аерым кешеләр дә, илләр белән илләр дә, халыклар белән халыклар да бер-берсе белән аралашуга, алардан нинди дә булса өлгеләр алуга мохтаҗ. Бу нәрсә сүз сәнгатенә дә карый. Беренче карашка һәр милли сүз сәнгате, эчке мөмкинлекләрен файдалынап, үзендә булган традицияләргә нигезләнеп үсә кебек. Дөресен әйткәндә, ул чыннан да шулай. Шул ук вакытта ул тирә-ягына да карана, кайдадыр үзе өчен кирәк булган нәрсәләр юкмы, алар исәбенә туган телне, әдәбиятны, фәнне тагын да үстереп, камилләштереп булмыймы? Болай дигәндә, ул башкалардагы башлангычларны турыдан-туры файдалануны күздә тотмый, бәлки аларга иҗади мөнәсәбәт күрсәтә. Шул хәзинәләрнең милли төсмерләргә яраклаштырып яңгыравын хуплый. Алар фикер, мәүзуг, сәнгатьле сурәтләү чараларына караган нәрсәләр 

булырга мөмкин. Һәр милләтнең яшәеше үзенчә булса да, аларның көн итешендә гомуми яклар да күп була. Димәк, башкалар өчен кыйммәтле уй-фикерләр, карашлар, бурычлар сиңа да кирәкле булырга мөмкин. Һәм кирәк була да.

Сез бер үк вакытта татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары булырга әзерләнәсез. Димәк, ике халыкның рухи хәзинәләрен бердәй дәрәҗәдә өйрәнеп киләсез. Сез инде ике әдәбиятны да борынгысыннан алып бүгенге көнгә кадәргесен җентекләп өйрәндегез. Шуңа күрә сезнең белән  сүз сәнгатьләребездәге уртак һәм аермалы яклар турында сөйләшү бик күпкә җиңел булачак.

Монда иң әүвәл әлеге мәсьәләләргә кагылган төп нигез карашны әйтеп китәргә кирәк: халыклар арасындамы, әллә аерым кешеләр арасындамы, аралашулар, бигрәк тә рухи яки матди өлкәләрдәге алмашулар ирекле рәвештә, ягъни ихтыяҗдан чыгып алып барылырга тиеш. Мәҗбүр ителү бу очракта зыян гына китерә. Димәк, халык яки аерым кеше башкаларда үзе өчен файдалы һәм кирәкле нәрсәне үзе күрергә, үзе бәяләргә тиеш. Шул чагында гына ул аңа кирәкле, кадерле була. Көчләп тагылган нәрсә күңелне генә кайтара.

Татар әдәбиты да борын-борыннан башка халыклар сүз сәнгатьләреннән  үзенә үрнәк, тәҗрибә ала килгән. Аларны үз җирлегендә файдаланган, табигый рәвештә үзләштергән. Шул ук вакытта аның үз табышларының да башкалар өчен  кызыклы булганлыгы турында мисалларыбыз күп. Безнең борынгы каләм ияләребез, табигый, дин уртаклыгына ия гарәпләр, фарсылар, төрекләр, башка кавемнәргә якын булырга омтылганнар. Шул хезмәттәшлектә бик күп иҗади тәҗрибәләр ясалган, хәтта башка әдәбиятлардан күчергеч алуның ысулын тәшкил иткән нәзирә алымы да барлыкка килгән. Ләкин нәзирә турыдан-туры күчереп алуны түгел, бәлки башкаларда булганны иҗади файдалунуны күздә тоткан алымнар җыелмасы. Әлеге  үсеш алган әдәбиятлар безнең шагыйрьләрне, әдипләрне сәнгатьчә камиллекләре белән җәлеп иткән.

Рус әдәбиятына килгәндә, эш шактый катлаулы. Чөнки, билгеле сәбәпләр аркасында, урта гасырларда безнең ике арада рухи алмашулар юк дәрәҗсендә аз. Бары тик унтугызынчы йөздә генә, бигрәк тә аның икенче яртысында каләм 

әһелләребез рус әдәбиятына игътибар итә башлыйлар. Бу хәл егерменче йөз башында инде үзен шактый сиздерә. Моның иҗтимагый сәбәпләре дә бар. Ә инде совет хакимияте вакытында бу мөнәсәбәтләр үсешенең сәбәпләре төрлечә булды. Монда, сүзебезнең башында әйтеп киткәнебезчә, иреклелек, ихтыяри дигән нигез канунның бозылу очраклары булуын да истә тотарга туры килә. Без, бу курсны үзләштергәндә, һәр очрак турында җентекләп сүз алып барырбыз.

Димәк, бу фән татар һәм рус әдәбиятлары бәйләнеше дип атала. Аны моңа кадәр мәрхүм галимебез Абдулла Җамалетдинович укытып килгән. Быелгы уку елында аны алып баруны миннән сорадылар. Минем укыту өлкәсендә тәҗрибәм юк диярлек. Ләкин шулай да, сезнең һәм минем белгәннәрне бергә кушып, бурычыбызны үти алырбыз дип ышаныйк. Менә сезгә лекцияләрнең һәм гамәли дәресләрнең планнарын җиткерәм. Эш барышында аларга ниндидер төзәтмәләр, камилләштерүләр дә кертелергә мөмкин. Биредә сезнең күзаллаулар да әһәмиятле булачак. Димәк, әлеге курсны үзләштерүдә фикердәшләр булырбыз дип уйлыйм.

Шушындый кереш сүздән соң, алдагы дәресләрне оештыру, аларда студентларның эшчәнлек төрләрен билгеләү буенча тәфтишле сөйләшү белән  дәреснең үткәнен сизми дә калдым дияргә була.

Дәреснең бүгенгесе студентларда уңай тәэсир калдырды кебек. Чулпан Мортазина, Гөлназ Хафизова кебек студентларның И.Тургенев, М.Горький иҗатларына карата биргән сораулары минем дәрескә аларның битараф булмауларын күрсәтә иде булса кирәк. Ләкин әле бу, ни әйтсәң дә, беренче адым гына, аның төерле булуы да гаҗәп тоелмас иде. Әмма, бәхеткә, алай ук булмады кебек. Инде шушы дәрәҗәне түбән төшермәскә, дәрестән дәрескә үстерә генә барырга кирәк иде. Монысы – ни генә әйтсәң дә, беренче чиратта укытучыдан тора. Булачак мөгаллимнәрне әдәби тормыштагы үзара бәйләнешләрнең тарихы, аерым чорларда бу эшнең торышы һәм аңа мөнәсәбәтнең үзенчәлекләре, шуларның асыл сәбәпләре белән таныштыру бер нәрсә, иҗади бәйләнешләрнең эчке хасиятләрен җентекле итеп күрсәтеп бирү – бөтенләй башка бер бурыч. Монда ике әдәбияттагы, шул исәптән аерым авторларның иҗатларындагы уртак 

һәм аермалы якларны, өслүп-стилләрен, сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен, иҗат алымнарын һәм методларын, әдәби җәүһәрләр тудырган осталарның шәхси сыйфатларын да яхшы белү таләп ителә. Моның өчен лекторның үзенә дә шушы тормыш белән яшәргә, иҗади мохиттә булырга кирәк. Шуннан башка ул күренекле элгәрләрнең иҗат лабораториясенә тиешенчә үтеп керә алмаячак. Югары уку йорты мөнбәренә күтәрелгән укытучы алдында нинди бурычлар торганын мин менә хәзер – беренче лекцияне укып чыканнан соң бөтен ачыклыгы белән аңладым. Ләкин минем озаклап тормыш һәм фәнни эш тәҗрибәсе тупларга вакытым юк. Миңа менә хәзер үк атнага ике тапкыр өр-яңа лекцияләр белән чыгыш ясарга кирәк булачак. Димәк, яшәве дә, фикер туплавы да, фәнни үсеше дә, укытуы да бер үк вакытта барырга тиеш була. Син бары тик шул чакта гына студентларың өчен кызыклы булып әвереләсең. Шулай булмаса, мин укытучы дип селкенеп йөрмәскә дә мөмкин.

Мин уйга калдым. Бәлки, мин үз алдыма артык зур таләпләр куямдыр? Эшне артык катлауландырмыйча гына, бу өлкәдә үземә кадәр  эшләгәннәрнең хезмәтләренә таянып кына алып барыргадыр? Алардан мирас булып калган мәкаләләр, язмалар, китаплар, чыгышлар күпме вакытлар гамәли эш барышында кабул ителгәннәр, яки кире кагылганнар. Шуларны гомумиләштереп, артык мөгез чыгармыйча гына бәян итәргәдер. Хәер, укытуның беренче елында ук  шуннан башкага әлләни өлгереп дә булмас, тик барыбер карала, тикшерелә торган әдәби күренешләргә үз мөнәсәбәтене дә ачыклап барырга кирәк. Шуннан башка син башкалар әйткәнне кабатлаучы тутый кош кебек кенә булачаксың. Әмма шунысы бар, үз сүзеңне әйтү өчен, теге яки бу авторга һәм аның әсәренә бүтәннәр тарафыннан нинди карашлар белдерелгәннәреннән дә яхшы хәбәрдар булырга кирәк. Юкса, өр-яңадан велосипед ясау белән мәшгуль булачаксың дигән сүз. Боларның бөтенесе синең бары тик шушы юнәлештә генә фикер йөртүеңне, шуны яшәү рәвешеңнең аерылгысыз өлеше итеп әверелдерүеңне таләп итә. Мин менә шулай уйладым. Шимбә көненең икенче яртысын һәм якшәмбене  тулысынча  киләсе атнада укыячак лекцияләремне әзерләү белән уздырдым.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев