Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)

Шушы сөйләшүдән соң мин инде радиодагы һәм институттагы эшләремне тыныч күңел белән алып бара башладым. Укытучылык эшенә керешүем беркемгә дә сер түгел иде инде.

(Башыннан укыгыз)

Радиода һәр атнаның дүшәмбе көне узган атнадагы тапшыруларга бәя бирү һәм якын киләчәккә бурычларны билгели торган җыелыш белән башлана. Аны “бишминутлык” дип атасалар да, әлеге җыелыш кайсы чакта сәгать ярымга да сузыла. Атна дәвамында татар телендәге тапшыруларны бер кеше, рус телендәгеләрне  икенче берәү тыңлап бара. Алар тапшыруларга карата үзләренең тәэсирләре һәм фикерләре белән  менә шушы җыелышта уртаклашалар. Еш кына гадел бәя бирү урынына теге яки бу хезмәткәргә карата үзләренең шәхси карашларыннан чыгып сөйләүләр дә булып тора. Әмма, ничек кенә булмасын, мондый фикер алышуларны бик кирәкле дип саныйлар. Ник дигәндә, тапшыруларны әзерләүчеләр шушында ук утыра, шуңа күрә бәяләүче читкә китә башласа, аңа шунда ук җавап бирелә, тиешле нәтиҗә ясала. Бу чыгыш ясаучыларга үзләренең теге яки бу мәсьәләдә хәбәрдар булуларын, эфирга чыккан әйберләрнең тормыш, сәясәт белән чагышуларын күрсәтү өчен бик кирәкле мәйдан.

Менә бу дүшәмбе көнне дә иртәнге якта нәкъ шундый фикер алышу булды. Бу юлы татарча тапшыруларны тыңлап бару нәүбәте музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәрриренә туры килгән икән. Ул үзенең күзәтүендә әлеге дә баягы җиңү бәйрәмен каршылауга багышланган тапшыруның тетмәсен тетте. Анда кулланылган музыкаль әсәрләр җәһәтеннән генә түгел,  сценарийның үзе, сугыш чоры мохитенең яктыртылышы да канәгатьләндермәгән, хәтта артистлар һәм алып баручы да мондый тапшыруларга хас булырга тиешле сөйләм интонацияләрен табып бетермәгәннәр икән. Әлеге тапшыруларны башлап җибәрүче һәм шушы тәүгесенең авторы, мактау ук булмаса да, үз хезмәтен хуплауны өмет итеп утырган Мидхәт Миншин бу чыгышка каршы шактый дәлилле итеп үз карашларын аңлатты, сүзен шактый чәнечкеле итеп тәмамлады:

– Бөек Ватан сугышы чоры мәсьәләләренең музыкада чагылмаган яклары да бик күп булды. Димәк, консерваториянең уку планы аларны иңләми, болар турында белеп фикер йөртү өчен, тагын башка бер югары уку йортын да тәмамларга кирәк, күрәсең.

Тегесе дә үҗәт, һич баш бирергә теләми. Һаман бер нәрсәне кабатлый.

Мине бигрәк тә күренекле артистларыбызның башкаруына карата әйтелгән урынсыз сүзләр гаҗәпләндеде. Шуңа күрә сүз сорадым. Әдәби текстның ничек яңгыраганлыгы хакында шактый тәфтишле чыгыш ясадым. Режиссер Госман абый Әхмәтҗанов миңа рәхмәтле карашын текәп тыңлап утырды. Ул гадәттә мондый җыелышларда чыгыш ясамый. Әмма аның бөтен нәрсәләргә карата үз карашы бар, аны мондый бәяләмәләр белән генә юлыннан тайпылдырырмын димә. Мин текстның тиешенчә язылуына, стиленең мондый очракларга төп-төгәл туры килүенә дә игътибар юнәлтәм.

Боларны ишеткәч, әлеге музыкант әйтеп куя:

– Алай булгач, моннан соң бу тапшыруларның сценарийларын язуны Фәрхәт Гыйльмуллинга тапшырыйк. 

Мидхәт абый бу сүзләрен элеп ала:

– Нигә, яза алмас дисезме әллә? Минемчә, Фәрхәт диктор буларак кына түгел, автор буларак та күпне булдыра торган кеше. Бүгенге чыгышы бу карашны тагын да ныгытты кебек.

Соңгы вакытларда мин үзем дә шулайрак уйлый башлаган идем. Чөнки тапшырулар әзерләүчеләр барысы да әллә каян килмәгән, күбесе авыл җирләреннән үсеп чыкканнар, журналистика яки филология бүлекләрен тәмамлаганнар, араларында югары белемне икътисад, авыл хуҗлыгы буенча алганнары да очрап тора. Мин алардан кайсы ягым белән ким? Миңа, башкалар язганны уку ошаса да, инде үз сүземне әйтә башларга да кирәктер. Югары уку йортында эшләү шушы эшнең башы булырга тиештер. Димәк, үз укытучыларым миндә шундый мөмкинлекне күргәннәр икән, бу юкка гына түгелдер.

Менә шушы көннән соң миндә институтта ныклап эшли башларга дигән теләк ныгып урнашты бугай. Инде мин дәресләргә эзерләнүгә, студентларым белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыруга тагын да җитдирәк карый башладым. Үзем җитәкчелек итәргә тиешле төркем белән атнага бер тапкыр тәрбия дәресләрендә генә түел, башка көннәрдә дә очрашуны, аларның хәл-әхвәлләрен, көндәлек тормышта килеп чыга торган мәсьәләләрен белеп баруны, кирәк чакта 

ярдәм итеп җибәрүне үземнең табигый бурычым дип карый башладым. Шулай итеп, көннән-көн андагы тормыш эченә керә барам кебек. Радиодагы эшемә дә кимчелек китермәскә тырышам. Әмма мин инде бирегә тиешле эш вакытларында гына  киләм, вакыт чыгуга, йә институтка, йә китапханәгә китеп барам. Минем бу хәлемне радио хезмәткәрләре дә сизми калмадылар. Бигрәк тә тапшыруларның эфирга чыгуын оештыручы Людмила Ивановна Чайко дигән апа игътибарлы булып чыкты.

–   Син, Фәрхәт, бер дә өйгә ашыкмый идең, студиядән чыккач та тегене-моны эшләп, безнең белән иркенләп аралашудан армый идең, хәзер нык үзгәреп киттең әле. Сәгатең-минутың тулдымы, ишеккә юнәләсең.

Мәрьям апа Арсланова өстәп куя:

– Мөгаен, күзе яшь кызларга төште бугай, хатыныңа хәбәр бирми булмас!

Бармак та селкетеп куя:

– Кара аны! Без, хатын-кызлар, үзебезнекеләрне кыерсытырга юл куймабыз!

Камал апа Саттарова башкачрак уйлый. Чөнки ул тормышның ачысын-төчесен күбрәк күргән кеше. Ире драматург Гамир Насрый яшьли вафат булгач, бу какча гына гәүдәле, әмма рухы белән көчле ханым өч бала тәрбияләп үстерә – ике кыз, бер малай. Шуңа күрә диктор булып кына эшләп алган акча җитмәгәч, нинди генә эш булса да алынырга гына тора. Азмы-күпме акчасы гына булсын. Мондагы эш араларында да, кемнәрнеңдер соравы буенча, оекбашлар, бияләйләр, шәлләр, хәтта төрле кофталар да бәйли. 

Түзми, Камал апа сүзгә кушыла:

– Ир кеше, гаилә башлыгы мондагы юк-бар акчага гына карап тормас инде, өстәмә акча юнәтерлек берәр шөгыль тапкандыр, шулай бит. Кызлары да үсеп килә. Кызлар үстерү елдан-елга кыйммәтрәк була бара. Үземнән беләм, шулаймы?

Мин елмаеп кына куям. Үзем уйлыйм. Эш акчада гына булса, институтка баруның әллә ни хикмәте юк. Анда миңа тәкъдим ителгән ассистент вазифасы шулай ук әлегә күп акча вәгъдә итми. Диссертация яклап, югарырак баскычларга 

күтәрелә башласаң, матди як та яхшырыр дигән өмет бар барын. Ләкин әле ул кайчан булыр? Шулай да фәнни үсеш, шуның нәтиҗәсендә табылган белемнәреңне яшьләргә җиткерү, җәмгыятьнең зыялы катламында үзеңнең урыныңны табу мөмкинлеге күңелне үсендереп, өметне яктыртып тора. Шундый мохиттә һәм шартларда, үз-үзеңә ышаныч булдыру – иң отышлысы булып тоела. Мин шушы юлдан китүне үзем өчен иң дөрес юл дип саный башлыйм.

Әмма моны радиодагы коллегаларыма, бигрәк тә җитәкчелеккә ничек белдерергә? Аларга әйткәнче, шулай да бу үзем ачык, ныклап аңланган, күңелемнән хәл ителгән ният булырга тиеш. Әмма мин бу сорауга эчемнән кистереп җавап бирдемме соң әле? Әле гаиләмдә дә ныклап сөйләшенмәгән. Дөрес, җәмәгатем Фәйрүзә минем ике якка ташлануымны, ал-ял белмичә азап кичерүемне күреп тора. Моның өстәмә киеренкелек алып килүен аңлаучы барынннан да элек ул. Үзе дә югары уку йорты мохитендә кайнаучы зат буларак, кешенең фән юлына нольдән килеп, аның текә баскычларыннан югары үрмәләвенең никадәр кыен, катлаулы эш икәнен яхшы аңлый. Ник дигәндә, ул финанс-икътисад институныың бер кафедрасындагы лабораториядә эшли. Әйләнә-тирәсендәге профессор-доцентларның нинди киеренке эш алып баруларын көн саен күреп тора. Фән дөньясы аның өчен бөтен каршылыклары белән яхшы таныш. Әмма ул шул ук вакытта нинди дә булса фәнни үрләрне яулаган хезмәттәшләренең куанышуларын, үзләрен бәхетле итеп сизүләрен дә күреп тора. Ягъни фәнни даирә аның өчен абстракт түгел. Шуңа ул минем шул дөньяга аяк басарга омтылуымны хуплый да. Ә бу исә миңа әлеге хәлдә аеруча кирәклесе. Димәк, гаиләдә, әлегә ныклап хуплау булмаса да, каршылык та юк. Монысы да аз нәрсә түгел.

Ә менә, бу турыда белсәләр, радиода нәрсә диярләр? Мин шул турыда баш ватам. 

Әмма чишелеш көтелмәгәндә булды. Балалар өчен тапшырулар редакторы Нәсимә Әхмәтҗанова яңа уку елы башлану уңаеннан махсус тапшыру әзерләгән. Берничә мәктәптә, шулай ук Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында да булган. Һәр урында укучыларның һәм 

студентларның беренче дәресләрдән алган тәэсирләре турында сөйләүләрен язып алган. Якшәмбе көннәренең берсендә иртәнге тапшырулар вакытында ул аларны эфирга чыгарды. Мин ул көнне студиядә эшли идем, һәр тапшыруны тыңлаучыларга тәкъдим итеп торам. Әлбәттә инде, тапшыруларны игътибар белән тыңлап та барам. Көтмәгәндә институттан язып алып кайткан сәхифәдә минем исем килеп чыкмасынмы? Кем әйтмешли, чәчләрем үрә торды. Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан килән Әлфия Хөрәмшина дигән кыз сөйләп китмәсенме!

– Без – татар теле һәм әдәбияты бүлегенең беренче курс  студентлары – укуны әйбәт кенә башлап җибәрдек. Безгә дәресләр бик ошый. Бигрәк тә яшь укытучы Фәрхәт абый Гыйльмуллинның лекцияләрен яратып тыңлыйбыз. Без аны радиодан сөйләүче буларак элек тә белә идек. Менә шул абый хәзер бездә дәресләр алып бара. Ялга кайткач, бу турыда әти-әниләргә  сөйләгән идек, алар да бу хәбәрне кызыксынып кабул иттеләр.

Менә сиңа мә, минем радиодагы иптәшләремнән сер итеп саклап йөргән нәрсәм бөтен республикага мәгълүм булды да куйды. Капчык төбендә яткан безне яшереп булмый, ул тишә дә чыга, – дип әйткән кебек булды бу. Яшъләр мохитендә булган хәл-әхвәлләрдән сер ясап кара син! 

Дүшәмбе көнне мине Татарстан радиосы җитәкчесе Фәтхрахман Фазылҗанов чакырып алды. Мин инде сөйләшүнең ни турыда буласын сизенгән идем. Ләкин әле аңа педагогия институтында дәресләр алып баруымның алга таба ничек буласын әйтер җавабым юк иде. Аның каравы ул  үзе юл ачып куйды.

– Без инде күреп торабыз, син диктор эшендә вакытлы кеше. Ник дигәндә, мөстәкыйль эшчәнлеккә омтылуың һәрнәрсәдән күренеп тора. Укытучы булсаң да, журналист булсаң да синең эшләү мөмкинлекләрең бар. Әмма радиода син әлегә бик кирәкле кеше. Дөрес, алыштырылмый торган кеше юк диләр дә диюен, әмма халык яратып кабул итә торган дикторларны табу җиңел эш түгел. Эльс Гаделовтан соң, ярый ла, каяндыр син килеп чыктың. Бик эзләп карасаң, табарга да буладыр. Әмма кайдан эзләргә ул кешене? Син үзеңне алыштырырдай диктор табылганчы, радионы ташлама инде. Шулай сөйләшик. Педагогия 

институтында дәресләр алып баруыңа комачауламаска тырышырбыз, тик төп эш урының биредә булсын. Килештекме? Табылгач та син биредә үзеңне бәйләп торган җепләрне өзә алмаячаксың. Ник дигәндә, белеп торабыз, бу эш сиңа ошый. Син биредә, судагы балык кебек, үз дөньяңда, руслар әйтмешли, үз стихияңдә. Шуңа күрә сиңа ихтыяҗ һәрвакыт була торыр. Әмма сиңа, биредә эшләгән тәкъдирдә дә,  барыбер алмашчы кирәк булыр иде. Без дә эзлик, син дә хәстәрен күр, табылмый калмас ул кеше.

Шушы сөйләшүдән соң мин инде радиодагы һәм институттагы эшләремне тыныч күңел белән алып бара башладым. Укытучылык эшенә керешүем беркемгә дә сер түгел иде инде. Моны бигрәк тә Мәрьям Арсланова белән Таисия Калугина хупладылар. Чөнки алар коллегалар, икесе дә төрле мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәннәр. Үзара сөйләшкәндә мәктәптәге хәл-әхвәлләр турында сүзләре бетми. Яшьрәк чагыбыз булса, кайтыр идек мәктәпкә, диешәләр. Әле синең барысы да алда, югары уку йортында укыту тагы да кызыклыдыр. Бу эшкә бөтен барлыгың белән ябыш, тырышсаң, фән кандидаты да, доктор да, профессор да булырсың. Аннан соң безне онытып бетермәссең, яме, дип шаяртып та алалар.

Сентябрь башында үземне шактый киеренке тотсам да, тора-бара бу икегә бүленеп эшләүнең җаен ала барам. Радиода да барысына өлгерергә тырышам. Институтта да студентлар, кафедрадагы коллегалар белән уртак тел таптым кебек. Дәресләргә бөртекләп әзерләнеп килгәч, үземне җайлы гына тотарга өйрәнеп киләм. Беренче дәресләрдә үк үземне аудиториягә кәгазь-фәлән күтәреп кермәскә күнектерәм. Кешеләрнең күзләренә карап сөйләү күбрәк һәм ышанычлырак барып җитә. Бигрәк тә яшьләр дәресне үзләре белән аралаша-аралаша  алып баруны яраталар. Үзем күз-колак булырга тиешле төркемдәге егет-кызларның кайсы яклардан икәнлекләрен, нинди өстәмә һөнәрләре-омтылышлары барлыгын да белергә өлгердем. Аларның төрле түгәрәкләргә йөри башлауларына ярдәм оештырдым. Янаул якларыннан килгән Фарис Харисов йөгерергә, чаңгыда йөрергә оста булып чыкты, институт күләмендәге ярышларда беренче урыннарны да алгалап куя. Әлфия белән Гөлсинә дигәннәре җырлау 

белән мавыгалар икән. Арада шигырь язучылар да бар булып чыкты. Камышлы авылы кызы Мәрзия Хәмзина нәфис сүз остасы булырга тели икән. Безне шигырь укырга өйрәтмәссезме, ди. Мин андыйлар өчен сәнгатьле уку түгәрәге оештырып җибәрдем. Түгәрәк дәресләренә башка төркемнәрдән дә, хәтта югары курсларда укучылар да  йөри башлады.

Инде үземә алмашка диктор әзерли башларга кирәк иде. Ләкин эшне нидән башларга? Моңа тиз генә җавап табам димә. Шундый канатлы сүз бар: бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Шулай аптырашта калып йөргәндә, радиога минем исемгә Башкортстан ягыннан бер хат килеп иреште. Аны Бүздәк дигән районнан Тәлгат исемле үсмер язган. “Мин, дигән, быел урта мәктәпне тәмамлыйм. Минем, сезнең шикелле, радио дикторы буласым килә. Моның өчен кайда укырга кирәк? Сез үзегез нинди уку йортларында белем алдыгыз? Мөмкин булса, җавап бирсәгез иде, Фәрхәт абый. Мин моннан ярты ел элек тә радиога хат җибәрән идем, тик җавап бирүче генә булмады. Сез хат язарсыз дип өметләнәм”.

Мин шунда ук аңа хат сырладым. Кем белә, бәлки... Шулай дим дә, әмма әлеге егет бик яшь икән бит әле. Урта мәктәп кенә тәмамлаган унҗиде яшәр малай мондый эшкә яраклы булырмы? Димәк, бер генә юл кала: ул укырга, мөмкин булса, югары уку йортында белем алырга тиеш. Ярый, югары белем дә алды ди. Аннан нәрсә? Аның диктор булырлык тавышы бармы икән? Менә нидә бит хикмәт. Шуңа күрә тагын болай дип тә өстәдем. “Синең тавыш мөмкинлекләрең, текстны аңлап, тыңлаучыларга да төшендереп уку сәләтең бармы? Шуларны беләсе килә. Моның өчен Казанга килеп китүең кирәктер. Киләсе булсаң, миңа алдан хат яз, яки телефоннан шалтырат”.

Хатны җибәрдем дә, аны язганлыгымны оныттым да. Эш белән мавыгып, әллә кайдагы Бүздәк малае турында уйларга вакыт та юк. Ә менә студентлар арасыннан табып булмасмы дигән уй һич тә башымнан чыкмый. Шуңа күрә сәнгатьле уку түгәрәгенә йөри торган егетләрне, максатымны үзләренә әйтмичә генә, җае чыккан саен укытып та, сөйләтеп тә карадым. Юк, юк, юкка мин дә тук. Шулай да бишенче курста укый торган бер егет бар. Мин аларга татар-рус 

әдәбиятлары бәйләнеше буенче лекцияләр укыйм, гамәли дәресләр алып барам. Әлеге егетнең тавышы ягымлы гына, төрле кичәләрдә шигырьләр сөйләгәнен дә күрергә туры килде. Нури Арслановның “Атлантида” шигырен шактый оста итеп укыды. Бу әсәр җитмешенче елларда еш яңгырый иде. Аны иң оста укучы Айрат Арсланов булгандыр дип уйлыйм.  Әлеге Зиннур Сәетов дигән егет тә җиренә җиткереп укырга тырыша. Булдыра да. Әллә шушы егет мине радиода алыштыра алмасмы? Көннәрдән бер көнне мин аны радиога алып бардым. Максатымны шулай да ачыктан-ачык әйтмим. Болай шигырьне әйбәт кенә укыйсың, ә менә профессиналь магнитофонга язгач, ничек яңгырый икән? Әйдә, радиога барыйк әле, дидем.

Бардык, яздырдык. Үзенә дә тыңлаттык. Ул укуыннан канәгать калды кебек. Без дә мактадык. Алга таба да шигырь уку белән ныклап шөгыльләнергә киңәш иттек.

Ул киткәч, радио режиссеры Госман абыйдан сорадым:

– Бу егетне радио тапшыруларында файдалану мөмкин булырмы икән?

Госман абый сүзен кабаланып кына әйтә торган кеше түгел. Шактый пауза ясап, әкрен генә әйтеп куйды.

– Мин дә аны тыңлаганда, алга таба аны тапшыруларга җәлеп итеп булмасмы икән дип уйлап утырдым. Әмма син игътибар иттеңме икән, аның “с”, “з” авазлары сызгырыбрак чыга бит. Көчле түгел, ләкин барыбер ишетелә. Бу инде эфир дулкыннарында булмаска тиешле кимчелек. Бәлки, ул алардан ничектер котыла алыр. Мөгаен, ул үзе бу турыда искәрми дә торгандыр. Син аңа ипләп кенә бу турыда әйт әле. Тавышы, дикциясе ярыйсы гына.

Моны әйткәч, Зиннур үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Институттагы шактый әйбәт магнитофонга яздырып, тагын тыңлап карадык. Нәтиҗәдә ул үзе дә моның шулай икәнлегенә ышанды. Әмма ничек тыршса да, бу “сызгыру”дан котыла алмады. Ул эшкә мәктәпкә китте. Анда аның сөйләмендәге әлеге кимчелек бөтенләй сизелмәячәк тә иде. Сәхнәдән әсәрләр укып чыгыш ясаганда да бу нәрсәгә игътибар итүләре икеле. Әмма эфир дулкыннары бик сизгер, аларны алдап булмый.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев