ИКЕ УТ АРАСЫНДА
Әмма педагогия институтында онытмаган булганнар икән, ике-өч көннән мине ректорга чакырдылар. Профессор Мирфатыйх Зәкиевне читтән генә күреп беләм, шулай да аның белән кара-каршы сөйләшкәнем юк иде. Күренекле тел галиме булса да, ул студентлар белән әллә ни эшләми иде, ахрысы. Мәсәлән, аның бер вакытта да, аудиториягә кереп, безгә дәрес биргәне булмады.
Җәй уртасы. Июль кояшы, кинәнеп калыгыз дигәндәй, нурлары белән
иркәләп кыздыра да кыздыра. Мондый чакта кеше, әз генә мөмкинлек булу
белән, табигатькә, су янына ашыга. Мин дә, иртәнге якта радиода эшләп
кайткач, беразга гына булса да «Локомотив» комлыгына барып кайтырга
ниятләдем. Ник анда, чөнки әлеге урын без яшәгән өйгә күп булса унбиш-
егерме минутлык ара. Әле сәгать уннар тирәсе генә булса да, комлыкны халык
сырып алган. Яше-карты, баласы-чагасы, кем генә юк? Суга якынрак җирләрдә
кеше аеруча күп. Кем әйтмешли, борын төртер урын юк. Ничек кенә булса да,
елга кырынарак урнашасы иде бит...
Шулай тирә-ягыма каранып торганда, каяндыр таныш тавыш колакка керде:
– Әйдә, Фәрхәт, тагы да яхшырак урын табам димәсәң, безнең янга кил!
Мин үземә эндәшүчегә карадым. Кем икәнен белгәч, күңел рәхәтләнеп
китте. Бу педагогия институты укытучысы Шәмси Арсланов иде. Хатыны Разия
белән бер җәймәгә урнашканнар. Бик тырышканда, алар янында тагын бер кеше
кысылырга мөмкиндер әле, дип уйладым мин. Шунысы да әйбәт: аларның аяк
очларыннан бер-ике атламда гына комлыкка вак-вак су дулкыннары бәреп-
бәреп тора. Моннан да җайлы урынның буласы да юк!
Разия да сүзсез калмады.
– Әле иртән син радиодан көн әйбәт, кояшлы булачак дип әйткәч,
тәвәккәлләп арка кыздырырга булдык. Син дә, үзең әйткәннәргә үзең ышанып,
бирегә киләсе иткәнсең. Әйдә, урын тапсаң, урнаш, күңел киң булса, комлык
барыбызга да җитәр.
Мин, киң күңеллелек күрсәткәннәренә рәхмәт әйтеп, алар янына урнаштым.
Алып килгән сөлгемне җәеп утырдым. Кояш нурларының рәхәт иркәләвенә
бирелдем.
Бераз кояшта иркәләнеп утыргач, без Шәмси белән суда коенып чыктык.
Разия никтер керәсе итмәде. Бераз кипшенеп, кызынып алгач, мин:
– Кызганыч, миңа инде кайтырга да кирәк, көндезге аштан соң, тагын
радиога барасым бар, – дип китәргә җыена башладым.
Шәмси Арслановның әйтер сүзе бар икән, сөйләшүне җитди юнәлешкә
борды. Ул, чагыштырмача яшь булса да, институтта шактый билгеле кеше,
аны хәтта партком әгъзасы итеп тә сайлаганнар. Җае туры килгәндә, ул моны
искә төшерергә ярата. Бу юлы да шулай булды.
– Әле кичә парткомда татар әдәбияты кафедрасы эшчәнлеге турында
шактый җитди сөйләшү булды. Мин үзем дә шул кафедрада эшлим бит. Безгә
коллективны яңа кешеләр белән ныгытырга кирәк, диделәр. Синең турында
да сүз булды. Син, озакка сузмыйча, кафедра мөдире Фәләх Хәмитов янына
кереп чык әле. Аның сиңа җитди сүзе бар.
Мин, керергә вәгъдә биреп, шәһәргә таба атладым. Үзем кайтам, үзем
уйлыйм. Фәләх Мөслим улы нигә күрергә тели икән? Мин аңа нигә кирәк
булганмын? Арсланов нәрсә диде: кафедраны яңа кешеләр белән ныгытырга
кирәк, диде түгелме? Әллә мине шулай ныгытырдай кеше дип исәплиләрме?
Әгәр шулай уйласалар һәм миңа үзләренә килергә тәкъдим итсәләр, нишләр
идем икән? Юк инде, мин радиодан китә алмас идем. Чөнки мин бу эшемне
яратам, иң мөһиме – минем диктор булырга мөмкинлекләрем бар. Барыннан
да бигрәк – тиешле тавыш. Бу эшнең үзенчәлеген азмы-күпме аңлый торган
кешеләр шулай диләр. Ягъни мин шушы эш өчен туганмын. Рәсми әйберләр
генә түгел, сәнгатьчә башкарылырга кирәкле тапшыруларның да байтагын
миннән укыталар. Үзем дә эшемне яратып башкарам. Диктор булу үсмерлек
елларымнан бирле килгән хыялларымның берсе дә бит әле!
Ә шул хыялларымның иң беренчесе укытучы булу түгел идеме соң? Шуңа
күрә укырга университетка түгел, нәкъ менә педагогия институтына кердең
дә бит. Чөнки сине мәктәп, балалар, аларга белем һәм тәрбия бирү эше үзенә
тартты. Армиядән дә туган телеңне сагынып кайтканыңны хәтерлә. Югыйсә
ул алтмышынчы еллар иде. Партиянең Хрущёв фамилияле секретаре, татар
телен бетерү өчен, ниләр генә кыланмады. Тукай телен мәктәпләрдән сөреп
чыгардылар. Укытуны туган телдә алып барган мәктәпләрне яптылар. Аннан
соң килгән Брежнев та бу мәсьәләдә әллә ни өмет тудыра торган гамәлләр
кылмады. Шуңа карамастан, син институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген
сайладың. «Нигә кирәк инде ул татар теле? Ул бетүгә хөкем ителгән бит», –
дип тә карадылар. Ә син: «Безнең гомергә җитә әле ул!» – дидең.
Син бу вакытта Алабуга мәдәни-агарту училищесында сәнгать өлкәсенә
караган нигезле генә белем һәм мәгълүмат алырга өлгергән идең инде.
Чөнки җиде сыйныф кына бетергән булсаң да, җырлау, сәнгатьле сөйләм
буенча сәләтеңне исәпкә алып, сине авыл клубына мөдир итеп билгеләделәр.
Бер үк вакытта шушы юнәлештә белем алырга да куштылар. Алабугага
барып укырга керү әнә шулай булган иде. Армиядә техникадан да шактый
мәгълүматлы булырга, хәрби радиостанцияләр механигы, радиотелеграфист
белгечлеге алырга туры килде. Хәтта хәрби берләшмәнең комсомол сәркатибе
булуны да ышанып тапшырдылар. Тырышылды, йөзгә кызыллык китерерлек
ителмәде. Анда берьеллык cәяси мәктәп тә тәмамладың әле. Шуңа күрә,
армиядән кайткач, фирканең район комитетына эшкә алдылар да. Менә ничә
ел инде «Татарстан» радиосының дикторы булып эшлисең. Сиңа ышаналар,
сөйләвеңне яраталар, бигрәк тә радиотыңлаучылардан көн саен хуплап язган
хатлар килеп тора. Моннан кузгала алмамдыр, тәкъдирдә миңа шушы эшемдә
булырга язылгандыр.
Ә укытучы булу теләген кая куясың? Ул да бит синең бала чактан ук килә
торган хыялың! Бу теләкне иң беренче булып Сәрбиҗамал әбиең уятты кебек.
Миннән берничә яшькә олырак булган Мәлик белән Хәкимулла абыйларың
мәктәптә укыганда, син алардан күреп укырга өйрәндең. Хәтта абыйларыңның
өлкәнрәге Мәликтән остарак та укый башладың. Беренче сыйныфка, әбиең
әйткәнчә, «шытырдатып» укый-укый кердең. Шулай да язарга мәктәптә генә
өйрәндең. Шул әби: «Менә син дә Козгынчыдан килгән Хәким Гайнанов кебек
укытучы булырсың әле!» – дип әйтә иде.
Монысы кем? Малайлар берсе дә белми. Аның каравы әби белә. Егерменче елларда безнең авылга Тәкәнеш ягындагы Козгынчы авылыннан
укытучы итеп менә шул абыйны җибәргәннәр. Авыл халкы аны шунда ук
үз иткән. Балалар да яратканнар. Белемле, итагатьле, йомшак күңелле бу
зыялы кеше, читтән китерелгән башка кешеләр кебек, авылда кулакларны
тамырыннан корытабыз дип котырынып йөрмәгән. Шул хакта чыгышлар
ясарга туры килсә дә (укытучы башың белән андый эшләрдән баш тартып
кара!), ничектер, ипләп, җайлап, «контр» кебек сүзләрне кулланмыйча
гына аңлатырга тырышкан. Шуңа да гаепләүләрдән имин кала алмаган,
көннәрдән бер көнне аны да әйләнеп кайтмаслык җирләргә җибәргәннәр.
Аның миннән бер яшькә олы Марсель исемле улы бар иде. Без аның белән
бер сыйныфта укыдык. Көчле, ипле, ярдәмче егет булып үсте. «Бу малае
бигрәк тә әтисенә охшаган инде. Укыса, менә дигән укытучы булыр әле.
Дөньялыкта иң игелекле кеше – мөгаллим, хәзергечә әйтсәк, укытучы.
Менә син дә мәктәпкә төшкәндә үк укый белә идең. Элеккеге заманнарда,
мәдрәсәләрдә ничә ел ятып та, укый белми торган кешеләр була иде. Син
бүтән беркем дә булма, укытучы бул, яме. Әнә шул Козгынчы Хәкиме кебек
укытучы булсаң, мин үлгәч тә синең өчен сөенеп ятармын». Әбинең менә
шул сүзләре дә колакка кереп калган, күрәсең. Укытучыбыз Ниса апаның
үз-үзен тотышын, сөйләшүен, башкалар белән аралашуын игътибар белән
күзәтә торган булдым. Үзем дә аның кебек булырга тырышам икән. Кичке
якта сыерларны Олы юл болынлыгына алып чыгып ашата торган идек.
Безнең югары оч малайлары белән шунда уеннар уйныбыз, шаярып «ду»
киләбез. Кайвакытларда учак ягабыз да ут тирәсендә тезелеп утырабыз.
Шунда төрле сөйләшүләр була. Мөнир әйтә:
– Бу арада, Фәрхәт, нинди китап укыдың? Шул турыда безгә дә сөйлә әле.
Мин мондый сорау бирелүен көтеп кенә торам. «Робинзон Крузо»
маҗараларын сөйләп китәм. Аның Җомга исемле дусты белән мөнәсәбәтләрен,
яки кыргый кешеләр турында бәян иткәннәрен хәвефләнеп, куркыныч итеп
сөйлим икән.
– Син сөйләгәндә, Ниса апа кебек, тавышыңны үзгәртеп-үзгәртеп җибәрәсең,
әллә укытучы апа сине шулай сөйләргә аерым өйрәтәме? – ди Мөнир.
– Юк, – мин әйтәм, – китапны укыганда, андагы кешеләр минем күз алдыма
төс-битләре, сөйләшкәндәге кыяфәтләре белән килеп баскан кебек булалар.
Менә сезгә сөйләгәндә дә мин шуларны күргәндәй булам.
Хәкимулла абыем әйтеп куя:
– Син, малай актыгы, китапны шулай укып, шаша күрмә. Моннан соң сиңа
башка эшне күбрәк кушарга туры килер, болай булса.
Мин дә җавапсыз калмыйм:
– Ниса апа күп укырга куша, шул вакытта гына чын кеше булырга мөмкин,
ди. Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, ди.
– Син меңне егарга телисең инде, алай булгач.
Монысын Шәвәли әйтә.
Шуннан соң әлеге олырак малайлар читкәрәк китәләр, аларның үз сүзләре.
Без Мансур, Рафаэль, Шәрифҗан кебек үз ишләребез генә калабыз. Алар
миннән Робинзон турында сөйләвемне дәвам иттерүне сорыйлар. Мин сөйлим.
Мондый вакытларда мин үземне укытучы кебек итеп сизәм. Чыннан да,
укытучы кем? Бүтәннәр белмәгәнне аңлатучы. Син аны мәктәптә аңлатасыңмы, әллә башка җирдәме – анысы барыбер. Менә шулай үз-үземне укытучы булырга
әзерлим.
Әле армиягә кадәр, комсомол райкомында эшләгәндә, миңа районның күп
кенә авылларында булырга, аларда уздырыла торган төрле чараларда чыгыш
ясарга туры килә иде. Мин бервакытта да кәгазьдән карап түгел, үзем уйлап
сөйлим. Чура авылындагы шундый чыгышымнан соң Степанов дигән бер
өлкән укытучының әйткәне булды: «Син юкка мондый эшләрдә йөрисең,
синең урының мәктәптә. Бу турыда уйла әле».
Әмма, ничектер, тормыш мине башкарак юлдан – мәдәният өлкәсе
мохитенә алып кереп китте. Менә хәзер, кесәңдә югары белемле укытучы
дигән дипломың булгач, укытучылык юлына төшәргә мөмкинлек чыгып тора
түгелме соң? Мәктәптә генә дә түгел, укытучылар әзерли торган институтның
үзендә! Әмма мондый борылышны кояшта кызынып ятканда – су буенда гына
ясап буламы соң? Һич юк. Партком кадәр парткомда сөйләшкәннәр икән, нигә
рәсми рәвештә чакырып алмыйлар. Ә болай гына барып керсәң, эш эзләп
йөргән кебек була. Юк инде, мине бу эшем дә канәгатьләндерә. Мин болай да
укытучы! Мине меңнәр генә түгел, миллионнар тыңлый! Әнә күпме кешегә
дәрес бирәм.
Мин өйгә кайтып җиткәнче шулай уйладым. Һәм үзем ясаган нәтиҗәдән
канәгать калдым. Радиога да тыныч күңел белән киттем.
Ике-өч көн үттеме икән, радиодагы дикторлар бүлмәсенә пединститутның
татар әдәбияты кафедрасы мөдире доцент Фәләх Хәмитов шалтыратты.
– Фәрхәт Гыйльмуллович, бер җай табып, кафедрага кереп чыкмассызмы
икән? Сөйләшеп аласы сүзләр бар иде. Мин биредә чәршәмбе көнне сәгать
бердән тәгаен булам, ул минем кабул итү вакыты. Шул көнгә туры китереп
килсәгез, әйбәт булыр иде.
– Ярый, Фәләх Мөслимович, килергә тырышырмын.
Мин, елмаеп, трубканы куйдым. Кара син аны, димәк, бу кеше эш урынында
атнага бер генә тапкыр була, анда да сәгате-минуты исәпләнелгән. Шулай
эшләп тә буламы икәнни? Бу сөйләшү миндә ничектер тискәре тойгылар уятты.
Шулай да мин әйтелгән вакытка сәгате-минуты белән бардым. Әмма мөдир
үз урынында юк иде. Лаборант Гөлнур ханым аның гадәттә утыз-кырык
минутка тоткарлануын әйтте.
– Менә сиңа, мә, төгәл кеше. Безнең радиода ярты сәгатькә соңга калсаң,
ничек булыр иде икән? Тапшыруны башлау вакытын кичектереп булмый бит.
Без эфирга чыгар алдыннан кимендә ярты сәгать элек эш урынында булабыз.
Ярый, көтим инде, ни өчен чакырганын белик. Әмма мин сүзнең әлеге дә
баягы Шәмси Арсланов әйткән тәкъдим буенча булачагын сизенә идем. Ләкин,
чыннан да шулай булса, әлегә җавабым әзер түгел иде.
Ниһаять, башындагы салам эшләпәсен җилпәзә итеп селки-селки, ишектә
Фәләх Мөслим улы күренде. Мин аны аягөсте басып каршыладым.
– Менә шундый төгәл кешеләрне яратам да инде. Үзем бик үк төгәл булып
бетә алмасам да, тәртипле затлар хөрмәт уята. Менә шуңадыр да үзеңне тагын
бер тапкыр, бәлкем күбрәктер дә, үзебездә күрәсе килде.
Кафедра мөдире, шулай дия-дия үзенең түрдәге өстәле янындагы урындыкка
барып утырды. Миңа да якынрак килергә ымлады.
– Бер мәсьәлә хакында киңәш-табыш итәсе бар иде. Син инде беләсең, безнең зур галимебез Абдулла Җамалетдинович Сайганов ярты ел элек вафат
булды. Аның бакыйлыкка күчүе турындагы некрологны радиодан син үзең
укыдың кебек.
– Әйе, шулай булды шул. Бик әйбәт мөгаллим иде. Без аның лекцияләрен
яратып көтеп ала идек. Ул төгәл, аңлаешлы итеп сөйли иде. Беренче карашка
җитди булып күренсә дә, дәрес алып бармаган чакларында да безнең белән
аралашырга, сөйләшергә ярата, шаян сүзләр дә кыстырып куя. Анда да
үзенең галим булуын онытмый, нәрсәнедер дәлилләргә кирәк булса, һәрвакыт
мисалларны әдәбияттан китерә. Әдәбият теориясен аннан да камил белгән
кеше юктыр кебек тоела иде.
– Шулай. Аның докторлык диссертациясе дә эстетика мәсьәләләренә
багышланган иде. Билгеле булганча, эстетика сәнгатьнең фәлсәфәсен өйрәнә.
Аның белгече булу кешедән бик тә күп белүне, алай гына да түгел, аның
үзенең дә тирән фикер иясе булуын таләп итә. Абдулла Җамалетдинович бу
хезмәтендә үзәккә Фатих Әмирхан эстетикасын куйды. Бу үзе генә дә аның
фәнни эшенең тирәннән каерып алып язылганлыгын күрсәтә. Бакудагы
диссертация советында да аның эше әйбәт тәэсир калдырган. Мәскәүнең
Югары Аттестация Комиссиясе дә хезмәтне шактый тиз арада раслады,
Абдулла абыебызга филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәне һич
шикләнми бирде. Гәрчә, соңыннан мәгълүм булганча, моннан, ягъни Казаннан,
кайбер бәндәләр тарафыннан башкалага усал-усал шикаятьләр җибәрелгән
булса да. Диссертациянең раслануын белгәч, и, сөенгән иде абзыебыз. Бәлки,
авыруына шифа булыр дип тә көткән идек. Кызганыч, хәтта докторлык
дипломын, профессор исемен алырга да өлгермәде. Мәңгелеккә китеп барды.
Шуннан соң кафедрада бер укытучы урыны буш тора. Тиздән яңа уку елы да
башланыр. Безгә аны алыштырырлык укытучы кирәк. Үзең беләсең, ул алып
бара торган курслар да бик җитди иде: үзең әйткәндәй, әдәбият теориясе, татар-
рус әдәбиятлары бәйләнеше, махсус курслар. Һәберсе зур гыйльми әзерлекле
булуны таләп итә. Андый кадрларны табу җиңел түел.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Икебез дә бик яхшы белгән бу галимне
тагын бер тапкыр күз алдыбызга китереп, уйланып алдык. Хәмитов, сүз дә юк,
миңа сынап карый иде. Уйлый булыр: чыннан да бу кадәр җитди йөкне лаеклы
алып барырлык егетме бу? Студентлар үзләштерергә тиешле программаны
җиренә җиткереп белү – бер нәрсә, шуның өстенә үзең фән тудырып укыту
– бөтенләй икенче дәрәҗәдәге гамәл. Булдыра алырмы? Аңа тәкъдим итеп
ялгышмыйлармы? Кешене эшкә алгач, булдыра алмаса, аннан баш тарту
шактый кыенлыклар белән бәйләнгән.
Мин дә капма-каршы уйлар кичерәм. Бу абзый, нинди җитди фәннәр
укытырга кирәк булачагын әйтеп, юри минем бу тәкъдимне кабул итмәвемне
тели түгелме? Аңа парткомда кемнәрдер минем белән сөйләшеп карарга
кушкандыр да, күңелләре булсын дип чакырып, әңгәмә үткәрергә теләгәндер.
Аннан әйтер, ул бу эшкә алынырга җөрьәт итми. Күздә тоткан башка кешесе
дә булмый калмас.
Тынлыкны Фәләх Хәмитов бозды. Аның тавышында алай битарафлык
билгеләре сизелми иде. Ихлас сөйли булса кирәк.
– Син бездә белем алдың. Бик әйбәт студент булдың. Курсларны яратып
үзләштердең, чын-чынлап белемле булырга тырышып шөгыльләндең, дип беләм. Бигрәк тә иптәшләреңә ярдәмең күз алдында булды. Имтиханнар
алдыннан алар сине әйләндереп алалар иде, син шуларга сәгатьләр буе сөйли,
аңлата идең. Бер фәнне генә түгел, өйрәнелә торган барлык курслар буенча.
Димәк, син аларның һәммәсен җиренә җиткереп үзләштерә баргансың.
Курсташларың әйтә иде: син күп очракта укытучыларга караганда да үтемлерәк
төшендерә беләсең; сиңа педагоглык сәләтен Ходай үзе биргән, әгәр ул
булышмаса, безгә шактый кыенга туры килер иде дип. Димәк, син күпмедер
дәрәҗәдә алар өчен укытучы да булгансың. Ә үзеңне әйткән дә юк, барлык
имтиханнарыңны бишкә генә биреп бардың.
Мактау озакка сузылгач, миңа кыен була башлады, хәтта тирләп тә чыктым
кебек.
– Фәләх абый, сез дә, без дә – авыл малайлары. Ә авылда эшне җиренә
җиткереп башкарырга өйрәтәләр иде. Бары шул гына.
– Шулай анысы, әмма бу очракта кешенең кайда, ничек, кайсы мохиттә
тәрбияләнүенең мөһимлеген инкарь итмәстән, аның үзенә генә хас кызыксыну
өлкәләре, эчке мөмкинлекләре турында да исәпкә алып эш итәргә туры килә.
Югыйсә болай да мөмкин иде бит: син үзең курсларны үзләштергәнсең, шулай
булгач, тыныч кына имтиханнарыңны бик яхшы билгеләренә тапшырасың да,
башкалар теләсә нишләсеннәр, синең аларда эшең юк. Ә син төркемдәшләрең
белән күпме вакытыңны уздырдың, шуның белән аларның да үзең белән бер
адымнан баруларына ярдәм иттең. Димәк, алар белән шөгыльләнү синең үзеңә
дә ошаган. Монысы безнең өчен иң әһәмиятлесе. Кыскасы, без сине үзебезнең
кафедраның укытучысы итеп күрергә телибез.
Менә, ниһаять, төп сүз әйтелде. Мин уйга калдым. Инде бу хакта ничә көн
баш ватам, әмма әлегә нинди дә булса карарга килә алмаган идем. Радиода
эшләү дә минем өчен бик кирәкле, шул ук вакытта бу тәкъдимнән дә капылт
кына баш тартасы килми иде. Минем өчен икесе дә йөрәккә якын, кайсын кире
каксаң да, үкенечле булыр төсле. Икесе дә... Кинәт башым яктырып киткәндәй
булды. Әгәр дә икесен дә берьюлы алып барсам? Радиодагы тапшырулар
вакыты институттагы дәресләр белән туры килмиләр бит. Эшләп карыйм,
тартып булмаса, йә теге якка, йә бу якка хәл итәрмен. Әмма башта бераз
«сатулашып» карамыйча ярамас. Бик тиз генә ризалашты димәсен.
– Тәкъдим кызыклы, әлбәттә. Миңа шундый зур ышаныч белдерүегез
өчен бик рәхмәт. Башка кешеләр турында да уйлангансыздыр. Әмма миңа
тукталгансыз. Димәк, шулай кулай булыр дигәнсездер. Әмма миңа бу эшем
дә ошый.
– Без дә бу турыда уйладык. Син – алыштыргысыз диктор. Без дә сине теләсә
кая түгел, бик тә абруйлы, бай традицияләре булган, зур гыйльми-педагогик
югары уку йортына чакырабыз. Казан педагогия институтының эшчәнлеген
башлавына тагын ике елдан бер гасыр була. Биредә тарихыбызда беренче булып
татар теле кафедрасы оештырыла. Анда Габдрахман Сәгъди, Җамал Вәлиди,
Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим, Мөхетдин Корбангалиев, Мөхәммәтхан
Фазлуллиннар эшләгән. Мөхәммәт Гайнуллин, Хатыйп Госман, Муса Җәлил,
Шәйхи Маннур һәм башка бик күпләр биредә укыган. Безнең кафедра кирәкле
кадрларны әзерләмәгән булса, 1944 елда Казан университетында Татар теле
һәм әдәбияты бүлеге дә ачыла алмас иде. Дөрес, «Татарстан» радиосының да
үткәне данлы, киләчәге дә матур булыр. Әмма син анда инде дикторлыкның иң югары баскычына ирешкәнсең. Синең кебек иҗади кеше өчен бу бер
урында тукталып калу булмасмы? Әнә үз заманында Шамил Усманов, Гадел
Кутуй, Кәшифә Тумашева, Зәйнәп Хәйруллиналар да диктор булганнар. Шул
ук вакытта алар йә язучы, йә шагыйрь, йә режиссёр, йә музыка белгече дә
булып киткәннәр. Синең дә, биредә эшләсәң, киләчәктә доцент, профессор
дәрәҗәләренә ирешү мөмкинлегең бар.
Мин күңелемнән Фәләх абый белән килешә дә башлаган идем инде. Әмма
тагын баштагы уема кире кайттым, капылт кына риза булу, кайсы яктан гына
карасаң да, ярап бетмәс. Дөрес, бу инде ризалашмады, шуңа күрә башка
кешене чакырыйк, дип тә уйлаулары мөмкин. Әгәр дә чакырулары ихластан
булса, алай итмәсләр. Мондый очракларда кешенең уйларга, кемнәрдер белән
киңәшләшергә хокукы бар лабаса. Шуңа мөмкинлек калдыру өчен, мин
җавапны кистереп бирмәскә булдым.
– Сез әйткәннәр, сүз дә юк, кызыклы гына. Әмма бераз уйларга вакыт
бирсәгез иде. Ике-өч көннән мин үзем килермен.
– Мин каршы түгел. Уйлашмыйча ярамас. Тик сез бер атнадан – шушы
көндә килегез инде. Ахыргы җавапны шунда ишетербез.
Миңа кызык булып китте. Кара син аны, үзе ашыктыра, үзе бер атнадан,
ди. Әллә башка көннәрне эшкә бөтенләй дә килми микәнни соң бу абзый?
Без кул биреп аерылыштык. Әлеге мәсьәлә минем өчен шактый каты
чикләвек булып чыкты. Минем өчен радиодан аерылып китүнең җайсыз
булуына тагын бер сәбәп бар иде. Казанга килеп, ярты ел да үтмәде, шушы
радио җитәкчелеге миңа фатир алып бирүгә иреште. Барлык уңайлыклары
җитешмәсә дә, кеше өстендә торган кебек түгел инде. Үз өең, үз почмагың,
шуңа күрә үз җаеңа яшисең. Кемгә әле шушындый шартлар тудырылган?
Моны бәяләми булмый.
Мин инде Ленин исемендәге китапханә янындагы Лобачевский һәйкәле
куелган бакчага җитеп килә идем. Бөек галимнең кеше күңелен җәлеп итәрлек
матур сынын күргәч, уем кинәт яктырып китте. Менә бит бу зат үз заманында
бер үк вакытта ниләр генә эшләмәгән: фәнни тикшеренүләр дә алып барган,
студентларны да укыткан, ректор да булган, китапханә эшләрен дә җайга салган,
тагын әллә ниләр... Ә менә син нигә ике эшне аксатмыйча берьюлы алып бара
алмассың? Радиода сөйләвеңне дә, институтта укытуны да? Булды! Нәкъ шулай
эшлим дә. Димәк, хәзергә бу турыда радиокомитет җитәкчелегенә берни дә
әйтми торам, институтта дәресләр дә бирәм. Барып чыкмаса, дилбегәләрнең
берсеннән баш тартырга да була. Әнә радиодагы хезмәттәшләрнең кайберләре
шулай алып бара алалар бит: рус телендә сөйләүче диктор Наил Иртуганов
университетта да укыта, редакторларның берсе Эльза Гобәйдуллина да шул
ук уку йортында журналистлар әзерләү бүлегендә дәресләр алып бара. Нигә
мин булдыра алмам?
Шундый нәтиҗәгә килгәч, миңа җиңел булып китте. Максим Горький
урамындагы унбишенче йортта урнашкан радио бинасына килеп җиткәндә,
мин инде тәмам тынычланган идем. Хезмәттәшләрем мәшһүр дикторлар
Камал Саттарова, Мәрьям Арсланова, Таисия Калугина белән, бернинди
үзгәреш булмаган шикелле, гадәти генә аралашып, көндәлек эшләргә чумдым.
Тапшырулар әзерләү, эфирга чыгып сөйләүләр белән мин инде иртәнге якта
үземә шундый тәкъдим ясалганлыгын оныта да төштем.
Әмма педагогия институтында онытмаган булганнар икән, ике-өч көннән
мине ректорга чакырдылар. Профессор Мирфатыйх Зәкиевне читтән генә
күреп беләм, шулай да аның белән кара-каршы сөйләшкәнем юк иде.
Күренекле тел галиме булса да, ул студентлар белән әллә ни эшләми иде,
ахрысы. Мәсәлән, аның бер вакытта да, аудиториягә кереп, безгә дәрес биргәне
булмады. Аның каравы уртача буйлы, кыяфәте белән бик гади генә күренгән
бу кеше, сөйләүләре буенча, укытучылар коллективы белән нык эшли, аларны
сайлап алуга, эшли башлагач, квалификацияләрен күтәрүләренә, фәнни
мөмкинлекләрен ачуга аеруча игътибар итә, диләр. Хезмәттәшләренә карата
бик таләпчән дип тә әйтәләр.
Ректор мине елмаеп каршы алды. Алай урыныннан чыгып ук күрешмәсә
дә, йөзе якты гына иде. Ул шактый озын пауза ясап, миңа карап торды, аннан
соң елмаеп дәште:
– Синмени инде ул безне көн саен радиодан «Хәерле иртә» дип уятучы?
Авылда таң җиткәнен әтәчләр белдерә иде. Миңа сез – дикторлар – әтәчләрнең
кешеләрне йокыдан уяту вазифасын башкарасыз кебек тоела. Үзегезне кем
уятадыр инде, анысы миңа мәгълүм түгел. Бик иртә юрган астыннан чыгу
туйдыра да торгандыр. Бәлки, кеше рәтендә йокларга ята, кеше рәтендә
уянырга мөмкинлек бирә торган башка эшкә күчәрсез? Шундый теләгегез
бар дип ишеттем.
– Әгәр дә тәкъдим ителә торган вазифаның кызыксындыру ягы шул гына
була икән, мин эшне алыштыруда нинди дә булса мәгънә тапмыйм. Ник
дигәндә, безнең организм шушы хәлгә күнеккән инде, монда әллә ни кыенлык
күрмибез дип уйлыйм. Җаның тыныч булса, йокы аз вакытта да туя.
Ректор рәхәтләнеп көлеп куйды:
– Бик акыллы җавап булды бит әле бу. Уйландыра торган җавап. Ни өчен
дигәндә, югары уку йорты укытучысының йокысын качыра торган сәбәпләрнең
бетәсе юк. Кем дә булса бирегә тыныч тормыш табарга теләп килә икән, аны
уңышсызлык көтә.
– Мин дә шулай уйлыйм. Студент чагында ук без кайсыбер укытучыларның
гамьсез генә, үз кадерен белеп кенә эшләүләрен күреп тора идек. Андыйларның
дәресләре дә, үзләре кебек, ботаксыз-чатаксыз, шома гына була, әмма
хәтердә эләгеп калмый. Бөтен нәрсә белән кызыксынып, мәш килеп, кайнап
йөргәннәре үзе дә мавыга, сине дә мавыктыра. Мин моны армиядә үк чамалый
башлаган идем инде. Анда сәяси мәктәптә, шулай ук техника буенча укыганда,
остазларның төрлесен күрергә туры килде.
– Армиядә нинди хезмәттә булдың?
– Радиомеханик, радиотелеграфист белгечлекләрен алдым, әмма ул эшләрдә
озак калырга туры килмәде, мине башка эшләрдән азат ителгән комсомол
комитеты секретаре итеп сайладылар.
– Алай, армиядә шундый ышаныч казану, үзеңне раслау әйбәт инде. Менә
бездә дә шулай үсү мөмкинлекләре булыр. Үзең ничек уйлыйсың? Эшкә килү
турында дим.
– Мирфатыйх Зәкиевич, сезнең тәкъдимне дә кабул итәсе килә. Рәхмәт
мондый ышанычыгыз өчен. Радиодан аерылып китүне дә күз алдына китерә
алмыйм. Әгәр дә икесен бергә алып барып карасам?
Ректор байтак кына дәшми торды.
– Чынлап торып эшлим дисәң, алай икегә бүленеп берни дә барып
чыкмаска мөмкин. Сез студент чагында укытучыны дәресләрдә генә күрә
идегез. Аларның бөтен эше шул укытуны алып бару гына дип күз алдына
китергәнсез. Дәрес бирү югары уку йорты укытучысы эшенең айсбергның
судан күренеп торган өлеше генә. Шуны бөтен күләмендә белү өчен, бәлки,
бераз тулы булмаган ставкага эшләп карарсың, шуннан соң да күңелең ятмаса,
радиоңда гына калырсың. Мин моңа каршы түгел. Ә инде укыту фәннәрен
сайлау мәсьәләсен кафедрада хәл итәрсез. Хәзергә шулай килешик. Әмма бу ике
арада торуны ярты елдан да озакка суза алмабыз. Шуны белеп тор. Минемчә,
вуз тормышын эчтән торып белү өчен, шушы вакыт җитәр.
Мин саубуллашып чыгып киттем.
Байтак еллар узгач, Мирфатыйх Зәкиев шул очрашудан соң ниләр уйлаганын
сөйләгән иде:
– Менә кем кирәк татар әдәбияты кафедрасына. Бу егет күпләрне
йокысыннан, гамьсезлектән уятыр иде. Тегеләй-болай гауга чыгарып түгел,
үзенең эшләү үрнәге белән! Хәмитовка әйтергә булыр, егетне ничек тә
кафедрага якынайтырга, күңелендә монда эшләү теләген көчәйтү юлларын
табарга кирәк. Хәер, моны институтка атнасына бер-ике килеп кенә эшләп
йөрүче булдыра алмас. Тарих-филология факультеты деканы профессор Ефим
Бушканец белән дә сөйләшергә кирәк.
Шуннан соң ул үзенең секретаре Мәймүнә Закировнага Бушканец белән
Хәмитовны чакырырга кушкан. Аларга минем белән очрашудан алган
тәэсирләрен сөйләгән.
Минем кафедрага вакытлыча гына булса да эшкә килергә ризалык
бирүемне Фәләх Мөслимович бик өнәмәсә дә, ректор әйткәч, каршы килә
алмады. Әмма күңелендә барыбер шик калган: бер аягы монда, икенчесе
тегендә булган кешедән рәт чыгармы? Әле монда бер урында басылып
эшләгәндә дә таманга килә. Иң кыены шул: мондый «вакытлы» укытучыга
нинди фәннәрне тапшырырга? Әдәбият теориясе аңа авыр булыр. Чөнки
ул кафедрада иң төп фәнни курслардан. Бу предметтан дәрес бирүче фәнне
аеруча тирән белергә тиеш. Фәнни дәрәҗәсе дә булмаган ассистентка моны
тапшыруга беркем дә ризалык бирмәячәк. Димәк, кафедра мөдире буларак,
теория буенча лекцияләр укуны ул үз өстенә алырга тиеш. Ә Фәрхәткә
нәрсә? Абдулла Җамалетдиновичның тагын бер зур курсы бар иде – ул да
булса татар-рус әдәбиятлары бәйләнеше. Әлеге галимебез бу өлкәдә утыз-
кырык ел тикшеренүләр алып барды, аны инәсеннән җебенә кадәр, кем
әйтмешли, җелегенә төшеп белде, шуңа күрә бу курсны башка кешедән укыту
беркемнең дә башына килмәс иде. Ләкин нихәл итәсең? Хәзер ул үзе юк. Ә
кемдер укытырга тиеш. Безнең бүлегебез татар һәм рус телләре, татар һәм
рус әдәбиятлары укытучыларын әзерли. Шуңа күрә бу фән ике әдәбиятны
һәм аларның фәннәрен бергә бәйләүче төп курс буларак карала. Телчеләр
өчен андый курс чагыштырма грамматика дип атала. Аларны укыту безнең
бүлек өчен аеруча җаваплы. Бу курсның күләме дә зур. Атнага ике лекция, өч
төркемдә берәр гамәли дәрес. Җәмгысе биш пар дигән сүз. Моңа кадәр бер
дәрес тә укытып карамаган кеше өчен атнага ике фәнни лекция әзерләү – зур
хезмәт. Күпме әдәбият, фәнни хезмәтләрне күздән кичерергә, аларны бер
концепциягә буйсындырып, мәгънәви эзлеклелеккә салып чыгарга кирәк. Аның өстенә гамәли дәрес уздыру – үзе бер катлаулы эш. Син инде моңа үзеңне генә
түгел, студентларыңны да тиешенчә әзерләргә тиеш буласың. Әйе, Фәрхәт
атлы бу егеткә уңышлар теләргә генә кала.
Ул арада Шәмси Арсланов та, форсаттан файдаланып, әлегә кадәр үзе
укытып килгән борынгы әдәбият курсын да яңа укытучыга тапшырыйк дигән
тәкъдим белән ректорга, уку-укыту эшләре буенча проректорга кергән. Югыйсә
моны хәл итү – кафедра эше, шуңа күрә турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итсә,
әйбәтрәк буласы иде. Мин аңа быелга түзәргә, укытып торырга, дип әйткән
булыр идем. Ник дигәндә, яңа кешегә мондый ике фәнне берьюлы бирү һич
тә дөрес булмаячак. Ул әнә шул ике халыкның диңгез кебек әдәбиятларын
аркылыга-буйга ерып чыкса да, рәхмәт әйтерсең. Ни йөзең белән аңа тагын
әдәбиятның аеруча катлаулы чорын – борынгысын да өстәргә кирәк? Боларның
барысын да яңа кеше өстенә аудару ярап бетәрме икән?
Фәләх Мөслимовичны гаҗәпләндереп, мин борынгы әдәбиятны укытырга
һич каршылыксыз алындым. Чөнки безгә бу курсны – борынгы әдәбиятны
җелегенә төшеп белүче олуг галим Шакир абый Абилов укыткан иде. Аның
лекцияләре, гамәли дәресләренә әзерләнгән вакытта язган конспектлар барысы
да исән-сау, әгәр дә беренче елда ук Шакир абыйчарак укыта алсаң, бик яхшы
булыр иде дип уйладым. Аннан инде ел саен, үз табышларыңны өсти-өсти,
яңарта барырга мөмкин булачак. Шулар өстенә тагын сәнгатьле уку курсын
да миңа таба авыштырдылар. Монысы инде минем хәзерге вакытта радиода
көндәлек башкарыла торган дикторлык эше белән дә бәйләнгән. Шуңа күрә
әлеге курсны мин бары тик үземнеке генә дип санадым.
Тик кенә торганда, менә сиңа, мә! Мин үз башыма никадәр бәла алдым.
Югыйсә миңа Шәмсиләр әйткән беренче сүзләрдән соң ук көлеп кенә куярга,
кырт кисеп тискәре мөнәсәбәт белдерергә генә кирәк булгандыр. Әмма,
күрәсең булса, күркә талап үтерер, дигәндәй, нигәдер сүземне өздереп кенә
әйтә алмадым шул. Менә хәзер, тыныч башыңны тынгысызлап, өйгә кайткач,
гаиләң белән әвәрә киләсе урынга, шушы китаплар, фәнни мәкаләләр белән
утыр. Инде август ае да керде. Димәк, уку елы башланырга айдан да ким
вакыт калган. Әле минем бер генә лекциям дә юк. Булмый болай, булмый.
Шушы арада кимендә биш-алты лекцияне әзерләргә кирәк. Вакыты җиткәч
кенә үрле-кырлы сикерергә калмасын.
Шулай итеп, мин башым белән фәнгә чумдым…
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2026
Фото: архивтан, Фоат Галимуллин
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев