Сүз сәнгате маягы

Әдәбиятыбызның төп журналы минем гомерлек юлдашым булды дип әйтсәм дә, дөрес булыр. Чыны шулай. Дүртенче сыйныфта укыгандамы икән, беренче тапкыр без аны мөгаллимәбез Ниса апа кулында күрдек. Ул тышына «Совет әдәбияты» дип язылган китаптан (ул чагында аның журнал икәнлеген кем белгән?) бик матур бер әсәр укып күрсәтте. 1957 елда мине үзебезнең Арпаяз авылы клубына мөдир иттеләр. Андагы бер иске генә шкафта әлеге басманың байтак саны бар иде. Араларында хәтта утызынчы елларныкы булуы да хәтердә калган. Күбесендә юлбашчыларның зур-зур рәсемнәре дә бар. Аларның барысын да укып чыктым дип әйтә алмыйм, әмма шактые белән таныштым. Күңелемдә аеруча нык урнашып калганы Гомәр Разинның (Бәшировның) «Намус» романы булды сыман. 

Алтмышынчы еллар башында өч ел армиядә хезмәт иткәндә дә, «Совет әдәбияты» журналын алдырдым. Димәк, миндә аны укып барырга кирәк дигән ихтыяҗ булган. Әллә кайдагы Тамбов, Липецк өлкәләрендә ул мине эзләп таба иде. Хезмәтемнең соңгы елындагы (1965) җәй айларының берсендә ул, исемен алыштырып, «Казан утлары» булып килде. Анысы күңелемә тагын да якынрак булды, чөнки ул Татарстаныбызның башкаласы исеме белән аталган бит.

Журналның бер санында Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» дигән автобиографик әсәре дә басылган икән. Миңа бу язучының исеме генә түгел, үзе дә таныш. Әле армиягә киткәнче, ул абый Ш.Галиев белән бергә Кукмарага килгән иде. Шунда «Ил» дигән мех фабрикасы клубында булган очрашуда мин аның «Йөзек кашы» әсәреннән өзекне яттан укыган идем. Шунда ул бүләк итеп, «Җәяүле кеше сукмагы» дигән китабын да бирде. Шәп китап! Шуңа күрә аның «Тәрәзәләр»ен дә бер утыруда укып чыктым. Ленин бүлмәсенең бер почмагында уку белән мавыгуыма игътибар итеп, хезмәттәшем Власенко фамилияле егет, журналның тышындагы исемен карады да әйтеп куйды: 

– Рус телендә түгел икән, син икенче бер телне дә шулай онытылып укырлык итеп беләсеңме?

– Әлбәттә, беләм. Татар теле – туган телем бит.

– Синең башың ике дөньяны берьюлы сыйдыра икән, алай булгач! 

Әлеге әсәр миңа шулкадәр ошады, аны тагын бер тапкыр укып чыктым һәм алган тәэсирләремне шактый күләмле итеп язып та куйдым. Мин аны болай гына, үзем өчен генә язган идем. Ләкин тора-бара боларны әдипнең үзенә дә укытасым килә башлады. Ләкин кая җибәрергә? Чехов хикәясендәгечә авылга, бабайгамы? Тоттым да, «Казан утлары» журналы адресын язып, хатны почтага илттем. Ходай рәхмәте, бер ай чамасы вакыт узгач, Фатих абый Хөснидән хат килеп ирешмәсенме! Ул, әсәренә игътибарлы булганым өчен рәхмәт әйткән. Синдә әдәбиятчы булу куәсе бар, шулай яза торган бул, дип тә куйган. 

Ә инде журнал белән чын-чынлап иҗади элемтәм Казан педагогия институтында укыта башлагач урнашты. Эш шунда, Г.Ахуновның «Хәзинә» дилогиясе турында төрле җыелышларда, матбугат битләрендә каршылыклы фикерләр күренә башлады. Бу исә ни өчен әлеге әсәр хакында үзем дә фикер белдермим әле дигән уй барлыкка килүгә сәбәп булды. Яздым да турыдан-туры баш мөхәррир Зәки Нуриның үзенә кертеп бирдем. Ул әлләни исе китмичә генә:

– Калдыр мәкаләңне, егетләр укып чыгарлар, аннан соң хәбәрләшербез, – диде.

Бер ай, ике ай да узды, әмма ул тарафтан нинди дә булса хәбәр алмадым. Инде онытылып барганда, кафедра мөдиребез Фәрит Хатипов шалтырата:

– Котлыйм, «Казан утлары»нда синең мәкаләң чыккан.

Икенче көнне кара-каршы очрашкач, ул үзенең карашын да җиткерде:

– Син Г.Ахунов иҗатына әдәбиятыбыз исеменнән бәя биргәнсең, әлегә шәхси мөнәсәбәтең белән чикләнү мәслихәт булмадымы икән? Шунысы әйбәт, каләмең барлыгы күренә. Инде сиңа бер тәкъдим дә бар: 1976 елда Казан педагогия институтына нигез салынуга 100 ел тула. «Казан утлары» журналының һәм аның «Безнең юл», «Совет әдәбияты» исемнәре белән чыгып килгән элгәрләренең үсеш юлында безнең институтның да өлеше бар. Син югары уку йортыбызның үткәнен өйрәнеп, нәтиҗәсен журналда бастыра алсаң, рухи тамырларыбызны барлауда бер әйбәт эшең булыр иде. Мин шунда ук ризалашмадым. 

– Бу тарихны бездә күбрәк эшләгән галимнәребезнең берәрсе белебрәк язар иде. Минем бит әле, кемдер әйтмешли, башым керсә, аягым кермәгән.

Мөдир бу турыда да уйланган булса кирәк, шунда ук җавабын да бирде:

– Безнең сине егерменче гасыр әдәбиятын укытучы итеп күрәсебез килә. Агымдагы сүз сәнгатебезнең үсеш юлын татар галәмендә беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты кафедрасы булдырылган югары уку йорты тарихын өйрәнүдән башлау һәр җәһәттән караганда да отышлы булыр дип уйларга кирәк. 

Алай зурдан кубып әйткәч, нихәл итәсең, килешергә туры килде. «Үткәне данлы, киләчәге матур» дигән мәкалә шулай туды һәм әлеге басмада урын алды (ул вакытта кем уйлаган, «киләчәге матур» дип ышаныч белдерүем генә тормышка ашмас хыял булган икән). Редколлегия утырышында С.Хәким белән Ш.Маннурның да бу язманы кертергә кирәк дип әйткәннәрен ишеттек. Моның сәбәбе дә бар, алар икесе дә сугыштан соңгы елларда шушы уку йортында белем алган затлар. Әдәбиятыбызның әнә нинди зур талантлары үзләренең илһам канатлары ныгуына сәбәп булган уку йортына гомер буе мәхәббәт сакладылар дияргә урын бар. Ш.Маннурны бик белмим, әмма С.Хәким төрле чараларга чакырган саен шатланып килә торган иде. 

Әдәбият гаме белән яшәү көннән-көн аның тарихын, төп хасиятләрен тирәнрәк аңлау ихтыяҗын барлыкка китерә. Монда үзеңнең уйлануларыңа, эзләнүләреңә тирәюнеңдәге башкалар юлыккан тәҗрибәгә һәм нәтиҗәләргә дә таянырга туры килә. Чөнки фән әнә шулай күмәк эш нәтиҗәсендә генә үсә, камилләшә, тулылана бара. Җитмешенче елларда фәнебезне аеруча алга алып китүчеләрнең берсе Нил Юзиев булды. Аның «Әдәбият хәзинәләре» (1978) дигән хезмәте, кайсы яктан алып карасаң да, фәндә гомумиләштерелгән яңа сүз иде. Бер сөйләшкән вакытта Х.Госман әйткән сүзләр колакка эленеп калган. «Хезмәтне язу гына түгел, аның турында белеп фикер әйтү дә мактаулы һәм кирәкле эш», дигән иде ул. Шуны истә тотып, Нил Гафур улының китабына бәяләмә яздым. Бу юлы аны журналның баш редактор урынбасары Әхсән Баяновка кертеп бирдем. Бу язучыбыз, билгеле булганча, фәнни фикерләү ягыннан да шактый югары дәрәҗәдәге каләм әһеле иде. Аңа тартылуым шул сәбәптән булгандыр. Мәкаләм басылып та чыкты. Җитмәсә, шул ук Ә.Баянов алга таба да язгалап тор, дип тә үсендерде. Мондый ягымлы сүз ишетү минем кебек бу даирәдә бернинди таянычы булмаган кешегә бик тә тансык иде. 

Шунысы мөһим, басмада эшләүчеләр авторларның нәрсә дә булса китерүләрен генә көтеп тормый, бәлки, үзләре тоткан гомуми юнәлешләргә туры килә торган әйберләрнең язылуын да оештыралар иде. Әйтик, 1980 ел башында тәнкыйть бүлеге җитәкчесе Ринат Мөхәммәдиев миңа Гариф Ахуновның иҗат портретын яза алмассыңмы дигән теләген җиткерде. Әле минем бу жанрга мөрәҗәгать иткәнем юк иде. Г.Ахунов әсәрләрен алтмышынчы еллардан бирле өйрәнеп барсам да, тулаем иҗатын бер хезмәт кысасында бәяләү бик үк җиңел булмады. Ике-өч вариантта язып карадым. Үземчә уңышлы дип тапканын да Р.Мөхәммәдиев шунда ук кабул итмәде, тагын бер тапкыр уйлан әле дип, кире бирде. Шуннан соң гына ул журнал битләренә менде, анда үткәрелгән карашлар әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителде. 

«Казан утлары»на рәхмәтле булуымның тагын бер сәбәбе бар. Хәер, мин генә түгел, фән юлына төшкән күпләр журналның бу ярдәмен тоймый калмыйдыр. Мәгълүм ки, диссертация яклауны максат иткән кешенең саллы һәм җитди басмаларда дөнья күргән мәкаләләре дә булу мәҗбүри таләпләрнең берсе, ягъни аның тикшеренү нәтиҗәләре, укучыларның киң даирәсенә җиткерелеп, сынау үткән булырга тиеш. Матур әдәбият, тел, сәнгать һәм рухи тормышыбызның башка өлкәләренә караган хезмәтләрне тудыручылар өчен мондый басма, әлбәттә инде, «Казан утлары». Бу хәзер дә шулай. «Казан утлары»нда басылу – ул инде, совет чорындагыча әйткәндә, хезмәтеңә сыйфат билгесе куелу иде. 

Ел саен журналда басылган материалларны тикшерүгә багышланган махсус җыелышлар уздырылып барылуның да әһәмиятен онытырга ярамый. Мондый фикер алышулар әдәби тормышның бик җитди вакыйгалары булып әверелә иде. Ул төрлечә оештырылды. Мәсәлән, 1980 елның февралендә уздырылганын ачканда, Г.Ахунов сүзен болайрак башлады: 

– Без бу юлы бер тәҗрибә ясарга уйладык – докладчылар билгеләмәдек. Кем нинди жанр яки аерым бер әсәр турында сөйләргә тели, шул хакта чыгыш ясый.

Залда тирән тынлык урнашты. Бу җайсыз хәлдән чыгарга кирәк иде. Тәвәккәллек күрсәтеп, шул ният белән, мөнбәргә таба атладым. Әйтергә теләгән сүзем хикәя жанрына карый иде. 1979 елда басылган хикәяләрне тагын бер тапкыр күздән кичереп тә килгән идем. Алар арасында Ә.Еникинең «Тынычлану», М.Мәһдиевнең «Таңы ерак төндә», Ә.Гаффарның «Бер йотым су», Ш.Маннаповның «Чехолдагы ракеталар» хикәяләренә мөмкин кадәр сәнгатьчә эшләнеш җәһәтеннән бәя бирергә тырыштым. Азактан төп фикерем шул булды: хикәя жанрында бу кадәр уңышлы ел сирәк була торгандыр. Бу елгыларының һәрберсен, әдәбиятыбызның бер казанышы, сүз сәнгатебез байлыгының югары дәрәҗәсен күрсәтүче өлгесе итеп бәяләргә мөмкин. 

Бүген, кырык ел үткәч, моның шулай икәнлеген кем кире кага алыр икән?

Гариф абый җыелышка йомгак ясаганда әйтте:

– Фоат сөйләгәндә, мин президиумнан залны күзәттем. Хикәяләре турында сүз бара торган авторлар һәрберсе залда утыра, зур осталарның күзләренә карап, әсәрләренә бәя бирү шактый авыр гамәл. Күрәбез, алар ул биргән бәяләрне кабул иттеләр, нинди дә булса ризасызлыкларын белдермәделәр.

1980 елдагысы гадәттәгечә уздырылды. Әйтик, тәнкыйть буенча Фәрваз Миңнуллин доклад ясады.Чыгышында миңа да, һәм хуплап, һәм теләкләрен белдереп, аерым өлеш чыгарды. Нәкъ шушы җыелышта (әйтерсең, утызынчы еллар кире кайтты) шактый киеренке хәл дә булып алды. Җәвад Тәрҗеманов яшьрәк каләмдәше Г.Ахуновның «Йодызлар калка» дигән автобиографик повестена карата гадәттән тыш тәнкыйть сүзләре белән чыгыш ясады. Аның төп әйткәне шул булды – Г.Ахуновның шәхси тормышын тасвирлаган әсәрне язарга әлегә башы яшь!  

Бу вакытта Гариф абыйга илле биш яшь булган икән. Ләкин инде шактый гыйбрәтле тормыш юлы үткән. Язучылыгы белән бергә илдә сәяси эшлекле буларак та билгеле кеше. Үзенең үткән юлын ил язмышы җирлегендә сурәтләп бирергә дә вакыт җиткән дип санагандыр. Күпләр болар хакында картайгачрак язармын дип, бу эшне артка чигендереп киләләр дә кәгазьгә төшерергә өлгермичә, китеп тә баралар. Ә бу язган, шактый гыйбрәтле итеп, хәтта үзенә тәнкыйть күзе белән карап язган. Әмма Җ.Тәрҗемановка кушылып, тагын берничә язучы үзләренең ризасызлыкларын белдерделәр. Гариф абый, башка хәлләрдә кыю, тәвәккәл булса да, үзен яклап, әлләни әйтә алмады. Газиз Иделле, Атилла Расихлар гына, мондый хәлнең әдәп кысаларына сыймавын әйтеп, җыелыштагы кайнарлыкны бераз сүрелдерә алдылар.

Күрәбез, төп журналыбызда басылган әйберләр һәрвакыт игътибар үзәгендә була килде, бүген дә шулай. Бу аның дистәләрчә еллар буена тупланган абруеннан, басманы тагын да яхшырак, үтемлерәк итеп күрергә теләүдән килә иде. Ул нигезләнүенә йөз ел тулган бу айларда да үзенең сүз сәнгатебез диңгезендә маяк булып калуын дәвам иттерә.

 

"КУ" 02, 2022

Фото: wikipedia

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: